Меню
Разработки
Разработки  /  Литература  /  Уроки  /  5 класс  /  Разработка урока

Разработка урока

план проведения урока татарской литературы в 5 классе

11.12.2016

Содержимое разработки













ӘКИЯТТӘ - КУНАКТА

Әкият һәм аның төрләре

(йомгаклау дәрес)




Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сәлимҗанова Зөлфия Заһит кызы




12.10.2016







Тема:Әкият һәм аның төрләре

Максатлар:

1. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү, әкиятләргә халык акылы, тапкырлы­гы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату, шул турыда уйларга өйрәтү;

2. Әкиятләрне төрләре буенча бер-берсеннән аера белүгә ирешү;

3. Әкият геройлары үрнәгендә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, ата-ананы, өлкәннәрне ярату, хөрмәт итү хисләре булдыру.

Предметара бәйләнеш: татар теле, әйләнә-тирә дөнья һәм әдәбият

Эш төрләре (алымнар): сорау-җавап, уен,карточкалар белән эш, проблемалы сорау, тренинг, синквейн һ.б.

Кулланылган методлар:өлешчә эзләнү (эвристик) һәм Ә.Рәхимовның “Иҗади үсеш”технологиясе

Җиһазлау: “Татар әдәбияты” дәреслеге, Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге,әкиятләр буенча эшләү өчен карточкалар, мультимедиа проектры,тема буенча презентация, “Бала” китапханәсе: “Алтын бөртекләр”, “Гөлчәчәк”, “Өч кыз”, “Сертотмас үрдәк”, “Куян кызы”, “Чукмар белән Тукмар”, “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык” мультфильмнары.

Дәрес планы:

Дәресэлементлары

Вакыт

1

Оештыру моменты(исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру)

1 мин

2

Актуальләштерү(әкият турында әңгәмә)

4 мин

3

Төпөлеш(теманыөйрәнү, ребус чишү, кагыйдәне модельләштерү, “Алмашлык төркемчәләре” турында әкият тыңлау һ.б.)


25 мин

4

Ныгыту(“Әкиятне таны” уены)

10 мин

5

Өйэше(1 вариант – үзеңә әкият иҗат итәргә;

2 вариант – “Бала” китапханәсеннән үзеңә ошаган әкиятнең эчтәлеген сөйләргә әзерләнергә;

3 вариант – үзеңә ошаган әкияткә иллюстрация – рәсем ясарга)

3 мин

6

Йомгаклау

2 мин


Дәрес барышы.


  1. Юнәлеш бирү өлеше.

- Укучылар, исәнмесез, кәефләрегез ничек? Әйбәтме?

- Алдагы дәресләрдә нәрсә өйрәндек?

- Без сезнең белән әкиятләр турында сөйләштек, Сезгә өйгә эшенә “Бала” китапханәсендәге әкиятләрне карап килергә әйтелде. Бүген без аларның исемнәрен, геройларын, эчтәлекләрен искә төшерербез. Безнең бүгенге дәресебез гадәти түгел. Шуның өчен дәрестә игътибар белән тыңларга, бер-берегезне бүлдермәскә, тулы җавап бирергә, үз фикереңне әйтергә кирәк. Сез әзерме? Алайса, башлыйбыз.

  1. Актуальләштерү.

  • Без Сезнең белән әкиятләр өйрәнүне дәвам итәрбез һәм аның төрләрен карап китәрбез.

- Укучылар, Сез “Бала” китапханәсеннән караган әкиятләрне мин биргән карточкаларга тутырыйк әле.

- Нинди әкиятләрне халык әкияте диләр?

(авторлары билгесез, телдән-телгә күчеп,

халык арасында киң таралыш тапкан әкиятләр)

- Ә “Су анасы”, “Шүрәле”, “Сертотмас үрдәк” әкиятләре нинди әкиятләр? Аларның авторлары билгелеме?

(Әйе, аларның авторлары билгеле – Г.Тукай һәм А.Алиш)


Карточка тутыру (карточка буш килеш бирелә, балалар халык әкиятләрен аерым, Г.Тукай һәм А.Алиш әкиятләрен аерым тутыралар)

Татар халык әкиятләре

Г.Тукай һәм А.Алиш әкиятләре

Алтын бөртекләр”

Чукмар белән Тукмар

Гөлчәчәк”

Шүрәле

Өч кыз”

Су анасы

Төлке белән Каз

Куян кызы


Сертотмас үрдәк


Кәҗә белән Сарык

III. Яңа материалны аңлату.

- Укучылар, терәк-схемага игътибар итегез әле. Әкиятләр өч төрле була: хайваннар турында, тылсымлы һәм тормыш-көнкүреш әкиятләре.


Әкиятләр



хайваннар турында әкиятләр тылсымлы әкиятләр тормыш-көнкүреш әкиятләре

  • Әлеге төрләргә ныграк төшенер өчен “Бала” китапханәсеннән әкиятләр карап китик. Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятеннән башлыйк.

Сертотмас үрдәк” мультфильмын карау

- Укучылар, мультфильм ошадымы? Төп геройлар нәрсәләр?

Үрдәк, төлке, аю һ.б.

- Димәк, бер сүз белән әйткәндә - хайваннар. Менә шундый әкиятләр – хайваннар турында әкиятләр, дип атала.

- Сез хайваннар турында әкиятләр беләсезме?

- Ә хәзер татар халык әкияте “Гөлчәчәк”не карап китик.

Гөлчәчәк” мультфильмын карау

- Укучылар, әлеге әкият ошадымы? Биредә төп геройлар кемнәр?

Гөлчәчәк, Убырлы

- Тылсым бармы, укучылар?

Әйе, Убырлы бүрегә әйләнә, Гөлчәчәк чәченнән

ясалган дубра кыз хәлен сөйләп бирә, җырлый

- Бик дөрес. Әгәр әкиятләрдә Убырлы, Дию кебек геройлар катнашса, вакыйгалар кат-кат кабатланса (Убырлы 3 тапкыр бүре кыяфәтенә кереп Гөлчәчәкне куа килә) мондый әкиятләр – тылсымлы әкиятләр, дип атала.

- Сезнең тылсымлы әкиятләр укыганыгыз бармы?

- Дәресне “Алтын бөртекләр” дип аталагн татар халык әкияте белән дәвам итик.

Алтын бөртекләр” мультфильмын карау

- Биредә хайваннар, Убырлы карчык, Диюләр бармы? Ә тылсым?

Юк

- Димәк, бу нинди әкият?

Тормыш-көнкүреш әкияте

- Терәк-схеманы тулыландырып куйыйк.

Әкиятләр



хайваннар турында әкиятләр тылсымлы әкиятләр тормыш-көнкүреш әкиятләре

Сертотмас үрдәк” “Гөлчәчәк” “Алтын бөртекләр”


IV. Ныгыту.

-

- Ә хәзер Без “Әкиятне таны” уйнап алырбыз.

- Сезнең алда плакат-таблица. Анда Сез өегездә карап килгән мультфильмнарның авторлары һәм баллар бирелгән. Сез үзегезгә ошаган авторны һәм мультфильмның санын сайлыйсыз. Әлеге авторның мультфильмын интеррактив тактада карыйсыз. Кем мультфильмны беренче булып таный - баллар шуңа. Иң күп балл җыючы – җиңүче!


Плакат – таблица


Әкиятнең авторы

Баллар

1

Татар халык әкиятләре

5

6

7

2

Габдулла Тукай әкиятләре

7

6

5

3

Абдулла Алиш әкиятләре

6

5

7


1. Татар халык әкиятләре: “Алтын бөртекләр”, “Өч кыз”, “Гөлчәчәк”.

2. Габдулла Тукай әкиятләре : “Кәҗә белән Сарык”, “Су анасы”, “Шүрәле”.

3. Абдулла Алиш әкиятләре: “Сертотмас үрдәк”, “Чукмар белән Тукмар”, “Куян кызы”.


Мультфильмнарны (башлам өлешеннән кала, исемнәре күренмәскә тиеш) теләсә кайсы өзеген, яки тулаем күрсәтергә дә мөмкин.

Уенның җиңүчесен билгеләү


V. Өй эше:


1 вариант – үзеңә әкият иҗат итәргә;

2 вариант – “Бала” китапханәсеннән үзеңә ошаган әкиятнең эчтәлеген сөйләргә әзерләнергә;

3 вариант – үзеңә ошаган әкияткә иллюстрация – рәсем ясарга.

VI. Рефлексия өлеше.


- Синквейн алымын кулланып әкияткә билгеләмә бирик.

(Синквейн 5 юллык шигырь:

1 юл – тема

2 юл – 3 фигыль

3юл – 3 сыйфат

4юл – темагакараган төп фраза

5 юл – бер сүз белән темага карата резюме)


Әкият

Көлдерә, гаҗәпләндерә, кызыктыра

Мавыктыргыч, тылсымлы, маҗаралы

Балалар бик ярата

Кызык


билгеләр кую



-80%
Курсы повышения квалификации

Система управления охраной труда в учреждении образования

Продолжительность 72 часа
Документ: Удостоверение о повышении квалификации
4000 руб.
800 руб.
Подробнее
Скачать разработку
Сохранить у себя:
Разработка урока (37.25 KB)

Комментарии 0

Чтобы добавить комментарий зарегистрируйтесь или на сайт

Вы смотрели