Заявка | |
Фамилия, имя, отчество (полностью) | Юнусова Рузила Котдусовна |
Краткое наименование Вашей организации, город (населенный пункт) | МБОУ “Среднекорсинская ООШ”, РТ, Арский район, дер. Средняя Корса |
Наименование конкурсной работы | Дидактическая разработка |
Электронный адрес для отправки диплома | |
Телефон мобильный | 89033880467 |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы
“Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе”
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Тема. Әхлаклылык – заман таләбе.
(9нчы сыйныфта әдәбият дәресе)
I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Юнысова Рузилә Котдус кызы
Тема. Әхлаклылык – заман таләбе.
( Әдәбиятта әхлак темасы)
Максат. Борынгы һәм урта гасырлар әдәбияты үрнәгендә укучыларда
гомумкешелек кыйммәтләре турында рухи һәм әхлакый нормалар
формалаштыру;
намуслы, әдәпле, инсафлы, ягымлы, киң күңелле, сабыр, гадел, сау-
сәламәт, зыялы, ихтыярлы, юмарт, мәрхәмәтле, югары әхлаклы
шәхес тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Метапредмет – сәнгать әсәрләре ярдәмендә чынбарлыкны танып белү үзенчәлеген ачыклау. фикерләүнең бер юнәлеше буларак, чагыштыру, гомумиләштерү алымнарына һәм нәтиҗәләр чыгарырга өйрәнү.
Предмет – Борынгы һәм урта гасырлар әдәбияты әсәрләре үрнәгендә анализ ясау; күтәрелгән мәсьәләләрнең заманчалыгы, аларның уңышлы сәнгати чараларда ачылышын билгеләү;
Шәхси – әхлакый кануннарның кеше тормышындагы ролен билгеләргә өйрәнү.
Җиһазлау. 9нчы сыйныф өчен әдәбият дәреслеге,
Р.Фәхреддин “Нәсыйхәт”, слайдлар
Дәрес барышы
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.
1. Дәресне оештыру.
Дәрестә эмоциональ мохит тудыру.
2. Актуальләштерү.
Әхлак сүзенә аңлатма бирү (слайдта күрсәтелә).
Әхлак – кешеләрнең бер – берсенә һәм җәмгыятькә карата мөнәсәбәтләр нормасы һәм принциплар җыелмасы.
(Татар теленең аңлатмалы сүзлеге III том)
3. Уку мәсьәләсен кую.
“Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең
әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә
булыр”.
Р.Фәхреддин (слайдта)
Укытучы. Сүз сәнгатенең үзәгендә - кеше, аның рухи дөньясы, эш-хәрәкәте, җәгыять һәм табигать белән үзара мөнәсәбәтләре. Бу яктан ул әхлак төшенчәсе белән турыдан – туры керешеп китә.
II. Уку мәсьәләсен чишү.
Урта гасыр һәм XIX йөз сүз сәнгатен әхлакый әдәбият дип тә атарга мөмкин. Чөнки анда гаделлек, намуслылык, шәфкатьлелек, сабырлык, киң күңеллелек, юмартлык һ.б. шундый уңай сыйфатлар һәм эш-гамәлләр турыдан – туры да вакыйгалар- хәлләр аша да гәүдәләндерелә. Әйдәгез, Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасыннан бер өзекне кабат искә төшерик әле. Бу өзектә Йосыфның үзенә карата күп начарлыклар эшләгән агаларын гафу итүе сурәтләнә.
1 укучы”Йосыфның сарай салдыруы һәм агаларын гафу итүе” бүлеген укый.
- Ни өчен Йосыф мондый сарай салдыра? (слайдта)
- Ничек уйлыйсыз, агаларына сүз белән белдергәнче рәсемнәр белән күрсәтү нигә кирәк булды икән?
- Агалары Йосыфка нинди начарлыклар эшләгән иде?
- Йосыф аларның бу гамәлләренә ничек җавап бирде?
- Сиңа карата күп начарлыклар эшләүчеләрне кичерү өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк? (Йосыф мисалында аңлатырга, нәтиҗә ясарга)
Укытучы. Элеккеге әдипләребез уңай әхлакый сыйфатларны еш кына аларның тискәреләре белән бергә гәүдәләндерәләр. Мәсәлән, Мәхмүд Болгариның “Нәһҗел – фәрадис” әсәрен искә төшерик.
I рәт Автор сурәтләвенчә Аллага якын булу өчен кирәкле гамәлләрне саный ( ата-анага хезмәт итү, хәләл, дөрес юл белән табылган мал белән яшәү, сабырлык, тыйнаклык, тугрылык, ата-ананы хөрмәт итү, гыйлемлелек һ.б.)
II рәт Тискәре эш –гамәлләрне атый ( кеше үтерү, хәмер эчү, ялган сөйләү, риялану, масаю, көнчелек, малга хирыслык, гайбәт сату, үч тоту).
Ни өчен автор капма –каршы кую алымы белән эш итә?
Көтелгән җавап ( Уңай әхлакый сыйфатларны тагын да үтемлерәк күрсәтүгә ярдәм итә).
Укытучы. Йосыф Баласагунлы, Хисам Кәтиб һәм башка күп кенә әдипләр “Нә иксә - ургай аны”, “Койуг казыб, үзе төшкәй” (слайдта күрсәтелә) мәкальләрен әйтеп тә, әйтмичә дә үзләрнең төп иҗат принциплары итеп алалар. Боларга аваздаш мәкальләр бүгенге көндә дә актив кулланыла, димәк аларның кыйммәтләре югалмаган.
Х.Кәтиб “Җөмҗөмә солтан” нан бер өзек уку
...Йа нәбиулла, ишеткел бу сүзем,
Кем ниләр күребдер анда бу күзем.
Ул җәһәннәм тәмугында, и олуг,
Бер кавем күрдем - һәммәсе маймыл йөзле.
Анлар имеш дөньяда нәфсе кәрәм,
Ашаганнар алар күп хәрәм.
-Ни чәчсә, шуны урган, ягъни дөньялыкта үзләре эшләгән гамәлләре өчен шул рәвешле җавап тоталар.
Укытучы. Мөхәммәдьярның “Нуры содур” поэмасы нинди бүлекләрдән тора?
Көтелгән җавап. “Гадел кыйлмак сүзләре”, “Рәхим – шәфкать сүзләре”, ”Чынлык, дөреслек сүзләре”, “Сәхавәт (юмартлык)...”, “Сабыр кылмак...”, “Хәйа (оялчанлык)...”һ.б.
“Нуры содур” поэмасыннан “Хәммал хикәятен” тыңлау
Йөкче нинди хезмәт белән көн күрә? (слайдта)
Ул кемнәргә яхшылык эшли?
Сез ул кылган гамәлләрне хуплыйсызмы?
Йөкченең юмартлыгы ничек бәяләнде?
Чынлыкта болай булырга мөмкинме?
Бу өзекне укыгач нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?
Көтелгән җавап. Юмартлык – иң мактала торган гамәлләрнең берсе. Юмартның эшләре гел алга бара.
Укытучы. Элеккеге әдәбиятта үз көчең белән. намуслы рәвештә, хәләл юл белән мал табу, яшәү әхлакый төшенчәнең мөһим бер өлешен тәшкил итә. Инсан, әгәр дә аның байлыгы, мөмкинлеге бар икән, үз хәзинәсеннән ярлыларга, гарипләргә өлеш чыгарырга бурычлы.
Борынгы акыл иясе Фалестан: “Тереклекнең ниндие яхшы?” – дип сораганнар. Ул: “Башкаларда гаепләгән эш-гамәлләрне үзебез кабатламыйча яшәү”,- дип җавап биргән. Бу принцип безнең күп кенә авторларыбызның да әхлакый идеалларына аваздаш.
...Яхшылык кыл, яхшылыкта бер мәза,
Кем яманлык кылса, ул таба җәза.
Егылганда кулын тот бер моңлының,
Ул тәкый тотар кулың бер көн синең.
Мөхәммәдьяр “Төхфәи Мәрдан” (слайдта )
4. Анкета сорауларына җавап язу. (слайдта)
Сезнең янәшәгездә күркәм холыклы кешеләр бармы? Аларның нинди сыйфатлары сезне җәлеп итә?
Сезнең өчен кыз кешедә ( егет кешедә) булырга тиешле иң мөһим сыйфат (берне генә күрсәт)
Син үзеңнең киләчәгеңне ничек күз алдына китерәсең?
Синеңчә кешенең иң олы вазыйфасы нәрсә?
Бүгенге яшьләр өчен нәсыйхәт язарга кушсалар син нинди үгет бирер идең?
Һәрвакыт исеңдә тот! (слайдта)
Мин дөрес яшимме?
Әти - әниемә, туганнарыма, иптәшләремә, мәктәбемә, укытучыларыма, кешеләргә карата мин ихтирамлымы?
Мин киләчәгемне дөрес күзаллыйммы?
Туган як, туган тел, милләт язмышы дип минем дә уйланганым бармы?
Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәр, ятимнәр, фәкыйрьләр дә бар икәнен исемнән чыгармыйммы?
Кешеләрнең җан азыгына, матурлыкка, мәхәббәткә, ихласлыкка, риясызлыкка сусаганын беләбезме?
Укытучы. Фәнис Яруллинның шигырь юлларын тыңлыйк әле һәм нәтиҗә ясыйк.
Укучы.
1. Актыккы сулышны алганда (слайдта)
Уфтанмас өчен җан ачынып-
Кулларда егәрлек булганда,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
2. Күтәрик егылган гөлләрне,
Матурлык калмасын басылып,
Холкыбыз бик сабыр булса да,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
Булмасын нәфсебез безгә баш,
Без аңа үзебез баш булыйк.
Яманлык җиңелсен дисәк без,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
Ходаның һәр бирмеш көнендә
Бер матур як белән ачылыйк:
Һәркемнең гомере бер генә,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
Көтелгән җавап. Кайсы чорда яшәсәң дә, яхшылык эшләү күркәм гамәл. Бу тормышта һәрвакыт яхшы эшләр башкарып яшәргә омтылырга кирәк.
Укытучының йомгаклау сүзе.
Кеше гомере судай ага Серле, сихри әдәбиятның
Кояш баю ягына. Бар шул бер хасияте:
Табигатьнең шул канунын Үлемсезлек, мәңгелектә
Үзгәртеп булмый гына. Яшәү аның сәләте.
Кайсы гына чорда яшәсә дә кеше күркәм холыклы булып, бер-береңә мәрхәмәтле, игелекле гамәлләр кылып яшәргә тиеш. Гасырлардан гасырларга күчеп килгән әдәби мирас шуны исбатлый, яхшы эшләр башкарырга чакыра.
III. Рефлексия, бәяләү.
Өйгә эш. Әхлаклылык бүген дә заман таләбеме? Үз фикерләреңне язарга.