Меню
Разработки
Разработки  /  Прочее  /  Разное  /  5 класс  /  Сочинение "Әниемне котлап..."

Сочинение "Әниемне котлап..."

Әлеге котлауны 5б сыйныф укучысы Садыкова Азалия мәктәп күләмендә үткәрелгән котлаулар бәйгесенә әзерләде.

07.12.2017

Содержимое разработки

Сочинение.

Әниемне котлап...

Әнинең нинди кадерле, кеше тормышында әһәмиятле зат икәнен искәртеп тору бер дә урынсыз. Чөнки һәммәбез беләбез, кеше гомеренең башыннан алып ахырына кадәр озатып баручы изгелекләр барысы да шул әни сүзе белән бәйләнгән. Без барыбыз да, бүгенге көндә кемнәр генә булмыйк, башлангычыбыз белән, гомеребез, белемебез, тәрбиябез белән әниләргә бурычлы. Әнкәйләр иң зур ихтирамга лаек, иң олы хөрмәткә ия кешеләр, шуны бервакытта да истән чыгармыйк, күңелебездә әниләребезгә рәхмәт хисен йөртсәк, безнең юллар һәрвакыт уңар, шул хис безне әнкәй догасы кебек һәчак саклап- яклап йөртер. Әниләребез безнең гамәлләргә куанып, тыныч картлыкларын каршы алырга лаеклы кешеләр. Авырмасыннар, сау-сәламәт һәм озын гомерле, тыныч күңелле булсыннар.

Әнием, рәхмәт сиңа! Шушы «рәхмәт» сүзен ишетер өчен күпме еллар сабыр гына көткәнең өчен. Барысы өчен: гомерем, чиста намусым, саф тәрбиям, затлы тормышым, бәхетем өчен.

Әнием, зур рәхмәт сиңа. Мәңге яшә, зинһар өчен, безнең янәшәдә. Киңәшләрең, гамәлләрең, сабырлыгың, ярдәмең белән үрнәк булып, бер дә авырмыйча, безнең өчен гел сөенеп яшә. Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай миңа терәк булып, әти белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Безнең туган йортыбызның яме бит сез. Ата-ана булмаса, әллә нинди сарайларның да яме калмый, алардан үтәли җилләр исә башлый. Ә әти-әни исән булса, карлыгач оясыдай кечкенә өй дә зиннәтле сарайдан .

Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Мин сине бик яратам, әнием. Әниләр бәйрәме белән сине!!!!



-75%
Курсы профессиональной переподготовке

Педагогическое образование: учитель общеобразовательной организации

Продолжительность 300 или 600 часов
Документ: Диплом о профессиональной переподготовке
13800 руб.
от 3450 руб.
Подробнее
Скачать разработку
Сохранить у себя:
Сочинение "Әниемне котлап..." (17.36 KB)

Комментарии 0

Чтобы добавить комментарий зарегистрируйтесь или на сайт