Меню
Разработки
Разработки  /  Начальные классы  /  Проверочные работы  /  2 класс  /  2 сыйныф (р.т) өчен әдәби укудан арадаш аттестация эше.

2 сыйныф (р.т) өчен әдәби укудан арадаш аттестация эше.

Әдәби укудан 2 сыйныф (р.т) өчен арадаш аттестация эше буенча тест биремнәре һәм бәяләү нормалары куелды.

17.05.2018

Содержимое разработки

2 нче сыйныф өчен(рус төркеме) туган телдә әдәби укудан белемнәрен бәяләү өчен еллык арадаш аттестация эше(тест).



Әдәби укудан йомгаклау аттестациясенең максаты: 2 нче сыйныфта алган белемнәрне тикшерү.

Тест – укучының белемнәрен тикшерү формаларының берсе.

2 нче сыйныфта әдәби укудан йомгаклау аттестация эше тест формасында сайланды. Эш 45 минутка исәпләнгән. Тест түбәндәгеләрне үз эченә ала:

- ел дәвамында өйрәнелгән сүзләрнең тәрҗемәсе;

- тематик бүлекләр буенча тотрыклы төзелмәләр;

- әсәрләрне әдәби жанрларга бүлү;

- текст буенча сорауларга җавап бирә алу.

Бәяләү нормалары.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп бару һәм бәяләү укытуның әһәмиятле өлешен тәшкил итә. Тикшерүнең төп максаты – укучыларның белем һәм сөйләм күнек-мәләрен даими күзәтеп бару, дөрес һәм гадел бәя бирү. Ә бу үз чиратында укучының кайсы теманы яхшы үзләштерүен яисә җитәрлек дәрәҗәдә үзләштерә алмавын күрсәтә, укытуның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген яхшыртуга китерә. Тикшерүнең төп объекты укучыларның программа таләпләренә туры китереп үзләштерелгән белем һәм аралашу күнекмәләреннән гыйбарәт. Тикшерүне методик яктан дөрес оештыру шартларының берсе – тикшерү вакытында укучыларга тәкъдим ителгән эшләрнең катлаулылыгы ягыннан мөмкин кадәр бердәй булуы.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү эшен системалы үткәрү максатыннан, чирек барышында агымдагы, тикшерү һәм йомгаклау характерындагы тикшерү эшләре үткәрелә.

Башлангыч мәктәптә, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре белән бергә, язу һәм язма сөйләм күнекмәләре дә үсеш алырга тиеш. 1 нче сыйныфта балалар баш һәм юл хәреф-ләрен, кыска сүзләрне һәм җөмләләрне күчереп язарга күнегәләр. Укучыларның язу күнекмәләрен тикшергәндә, мондый күләмне истә тотарга кирәк: 2 нче сыйныфта 2 юл.

Язма сөйләмне бәяләү

2—4 нче сыйныфларда укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр яздырыла. Аларны бәяләгәндә, эшнең эчтәлеге ягыннан тулы һәм эзлекле язылуы, грамоталы булуы исәпкә алына. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен бер билге куела.

Эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә «5»ле куела.

Эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2—3 орфографик һәм пунктуацион яки 2—3 грамматик хаталы эшкә «4»ле куела.

Эзлекле язылмаган, 4—6 орфографик һәм пунктуацион яки 4—6 грамматик хаталы эшкә «3»ле куела.

Эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфографик һәм пунктуацион яки 7дән артык тупас грамматик хаталы эшкә «2»ле куела.

Тестларны бәяләү. Тестлар түбәндәгечә бәяләнә:

“5”ле – 95-100 % үтәлсә;

“4”ле – 80-94 % биремнәргә җавап бирелсә;

“3”ле – 51-79 % биремнәр үтәлсә;

“2”ле – дөрес җавап 51 % тан да кимрәк булса































































  1. вариант



1. Сүзнең дөрес тәрҗемәсен тап: табигать

А) голова

Б) природа

В) столица

Г) здание



2. Сүзнең дөрес тәрҗемәсен тап: тамчы тама

А) тает снег

Б) выходит радуга

В) капают капли

Г) гремит гром



3. Найди лишнее слово:

А) кышын

Б) язын

В) күк күкри

Г) җәен



4. Вставь пропущенное слово. Без җәен күңелле.......

А) күбәләк оча

Б) качышлы уйныйбыз

В) кошлар сайрый

Г) таган атынам



5. Сорауга дөрес җавапны тап: Ничә ел фасылы бар?

А) Дүрт ел фасылы бар.

Б) Кыш ел фасылы бар.

В) Матур ел фасылы бар.

Г) Ике ел фасылы бар.



6. Определи жанр данного отрывка:
Жираф ашый пирожный,
Морж ашый морожный...
Барбос ярата ирис,
Ә юлбарыс барбарис...
А) шигырь
Б) хикәя
В) әкият
Г) сорау
7. Прочитай отрывок и найди правильный ответ на вопрос – Ул кемнәрне дәвалый?
Безнең әни хастаханәдә эшли. Ул авыруларны дәвалый. Авырулар аны бик яраталар. Әни өйдә дә күп эшли. Безгә ашлар әзерли, киемнәребезне юа, тегә.
А) Ул хастаханәдә эшли.
Б) Ул мине дәвалый.
В) Әни авыруларны дәвалый.
Г) Ул өйдә хастаханәдә дәвалый.
8. Табышмакның җавабын тап (Найди ответ загадки): Лампа түгел – якты, мич түгел – җылы.
А) аю
Б) яңгыр
В) лампа
Г) Кояш

Напишите 3-4 предложения про лето.






























  1. –вариант.

1.Выпишите слова-приветствия:
Мәктәп, сәлам, исәнмесез, дәфтәр, хәерле көн. 
2.Найдите правильный перевод предложения:
Казанда бик күңелле. 
А) В Казани очень интересно.
Б) В Казани очень весело.
В) В Казани очень красиво.
Г) В Казани очень холодно.
3. Ответьте на вопрос:
Күмәч кемнән качмады?
А) әбидән
Б) бабайдан
В) бүредән
Г) төлкедән
4. Сопоставьте: алма кара
кыяр кызыл
карлыган сары
лимон яшел
5. Найдите подходящее по смыслу выражение: көз көне ...
А) кар ява 
Б) кар эри 
В) яңгыр ява 
Г) кояш кыздыра
6. Ответьте на вопрос по тексту “Марат авырый”: Ни өчен Марат мәктәпкә бармаган?
А) чөнки каникуллар башланды
Б) чөнки ул ялкау
В) чөнки ул авырый
Г) чөнки ул кечкенә
7.Выпиши предложения, которые соответсвуют содержанию текста “Тауда”.
Вәли белән Нәсим Кар бабай ясадылар.
Вәли белән Нәсим тау ясадылар.
Сәлим урамда уйнады.
Сәлим урамга чыкмады.
Вәли белән Нәсим тимераякта шудылар. 
8.Ответьте на вопрос по тексту “Безнең гаилә”: Әти кайда эшли? (1 б.)
А) заводта
Б) мәктәптә 
В) кибеттә
Г) эшләми
9. Найдите подходящие по смыслу выражения: яз көне ...
А) кар ява
Б) елгада боз ага
В) кошлар җылы яктан кайта
Г) яфраклар коела
Д) тамчы тама
10. Выпишите названия рек:
Казан, Алабуга, Идел, Яр Чаллы, Кама, Нократ, Агыйдел. 
11. Ответьте на вопрос:
Малайлар юлны нинди утка чыгалар?
А) яшел
Б) кызыл
В) сары
Г) зәңгәр

Напишите 3-4 предложения про лето.






-80%
Курсы повышения квалификации

Духовно-нравственное воспитание в условиях реализации ФГОС

Продолжительность 72 часа
Документ: Удостоверение о повышении квалификации
4000 руб.
800 руб.
Подробнее
Скачать разработку
Сохранить у себя:
2 сыйныф (р.т) өчен әдәби укудан арадаш аттестация эше. (18.78 KB)

Комментарии 0

Чтобы добавить комментарий зарегистрируйтесь или на сайт