Класс(ы): 4 класс
Предмет(ы): Родной язык
Цель урока:
1. Укучыларның кошлар турында булган белемнәрен актуальләштерү, өйрәнелгән лексиканы актив сөйләмгә кертү.
2. Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү.
3. Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү һәм ярдәм итү теләге уяту.
Тип урока:
Урок закрепления знаний
Используемое оборудование:
Дәреслек, презентация, мультимедиа проекторы, кош рәсемнәре, карточкалар.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
Исәнләшү.
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез!
- Хәлләрегез ничек?
- Бик яхшы.
- Утырыгыз.
-Ләйсән Равиловна, хәлләрегез ничек?
- Рәхмәт, бик яхшы.
II. Актуальләштерү.
Сорауларга җавап бирү:
-Хәзер нинди ел фасылы?
-Хәзер көз.
-Көз айлары нинди айлар?
Көз айлары сентябрь, октябрь, ноябрь.
-Көз көне көннәр нинди?
-Көз көне көннәр кыска, салкын, болытлы.
-Бүген һава торышы нинди?
-Бүген 25 нче октябрь салкын, кар ява. Җил төньяктан. Төнлә Яшел Үзәндә -5 градус, көндез минус 1 градус.
Укучылар, Әйдәгез “Кайсы артык?” уенын уйнап алабыз.
•ЫЗЫЛК ИКТАП
• ЫРАС ӘФТӘРД
• ШЯЕЛ ЛАРОШК
• ЛЫКАНАТ БЕРТЕГЕЧ
Тикшерәбез:
• КЫЗЫЛ КИТАП
• САРЫ ДӘФТӘР
• ЯШЕЛ КОШ ЛАР
• КАНАТЛЫ БЕТЕРГЕЧ
- Кайсы сүз артык? (КАНАТЛЫ ДУСЛАР)
- Ни өчен? (1 нче рәттә –төсләр, 2 нчеседә – уку-язу предметлары)
-Без сезнең белән бүген нәрсә турында сөйләшербез?
-Канатлы дуслар турында?
-Канатлы дус – ул нәрсәләр?
-Кошлар.
-Сез нинди кошлар беләсез?
-Күгәрчен, сыерчык, карга,
-Кош исемнәрен алфавит тәртибендә яз..
-Аккош, акчарлак, карга, карлыгач, күгәрчен, күке, песнәк, сандугач, сыерчык, торна, тукран, тургай, чыпчык. (Укучылар, мөстәкыйль эшлиләр, аннан тактада тикшерәләр)
3. Яңа белемнәрне аңлату.
Ни өчен кошлар– безнең дуслар?
- Алар матур, җырлый беләләр.
- Ә кошлар безгә ярдәм итәләрме?
- Әйе.
- Ничек ярдәм итәләр?
(төркемнәрдә эш)
Экранга карагыз әле. Песнәк һәм карлыгач турында текстларны уку:
Песнәк – бик хәрәкәтчән, җитез кош. Ул бик тырыш. Тәүлегенә үз авырлыгы кадәр бөҗәк (насекомые) ашый.
Карлыгачлар чебен-черкиләр белән тукланалар. Алар сентябрьда җылы якларга китәләр.
Тукран – “урман докторы”. Агачны тук-тук чукып, бөҗәкне эзләп таба һәм ашый.
Хәзер бераз ял итик,
Сузылып киерелик.
Уңга-сулга бөгелик
Бер урында таптаныйк,
Чыпчык кебек сикерик.
Бер чүгәлик, бер басыйк.
Кул тәгәрмәче ясыйк.
Һәм урынга утырыйк.
4. Белемнәрне ныгыту
1) Схемага карап әйтегез, кошлар нинди?
хәрәкәтчән
песнәк җитез
карлыгач матур
тырыш
2) Кошлар нәрсә белән тукланалар?
Песнәк ... тулана. Карлыгач .... белән туклана.
V. Йомгаклау.
- Шулай итеп, балалар, кошлар - нинди дуслар?
- Тырыш, эшчән, файдалы.
- Әйе, кошлар табигатькә чиста булырга ярдәм итә, агачларны зарарлы бөҗәкләрдән саклый. Тагын кошлар матур итеп сайрыйлар, җырлыйлар. Ә без дусларга ярдәм итәргә тиешме?
- Әйе.
- Без ничек ярдәм итәбез?
- Ашатабыз, җимлекләр ясыйбыз.
- Ә ашарга нәрсә бирергә мөмкин?
- Ипи, май, ярма, сыр, көнбагыш, кавын, кабак, карбыз орлыклары.
- Кошларны ашатырга, сакларга кирәк шул. Кошларның күбесе "Кызыл китап"ка кертелгән, шуңа күрә кошларга ярдәм итәргә, рәнҗетмәскә кирәк.
VI. Өй эшен бирү.
Син кошларга ничек ярдәм итәсең? 2-3 җөмлә белән сөйләп бир.
Укытучы укучыларга билгеләр куя.
- Дәрес бетте. Сау булыгыз.


Пернатые друзья (18.96 KB)

