Меню
Разработки
Разработки  /  Начальные классы  /  Мероприятия  /  5 класс  /  “Һөнәр сайлау – җаваплы эш”

“Һөнәр сайлау – җаваплы эш”

Бүгенге чара сезгә файдалы булыр дип уйлыйм, чөнки сезнең алда хәзердән үк “Нинди һөнәр сайларга?” дигән сорау тора.

Һөнәр - ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең төп төре (Профессия – это у людей основной род занятий, трудовой деятелҗности)

17.02.2018

Содержимое разработки

ГБОУ “Ново-Кинерская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья”, РТ

Воспитатель 1 квалификационной категории Хисматова Рания Фархатовна



Максат: Балаларга кеше тормышында һөнәрнең бик мөһим урын

тотуына төшендерү; балаларга белгечлек сайлап алу

юнәлешен бирү; һөнәр сайлауда җаваплылык хисе, җитди

булу сыйфаты формалаштыру; гаилә тарихын өйрәнүгә

этәргеч булдыру, һәртөрле хезмәткә, хезмәт кешесенә

хөрмәт хисләре тәрбияләү:


1 нче слайд Балачакны ташлап китәр чаклар

Сизелми дә үтеп китәчәк,

Балачаклар инде кире кайтмас:

Алда юллар безне көтәчәк.


Алда – юллар кайсын сайларга?

Мең төрле уй баштан үтәчәк.

Дөрес һөнәр сайлаганда гына

Көтәр безне матур киләчәк.


С. Антон: У меня растут года,

Будет и семнадцать

Где работать мне тогда?

И чем заниматься?


Тәрбияче: Безнең бүгенге мероприятиебезнең темасы:

2 нче слайд: “Һөнәр сайлау – җаваплы эш” (Выбор профессии – ответственное задание).

Бүгенге чара сезгә файдалы булыр дип уйлыйм, чөнки сезнең алда хәзердән үк “Нинди һөнәр сайларга?” дигән сорау тора.

Һөнәр - ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең төп төре (Профессия – это у людей основной род занятий, трудовой деятелҗности)

Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 14-15 яшьтән үк уйлана башларга кирәк. Тора-бара яңа теләк-хыяллар барлыкка килергә мөмкин.

Күренекле мәгърифәтче, галим Каюм Насыйри үзенең “Тәрбия китабы”нда балаларга биргән нәсыйхате белән танышып китик әле.


3 нче слайд: “Әй җаннарым, угланнарым, хикәятемне ишетегез – һөнәр өйрәнегез. Дөньяның байлыгына ышанырга ярамый. Алтын-көмешләр кеше өчен хәтәрдер: аны я карак алып китә, я утта янып бетә. Әмма һөнәр ышанычлы дәүләттер, һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Әй угыл, син дә шулай һөнәр өйрән, тәрбияле бул, белем ал.”


Тәрбияче: Бу хикәяттән ниләр белеп калдыгыз? Нигә К.Насыйри аны беренче хикәят итеп алды икән?

Балалар: Һөнәргә өйрәнергә куша. Тәрбияле дә, белемле дә булыгыз, ди. Һөнәрле кеше бай кеше. Малы югалса да, ул үзе югалмый. К.Насыйри да иң беренче баланы һөнәргә өйрәтергә кирәклеген әйтә.

Тәрбияче: Әйе, балалар, һөнәре булган кеше үз белгәннәрен башкаларга да өйрәтә. Бүген без сезнең белән һөнәрнең кеше тормышында мөһим урын тотуы турында сөйләшербез. Нәрсә ул һөнәр?

Балалар: Кул көче белән башкарылган эш.

Тәрбияче: Нинди һөнәрләр турында ишетеп, күреп, укып беләсез? (Какие специальности вы знаете?)

Балалар: Балта остасы, тимерче, сәгать төзәтүче, аш пешерүче, төзүче һ.б.

Тәрбияче: Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк, кайсы сыйфатларны булдырырга кирәк?

Балалар: Укырга, түземлек, сабырлык, ихтыяр көче, тырышлык, теләк, сәләт.

Тәрбияче: Нәрсә ул профессия?

Балалар: Билгеле бер хәзерлек, белем таләп итә торган хезмәт.

Тәрбияче: Һөнәр белән профессия арасында аерма бармы?

Балалар: Бар. Профессия алу өчен махсус укырга кирәк, ә һөнәрне кайберләрен укымыйча да үзләштереп була.

Тәрбияче: Үзегезнең танышларыгыз, дусларыгыз, туганнарыгыз арасыннан нинди һөнәр осталарын әйтә аласыз? (Җаваплар).

  • Сезгә кызыклы сорау бирәсем килә. Укымыйча яки эшләмичә генә яшәп буламы?

Балалар: Юк, бу очракта кеше начар юлга баса.

Тәрбияче: Сезгә бигрәк тә һөнәрле булу кирәк. Сез барыгыз да егетләр булачак гаилә башлыклары. Шулай булгач, сез яклаучы, саклаучы, туендыручы кеше булачаксыз.


4 нче слайд: “Хезмәт – дөньяда бары тик кешегә генә хас һәм ул гына лаек булган бәхет ул” дигән К.Ушинскийның сүзләре белән килешмичә мөмкин түгел.

  • Гадәттә, малайлар әтиләренә охшарга тырыша. Сезне кызыксындырган һөнәрләр нинди? (Егетләрнең җавапларын тыңлау)

  • Кызларны нинди һөнәрләр кызыксындыра? (Кызларның җаваплары)

Нияз: Әткәм минем тракторчы.

Әткәм эшен яратам.

Яңа сөргән җирнең исе

Аңкый һәрбер тарафтан.


Адель: Минем әти – йорт төзүче.

Ул сала биек йортлар

Ул салган яңа йортларда

Балкып яналар утлар.


Рәдис: Минем әнием – тегүче,

Үз эшен бик нык сөя:

Ул теккән җылы киемне

Бик күп кешеләр кия.


Наташа: Ә менә минем апа –

Конфет – прәннек сата.

Һәммәсе мактап китә

Апамны хөрмәт итә.


Тәрбияче: Әйдәгез әле, хезмәт турында мәкальләрне беләсез микән? Сынап карыйм әле сезне. Мин сезгә мәкальләрнең башын әйтәм, ә сез дәвам итегез.

  • Һөнәрле үлмәс (һөнәрсез көн күрмәс)

  • Человек трудом (велик)

  • Хезмәт иясе (хөрмәт иясе)

  • Славен человек не словами, (а делами)

  • Эше барның (ашы бар)

  • Кто любит труд (того люди чтут)

  • Эш сөйгәнне (ил сөйгән)

  • Без труда (не выловишь и рыбку из пруда)

  • Агачны яфрак бизәсә (кешене хезмәт бизи)

  • Птицу узнают в полёте, (а человека – в работе)

  • Кем эшләми (шул ашамый)

  • Умелые руки (не знают скуки)

  • Егет кешегә (70 төрле һөнәр дә аз)

  • Герои рождаются (в труде)

  • Эшләгән табар ( ташка кадак кагар)


Тәрбияче: Игътибарлылыкка да уен уйнап ктик әле. Мин сүзләр әйтәм, ә сез шуларны, кайсы профессиягә туры килгәнен әйтегез.

  1. Аралашучан, күп укучы, матур сөйләшүче, күп йөрүче, табигатьнең авырлыгына түзүче, хәбәрләр ташучы. (почтальон)

  2. Белый халат, больной, поликлиника, диагноз. (врач)

  3. Таза, сәламәт, акыллы, батыр, биеклектән курыкмаучы кеше. (очучы)

  4. Верстак, рубанок, станок, древесина, мебель, мастерская. (столяр)

  5. Иҗади, хыялый, күп күрә белүче, тырыш, сабыр, төсләрне аеручы, табигатьне һәм кешеләрне яратучы, эш коралы – пумала. (рәссам)

  6. Газета, новости, современность, люди, оперативность, редакция, факты. (журналист)

  7. Хезмәт ярата, сабыр, юл билгеләрен яхшы белә. (шофёр)

  8. Үсемлекләр үстерү өчен җанын – тәнен кызганмаучы, җәй буе басудан кайтмый. (агроном)

  9. Сызымны яхшы сыза, укый, төрле проектлар эшли. (архитектор)

  10. Матур яза, балаларны ярата, әдәпле, күп белә, сабыр, таләпчән. (укытучы)

  11. Кешеләрне матур киемнәр белән куандыручы. (тегүче)


Тәрбияче: Хезмәт базарында ниләр бар икән? Әйдәгез әле карап китик. Соңгы еллардагы статистик мәгълүматлар буенча 40 000 төр һөнәр булуы билгеле. Һөнәр сайлаганда хезмәт базарындагы хәлләрне дә истә тоту зарур.

Яшьләр арасында нинди һөнәрләр популяр соң?


5 нче слайд: Хезмәт күрсәтү – сервис өлкәсендәге һөнәрләр: аш-су остасы, чәчтараш, программалаучы. Эшче һөнәрләреннән: электр – газ белән эретеп ябыштыручы, автомеханик, машина йөртүче, электромонтёр, төзүче һөнәрләре популяр. Безнең районда ташчыларга, эретеп ябыштыручыларга, штукатур – малярларга, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә ихтыяҗ зур.


Т Е С Т


Тәрбияче: Бу тест киләчәктә нинди һөнәр иясе булуыгыз һәм сезнең хыялларны билгеләячәк. Үзегез турында күбрәк белер өчен геометрик фигуралар белән эшләнгән шаян тест ярдәм итәр. Өч геометрик фигура өчпочмак, түгәрәк, квадрат кулланып ун элементтан торган кеше рәсеме ясарга. Бөтен фигураларны кулланырга. Эшнең сыйфаты әһәмиятле түгел. Артык өлешләр ясалса, аларны сызып куярга мөмкин, ә җитмәсә өстәп ясарга. (Балалар ясый)

Тестның нәтиҗәсен ачыклау өчен өчпочмакларны санагыз.

1 нче тип: 6-8 өчпочмак. Җитәкчеләр тибы, яхшы укытучылар. Лидерлык сыйфаты бик ачык сизелә, кешеләрне бик яхшы аералар, мәгълүмат белән эш итәләр.

2 нче тип: 5 өчпочмак. Җаваплы башкаручы, яхшы оештыру сәләте. Үзенең эшчәнлеген азагына кадәр уйлап эш итүче, яхшы белгеч.

3 нче тип: 4 өчпочмак. Талант һәм кызыксыну төрлелеге бар. Шәхси эшкә сәләтле.

4 нче тип: 3 өчпочмак. Галим тибы. Бер эш төреннән икенчесенә җиңел күчә ала.

5 нче тип: 2 өчпочмак. Сәнгать белән, кеше белән кызыксыну көчле. Яңа, гадәти булмаганны бик тиз сизүчән.

6 нчы тип: 1 өчпочмак. Уйлап табучы, рәссам, конструктор. Күзаллау сәләте көчле.

Бу тест сезнең төрле яклап талантыгызны күрсәтми. Ә шулай да ул сезнең мөмкинлекләрегез, сәләтегез турында уйланырга мәҗбүр итәр. Бу сәләтегезне үстерә башларга, һөнәр сайларга ярдәм итәр.


6 нчы слайд: Хәзер экранга карагыз әле. Беренче баганада кем?, икенче баганада кем кайда эшли? – соравына җавап бирә торган сүзләр язылган. Кемнәр дөрес җөмләләр төзеп әйтә?


Кем? Кайда эшли?

Укытучы фабрикада

Сатучы мәктәптә

Тегүче төзелештә

Аш пешерүче хастаханәдә

Табиб кибеттә

Төзүче ашханәдә

Сыер савучы басуда

Комбайнчы фермада


Тәрбияче: Һөнәр сайлаганда нәрсәләрне истә тотарга кирәк?


7 нче слайд:

  1. Һөнәрне дөрес сайлау бик әһәмиятле һәм җаваплы эш.

  2. Һөнәр сайлаганда, һәр кеше үз мөмкинлекләрен исәпкә алырга тиеш.

  3. Һөнәр сайлаганда, үзеңнең характерыңны һәм белемнәреңне исәпкә алырга кирәк.

  4. Ата-аналар тормышны яхшырак беләләр, аларның киңәшләренә колак салырга кирәк.

  5. Хәзерге заманда һөнәрле булу бик мөһим.

  6. Минем булачак һөнәрем югары түләүле һәм җәмгыятькә кирәкле булырга тиеш.


Нәтиҗә:

Тәрбияче: Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе

җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дигән мәкаль, һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәрегез булса, авырлыктан курыкмасагыз, эш яратсагыз, сез үзегезне иң бәхетле кеше дип саный аласыз. Шуны онытмагыз: Һөнәр сайлаганда сез үз язмышыгызны сайлыйсыз. Сайлаган һөнәрегез үзегезгә ошый торган һәм шатлык китерә торган булсын.

Фәнис: Һөнәрләр күп, кем булсаң да

Игенчеме, эшчеме?

Тик онытма бер нәрсәне:

Хезмәт бизи кешене.

Яраткан хезмәтең булу – зур бәхет. Бу бәхет сезне читләтеп үтмәсен, илгә – көнгә яраклы, туганнарыгызга, якыннарыгызга, гаиләгезгә кирәкле кеше булып яшәгез дигән теләктә калам.







-75%
Курсы повышения квалификации

Подготовка детей дошкольного возраста к обучению в школе

Продолжительность 72 часа
Документ: Удостоверение о повышении квалификации
4000 руб.
1000 руб.
Подробнее
Скачать разработку
Сохранить у себя:
“Һөнәр сайлау – җаваплы эш” (27.01 KB)

Комментарии 0

Чтобы добавить комментарий зарегистрируйтесь или на сайт