Тема: Гади җөмлә синтаксисын кабатлау.
Максат: 8 нче сыйныфта өйрәнгән гади җөмлә синтаксисын искә төшерү; гади җөмлә синтаксисы турында белемнәрен тирәнәйтү,гомумиләштерү;музыка уен коралларында уйнарга кызыксыну уяту;
Дәреснең тибы: Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү дәресе.
Җиһазлау: Дәреслек,презентация, күнегүләр җыентыгы.
Дәрес барышы
Оештыру.Мотивлаштыру.
Исәнләшү.Унай психологик халәт булдыру.
Өй эшен тикшерү.
Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую. (Таблицаны тутырып бетерерү)
? | ||||||
Бер һәм ике составлы | Җыйнак һәм җәенке | Раслау һәм инкяр | Тулы һәм ким | Хикәя,сорау, Боеру,тойгылы | Тәмамланган уйны белдерә | Җылы җәй үтте |
Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Дәрес темасын ачыклау.
Белемнәрне актуальләштерү.
Таблицага нигезләнеп бирелгән күнегүдәге җөмләләргә тулы синтаксик анализ ясарга.
Белемнәрне ныгыту.
Милли уен кораллары турында әңгәмә оештыру.
Г.Гыйльмановның “Курай” шигырен сәнгатьле итеп уку,тиешле тыныш билгеләрен куеп күчереп язу, җөмләләргә тулы синтаксик анализ ясау.
Өй эше.
1. Р.Миңнуллинның “Кураем” шигырен сәнгатьле укырга, раслау һәм инкяр җөмләләрне аерып әйтергә.
2. Р.Заһидуллинның “Курайчы” картинасы буенча барлык җөмлә кисәкләрен,гади җөмләнең төрле төрләрен файдаланып хикәя төзергә.
VIII. Рефлексия.Бәя.Үзбәя.