Саумы, Яңа ел!
(Әкияти-музыкаль кичә)
Бинаның эче матур итеп төрле төстәге гирляндалар, уенчыклар белән бизәлгән. Зал уртасында купшы яшел чыршы күзнең явын алып утыра. Кырыйдарак ике тәхет тора. Ялчы килеп керә дә, тәхетне рәтли һәм үзенә үзе сөйләнә:
Ялчы. -Белмим, нәрсә эшлисе булыр? Баштүрә әмере белән Яңа ел килмәскә мөмкин.(Залдагы кешеләргә карап) Ышанмыйсызмы? Менә күрерсез әле. Патшаның кызы Көләчсылу Көлмәссылуга әйләнгән. Әйе, әйе. Менә 2 ай инде көлү түгел, елмаеп та карамый. Бернәрсәгә шатланмый... Белмим: нәрсә булды икән? Ә чыршымы !? Чыршы бизәлгән килеш кала инде.( Чыршыга карап) Ай-ай, нинда матур чыршыбыз!(Сөйләнә торган җиреннән кисәк кенә туктый. Патша, Көләчсылу, вәзирләр килеп керәләр. Ул аларга таба китә. Башын иеп, каршы ала).
Патша. –Языгыз. Быел Яңа ел булмаячак! Кыш бабай белән Кар кызы безгә килмиячәк!
(Вәзирләр бер-берсенә караналар, җилкә сикертәләр).
Патша. --Әйе , әйе . Минем Көләчсылуым Көлмәссылуга әйләнде. Ул көлми дә, җырламый да, биими дә... Беренче вәзир! Кайчан минем кызым көләчәк?
1нче вәзир. –Мин уйлыйм...йолдызлар уйлый ...кояш уйлый...ай уйлый...
Патша.—Я , нәрсә уйлыйлар?
1нче вәзир.—Алар уйлый, ләкин сөйләшә белмиләр.
Патша.—Алар сөйләшә белмәгәч, син аларны ничек аңлыйсың?
1нче вәзир.-Ни... бит...А-а-алар миңа язып бирәләр(үзе күккә караган).
Патша.—Я, нәрсә яздылар инде?
1нче вәзир. (күккә карап)—Көләчсылу тиздән көләчәк, ләкин аңа кадәр 3 ел да 3 ай, 3 атна, 3көн, 3 сәгать, 3 минут һәм 3 секунд үтәчәк.
Патша.—Икенче вәзир! Кайчан минем кызым көләчәк, елмаячак, бииячәк?
2нче вәзир.—Ни...Патшам... Баштүрәм... Кнәзем...Солтаным...
Патша.—Син миңа төгәл җавап бир!
2нче вәзир.—(кызу-кызу итеп әйтә) Белмим мин аның кайчан көләчәген һәм ничек көлдерәчәкне?
Ялчы. (Ялчы патша янына килә дә, аяк астына тезләнә) –Боерык бирегез, яшәргә һәм сүз әйтергә.
Патша. (Игътибар белән тыңламый)—Я, әйдә, сөйлә.
Ялчы. -Ә сез, баштүрәм, боерык бирегез: кемдә кем кызыгызны көлдерә, шуңа ярты патшалыгызны....
Патша.(Сөенә, сикерә)—Белдем, белдем. Бар чык ! Вәзирләр языгыз: патша указы, хан-солтан приказы: “Кемдә кем минем кызымны көлдерә, шуңа ярты патшалыгымны һәм Кыш бабай белән Кар кызын чакырырга, Яңа елны башларга боерык бирәм “.
( Вәзирләр сөйләнә-сөйләнә чыгып китәләр: “Патша указы, хан-солтан приказы...”).
Ялчы. –Көлдерстан кунаклары . ( Укучылар 3-4 концерт номеры күрсәтәләр).
( Берничә номердан соң Көләчсылу теләр-теләмәс кенә кул чаба).
Патша, 1,2 нче вәзирләр бергә.—Кул чаба, кул чаба...Көлдерстан кунаклары, ур-ра!!
Патша.—Дәвам итегез, дәвам итегез! ( Шул вакыт чегән кызы килеп керә. Вәзирләр аны тотып, патша янына алып киләләр).
Патша.—Минем ...
Чегән.—Бәләм, беләм. Синең кызың ике ай инде сөйләшми дә, көлми дә, җырламый да, биими дә. Ләкин мин беләм ничек биетергә. Игълан яз: кемдә кем кызыңны биетә, шуңа ярты патшалыгыңны бир!
Патша.—Ничек? Минем бит патшалыгым бетә. Ләкин чара юк...Биетсеннәр!
1нче вәзир.—Мин биетәм.( Килә дә кызны йолкып ала да, биетмәкче була. Ләкин кыз аны этеп җибәрә дә, килеп утыра).
2нче вәзир.—Мин булдырам.( Кыз янына үрмәләп килеп, кулын суза. Кыз тормый. Шул вакыт принц килеп керә).
Ялчы.--Әдәплестан кунагы, принц.
Принц. ( Матур итеп килә, башын ия, чәчәк бирә)— Исәнмесез, Патша-хан Көләчсылу! Авырмыйсызмы? Сәламәтлекләрегез ничек? Көләчсылу, мөмкинме сезне биергә чакырырга?
Көләчсылу.-Әйе!
Патша.—Ул сөйләшә башлады, сөйләшә башлады! Сезне (вәзирләргә) икегезне дә куам. ( Шул вакыт вальс уйный башлый. Көләчсылу белән Принц бии башлыйлар.)
Патша.—Кал минем патшалыгымда. Өйрәт минем вәзирләрне әдәплелеккә.
Ялчы.—Бездә кунакта Шаянстан кунаклары. (Укучылар шаян концерт номерлары күрсәтәләр. Берничә номердан сон кыз елмая башлый.)
Патша.—Карагыз, карагыз, минем кызым елмая башлады. Кызым, кызым, я инде, бер көлеп җибәр. Юк, юк инде... Бетте... Кыш бабай килергә аз вакыт калып бара. Болай булгач килми, килми Кыш бабай. Дракон елы бездә кала, ә ат елы килми.
Ялчы.—Мөмкинме, сүз катарга?
Патша.—Сөйлә, әйдә.
Ялчы.—Татарстан дигән илдә Тукай районы бар. Ул районның чигендә Иске Абдул дигән авыл урнашкан. Ә авылда бик матур мәктәп бар.Менә шул мәктәпнең башлангыч класс укучылары бик тапкырлар һәм зирәкләр. Әйдәгез, шуларны чакырыйк.
Патша.—Чакырыгыз! Килсеннәр! Чыгыш ясасыннар!
( Башлангыч класс укучылары чыгалар. Алар арасында кар бөртекләре, куяннар, аю, төлке, буре һ.б лар. Аларны күрүгә патша кызы урыныннан тора).
Көләчсылу.—Кара, әти, кара..Алар шундый матурлар.... Үзләре кечкенә булса да безгә хәтле килгәннәр. Аларның Яңа ел каршылыйсы киләдер, әйеме. Кыш бабайдан күчтәнәчләр аласыгыз килә, шулаймы балалар?
Балалар.-Әйе.
Көләчсылу. - Һәрбер кешегә бәйрәм булсын.
Бар да матур киенгән.
Яңа елның күген бизәп,
Гүя энҗе сибелгән.
Көләчсылу.—Балалар, ә сез бии беләсезме? Биеп күрсәтегез әле.
( Балалар бию номерлары күрсәтәләр. Көләчсылу көлә башлый, үзе дә бии, әле берсе белән, әле икенчесе белән).
Патша.—Боерык бирәм:
1.Кыш бабайны чакырырга, Яңа елны каршыларга.Бу зур эшне Башлангыч класс укучылары эшлиячәк.
2. Минем кызымны көлдерткәннәре өчен быел укучыларга өй эшләрен эшләмәскә, ә укытучылар “2” куймаска тиеш. Күңел ачыгыз, балалар!
Көләчсылу.—Шаярыгыз, көлегез.
Кыш бабайны чакырып, күңелле ял итегез.
Патша.—Кая, патшалыгыбызны карап кайтыйк әле. Яңа елны каршыларга әзерлекләр ничек бара икән? Әйдәгез, киттек. ( Чыгып китәләр).
Ялчы. –Яңа ел бәйрәмен башлыйбыз.
Исәнме, чыршы, исәнме.
Тагын да бер ел үтте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
Ян яктырак, чыршыкай.
Балкысын утларың.
Бүген синең тирәңш
Җыелган дусларың.
3. Күрегез безнең чыршыны,
Ничек матур киенгән.
Безгә бәйрәм ясар өчен
Урманнан безгә килгән.
Нинди генә уенчыклар,
Муенсалар юк анда.
Серле шар һәа алмалар
Бөреләр дә бар анда.
Гаҗәп күркәм безнең чыршы.
Җем-җем итеп яна ул.
Башладык Чыршы бәйрәмен.
Котлы булсын Яңа ел!
Бергә. Котлы булсын Яңа ел!
Алып баручы.- Балалар, бүген бәйрәм. Бар кеше күңел ача, җырлый, бии. Безгә кунакка урман хайваннары да килгән. Алар нинди бүләкләр алып килделәр икән? ( Маскалар номерлар күрсәтәләр). Бүгенге бәйрәмдә безнең кем юк соң әле?
Балалар.—Кыш бабай! Кар кызы!
Алып баручы. -Әйдәгез, әле Кыш бабайны чакырыйк.
Балалар. -Кыш бабай, Кыш бабай,
Безгә тизрәк кил, бабай.
Ау-у, ау-у!
( Кыш бабай белән кар кызы килеп керәләр)
Кыш бабай.- Сезнең җырыгызны ераклардан ишеттем.
Яңа ел белән котларга, ашыга-ашыга килдем.
Бигрәк матур бәйрәмегез,
Бигрәк матур чыршыгыз.
Яңа елда шушылай
Гел бәхетле булыгыз.
Кайгы, борчу, хәсрәтләр
Иске елда калсыннар.
Тик каныч, шатлыклар
Сезнең белән барсыннар.
Кар кызы.- Сезне чын-чын күңелдән,
Котлыйм Яңа ел белән.
Укуда зур уңышлар
Телим сезгә мин, дуслар.
( Яңа ел бәйрәме дәвам итә).


Внеклассное мероприятие (49.5 KB)

