Меню
Разработки
Разработки  /  Прочее  /  Уроки  /  3 класс  /  Исемнәрне гомиләштереп кабатлау

Исемнәрне гомиләштереп кабатлау

Ачык дәрес
06.12.2019

Содержимое разработки

Дәрес: татар теле

Сыйныф: 3

Тема. Исемне гомумиләштереп кабатлау.

Максат: 1) исемнәрне гомумиләштереп кабатлау,өйрәнгән белемнәрен ныгыту, системалаштыру; 2) чиста һәм дөрес язу, сөйләм күнекмәләрен үстерү, төрле килештәге исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану. 3) туган җиргә, туган телгә ихтирам, ярату хисе тудыру.Татар теленең сүз байлыгына соклану уяту. Ана теленә мәхәббәт тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет нәтиҗәләре: исемнәрне гомумиләштереп кабатлау; исемнәрне тикшерә белү.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: белем алуның кирәклеген аңлау; үз–үзеңне этика кагыйдәләренә туры килерлек итеп тоту.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Коммуникатив УУГ:укытучы һәм укучылар белән уку эшчәнлеген планлаштыру; парларда, төркемнәрдә тигез эшчәнлек алып бара ; үз фикереңне әйтә, дәлилли белү; башкаларның фикерен тыңлый белү.

Регулятив УУГ:максат куя, үз эшеңне планлаштыра белү; гамәлләр эзлеклелеген әйтү, үз эшеңне тикшерү, үз эшеңне бәяли белү.

Танып – белү УУГ:тексттан кирәкле информацияне таба, чагыштыра, анализ һәм йомгак ясый белү.


Җиһазлау: кояш, болыт, карточкалар, слайдлар, индивидуаль карточкалар, тестлар.

Материал: Татар теле: дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек/ И. Х. Мияссарова,

К. Ф. Фәйзрахманова– Беренче кисәк. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013 нче ел.


Дәрес тибы: йомгаклау дәресе.









Дәрес барышы.


Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

1.Оештыру. Уңай псих. халәт тудыру.











Исәнмесез балалар!

Әйбәт үтсен көнегез,

Фән серен күп белегез.

Җиңел булсын укулар,

Матур булсын язулар,

Дәфтәр саен биш булсын,

Үзенә тартып торсын.

-Бер-беребезгә карап елмаю бүләк итик һәм дәресебезне башлап җибәрик.

Әйдәгез әле, матур итеп, бүгенге көнне, числоны языйк.


Матур язу күнегүе өчен мәкаль бирелгән.

Китап – белем чишмәсе. Бу мәкальне ничек аңлыйсыз?










-Игътибарлы, тырыш, эзләнүчән булса.



Үз фикерләрен җиткерәләр.

КУУГ:

Сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

2. Уку мәсьәләсен кую




















3. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.


а)-Укучылыр, сезгә бер кроссворд әзерләгән идем, бирем-сорауларга дөрес җавап бирә алсак, кроссвордны чишәрбез.


-


И


С


Е


М

Һәрберебез өчен иң кадерле булган кешебезне атаучы сүзнең ахыргы хәрефе;

-Зәкия сүзендәге яңгырау тартык аваз хәрефен саңгырау тартык аваз белән алыштырып әйтегез;

-Гөлсем сүзендәге 2 иҗекнең 2 хәрефен әйтегез;

-Һәрвакыт үзен алга чыгарырга яратучы алмашлыкның беренче хәрефен атагыз;


б)-Нинди сүз килеп чыкты?

-Укучылар, ничек уйлыйсыз, бу сүзнең бүгенге дәресебезгә нинди катнашы бар икән? (җаваплар)
(Минем уйлавымча бүгенге дәрестә исем турында сөйләшәбез).
-Бик дөрес һәм белемнәребезне тирәнәйтеп ныгытырбыз да әле.


1.Укучылар, без “ромашка” уены уйнап алырбыз. Тактада эленгән чәчәкнең таҗлары серле. Аның артында сораулар. (Һәр бала чиратлап үзләре теләгән таҗны алып сорауларга җавап бирә баралар.)

Сораулар:

1. Исем дип нинди сүзләргә әйтелә?

2. Исемгә нинди сораулар куела?

3.. Нинди исемнәр була?

4. Ялгызлык исемгә нәрсә атамалары керә?

5. Исем нәрсә белән төрләнә?

6. Татар телендә ничә килеш бар?






И



С



Е




М

(Исем сүзе).





.





Предметны белдереп килгән сүзләр

Кем? Нәрсә?

Уртаклык, ялгызак

Елга,шәһәр, авыл,

Килеш

6











КУУГ:

Үз фикерен төгәл итеп әйтеп бирә белүләренә ирешү.





ШУУГ:

Игътибарлы булу.



ТБУУГ:

Уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.




























2. Карточкада язылган сораулар урынына тиешле исемнәр куеп, җөмләләрне тулыландырып язарга:

Без Арча районында яшибез. (нәрсә?)көннән көн матура я,зурая бара. Анда күпчелек (кемнәр?)яши.Районда (нәрсәләр?)чиста, матур.

3. Һәр төркемгә мисаллар языгыз.

Шәһәр исемнәре:

Авыл исемнәре:

4. Җөмләләрдәге хатаны тап;


Менә алсу таң ата.

Безгә алсу килде.

Күктә йолдыз күренә.

Кичә йолдыз апа кайтты.(Хаталарны табып әйтәләр).

-Ни өчен шулай уйлыйсыз?


Нәтиҗә ясау: Исемнәр кем? нәрсә? соравына җавап бирә.Нәрсә? соравын предметка гына куябыз, ә кешене белдергән сүзләргә Кем? дип сорау куябыз. Ялгызлык исемнәр баш хәрефтән языла.


5.Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә сораулар куеп әйтергә.

Дус Агач

Урман Төлке

Куян Бала

Кош Балык

Бу сүзләр арасыннан нәрсә? соравына җавап биргәннәрен генә әйтегез әле миңа.

(Парлап эшләп алырбыз)

Шәһәр

татарлар

(дәфтәрдә эш)

(группада эш)

кеше исемнәре баш хәрефтән языла

(дәфтәрдә эш)









төлке, куян





ТБУУГ:

Уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

Физкультминут

^ Ява карлар, ява карлар,

Килә кардай очасы.

Күккә менеп, җиргә төшеп

Шул карларны кочасы.

Җиргә төшеп, кабат менеп,

Килә җилдә тирбәләсе.

Һаваларда җилләр кочып

Тыныч кына төшәсе.



-




6. Берлек сандагы исемнәрне зәңгәр, күплек сандагы исемнәрне яшел төскә буярга.


имәннәр

аю

әбиләр

кош

чәчәкләр

китап

урманнар

кеше

балалар


7.Тиешле урыннарга кушымчалар өстә:

Арчада биш мәктәп(ләр) бар.Мәктәп(ләр) зур һәм якты. Әти миңа өч китап(лар) бүләк итте. Китапханәдә китап(лар) күп. Безнең сыйныфта өч

малай(лар) укый. Малай(лар) бүген ярышка бардылар.

Нәтиҗә ясау : Берлек сандагы исемнәр бер предметны, күплек сандагы

исемнәр күп предметны белдерә

8. Мин мәктәп барам. (килеш кушымчасы )

Укучыларга уенчык лар таратыла. Һәр укучы үзенә туры килгән уенчык исемен килеш белән төрләндерә.

Б.к. кем? нәрсә? куян

И.к. кемнең? нәрсәнең? куянның

Ю.к. кемгә? нәрсәгә? кая? куянга

Т.к. кемне? нәрсәне? куянны

Ч.к. кемнән? нәрсәдән? куяннан

У-в. к. кемдә? нәрсәдә? кайда? куянда

Нәтиҗә ясау: җөмләдә сүзләрне бәйләү өчен исемнәрне килешләр белән төрләндерә белергә кирәк, ә килеш белән төрләндерә белү өчен килешләрне һәм сорауларын яттан белергә кирәк.

Искә төшерү.Укучылар җавабы тыңлана

9.Тест

1. Исем нәрсәне белдерә?

1) предметның эшен

2)предметның билгесен

3)предметны

Җавап: 3)


2. Исем нинди сорауга җавап бирә?

1) Кем? Нәрсә?

2) Нинди? Кайсы?

3) Ничек?

Җавап: 1)


3. Исем ул –

1) сүзнең өлеше

2)Җөмлә кисәге

3) сүз төркеме


Җавап: 3)

4. Кайсы сүз уртаклык исем?

1) Идел

2)сандугач

3) Алсу

Җавап: 2)


5.Исемнәр нәрсәләр белән төрләнә?

1)заман белән

2) зат-сан белән

3) килеш, сан белән

Җавап: 3)

10. Укучыларга карточкалар таратыла. Җөмләләрне дәфтәрләргә күчереп, мәктәп сүзен килешләрен билгеләргә.

Мәктәп- гыйлем учагы. Мәктәпкә иртәрәк барыгыз, вакыты җиткәндә үзегез белеп әзерләнегез.

Мәктәпне бетергәннән соң да китаптан аерылмагыз. Мәктәптән кайткач, китапны билгеле бер урынга куегыз. Мәктәптә укуның максаты-тәрбияле кеше булу.



(үрнәктән тикшерәләр)

(үз-үзеңне тикшерү)







(урман—нар, таң-нар, күл-ләр)







(группалап эш)

КУУГ:

Парлап эшләгәндә, хезмәттәшлек итә белү тыңлый белү.

ТБУУГ:

Исем турында өйрәнүне дәвам итү, белемнәрне тирәнәйтү.

РУУГ:

Үз эшеңне планлаштыра белү, үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

7.Рефлексия


Йомгаклау. 1.Җөмләләрне дәвам итеп карагыз әле:

  • Бүген мин белдем...

  • Миндә теләк туды… Исем сүз төркеме буенча.... теманы кабатларга тиеш

2. Бәяләү (үзбәя, үзара бәяләү).

-Балалар, сезнең өстәлләрдә үзбәя өчен карточкалар. Дәрестә үз эшегезне бәяләгез.

  1. Дәрес ошадымы? Cезнең өстәлләрдә 2 карточка (кояш һәм болыт), сезнең кәефегез хәзер ничек, шуны билгели торган карточканы күтәрегез.






ШУУГ:

Үз мөмкинлекләреңне бәяләү.

Өй эше.












-75%
Курсы профессиональной переподготовке

Воспитатель общежития

Продолжительность 300 или 600 часов
Документ: Диплом о профессиональной переподготовке
13800 руб.
от 3450 руб.
Подробнее
Скачать разработку
Сохранить у себя:
Исемнәрне гомиләштереп кабатлау (89.5 KB)

Комментарии 0

Чтобы добавить комментарий зарегистрируйтесь или на сайт