ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ
ТЕКСТ ӨСТЕНДӘ ЭШ АЛЫМНАРЫ КУЛЛАНУ АША
РУС ТӨРКЕМНӘРЕ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ
ФУНКЦИОНАЛЬ ГРАМОТАЛЫЛЫГЫН ҮСТЕРҮ
Бүгенге көндә гомуми белем алган
укучылар аралашу һәм социаль
мөнәсәбәтләрнең киң диапазонын хәл итү өчен кирәкле белем күнекмәләргә ия булырга тиеш.
Бу максатка ирешү өчен без балаларда функциональ
грамоталылык формалаштырырга тиеш.
Функциональ грамоталылык - кешенең әйләнә-тирә мохит белән мөнәсәбәтләргә керү, гомер дәвамында алынган белемнәрен куллана белү сәләте.
Уку грамоталылыгы - функциональ грамоталылыкның иң мөһим өлеше. Ул - укучыда текстларны аңлау, куллану, бәяләү, алар турында уйлану сәләте үстерә.
Уку – коммуникатив танып белү эшчәнлегенең иң
мөһим төрләренең берсе, аның нигезендә фикерләү эшчәнлеге ята. Уку күнекмәләре бик мөһим, чөнки көндәлек тормышта без еш кына язу үрнәкләре
белән хәл итәбез: китаплар, матбугат басмалары укыйбыз, интернет челтәрләрендә төрле мәгълүмат эзлибез. Уку кешенең культурасын үстерә, аны шәхес буларак тәрбияли.
Рус төркемнәрендә эшләгәндә уку аеруча зур урын алып тора,
чөнки чит тел өйрәнүдә уку төп компонент булып тора. Ул
* сүз байлыгын киңәйтергә,
* контексттан таныш булмаган
сүләрне аңларга,
* грамматик категорияләрне ныгытырга,
* сөйләм күнекмәләрен
камилләштерергә булыша.
Текст өстендә эш вакытында укучыларда универсаль уку гамәлләре формалаша: танып белү, коммуникатив, регулятив, шәхси.
Текст өстендә эшнең 3 этабы бар:
укуга кадәр,
уку вакыты,
укудан соң.
Яраткан эчемлек
Чәй дөньяда иң таралган, бик күп халыкларның яраткан эчемлеге. Аны Җир шарының барлык илләрендә дә эчәләр. Күп халыклар өчен икмәк – иң кирәкле ризык булса, чәй – иң кирәкле эчемлек.
Чәйне “табигать бүләге”, “стаканда даруханә” дип әйтәләр, чөнки анда бик күп файдалы матдәләр бар: кофеин, танин, минераль тозлар, витаминнар, эфир майлары. Биохимиклар чәй яфракларында 500 гә якын микроэлемент бар дип әйтәләр. Чәй җылыта, йөрәкне тынычландыра, салкын тиюдән саклый, башны яхшы эшләтә, организмнан токсиннарны чыгара, аруны, хәлсезлекне бетерә, кәефне күтәрә, кешегә көч бирә.
Чәйнең төрләре бик күп. Без кара, яшел, сары, кызыл һәм ак чәйләр беләбез. Төрле төстәге чәйләр барысы да бер үк чәй куагыннан алына, ә төсләре чәй яфрагын эшкәртү ысулыннан тора. Чәйнең төсе яфракларны киптерү һәм ферментацияләү ысулына бәйле. Кара чәйне югары температуралы мичләрдә кыздырып ясыйлар. Чәйнең тәме һәм исе дә шул ук эшкәртү ысулына бәйле.
Чәй инде 6 мең елга якын билгеле, ә беренче булып аны кытайлылар куллана башлады. Хәзер чәйне күп илләрдә үстерәләр: Һиндстан, Кытай, Цейлон, Индонезия, Пакистан, Япония, Таиланд, Вьетнам, Бразилия, Иран һәм Төркиядә. Плантацияләрдә чәй яфракларын кул белән җыялар һәм сортировка ясыйлар.Чәй куагының биеклеге 1-2 метр озынлыгында була. Чәй өчен аның яфракларын елына ике тапкыр: апрельдә һәм августта җыялар.
Төрле халык чәйне төрлечә пешереп эчә. Кытайлылар аны чәйнектә түгел, ә капкачлы махсус чынаякта пешерәләр. Инглизләр чәйне бары тик сөт белән генә эчә. Көнчыгышның кайбер илләрендә чәйне боз белән һәм цитрус җимешләре согы белән эчәләр. Тибетта чәйне бик каты пешерәләр һәм аңа сары май, тоз кушып эчәләр. Кыргызстанда, Монголиядә чәйгә он, тоз һәм сарык мае кушалар.
Россиядә 18нче гасырда чәйгә зур кызыксыну уяна. Аны самавырда пешерәләр. Самавырны өй уртасында куялар һәм ул көне буе эшли ала. Менә инде өч йөз ел безнең илдә бер генә дуслар очрашуы да, бер генә гаилә бәйрәме да чәйсез узмый.
Чәйне популярлаштыру максаты белән 2005нче елдан 15 декабрьне Халыкара чәй көне дип билгеләделәр. Ләкин татар халкы өчен бу эчемлек инде гасырлар буе популяр, шуңа күрә чәй турында татар мәкальләре дә бик күп: чәй күңелне ачар, сусауны басар; чәй яны – гаилә җаны; чәй эчсәң, күңелгә җай, акчасын түләргә ай-вай (чәй бик кыйммәт булган вакытта әйтелгән); чәй шикәрне таптыра, Мәскәүләргә чаптыра (шикәр булмаган елларда әйтелгән); чәй – сары су аш булды (19нчы гасыр башында, чәй эчү модага кергән елларда әйтелгән).
Чәй беркайчан да модадан чыкмаячак, чөнки ул күп халкларның гадәтенә әйләнгән. Чәегез тәмле булсын!
Текст өстендә эшнең укуга кадәр этабы максатлары: балаларда мотивация
тудырырга, тел һәм сөйләм авырлыкларын мөмкин кадәр киметергә.
Бу этапта түбәндәге күнегүләр эшләргә мөмкин:
а) Тактага текстның асылын ачыклый торган әйтем/ цитата/
афоризм язып, текст нәрсә турында булыр икәнен чамалау;
(Рус халык әйтемнәре: Аны эчмәсәң, кайдан көч аласың? Аны эчсәң йөз елга кадәр яшисең.)
- ә) Текст исеменнән аның темасын билгеләү, күтәрелә торган проблемалар, туган ассоциациялар турында әйтү;
(Яраткан эчемлек. Кешеләр пепси, кола, спрайт кебек шикәрле сулар эчә.)


в) Бирелгән сүзәр буенча төп идеяне, бу сүзләр нинди ассоциацияләр тудырганы турында әйтергә.
(6 мең елга якын билгеле, табигать бүләге, стаканда даруханә,
кул белән җыялар)
- Текст өстендә эшнең уку вакыты этабы максатлары: укучыларның тел күнекмәләрен һәм сөйләм осталыкларын формалаштыру.
Бу этапта түбәндәге күнегүләр эшләргә мөмкин:
а) Тәкъдим ителгән сорауларга җавап табарга;(Чәй нинди төстә була? Чәй яфракларын машина җыямы? Нигә 15нче декабрьне Халыкара чәй көне дип билгелиләр? )
ә) Раслауның дөреслеген яки ялган икәнен, я раслауның текстта булмаганын ачыкларга; (Биохимиклар чәй яфракларында 300 гә якын микроэлемент табалар. Кытайда чәйне самавырда пешерәләр. Чәйне күпэчсәң, диабет
белән авырмассың.)
б) Җөмләләрне тәртип буенча төзү;(Төрле халык чәйне төрлечә пешереп эчә. Чәй дөньяда иң таралган, бик күп халыкларның яраткан эчемлеге. Чәйләрегез тәмле булсын!)
в) Текстка туры килә торган җөмләләрне табарга;(Чәй - кытай сүзе. 1638нче елда Василий Старков 64 кг "ниндидер
яфраклар" белән йөк алып кайткан. Чәй куагының биеклеге 1-2 метр озынлыгында була )
- г) Һәр абзацка яраклы исем табарга;
(1. Икмәк – иң кирәкле ризык булса, чәй – иң кирәкле эчемлек; 2. Стаканда
даруханә; 3. Чәйнең төрләре; 4. Чәй кайда һәм ничек үсә; 5. Чәйне кем ничек пешереп эчә; 6. Россиядә чәйне яраталармы? 7. Халыкара чәй көне; 8. Чәегез тәмле булсын!)
- д) Текстта төшерелеп калган урынга мәгънәсе буенча туры килгән сүз яки җөмлә куярга;
(Чәйне популярлаштыру өчен ....нче елдан ...нче декабрьне Халыкара чәй көне дип билгеләделәр.)
- е) Таныш булмаган сүзләрнең мәгьнәсен контексттан аңларга тырышырга;
(Чәйнең төсе яфракларны киптерү һәм ферментацияләү ысулына бәйле.
Кара чәйне югары температуралы мичләрдә кыздырып ясыйлар )
- ж) Контекстка карап, таныш булмаган сүзнең берничә тәкъдим ителгән тәрҗемәсе арасыннан сүзне аеруча төгәл чагылдыра торган тәрҗемәсен әйтергә;
(Тибетта чәйне бик каты пешерәләр.
Каты – твердый (твердо), жесткий (жестко), крепкий (крепко).
җ) Өзекне укырга һәм аны сөйләргә;
з) Текстны балалар санына бүлеп, аларга таратып, тиешле тәртиптә яңадан җыярга;
и) Җитмәгән мәгълүматны тутырырга.
Текст өстендә эшнең укудан соң этабы максатлары: текст
танып белү активлыгын үстерү.
Бу этапта түбәндәге күнегүләр эшләргә мөмкин:а) Укылган тексттан яңа мәгълүматны ачыклау, үз фикереңне әйтү;
ә) Тәкъдим ителгән сүзтезмәләрнең кайсысы текстның төп фикерен төгәл җиткерә. Үз җавабыңны нигезләргә.(Чәй хәлсезлекне бетерә, кешене шатландыра. Сидни Смит Чәй булганда –
өмет бар. Артур Пинеро Чәй - ул кечкенә чынаякка кергән зур дөнья. Людмила Волегова. )
- б) Текстның төп фикерләрен ачыклап, планын төзергә;
в) Телдән /язмача текстның кыскача эчтәлеген җиткерергә;
г) Текстны төп герой исеменнән телдән /язмача сөйләргә;д) Текстка яңа исем уйлап табу. (Кечкенә чынаякка кергән зур дөнья)
Бүгенге көндә функциональ белемлелек иҗтимагый иминлекнең мөһим индикаторы булып тора, ә укучыларның функциональ грамоталылыгы – белем бирү сыйфатының
мөһим күрсәткече.