Меню
Разработки
Разработки  /  Родной язык и литература  /  Разное  /  2 класс  /  Авторская программа

Авторская программа

08.10.2021

Содержимое разработки





Каралган

МБ утырышында

беркетмә №1

Г.Р.Ахмадуллина

___________ 2017 нче ел



Килешенгән

Милли эшләр буенча

директор урынбасары

М.Н.Азаматова

___________

2017нче ел



Раслый

мәктәп директоры



Г.Н.Гильманова

_______________

2017 нче ел

2014/2015 нче уку елы өчен



2-4 сыйныф укучылар өчен оештырылган “Тылсымлы сүз” түгәрәгенең



ЭШ ПРОГРАММАСЫ



Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова Гөлназ Мөнәвир кызы













Аңлатма язуы

Сүз – кешеләр аралашуы өчен иң кирәкле чараларның берсе. Рухи үсешкә аеруча нык игътибар бирелгән җәмгыятьтә бу бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Фикерне аңлаешлы, күңелдәге хисне матур итеп әйтеп бирә белү һәрбер культуралы кеше өчен зарури.

Татар теле буенча оештырыла торган түгәрәкләр– бөтен укыту-тәрбия процессының аерылгысыз өлеше. Мондый эшчәнлек укучыларга сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, татар теле предметына кызыксыну уятырга ярдәм итә.

Эш түбәндәге тәртиптә бара: фонетика, лексика, стилистика һәм сөйләм культурасы.Ул укучыларда ана телен камил белү теләге уянырлак итеп алып барылырга тиеш. Моның өчен, тел курсының һәр бүлеген өйрәнгәндә, татар телен өйрәнүнең практик әһәмиятен ассызыкларга, укучыларга туган телнең байлыгын, матурлыгын, сүзләрнең төрле яңгырашын, бер үк сүзнең яңа бизәк алганын күрсәтергә кирәк.

Сүз сәнгате - халык байлыгы, ул аның тормышы, кызыксынулары, теләкләренә бәйле. Сәнгать, әдәбият телдән башка үсә алмый, чөнки тел – аралашу чарасы, көрәш коралы.

Безнең илдә һәр милләт кешесе үз телендә белем алырга, җәмәгать оешмаларында сөйләшүләр алып барырга һәм җыелышларда үз телендә чыгыш ясарга хокуклы. Тел – милләт байлыгы. Тел булмаса, милләт тә юк.

Хәзерге вакытта татарча сөйлим диеп телне бозып сөйләүчеләр күбәйде. Без кайчакта, зәңгәр экраннан чыгыш ясаган кайбер дикторларыбызның хаталы сөйләмен ишетәбез. Моңа, әлбәттә, күңел әрни, сыкрана. Бу программа шушы кимчелекләрне киметү максатын да күздә тота.

Түгәрәк планы 2-4 сыйныфта укучылар өчен 33 сәгатькә исәпләнеп төзелде.

Әлеге программага нигезләнеп үткәрелгән түгәрәк эше укучыларга үзләренең һөнәри омтылышларын, сәләтләрен ачыкларга ярдәм итәр, матур сөйли, аралаша, үз фикерләрен эзлекле әйтергә өйрәтер дип уйлыйм.







Түгәрәкнең максаты һәм бурычлары:

- укучыда образлы сүзгә мәхәббәт уяту;

- сөйләгән чакта җаваплылык хисе тоярга, авазларны аңлаешлы итеп әйтергә өйрәтү;

- әдәби сөйләм кагыйдәләрен төшендерү, сүзне ничек әйтергә икәнен аңлату, әдәби әсәрне матур итеп укырга, дөрес аңларга, нык үзләштерергә әзерләү;

- балаларның “Нәфис сүз” сәнгате турындагы белемнәрен тирәнәйтү;

- халкыбызның милли традицияләре турындагы күзаллауны ныгыту;

- телебезнең матурлыгын күреп, яратырга өйрәтү.

Түгәрәкнең юнәлеше

- Балаларның эстетик зәвыгын, иҗади фантазияләрен үстерү;

- Балаларны традицияләребезгә нигезләнгән үзара аралашу культурасына өйрәтү;

- Балаларның милли телен баету;

- Сәләтле балаларны ачыклау.

Көтелгән нәтиҗәләр һәм аларны тикшерү төрләре

Балалар уку елы ахырына матур итеп шигырь, әкият сөйләргә, аларны сәхнәләштерергә өйрәнергә, үз-үзләрен сәхнәдә матур, иркен итеп тота белергә тиешләр.

- укытучылар бәйрәме көнендә чыгыш ясау.

- Яңа елга әкият сәхнәләштерү.

- 8 март һәм 23 февраль “Туган тел”, “Нәүрүз” бәйрәмнәрендә чыгышлар ясау.

- Г.Тукай туган көнендә катнашу, кечкенә күләмле хикәяләр, шигырьләр язу.

Программаның эчтәлеге

1. Кереш сүз. Сәнгать халык байлыгы, ул аның тормышы кызыксынуларына бәйле. Сәнгать, әдәбият телдән башка үсә алмый, чөнки тел – аралашу чарасы, көрәш коралы.Сөйләм (нәфис сүз) – эшлекле аралашу әдәбенең бер өлеше.

2. Артикуляция гимнастикасы ирен, тел, аскы ияк мускулларын ныгытырга һәм аларның хәрәкәтләнүчәнлеген үстерү өчен кирәк. Бу гимнастика һәр көнне эшләнә. Телгә күнегү эшләтү тел мускулларының иркен хәрәкәтләнүенә ирешү өчен кирәк. Кайвакытта тел очы йөрмәгән кешеләргә күнегү эшләтеп, аның йөрүенә ирешеп була.

3. Җөмләдә сүз басымы дөрес куелмаса, тыныш билгеләрендә генә интонацияне үзгәртеп булмый. Басым дигәч, укучы күп вакытта бер сүзне яки иҗекне каты итеп әйтә. Бу дөрес түгел. Басым дип сүздә бер иҗекнең яки җөмләдә бер сүзнең башкаларга караганда көчлерәк, аерылыбрак, сузыбрак әйтелүен атыйбыз.

4. Дикция ул сүзләрне, иҗекләрне, авазларны ачык, аңлаешлы әйтү дигән сүз. Һәр авазның ничек ясалышын, ничек барлыкка килүен белү өчен, укучы үз сөйләү аппаратының төзелешен, аның һәр аерым өлешенең нинди хезмәт үтәгәнен яхшы белергә, аның сәләтен үстерү өстендә аңлы рәвештә эшләргә тиеш.

5. Сузык авазлар телнең яралгысы һәм каны. Сузыклар сүзгә моң кертә. Сүздә сузыклар күп булу аны матурайта, яңгырашлы итә. Сузык аваз тавыш ярылары ярдәмендә барлыкка килеп, иреннәр, тел, ияк хәрәкәтләре белән формалаша.Төрле сузык иреннең төрле торышын таләп итә.

6. Тизәйткечләрне икенче төрле тел бутагычлары дип йөртәләр, үзләренең эчтәлекләре белән тирән мәгънәле булмый. Ләкин алардагы авазларның катлаулы чиратлашуы телнең һәм иреннәрнең яхшы күнегүенә уңай йогынты ясаганга аны һәрвакыт биреп барабыз.

7. Тартык авазларның билгеләре алынма сүзләрдә һәм татар сүәләрендә бертөсле. Ләкин әйтелешләре ягыннан татар телендәге тартыклар алынма сүзләрдәге тартыклардан шактый аерылалар.Татар телендә тартыклар нинди сузык янында килүләренә карап үзгәрәләр. Б,д,г,гъ, тартыклары; би – пи – пип- биб; б,п тартыклары : Бие,бие,бие, бие Бәйбулла,

Биеп җибәрсә Бәйбулла, менә дигән бай була.Т,д тартыкларына күнегүләр – ди- ды – де – дә -да – до – дө - ду – дү һ.б.

8. Сәхнәдә үз-үзеңне тота белү күнегүләре ясау. Диктор яки алып баручы дөрес итеп сулыш ала белергә тиеш. Әгәрдә сөйләмнең теләсә кайсы урынында сулыш алынса, сөйләмебез аһәңле һәм яңгырашлы булмас иде. Сөйләмнең тыңлаучыга тәэсире, аның тизлеге, эмоциональлеге, тавышның югарылыгы, түбәнлеге.



9. Бәйрәмнәрдә катнашу. Башта кечкенә дүртюллыклар белән чыгыш ясау аннары катлауландыру.























Файдаланылган әдәбият.

1. “Ачык дәрес” газетасы. Апрель, 2009 ел

2. Әдәбият белеме. Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. “Мәгариф” нәшрияты, 2007 ел.

4. Балалар фольклоры. “Мәгариф” нәшрияты, 2000 ел.

6. “Мәгариф” журналы. Октябрь, 2004 ел.

7. Ф.Ф.Исламов “Әдәбият дәресләрендә туган якны өйрәнү материалларыннан файдалану. Татарстан китап нәшрияты, 1983 ел.

8.Амонашвили Ш.А. Уйныйбыз да, укыйбыз да. - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1990.

9.Ал кирәк, гөл кирәк (уеннар китабы). - Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 1995.

10.”Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен”. (Җыеп төзүче һәм аңлатма мәкаләләр бирүче Н.Исәнбәт). – Казан: Тат. кит. нәшр., 1984.

11. Ә.И.Латыйпова. “Башны уйлатыйк, сүзләр уйнатыйк”. Казан.”Мастер Лайн” нәшрияты.1993.

12. Г.Х.Гәрәева. “Уртаклашыр тәҗрибәм бар”. “Яңалиф” нәшрияты. 2012.

13.М.Х.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. 3нче сыйныф өчен “Риторика” дәреслеге. Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2011.

14.К.М.Зарипова. “Балалар риторикасы” дәреслеге. Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010.

Кулланылган сайтлар. 1.Татар телендҽ интернет белем үзәге – http://belem.ru/ 2. http://mon.tatar.ru 3. https://edu.tatar.ru 4. http://muslum-tat.narod.ru 5. http://lilihayrullina.ucoz.ru







Календарь-тематик план



Дәрес темасы

Сәг.

саны

Үзләштерергә тиешле күнекмәләр

Үткәрү вакыты

1.

“Тылсымлы сүзләр” дөньясында. Такмаклы хәрәкәтле уеннар.

1

Сөйләмнең аралашу чарасы булуын аңлату, балаларны дөрес сөйләргә өйрәтү. Сүз куәтен, сөйләм матурлыгын ачыклау. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү.


2.

“Матур сөйләмгә өйрәнәбез”.

1

Укучыларның сөйләм дәрәҗәләрен билгеләү, практик күнегүләр.


3.

“Тыңларга өйрәнәбез”. “Курчак театры – бездә кунакта”

1

Сөйләмнең кеше тормышындагы ролен ачыклау. Ялгызлык – авыр хәсрәт. Кеше аралашып яшәргә тиеш, дигән фикерне үзләштерү. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү.


4.

“Әкияттә кунакта”.

“Зур шалкан” әкиятен күмәк уйнау.

1

Сөйләмнең кеше тормышында тоткан ролен күзәтү. Әкиятләрдәге тылсымлы сүзләрне табу.


5.

Туган җиргә мәрхәмәтле булыйк.

1

Балаларда иҗат итү омтылышы уяту. Туган як табигатенә сакчыл караш булдыру.экологик культура тәрбияләү


6

“Тәмле сүзләр” дөньясына сәяхәт. “Рәхмәткә рәхмәт” хикәясе.

1

Укучыларны бер-берләре, өлкәннәр белән дөрес аралашырга, сөйләшергә өйрәтү. Очрашканда, саубуллашканда бер-береңә әйтелә торган сүзләр турында мәгълүмат бирү. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү.


7

“Сөмбелә” бәйрәменә хәзерләнү.

1

Укучыларны “Сөмбелә” бәйрәме белән таныштыру. Аның турында хикәяләр уку,


8







9

“Тәмле сүзләр” дөньясына сәяхәт.





Сүзлекләр дөньясында

1







1

Яхшы сүз белән каракны, ялганчыны да дөрес юлга бастырып булганлыгына инану. Уңай характер сыйфатларын үстерү.

Балаларның текстта аңлашылмаган сүзләрне табарга өйрәтү, аларны аңлау өчен сүзлекләр белән эшләргә кирәк


10

Аналар көненә хәзерләнү.

1

Мәктәп сәхнәсендә әниләр алдында чыгыш ясау күнекмәләре .


11

Мәкальләр. Такмаклы уеннар.

1

Мәкальләрнең мәгънәләрен ачыклау. Туган көн бәйрәмендә уйнала торган уеннар уйнау. 


12.

Әдәпле сүзләр дөньясында.

1

Игътибарлы һәм ихтирамлы булырга өндәү. Саксызлык күрсәткәндә гафу үтенә белү. Сөйләмне яңа сүзләр белән баету.
Гафу үтенү сүзләрен тиешле урыннарда куллана белү. Шигырь ятлау.


13

Әңгәмә кора беләсеңме?

Халык әйтемнәре белән таныштыру.

1

Балаларны урамда әдәпле итеп йөри, сөйләшә белергә өйрәтүне дәвам итү.




14



Мәктәп китапханәсенә сәяхәт




1



Укучыларны мәктәп китапханәсе белән таныштыру, китап серләренә төшендерү.


15.

Яраткан китапларын уку

(укучыларның сайлавы буенча).


Укучыларны сөйләм төрләре, аларның охшаш һәм аермалы яклары белән таныштыру. Сәнгатьле сөйләү кунегүләре өйрәнү.Балаларның фикерләү сәләтен үстерү.


16.

Яңа ел бәйрәменә шигырьләр өйрәнү.

1

Шигырьләр өйрәнү.


17.

Табышмаклар.

1

Табышмаклар тыңлау һәм аларның җавапларын табу. Кешеләрнең ни турында сөйләшкәннәрен аңларга омтылу, сөйләм төзү. Уен- бәйге үткәрү.


18.

Табышмаклар иҗат итү.

1

Укучыларда зирәклек, осталык күнекмәләре булдыру.


19.

Текстның төп темасы.

“Ташбака белән куян” хикәясен уку, темасын ачыклау. “Ак куян” уены.

1

Укучыларны текстның темасы төшенчәсе белән таныштыру. Текстның (рәсемнең) темасын ачыклый белергә өйрәтү.
Текстның темасы турында төшенчә бирү.


20.


Рольләп уку.

1

Әсәрләрне рольләп уку күнекмәләре булдыру.


21

“Кызыл ромашка” Муса Җәлил

1

Муса Җәлил иҗатын искә төшерү


22

Р.Миңнуллин шигырьләрен өйрәнү.


1

Р.Миңнуллин иҗатын һәм аның шигырьләрен сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру


23

Әтиләр көненә әзерләнү

1

Әтиләр кәненә шигырьләр ятлау


24

Г.Тукай әкиятләрен уку.




1

Г.Тукай әкиятләре белән танышуны дәвам итү, рольләп уку күнекмәләре булдыру.


25

Әниләр көненә әзерләнү


1

Әниләр темасына шигырьләр сайлау һәм уку


26.

Г.Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү.

1

Үзләштерелгән күнекмәләрен ныгыту.


27

Г.Тукай шигырьләрен уку һәм өйрәнү.

2

Г.Тукай шигырьләрен өйрәнүне дәвам итү, конкурска хәзерләнү.


28.

“Г.Тукай йолдызчыгы” конкурсында чыгыш ясау.

1

Конкурста чыгыш ясарга хәзерләнү.


29.

Сүзле уеннар, такмаклы биюләр, кара-каршы чыгышлар.

1

Үзләштерелгән материалларны ныгыту.


30

Кызыклы шигырьләр.

1

Укучыларны шигырьләр укырга, шигырьне аңлый белергә өйрәтү. Шагыйрьләрнең балалар өчен язылган кызыклы шигырьләре белән таныштыру.


31

Кроссвордлар чишү.

1

Табышмаклар җавабын табып, кроссворд чишү. Р. Миңнуллинның “Күңелләргә шигырь кирәк” шигырен уку. Шигырьләр эчтәлеге буенча әңгәмә. “Иң матур шигырь сөйләүче” ярышы.


32.

Санамышлар.

1

Балаларны санамышлар белән таныштыру. Санамышларның кайчан кулланылуын мисаллар өстендә аңлату, санамышлар өйрәнү. Сөйләм запасын баету, хәтер үстерү күнегүләре белән танышу.


33

“Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү.

1

Укучыларның алган күнекмәләрен ныгыту, үз-үзләренә ышану булдыру.


34

“Иң сәнгатьле укучы” конкурсы

1

Йомгаклау. Ата-аналар каршында чыгыш ясый алулары.


























.



-75%
Курсы повышения квалификации

Занимательное искусствознание: как научить школьников понимать искусство

Продолжительность 72 часа
Документ: Удостоверение о повышении квалификации
4000 руб.
1000 руб.
Подробнее
Скачать разработку
Сохранить у себя:
Авторская программа (29.71 KB)