Меню
Разработки
Разработки  /  Начальные классы  /  Разное  /  4 класс  /  Террорим - экстремизм

Террорим - экстремизм

Терроризм - экстремизм

Без сезнең белән зур, матур илдә яшибез. Ә бит ул үз вакытында зур 2 сугыш кичергән ил. Беренчесе 1914-1918, ә икенчесе 1941-1945 елларда. Безнең ил сугышларда җиңү яулаган бөек ил. Бу сугышлар турында без тарих дәресләреннән, филҗмнардан, укытучы-тәрбиячеләребез сөйләгәннән, сугыш ветераннары, якыннарыбыз сөйләгәннән беләбез. Әхәзер 3 нче бөтендөнья сугышы бара дисәң дә була. Бөтен җир шары терроризм дигән зур афәт белән көрәшә.

28.05.2018

Содержимое разработки

Терроризм - экстремизм

Без сезнең белән зур, матур илдә яшибез. Ә бит ул үз вакытында зур 2 сугыш кичергән ил. Беренчесе 1914-1918, ә икенчесе 1941-1945 елларда. Безнең ил сугышларда җиңү яулаган бөек ил. Бу сугышлар турында без тарих дәресләреннән, филҗмнардан, укытучы-тәрбиячеләребез сөйләгәннән, сугыш ветераннары, якыннарыбыз сөйләгәннән беләбез. Әхәзер 3 нче бөтендөнья сугышы бара дисәң дә була. Бөтен җир шары терроризм дигән зур афәт белән көрәшә.

Бүгенгесе коннең төп афәте булып – халыкара терроризм тора. “Терроризм” дигән сүзне бөтен илдә, бөтен халыклар да белә һәм ул барлык кешедә дә курку, сагаю хисе уята. Әйе, террористларның эшләгән эшләре кешеләрдә курку, сагаю хисе уята. Чөнки террористлар самолетларны кулга төшерәләр, пожарлар оештыралар, кешеләрне тоткыннар итеп алалар, күпләп юкка чыгару матдәләрен кулланалар. Террорчылар кешеләргә карата бик кырыс һәм кешелексез гамәлләр кылалар. Террорчыларның явыз гамәлләреннән хәрбиләр генә түгел, ә гади тыныч халык та, балалар, картлар да зыян күрәләр.

Бүген без сезнең белән кайбер террор вакыйгаларын искү төшереп үтик:

2000 ел 2 нче август – Мәскәүнең Пушкинский метро станөиясендә шартлау. 13 кеше үлә, 90-лап кеше зыян күрә.

2002 ел 9 май – Каспийскийда терракт, шәһәрнең үзәк мәйданында бәйрәм колоннасы барганда була. 177 кеше зыян күрә, шуларның 63 хәрбиләр, ә 72 балалар. 42 кеше үлә, шул хисаптан 12 бала.

2002 ел 23-26 октябрь – Мәскәүнең театр үзәге Дубровкада кешеләрне тоткынлыкка алалар. “Нордост”-мюзиклын карап утыручылардан 174 кеше үлә, 700 кеше зыян күрә.

2003 ел – Есентуки шәһәре электропоезд шартлый. 47 кеше үлә, 117 кеше зыян күрә.

2003 ел 9 декабрь – Мәскәү үзәгендә Националь кунакханәсендә ике шахит террористка шартлау оештыра. 6 кеше үлә, 13 зыян күрә.

2004 ел 6 февраль- метро автозаводский станөиясендә шартлау. 40 кеше үлә, 134 кеше зыян күрә.

2009 ел 27 ноябрь – тимер юлда шартлау Невский экспресс поезды халәкәткә очрый. 28 кеше үлә, 95 зыян күрә.

2011 ел 24 январь – Мәскәүнең Домодедово аэропортында шахит террорсит шартлау оештыра. 37 кеше үлә, 130 кеше зыян күрә.

2010 ел 29 март – терракт Мәскәүдә. 45 минут ара белән метроның ике станөиясендә ике шартлау, берсе Лубянка, икенчесе парк Культуры станөияләрендә. 40 кеше үлә, 200 зыян күрә.

2004 елның 1-3 сентябрь арасында булган вакыйгаларны берничек тә аңлатып булмый. Бу вакытта Беслан шәһәрендә 1 сентябрь бәйрәме бер мизгел эчендә кара көнгә әйләнә. Бу террор вакыйгасында 324 кеше үлә, шуларның 155 балалар, ә 800 кеше зыян күрә.

Терроризмның йөзе күпмилләтле һәм аңа яңа каршы тору ысуллары кирәк. Без һәрберебез дә терроризмга каршы тору чараларын белергә тиешбез. Һәркайсыгызга да аяз күк йөзе, тыныч,имин тормш телим. Сезнең яныгызда һәрвакыт якыннарыгыз, дусларыгыз булсын. Кешелек сыйфатларын югалтмагыз һәм шулвакытта дөньяда тынычлык булыр.

-80%
Курсы повышения квалификации

Речевая подготовка детей к школе на современном этапе

Продолжительность 72 часа
Документ: Удостоверение о повышении квалификации
4000 руб.
800 руб.
Подробнее
Скачать разработку
Сохранить у себя:
Террорим - экстремизм (13.46 KB)

Комментарии 0

Чтобы добавить комментарий зарегистрируйтесь или на сайт