Меню
Разработки
Разработки  /  Прочее  /  Мероприятия  /  Прочее  /  Сценарий конкурса "Татар малае"

Сценарий конкурса "Татар малае"

01.12.2019

Содержимое разработки

Татар малае.


Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

Үз телеңне сөймәгәндә,

Ярты ул алган белем.

Канатсыз коштай буласың,

Белмәсәң ана телен.


(“Туган тел” җыры)


Исәнмесез, хөрмәтле ата-аналар, укытучылар, чакырылган кунаклар һәм кадерле балалар. Менә бүген без табигатьнең матур бер көнендә бу якты залга бәйрәмгә килдек. Бәйрәмебезнең максаты – “Татар малае” бәйгесен уздыру. Бәйрәмебез үзәгендә – мәктәбебезнең уңган, булган егетләре.

Бүгенге бәйгедә катнашучы егетләребезнең чыгышлары, укучыларыбызның җыр һәм биюләре барыгызның да күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз һәм сүзне мәктәп мөдире Валиев Ринат Марс улына бирәбез.


Бүгенге кичәбез Роберт Миннуллин иҗатына багышлана. Хәзер сүзне 11 нче сыйныф укучысы Шаехова Миляушәгә бирәбез. Ул Роберт Миннуллинның “Татар яшьләренә” дигән шигырен башкарып китәр.


Хәзер сезнең игътибарны

Бу өстәлгә юнәлтик-

Алар турында халыкка

Бер кәлимә сүз әйтик.

Гаделлелегегезне белеп,

Чакырдык бүген сезне,

Галиҗәнәп җюри халкы,

Кызартмагыз йөзебезне.

Хөрмәтле тамашачылар, жюри әгъзалары белән таныштырып китәргә рөхсәт итегез: Суфиянова Зәйнәп Шакир кызы, Гайнанова Рәсилә Мулланур кызы, Бегежанова Мәүҗидә Зиннәт кызы, Гайнанова Нәүлә Габделлавал кызы.


Әй, кызлар һәм малайлар,

“Татар малаен” сайлыйк,

Хәзер аларны елмаеп,

Кул чабып каршы алыйк.

Бәйгедә катнашалар: Бикбаев Азат, Валиев Инсаф, Исмагилов Денис, Музипов Тимур, Зарипов Айдар, Ахматов Рөстәм, Абдрафиков Альмир, .....

Бу бәйгедә тәүге тапкыр

Чыктыгыз сез каршыга.

Уңганмы сез, зирәкме сез,

Сыналырсыз җыр-моңда.

Яратырбыз, алкышларбыз

Хәер-фатиха бездән.

«Татар малае» бәйгесе

Җиңү көтә бит сездән.


Безнең 1нче бәйгебез «Әйдәгез, танышыйк!» дип атала. Бәйгедә катнашучылар кыскача үз-үзләре белән таныштырырга тиешләр.Бәйгенең бу төренә 3-5 минут вакыт бирелә. Инде салыйк җирәбә. Кем беренче чыгыш ясый? Язмыш, әйтеп бир. Әйдә! (җирәбә салалар, һәрбер катнашучыга номерлар таратыла)

Һәммәгезгә дә уңышлар юлдаш булсын.



1нче сүзне ...... ...................................................................бирәбез.

Алдагы уенчыбыз .................................................,хәзер сүзне аңа бирәбез.

Үз-үзе белән таныштыруны дәвам итә ......................................................

Әхәзер микрафонны ..................................................................... бирәбез.

Чират, .......................................................................... да җитте. Рәхим ит.

Ә хәзер уенда катнашучы ... ...................................................чакырабыз.

Таныштыруны дәвам итә ....................................................................

Соңгы егетебезгә сүз бирәбез, каршы алыгыз. Ул .....


Афәрин, булдырдыгыз, егетләр!


Намус – җаның сакчысы,

Еллар – гомер баскычы,

Сөю – бәхет балкышы,

Шигырь – йөрәк ачкычы.


2нче бәйгебез “Роберт Миннуллин һәм мин” дип атала. Чыгыш ясарга 5 минут вакыт бирелә.


Сүзне беренче уенчыбыз Бикбаев Азатка бирәбез.

Сәхнәгә Музипов Тимурны чакырабыз.

Каршы алыгыз ...........................................................................................

Микрофонны Ахматов Рөстәмгә тапшырабыз.

Алдагы чыгыш ясаучыбызАбдрафиков Альмир.

Бәйгене дәвам итә Исмагилов Денис.

Чират Валиев Инсафка җитте.

Соңгы егетебез Зарипов Айдар.


Тырышкан табар-ташка кадак кагар, диләр халыкта. Егетләребез дә тырыштылар, бәйгедә сынатмадылар.


Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, диләр. Алдагы бәйгебез “Сәнгатьтәге осталыгым” дип атала. Бәйгенең бу төренә 5 минут вакыт бирелә.


Сәхнәгә беренче уенчыбызны чакырабыз. Рәхим итегез. ...........

Үзенең осталыгын Ахматов Рөстәм күрсәтә.

Бәйгене дәвам итәВалиев Инсаф.

Чираттагы егетебез Исмагилов Денис

Микрофонны Музипов Тимурга бирәбез.

Осталыгын күрсәтә Зарипов Айдар.

Бикбаев Азатны каршы алабыз.

Ниһаять, чиратАбдрафиков Альмирга да җитте. Рәхим ит.


Менә нинди уңган безнең егетләребез, бииләр дә, җырлыйлар да, үзләрен бар яктан күрсәтә дә беләләр.


Кул эшенә осталыкны

Сынарга вакыт җиткән.

Алдагы бәйге “Алтын куллар” дип атала.


Үзенең бүләген Музипов Тимур тапшыра.

Алдагы уенчыбыз Исмагилов Денис.

Сүзне Ахматов Рөстәмгә бирәбез.

Сәхнәдә Зарипов Айдар.

Кул эшенә осталыгын Валиев Инсаф күрсәтә.

Чираттагы бүләк Абдрафиков Алмирдан.

Микрофонны ................................................................. тапшырабыз.

Соңгы уенчыбызга сүз бирәбез. Бикбаев Азат рәхим ит.


Егетләр, кулыгыз, чыннан да, алтын икән. Бу бәйгене дә уңышлы ерып чыга алдыгыз.



Я,әле син ничегрәк,

Башыңныэшләтәсең?

Кызыклардөньясында

Адашмыйчайөрисең!

Бар яктан да белемлеме

Шунытикшерепкарыйк,

Зирәклекһәмтапкырлыкта

Үзкөчегезнесыныйк •


Ниһаять,Кем тапкыр? бәйгесенә дә килеп җиттек. Ә хәзер малайларыбызның зирәклеген тикшерәбез.


Бәйгебез тәмамланып та килә инде. Аңа нәтиҗә ясарга вакыт та җитте. Жюриларыбыз нәтиҗә ясаганчы укучылар әзерләгән концерт номерларын карап үтик.


Җырсыз кеше – канатсыз кош,

Җырлап мөмкин гомер итәргә.

Шул җырларның бары берсен генә

Кирәк сезгә җырлап үтәргә.


Сәхнәдә ......


Бие, бие, бие әле

Биегәнең юк әле.

Сине матур бии диләр

Биетеп карыйк әле.

Шаехова Миляушабашкаруында шаян бию.


Инструменталь ансамбль башкаруында ......


Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Биеп алыйк, әйдә әле,

Котлы булсын, гөрләп торсын,

Малайларның бәйрәме.

Борын, маңгай, эч, тубык, куллар, арка....)


Җырсыз җирнең яме юк,

Җырсыз тормыш тәме юк.

Җыр сулар һава кебек

Җыр яши, җыр – мәңгелек.

Шаехова Миляуша башкаруында җыр .....


Бие әйдә, бие әйдә

Биегәнең күрсеннәр.

Баскан җирдән ут чыгара

Безнең егетләр дисеннәр.











Әйдәгез кадерле дуслар

Туктатабыз уенны.

Хәзер жюри сезгә әйтер

Иң беренче урынны.



“Мин бит татар малае” бәйгесе тәмам. Кадерле малайларыбызга, аларны бәйгегә әзерләүче укытучыларыбызга, ата-аналарга бик зур рәхмәт. Барыгызга да исәнлек-саулык, тыныч тормыш, зур уңышлар теләп калабыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.


Изге теләк белән барыгызга

Тәмамлана бәйрәм кичәбез.

Туар көннең кадерен белеп,

Гел шатланып яшәгез.


Җыр “Һәрвакыт булсын, кояш!”



-80%
Курсы дополнительного образования

История моды

Продолжительность 72 часа
Документ: Cвидетельство о прохождении курса
4000 руб.
800 руб.
Подробнее
Скачать разработку
Сохранить у себя:
Сценарий конкурса "Татар малае" (19.13 KB)

Комментарии 0

Чтобы добавить комментарий зарегистрируйтесь или на сайт