Китап – якын дус
Открытый урок
“ Белем алыйм дисәң ничаклы,
Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны ”
Г.Тукай
Китап – тормыш көзгесе. Яхшы китапның һәр юлы алтын. Китап – белем чишмәсе.
Юк аягы,юк күзе, Сөйли, өйрәтә үзе. Телгә аннан оста юк, Аннан якын дус та юк.
Китап ул нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә җыйналып төпләнгән басма әсәр
Китаплар күптөрле була. Әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр, табышмаклар, мәкальләр җыентыклары була.
Электрон китаплар
Аңа тиңдәш Нинди китап бар тагы? Беләмсең, ул нинди китап? Ул- «Әлифба» китабы И Әлифбам, Син- тәүге фәннәрнең Тәүге баскычы. Син кадерле, Син- туган телемнең Алтын ачкычы.
Ә Л И Ф БА
1 . Караңгы урында укыма: күзләреңне бозарсың. Укыганда яктылык күзләреңә түгел, ә китабыңа төшсен. 2. Китапларның битләрен бөкләмә, укып тукталып калган урында каләм яки тырнак белән эз ясама, кыстыргыч куй. 3. Китапның ертылган битләрен ябыштыр. Әгәр кирәк булса, төплә. 4. Китапны ашыкмыйча, уйлап укы. 5. Сезнең киңәшләрне без һәрвакыт истә тотарбыз, чын китап дуслары булырбыз. 6.Китап укыганда яктылык сул яктан төшергә тиеш. 7.Ашаганда укырга ярамый. 8.Китап белән күз арасында 25-30 сантиметр булырга тиеш.
Китап- киңәшчең синең, Дустың, ярдәмчең синең. Ул хөрмәткә бик хаклы, Кадерлә син китапны. Укы, дустым, син аны. Китапның син дусты бул. Бик күп сорауларыңа Җавап биреп торыр ул .