АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Программа «Татарстан мәктәпләрендә татар телен ана теле буларак укыту эчтәлегенә таләпләр минимумы»нда каралган шартларны исәпкә алып төзелде.
Татар теленнән бирелергә тиешле белем күләме җәмгыятьнең иҗтимагый таләпләренә, тел гыйлеме үсешенә, ана теленең кулланылыш функцияләренә туры китереп билгеләнә.
Укытучы көндәлек эшендә түбәндәге төп принципларны куллана ала:
психологик принциплар: укучыга аерым якын килү, баланың яшь үзенчәлеген исәпкә алу;
гомумдидактик принциплар: фәннилек һәм дәвамчанлык, теориянең практика белән бәйләнеше, аңлаешлылык һәм көч җитәрлек булу, үстерешле укыту, тәрбия бирү, күрсәтмәлелек;
лингвистик принциплар: системалылык һәм аңа бәйле комплекслылык, функциональ-семантик, культурологик;
методик принциплар: аралашу, концентрик, сөйләм һәм тел материалын минимумлаштыру.
Укыту методы һәм алымнары: катнаш, тәрҗемә итү, таныштыру, аудиовизуаль, күзәтү, әңгәмә, эксперимент һ.б.
Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максаты — укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру.
Лингвистик компетенция (укучыларның ана теленнән мәгълү- матлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б.ны үз эченә ала.
Аралашу компетенциясе ул — башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар әдәби теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.
Этнокультура өлкәсенә караган компетенция, ягъни телне мил- ли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул,— укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак, милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.
Рус мәктәбендә татар телен ана теле буларак укытуның төп бурычлары:
Татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, телеңә хөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.
Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.
Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.
Туган тел ярдәмендә өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау.
Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.
Укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту.
Татар теле дәресләрендә, белем бирү белән бергә, тәрбияви бурычны да онытмаска кирәк. Телебезнең тәрбияви мөмкинлекләрен ачуда укуга карата кызыксыну уяту да зур әһәмияткә ия. Изложениеләр һәм сочинениеләр дә тәрбияви бурычны күз уңында тотып яздырылырга тиеш.
Программа укучыларның логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү бурычын да куя. Балалар, ана телендә аралашканда, фикерләрен ачык, аңлаешлы, эзлекле, стилистик яктан дөрес, төгәл итеп адресатка җиткерә белергә тиеш. Бу бер үк вакытта сөйләмә һәм язма телгә дә карый, ягъни укучыларда ана телендә дөрес, матур итеп сөйләү һәм язу күнекмәләре тәрбияләү максаты куела.
Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, аның рус телендәге үзенчәлеген (охшаш яки аермалы якларын) кыскача билгеләп бару зарур.
Программа тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык, дәвамчанлык һ.б. принципларны истә тотып төзелде.
Рус мәктәбендә укучы татар балаларын бәйләнешле сөйләмгә өйрәтү дәвамлы һәм мөһим бурычлардан санала. Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре өчен вакыт күләме аерым күрсәтелә. Аны үтәү тиешле материалны өйрәнүгә бәйле рәвештә телдән һәм язмача үтәлә торган төрле эшләр вакытында башкарыла. Бу исә укучыларны дөрес, матур, үтемле һәм аңлаешлы итеп сөйләргә, язарга, язганны укып аңларга һәм аңлата белергә, теге яки бу мәсьәләгә карата үз фикереңне белдерергә, иҗади эшләр белән шөгыльләнергә өйрәтү максатларын куя.
Татар теле дәресләрендә сөйләм телен үстерү, гадәттә, өч юнәлештә алып барыла.
Беренче юнәлеш телебезнең әдәби нормаларын үзләштерүдән гыйбарәт.
Сөйләм телен үстерүдәге икенче юнәлеш сүз байлыгын арттыруга һәм һәр сүзне урынын белеп куллануга ирешүне максат итеп куя.
Сөйләм үстерүнең өченче юнәлеше — укучыларның әйтергә теләгән фикерләрен телдән һәм язма рәвештә, аңлаешлы һәм бәйләнешле итеп җиткерә белүләренә ирешү. Бу — чыгышлар ясаганда, сочинениеләр һәм изложениеләр язганда, әдәби әсәрләргә анализ биргәндә, дәрестә һәм дәрестән тыш чаралар вакытында тормышка ашырыла.
Программаның эчтәлеге
5нче сыйныф (105 сәгать)
Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау (4 сәгать)
Лексикология буенча өйрәнгәннәрне кабатлау.
Татар телендә сүзнең мәгънәле кисәкләре буларак тамыр, нигез һәм төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар.
Башлангыч сыйныфларда исем, сыйфат, сан, алмашлык һәм фигыль буенча үткәннәрне кабатлау.
Синтаксис буенча өйрәнгәннәрне кабатлау: сүзтезмә һәм җөмлә; җөмләнең баш кисәкләре; җәенке һәм җыйнак җөмләләр; җөмләнең иярчен кисәкләреннән аергыч; җөмләнең тиңдәш кисәкләре һәм алар янында теркәгечләрне дөрес куллану; эндәш сүзләр һәм интонация.
Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография (33 сәгать)
Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми мәгълүмат. Авазларның ясалу урыннары һәм ысуллары турында төшенчә.
Татар телендә сузык авазлар. Аңкау һәм ирен гармониясе.
Тартык авазлар классификациясе. Татар телендә тартыкларның сөйләмдәге үзгәрешләре.
Татар телендә иҗек калыплары. Сүз басымы. Интонация һәм аның төрләре турында гомуми мәгълүмат.
Графика һәм орфография. Аваз һәм хәреф төшенчәләре. Татар алфавиты.
Икешәр аваз кушылмасын белдергән я, ю, е хәрефләренең дөрес язылышы.
Ъ һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы.
Сүзләргә фонетик анализ ясау.
Кабатлау.
Лексикология һәм лексикография (14 сәгать)
Лексика турында гомуми мәгълүмат. Сүзнең лексик мәгънәсе. Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы.
Кулланылу өлкәсе буенча татар теленең сүзлек составы. Кулланылу активлыгы буенча сүзлек составы.
Төрле типтагы сүзлекләрнең төзелү принциплары, алардан дөрес файдалану.
Кабатлау.
Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы (19 сәгать)
Сүзнең тамыры һәм кушымчалар. Төрле сүз төркемнәрен ясый торган кушымчалар. Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалардан бәйләгечләр һәммодальлек кушымчалары. Татар телендә кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе.
Сүзнең нигезе. Тамыр һәм ясалма нигезле сүзләр.
Татар телендә сүз ясалу ысуллары: ясагыч кушымчалар белән ясау; сүзләрне кушу яки теркәү юлы белән кушма, парлы һәм тезмә сүзләр ясау; сүзләрне кыскарту юлы белән яңа сүзләр ясау.
Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү.
Кабатлау.
Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау (7 сәгать)
Бәйләнешле сөйләм үстерү (28 сәгать)
Бирелгән терәк сүзләрне кулланып, кечкенә хикәя төзү.
Өйрәнелгән сүз төркемнәрен файдаланып, бирелгән планга таянып, яраткан ел фасылы турында кечерәк хикәя язу.
Хикәя һәм сорау җөмләләрне файдаланып, укыган китап яки караган спектакль турында кара-каршы сөйләшү (диалог) уздыру.
Укылган яки тыңланган әдәби әсәрдән өзеккә, хикәя һәм сорау җөмләләрне файдаланып, план төзү.
Бирелгән репликалардан логик бәйләнешле диалог төзеп язу.
Бирелгән фразеологик әйтелмәләрне бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү.
Изложение һәм сочинение язарга өйрәнү.
Төрле характердагы диктантлар язу.
6нчы сыйныф (105 сәгать)
1. 5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау (4 сәгать)
2. МОРФОЛОГИЯ
Сүз төркемнәре турында гомуми мәгълүмат бирү (1 сәгать)
Исем (20 сәгать)
Исемнең лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре.
Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары, килеш һәм тартым белән төрләнеше. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Алынма сүзләрдәге килеш һәм тартым кушымчалары.
Исемнәрнең төрле ысуллар белән ясалышы.
Исемнәргә морфологик анализ ясау.
Кабатлау.
Сыйфат (8 сәгать)
Сыйфатның лексик-грамматик һәм морфологик-синтаксик билгеләре. Асыл һәм нисби сыйфатлар. Сыйфатның исемләшүе. Сыйфат дәрәҗәләре.
Сыйфатларның төрле ысуллар белән ясалышы.
Сыйфатларга морфологик анализ ясау.
Кабатлау.
Рәвеш (11 сәгать)
Рәвеш турында гомуми мәгълүмат. Аның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре.
Рәвешләрнең мәгънә төркемчәләре: саф рәвешләр, охшату-ча- гыштыру рәвешләре, күләм-чама рәвешләре, урын рәвешләре, вакыт рәвешләре, сәбәп-максат рәвешләре.
Рәвешләрнең ясалышы.
Рәвешләргә морфологик анализ ясау.
Кабатлау.
Сан (12 сәгать)
Санның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре. Татар телендә саналмышның кулланылу үзенчәлеге. Саннарның исемләшүе.
Сан төркемчәләре: микъдар саны, тәртип саны, чама саны, бүлем саны, җыю саны.
Саннарның ясалышы, аларның дөрес язылышы.
Саннарга морфологик анализ ясау.
Кабатлау.
Алмашлык (17 сәгать)
Алмашлык турында гомуми мәгълүмат. Аларның мәгънә төркемчәләре: зат алмашлыклары, күрсәтү алмашлыклары, сорау алмашлыклары, билгесезлек алмашлыклары, билгеләү алмашлыклары, юклык алмашлыклары, тартым алмашлыклары.
Алмашлыкларның сөйләмдә дөрес кулланылышы.
Алмашлыкларга морфологик анализ ясау.
Кабатлау.
Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау (4 сәгать)
Бәйләнешле сөйләм үстерү (28 сәгать)
Юл йөрү кагыйдәләрен белүне күрсәткән 7—8 репликадан торган диалог төзү.
Әти-әниләргә яки туганнарга карата рәхмәт хисләре белән сугарылган хат язу.
Табигатьне сакларга кирәклеген искәртеп, газета редакциясенә мәкалә язу.
Укучыларның тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, өйрәнелгән сүз төркемнәрен файдаланып, кечкенә хикәяләр төзү.
Әдәбият дәресләрендә өйрәнелгән әсәрләрне кулланып, сочинениеләр язу.
Сүз төркемнәренә карата грамматик биремле диктантлар язу.
Төрле сүз төркемнәре кергән җөмләләрне татарчадан русчага һәм русчадан татарчага тәрҗемә итү. Сүзлекләрдән файдалану.
Уңай сыйфатларны тәрбияләү максатыннан чыгып сайланган изложениеләр язу.
7нче сыйныф (105 сәгать)
Морфология буенча 6нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау (5 сәгать)
СҮЗ ТӨРКЕМНӘРЕ
Фигыль (50 сәгать)
Татар телендә фигыльнең нигезе (башлангыч формасы) турында гомуми мәгълүмат. Фигыльнең барлык-юклык формалары.
Фигыль төркемчәләре. Затланышлы фигыльләр. Боерык фигыль, аның мәгънәләре, зат-сан белән төрләнеше, дөрес интонация һәм басым белән кулланылышы.
Хикәя фигыль, аның заман формалары. Хәзерге заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары, зат-сан белән төрләнеше. Үткән заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары, зат-сан белән төрләнеше. Киләчәк заман хикәя фигыль, аның мәгънәләре, формалары, зат-сан белән төрләнеше.
Шарт фигыль, аның мәгънәсе, формасы, зат-сан белән төрләнеше. Затланышсыз фигыльләр. Сыйфат фигыль, аның мәгънәсе, заман формалары, исемләшүе һәм исемгә күчүе. Сыйфат фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы.
Хәл фигыль, аның мәгънәләре, формалары, сөйләмдә кулланылышы. Исем фигыль, аның мәгънәсе, формасы, сөйләмдә кулланылышы. Аларның исемгә күчү очраклары. Татар телендә фигыльләрнең төп формасы буларак сүзлекләрдә бирелүе.
Инфинитив. Аның мәгънәсе, формалары, сөйләмдә дөрес кулланылышы һәм дөрес язылышы.
Фигыльләрнең ясалышы. Фигыльләргә морфологик анализ ясау. Кабатлау.
Аваз ияртемнәре (3 сәгать)
Аваз ияртемнәре турында гомуми мәгълүмат. Аларның ясалуы, морфологик-синтаксик үзенчәлекләре. Аваз ияртемнәреннән ясалган исемнәр һәм фигыльләр.
Аваз ияртемнәренә морфологик анализ ясау. Кабатлау.
Хәбәрлек сүзләр (3 сәгать)
Татар телендә хәбәрлек сүзләрнең тоткан урыны, алар турында төшенчә. Хәбәрлек сүзләрнең формалары һәм җөмләдә кулланылышы. Хәбәрлек сүзләргә морфологик анализ ясау. Кабатлау.
Бәйлекләр (5 сәгать)
Бәйлекләр турында гомуми мәгълүмат. Аларның сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләре.
Бәйлекләрне төркемләү.
Бәйлек сүзләр, аларның формалары, җөмләдә кулланылышы. Бәйлекләргә морфологик характеристика бирү. Кабатлау.
Теркәгечләр (4 сәгать)
Теркәгечләр турында гомуми мәгълүмат бирү. Теркәгечләрне куллану үзенчәлекләре, аларның интонациягә бәйле булуы. Теркәгечләрне төркемләү.
Теркәгеч сүзләр. Аларның формалары, теркәгечләрдән аермасы. Татар һәм рус телләрендә теркәгечләрнең уртак яклары, җөмләдә кулланылышы.
Теркәгечләрне морфологик яктан тикшерү. Кабатлау.
Кисәкчәләр (3 сәгать)
Кисәкчәләр турында гомуми мәгълүмат. Аларны мәгънәләре буенча төркемләү. Татар телендә кисәкчәләрнең дөрес язылышы. Кисәкчәләргә морфологик анализ ясау. Кабатлау.
Ымлыклар (3 сәгать)
Ымлыклар турында гомуми мәгълүмат. Аларның ясалу үзенчәлекләре һәм сөйләмдә кулланылышы. Ымлыкларны төркемләү.
Морфология буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау
(4 сәгать)
Бәйләнешле сойләм үстерү (25 сәгать)
Тыңлаучылар ачык күзалларлык итеп, яратып укыган берәр әдәби әсәрнең төп герое турында (затын үзгәртеп, мәсәлән, «мин» урынына «син» яки «ул» алмашлыкларын кулланып) сөйләү.
Мәктәптә уздырылачак берәр чара турында белдерү язу.
Бәйрәм белән котлау тексты язу.
Грамматик биремле контроль диктантлар язу.
Рәсемгә карап, хикәя төзү.
Грамматик биремле төрле типтагы диктантлар язу.
Программага кертелгән әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне файдаланып, изложениеләр язу.
Мөстәкыйль һәм ярдәмче сүз төркемнәрен кертеп төзелгән җөмләләрне тәрҗемә итү.
Экскурсиядә һәм төрле спектакль-концертларда, мәктәптә уздырылган бәйрәм кичәләрендә алган тәэсирләрдән файдаланып, сочинениеләр язу.
Текст эчтәлегенә туры китереп, план төзү һәм аның буенча сөйләү.
Тормыш-көнкүреш темаларына диалоглар һәм монологлар төзү.
Бирелгән текстның эчтәлеген орфоэпик нормаларны саклаган хәлдә сөйли белү.
8нче сыйныф (105 сәгать)
1. 5-7нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлау (4 сәгать)
2. ГАДИ ҖӨМЛӘ СИНТАКСИСЫ
2.1.Синтаксис буенча гомуми мәгълүмат (3 сәгать)
Сүз һәм җөмлә. Гади һәм кушма җөмләләр.
Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Сүзтезмә (4 сәгать)
Сүзләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнеш. Ал арны белдерә торган тел чаралары.
Сүзтезмәдә ияртүче һәм иярүче кисәкләр. Татар телендә сүзтез- мәләрнең төрләре.
Кабатлау.
Сүзтәртибе (5 сәгать)
Җөмләдә сүз тәртибе турында гомуми мәгълүмат (башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү).
Җөмләдәге сүзләрнең уңай һәм кире сүз тәртибе. Җөмлә кисәкләренең җөмләдәге урыны. Татар һәм рус телләрендә сүзләрнең урнашу тәртибе үзенчәлекләре.
Гади җөмлә төрләре (1 сәгать)
Җөмлә турында башлангыч сыйныфларда үтелгәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү.
Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре (4 сәгать)
Хикәя җөмлә, сорау җөмлә, боеру җөмлә һәм тойгылы җөмләләр (башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү), алар янында куела торган тыныш билгеләре.
Ике составлы һәм бер составлы җөмлә турында гомуми төшенчә (1 сәгать)
Ике составлы җөмләләр: җыйнак һәм җәенке җөмләләр.
Җөмлә кисәкләре (2 сәгать)
Башлангыч сыйныфларда үтелгәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү.
Җөмләнең баш кисәкләре (3 сәгать)
Ия белән хәбәр һәм аларның белдерелүе, төрләре. Ия белән хәбәрнең җөмләдәге урыны.
Ия белән хәбәр арасына сызык кую очраклары.
Җөмләнең иярчен кисәкләре (27 сәгать)
Аергыч һәм аның белдерелүе. Тиңдәш һәм тиңдәш түгел аергычлар.
Тәмамлык һәм аның белдерелүе. Туры һәм кыек тәмамлыклар.
Хәл һәм аның төрләре. Урын хәле. Вакыт хәле. Рәвеш хәле. Күләм хәле. Сәбәп хәле. Максат хәле. Шарт хәле. Кире хәл. Төрле хәлләрнең аерымлануы һәм алар янында тыныш билгеләре.
Аныклагыч турында гомуми мәгълүмат. Аныклагычларның аерымлануы һәм алар янында тыныш билгеләре.
Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау.
Җөмләнең тиңдәш кисәкләре (6 сәгать).
Тиңдәш кисәкләр турында гомуми төшенчә. Аларны бәйләүче чаралар. Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр. Тиңдәш кисәкләр һәм гомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләре. Кабатлау.
Модаль кисәкләр (2 сәгать)
Эндәш сүз һәм кереш сүз турында гомуми төшенчә. Аларның үзенчәлекләре һәм җөмләдәге урыны. Эндәш һәм кереш сүзләр янында тыныш билгеләре.
Бер составлы җөмләләр (2 сәгать)
Исем (атау) җөмлә. Фигыль (иясез) җөмлә.
Тулы һәм ким җөмләләр (8 сәгать)
Тулы һәм ким җөмләләр турында гомуми мәгълүмат. Ким җөмләләрнең төрләре һәм аларның кулланылышы. Кабатлау.
Раслау һәм инкяр җөмләләр (3 сәгать)
Раслау һәм инкяр җөмләләр турында гомуми төшенчә һәм аларның кулланылышы. Кабатлау.
Гади җөмлә синтаксисын һәм анда кулланыла торган тыныш билгеләрен гомумиләштереп кабатлау. Г ади җөмләләргә синтаксик анализ ясау (5 сәгать)
Бәйләнешле сөйләм үстерү (25 сәгать)
Укыган әдәби әсәр героена адресланган хат язу.
Тормышта үрнәк булырдай берәр кеше турында очерк язу.
Концертка яки театрга баргач алган тәэсирләр турында сөйләшү, диалогик һәм монологик сөйләм үрнәкләре табу.
Татар һәм рус телләрендәге кушма җөмләләрне төзелешләре, бәйләүче чаралары һәм функцияләре ягыннан чагыштыру.
Әдәби геройларга характеристика язарга өйрәнү.
Татар телендәге сүз тәртибе үзенчәлекләрен чагылдырган кыска текстларны тәрҗемә итү күнегүләрен үтәү.
Экологик темага сочинение элементлары булган изложениеләр язу.
Үтелгән темаларга таянып, грамматик биремле диктантлар язу.
Дәрестән тыш укылган әдәби әсәрләргә таянып, сочинениеләр
язу.
9нчы сыйныф (70 сәгать)
1. Синтаксис буенча 8нче сыйныфта өйрәнгәнне кабатлау (1 сәгать)
2. КУШМА ҖӨМЛӘ СИНТАКСИСЫ
2.1. Кушма җөмлә турында гомуми төшенчә (1 сәгать)
Кушма җөмлә төрләре (25 сәгать)
Тезмә кушма җөмләләр турында гомуми мәгълүмат. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр. Тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.
Күп тезмәле кушма җөмлә.
Иярченле кушма җөмлә турында гомуми мәгълүмат. Аналитик иярченле кушма җөмләләр. Синтетик иярченле кушма җөмләләр. Аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре.
Татар һәм рус телләрендә тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр. Аларның охшаш һәм үзенчәлекле билгеләре. Кабатлау.
Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре. Җөмлә кисәкләре белән иярчен җөмлә төрләре арасындагы мәгънә бәйләнеше.
Иярчен ия җөмләләр. Иярчен хәбәр җөмләләр.
Иярчен аергыч җөмләләр. Иярчен тәмамлык җөмләләр.
Иярчен хәл җөмләләр: иярчен вакыт җөмлә, иярчен урын җөмлә, иярчен рәвеш җөмлә, иярчен күләм җөмлә, иярчен сәбәп җөмлә, иярчен максат җөмлә, иярчен шарт һәм иярчен кире җөмләләр.
Иярченле кушма җөмләләр янында тыныш билгеләре.
Кушма җөмлә төрләрен һәм тыныш билгеләрен кабатлау. Кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.
Текст һәм пунктуация (4 сәгать)
Текст турында гомуми төшенчә. Туры һәм кыек сөйләм. Алар янында тыныш билгеләре.
Синтаксис һәм пунктуацияне гомумиләштереп кабатлау. Җөмләләргә синтаксик анализ ясау (4 сәгать)
Стилистика һәм сөйләм культурасы (12 сәгать)
Сөйләмә стиль. Язма сөйләм стильләре: фәнни, рәсми, эпистоляр, публицистик стильләр. Матур әдәбият стиле. Аларның лексик-грамматик үзенчәлекләре. Стилистик хаталар.
Сөйләм культурасы. Әдәби сөйләмнең төп билгеләре: дөрес, ачык, эзлекле, сәнгатьле, аһәңле, җыйнак, матур яңгырашлы сөйләм. Татар әдәби теленең байлыгы һәм тәэсирле булуы. Сөйләмдә калькаларны куллану.
5—9 нчы сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау (8 сәгать)
Бәйләнешле сөйләм үстерү (15 сәгать)
Туган телне камил белүнең зарурлыгы турында сыйныф алдында чыгыш ясау.
Соңгы вакытта булган берәр вакыйга турында фикер алышу, диалогик һәм монологик сөйләм үрнәкләре табу.
Яраткан берәр шагыйрь иҗатына кыскача күзәтү ясау.
Бирелгән сюжет буенча хикәя төзеп язу.
Берәр әхлакый темага анкета уздыру өчен, сораулар төзү.
Татар һәм рус телләрендәге җөмлә төзелешен чагыштырып, бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү күнегүләре эшләү.
9 нчы сыйныфта өйрәнелгән кушма җөмлә синтаксисы буенча биремнәр кертелгән диктантлар язу.
Төрле эш кәгазьләре (белдерү, гариза, ышаныч кәгазе һ.б.) үрнәкләрен язу.
Иптәшеңнең язма эшенә телдән яки язмача бәяләмә бирү.
ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕН ТӘМАМЛАУЧЫ УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМ, ОСТАЛЫК ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕНӘТАЛӘПЛӘР
Фонетика:
Сузык һәм тартык авазларның классификациясен, сингармонизм законын, аңкау һәм ирен гармониясе үзенчәлекләрен белү һәм сөйләмдә дөрес куллану.
Татар телендә иҗек калыплары, сүзләрне дөрес басым белән әйтү. Җөмләләрдә логик басымны дөрес билгеләү, тиешле интонация белән сөйләү.
Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Алфавитны истә калдыру.
Сүзләргә фонетик анализ ясау.
Орфоэпик сүзлекләрдән файдалану.
Лексикология һәмфразеология:
Татар теленең сүзлек составын килеп чыгуы, кулланылу өлкәсе һәм кулланылу активлыгы буенча бәяли белү.
Сүзләрне һәм фразеологизмнарны урынлы куллану, аларның мәгънәләренә аңлатма бирә белү. Омоним, синоним, антоним сүзләрне дөрес куллану.
Төрле типтагы сүзлекләрдән файдалана белү.
Сүз төзелеше һәмсүз ясалышы:
Сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә аңлатма бирә белү. Тамырдаш сүзләр табу. Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.
Татар телендә сүзләрнең ясалыш ысулларын белү.
Морфология:
Сүз төркемнәрен лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик билгеләре буенча аера һәм аларны таный белү. Морфологик анализ ясау.
Өйрәнелгән сүз төркемнәре белән җөмләләр һәм текстлар төзү. Сүз төркемнәренең төрле ысуллар белән ясалышын белү.
Синтаксис:
Сүзтезмәләргә, гади һәм кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясый белү.
Сүзтезмәне җөмләдән аера белү. Сүз төркеме белән җөмлә кисәген дөрес билгеләү.
Аерымланган җөмлә кисәкләре, эндәш һәм кереш сүзләр кергән җөмләләр төзү.
Туры һәм кыек сөйләмне дөрес куллану, алар кергән җөмләләр төзү.
Кушма җөмләләрнең схемасын төзү.
Текстның үзенчәлекле билгеләрен белү. Аның стилен дөрес билгеләү.
Җөмләдәге сүз тәртибен билгеләү.
Пунктуация:
Җөмлә һәм текстта тыныш билгеләре куелырга тиешле урыннарны дөрес табу. Бирелгән җөмлә һәм текстта куелган тыныш билгеләренә аңлатма бирү.
Диалог, туры һәм кыек сөйләм янында тыныш билгеләрен куя белү.
Сөйләм эшчәнлеге:
Укучыларның үз тәҗрибәсеннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белүе.
Укыган яки тыңлаган текстның эчтәлеген сөйләү, планын төзү.
Бирелгән план буенча сочинение язу.
Әдәби геройларны сурәтләп бирү.
Караган спектакль буенча хикәя төзү (телдән яки язма).
Программа буенча укылган китапның эчтәлеген сөйләү яки язу.
Эш кәгазьләреннән гариза, белдерү, ышаныч кәгазе һ.б. язу.
Якын дустыңа яки туганыңа хат язу.
Укытучы биргән яки укучы үзе сайлаган китапка аннотация язу.
Сочинение элементлары булган изложениеләр язу.
Стилистик хаталары булган җөмләләрне яки текстны төзәтү.
Татарчадан русчага яки русчадан татарчага тәрҗемә итү күнегүләре эшләү.
Укучыларның татар теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары
Укучыларның ана теленнән алган белем сыйфаты даими рәвештә тикшерүгә бәйле. Татар теле дәресләрендә укучы үзе үзләштергән теоретик мәгълүматны гамәлдә куллана алырлык белем, осталык һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш. Тел һәм сөйләм күнекмәләрен дөрес бәяләү укучының тел, аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылыгы, гомуми белем һәм фикерләү дәрәҗәсен дә билгели. Белемне тикшерү — укытуның аерылгысыз өлеше, чөнки ул укучыларның эшчәнлеген нәтиҗәле итеп оештырырга һәм аларның укуга карата мөнәсәбәтен үзгәртергә, җаваплылыгын арттырырга ярдәм итә. Димәк, укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен дөрес итеп бәяләү телне аралашу коралы буларак үзләштерүне, тел турында системалы белем булдыруны күзаллый, шулай ук ул башка милләт телен, мәдәниятен өйрәнү өчен дә мөмкинлекләр ача. Укучыларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен гадел итеп бәяләү — укытучы эшчәнлегенең иң мөһим сыйфаты. Бу таләпләрнең үтәлүе белем бирүнең сыйфатын арттыруга, аны бәяләүгә якын килүне, материалны чама белән тиешле күләмдә тәкъдим итүне тәэмин итә.
Мәктәптә укучыга куела торган билге телне үзләштерү дәрәҗәсен күрсәтеп кенә калмый, бәлки зур тәрбияви әһәмияткә дә ия. Шуңа күрә билгене җәза бирү чарасы буларак файдалану катгый рәвештә тыела. Билгене төшереп яки күтәреп кую да әхлакый тәрбия бирүгә җитди зыян китерә. Бары тик дөрес һәм гадел бәя генә укучыга карата уңай тәрбия чарасы булып санала ала.
Укучыларның белемнәрен тикшерү укытучы тарафыннан даими рәвештә алып барыла һәм укыту эшенең аерылгысыз өлешен тәшкил итә. Ул белем, осталык һәм күнекмәләрнең формалаша баруын белү, ачыклау өчен агымдагы тикшерү, шулай ук уку елы ахырында нәтиҗә ясау максатыннан үткәрелә торган тикшерүләр формасында башкарыла. Укытучы, укучының телдән һәм язма җавапларын бәяләгәндә, билгене аңлатып куярга тиеш.
Укучыларның ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләгәндә, гамәлдәге программада бирелгән тел белеменә, аралашуга һәм этнокультура өлкәсенә караган мәгълүматлылыклары да искә алына.
Уку тизлеген билгеләү һәм аны бәяләү
Уку — график рәвештә бирелгән текстны телдән сөйләмгә күчерү (кычкырып укыганда) һәм аны мәгънәви берәмлекләргә бүлүне (эчтән укыганда) үз эченә алучы сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Уку техникасы белән текстны аңлап уку тыгыз бәйләнештә тора, һәм алар бер-берсен тулыландыралар да.
Билгеле булганча, дөрес уку — әдәби әйтелеш кагыйдәләрен саклап, текстны хатасыз итеп уку. Ул балаларның әйтелеш һәм текстны аңлы рәвештә кабул итә алу күнекмәләреннән чыгып бәяләнә. Укучы аваз, иҗек һәм сүзләрне кабатламыйча, аларны төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, грамматик формаларын бозмыйча һәмдөрес әйтелешкә карата куела торган иң төп таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәдә укыганда гына дөрес укый дип әйтә алабыз.
Йөгерек уку — укыганның эчтәлеген аңлы рәвештә зиһенгә алуны тормышка ашырырга ярдәм итүче уку тизлеге. Гадәттә, кычкырып уку тизлегенең сөйләм тизлегенә туры килүе уртача уку тизлеге дип исәпләнә.
Сәнгатьле уку текстның эчтәлеген аңлап, автор әйтергә теләгән фикер, хис-тойгыларны тавыш, басым һәм башка барлык фонетик чараларны дөрес кулланып укый алуны белдерә.
Аңлап уку, ягъни текстның төп эчтәлеген аңлау һәм аңа карата үз карашыңны яки мөнәсәбәтеңне белдерә алу сәнгатьле укуга ирешүнең төп шарты булып тора.
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының 1 минутта кычкырып уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә:
Сыйныфлар | Иҗекләр саны | Сүзләр саны |
5 | 130—190 | 70—80 |
6 | 140—200 | 75—85 |
7 | 150—210 | 80—95 |
8—9 | 160—220 | 90—110 |
Искәрмә. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5—7 нче сыйныфларда 30—40% ка, ә 8—9 нчы сыйныфларда 40—50% ка югарырак була.
Уку күнекмәләре түбәндәгечә бәяләнә:
Укучы билгеләнгән күләмдә сүзләрне дөрес әйтеп һәм җөмләләрне сәнгатьле итеп, тулысынча аңлап укыса, «5» ле куела.
Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә һәм текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап бирә алса, әмма уку барышында
2 әйтелеш хатасы һәм сөйләмнең структур бүленешендә берничә төгәлсезлек җибәрелсә, «4» ле куела.
Уку тизлеге программада каралган таләпләргә туры килмәсә, текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап биргәндә, төгәлсезлекләр җибәрелсә, дөрес әйтелешкә бәйле һәм сөйләмнең төп структур берәмлекләренә бүлгәндә, 3—5 төгәлсезлек күзәтелсә, «3» ле куела.
Уку күнекмәләре тиешле тизлектән шактый түбән булып, текст эчтәлеген өлешчә аңлап, 5—6 дан артык әйтелеш хатасы җибәрелсә, «2» ле куела.
Өйдә әзерләнеп укуны бәяләгәндә, таләпләр югарырак була.
Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү
Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен яки аларның гомуми грамоталылыгын диктант, изложение, сочинение яздырып тикшереп була; сорауларга язма рәвештә җавап алу да уңай нәтиҗә бирә. Сораулар укыган әсәр, аерым текст, рәсем яки караган фильмнар буенча тәкъдим ителә. Бу очракта язма эшнең күләме һәр сыйныфның изложение күләменнән артмый. Укытучы, эшне бәяләгәндә, түбәндәге таләпләрне истә тотарга тиеш: җавапның тулы, төгәл, дөрес булуы, сөйләмнең стилистик яктан камиллеге, орфографик пәм пунктуацион яктан грамоталылыгы.
Сорауларга җавап язуны бәяләү:
Барлык сорауларга да дөрес җавап бирелсә, «5» ле куела (1 сөйләм хатасы яки 1 пунктуацион хата булырга мөмкин).
Сорауларга дөрес җавап бирелсә, ләкин 2 сөйләм хатасы, 3 орфографик, 2 пунктуацион хата яки 2 сорауга җавап язганда, төгәлсезлек җибәрелсә, «4» ле куела.
Язма эштә сорауларга җавап бирә белү күнекмәләре сизелсә, 3 сөйләм хатасы, 4 орфографик, 5 пунктуацион хата булса, «3» ле куела.
Җавапларның яртысы дөрес булмаса, сөйләм хаталары 3 тән артса, 5 орфографик, 6 пунктуацион хатасы булса, «2» ле куела.
Язма эшләрнең күләме
Сыйныфлар | Эш төре | |||
Сочинение | Диктант | Изложение | Барлыгы | |
5 | 4(1) | 6(2) | 5(2) | 15(5) |
6 | 5(1) | 6(2) | 5(2) | 16(5) |
7 | 6(1) | 7(2) | 5(2) | 18(5) |
8 | 6(1) | 7(2) | 5(2) | 18(5) |
9 | 7(2) | 5(2) | 2(1) | 14(5) |
Искәрмә. Җәя эчендә контроль характердагы эшләр саны күрсәтелде.
Татар теле дәресләрендә укытучы укучыларның язу тизлегенә дә игътибар итәргә тиеш. Акрынрак язган укучылар белән аерым эшләргә кирәк. Бу эшне оештыру өчен, сүзләр һәм хәрефләрнең саны түбәндәгечә тәкъдим ителә.
Сыйныфлар | Сүзләр саны | Хәрефләр саны |
5 | 8—9 | 50—55 |
6 | 10—11 | 56—61 |
7 | 12—13 | 62—67 |
8 | 14—15 | 68—76 |
9 | 16—17 | 77—87 |
Диктантларның күләме һәм аларны бәяләү
Диктант — укучының гомуми грамоталылыгын тикшерү өчен уздырыла торган язма эшнең бер төре. Диктантлар өйрәтү һәм контроль төрләргә бүленә.
Өйрәтү диктантын бәяләү
Өйрәтү диктантлары берничә төрле була: сүзлек диктанты, искәртмәле, аңлатмалы, сайланма, иҗади, күрмә, хәтер, ирекле диктантлар.
Орфографик хатасы булмаса, «5» ле куела (1 пунктуацион хата булырга мөмкин).
орфографик, 1 пунктуацион хатасы булса, «4» ле куела.
орфографик, 2 пунктуацион хатасы булса, «3» ле куела.
5 орфографик, 4—6 пунктуацион хатасы булса, «2» ле куела. Өйрәтү диктантлары 5—7 нче сыйныфларда ешрак яздырыла.
Сүзлек диктантының күләме
Сыйныфлар | Сүзләр саны |
5 | 16—20 |
6 | 18—25 |
7 | 22—30 |
8 | 26—34 |
9 | 30—38 |
Сүзлек диктантына әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзләр, гарәп-фарсы алынмалары кертелә.
Сүзлек диктантын бәяләү
Пөхтә итеп язылган, хатасы булмаган эшкә «5» ле куела.
1 орфографик хаталы эшкә «4» ле куела.
3 орфографик хаталы эшкә «3» ле куела.
5 орфографик хаталы эшкә «2» ле куела.
Контроль диктантларның күләме һәм аларны бәяләү
Алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү өчен, контроль диктантлар елга ике тапкыр яздырыла.
2 орфографик, 2 пунктуацион яки 1 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә «4» ле куела.
4 орфографик, 4 пунктуацион яки 3 орфографик, 6 пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела.
6 орфографик, 5 пунктуацион яки 5 орфографик, 8 пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела.
Изложениенең күләме һәм аны бәяләү
Изложение яздыру өчен, матур әдәбият әсәрләреннән өзекләр, хикәяләр, аерым текстлар алына. Алар эчтәлеге һәм күләме ягыннан тиешле таләпләргә җавап бирергә, тәрбияви максатларны үз эченә алырга һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, камилләштерү юнәлешендә булырга тиеш. Изложение ярдәмендә укучының тема эчтәлеген ача белү осталыгы, лексик байлыгы, орфография, грамматика, пунктуация өлкәсенә караган грамоталылыгы тикшерелә. Бу вакытта яңа сүзләр һәм тәгъбирләрне аңлатырга, аларны тактага язып куярга кирәк.
Изложение текстының күләме
Сыйныф лар | Уку елы башы | Уку елы ахыры | |||
Тексттагы сүзләр саны | Язма күләме | Тексттагы сүзләр саны | Язма күләме | ||
5 | 70—110 | 55—70 | 110—140 | 70—85 | |
6 | 140—160 | 85—95 | 160—190 | 95—105 | |
7 | 190—230 | 105—115 | 230—270 | 115—125 | |
8 | 270—310 | 125—130 | 310—350 | 130—135 | |
9 | 350—370 | 135—140 | 370—390 | 140—145 |
Изложениене бәяләгәндә, фикерләрнең логик эзлеклелегенә, эчтәлекнең тулы, дөрес бирелүенә, язма сөйләм теленең камиллегенә, грамоталы итеп яза алу дәрәҗәсенә игътибар ителә.
Изложение һәм сочинение өчен ике билге куела: беренчесе—эчтәлек һәм сөйләмне дөрес оештыра алуга, икенчесе — грамоталылыкка.
Изложениене бәяләү
Тема тулысынча ачылган, эчтәлеге һәм стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела (1 орфографик, 2 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булырга мөмкин).
Текстның эчтәлеге темага, нигездә, туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлар җибәрелсә, 1—2 фактик, 1—2 техник хатасы булса, 2 орфографик, 2—3 пунктуацион, 1 грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.
Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, 3 фактик, 2—3 техник хатасы булса, 3 орфографик, 4 пунктуацион, 2 грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.
Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик
Контроль диктантның күләме
Сыйныфлар | Сүзләр саны | |
Уку елы башында | Уку елы ахырында | |
5 | 50—55 | 55—60 |
6 | 60—65 | 65—70 |
7 | 70—80 | 80—90 |
8 | 90—100 | 100—110 |
9 | 110—120 | 120—125 |
Контроль диктант текстлары үз эченә өйрәнелгән тема яки темалар буенча орфограмма һәм пунктограммаларны (2—3 очрак) ала. Грамматик биремле диктант булганда, сүз саны киметелә дә ала. Контроль диктантта укучы тарафыннан төзәтүләр күп булса, билге бер баллга төшәргә мөмкин.
Контроль диктантны бәяләү
Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела (1 орфографик, 2 пунктуацион хата булырга мөмкин). хаталарның саны 4 тән артса, пунктуацион хаталарның саны 5 тән, грамматик хаталар саны 3 тән артса, «2» ле куела.
Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү
Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия.
Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ.б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.
Сочинение план нигезендә языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме түбәндәгечә булырга тиеш: 5 нче сыйныфта 0,5—1 бит, 6—7 нче сыйныфларда 1 — 2 бит, 8 нче сыйныфта
2,5 бит, 9 нчы сыйныфта 2,5—3,5 бит, 9 —11 нче сыйныфларда 3,5—6 бит.
Сочинениене бәяләү
Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела (1 орфографик яисә 2 пунктуацион хата булырга мөмкин).
Язманың эчтәлеге, нигездә, темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлар күзәтелсә, 1 — 2 фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, 2 орфографик, 3 пунктуацион яисә 1—2 сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.
Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, 3 орфографик, 4 пунктуацион яисә 3—4 сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.
Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, 5 орфографик, 8 пунктуацион яисә 4—6 сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.
Татар урта мәктәпләре өчен татар теле программаларында диктант, изложение һәм сочинение яздыруга куелган таләпләр, нигездә, рус мәктәбендә укучы татар балаларына да туры килә.
КАЛЕНДАРНО – ТЕМАТИЧЕСКОЕ ПЛАНИРОВАНИЕ
на 2017 – 2018 учебный год
по татарскому языку
Класс: 8 ик
Учитель: Гизатуллина Гульнара Идрисовна
Количество часов в неделю _3_______________всего за год __105_______________
из них: теория: _________, практика ___________резерв времени __________ час.
Плановых контрольных работ__13___________________________________________
Практических___________________________________________________________
Лабораторных __________________________________________________________
проектных работ________________________________________________________
Вид программы: типовая; скорректированная; авторская
(нужное подчеркнуть)
Уровень изучения: углубленный; расширенный; базовый
(нужное подчеркнуть)
Планирование составлено на основе: Федерального компонента государственного образовательного стандарта, образовательной программы ООО ОУ,Устава школы
Учебник: Татар теле. 8 сыйныф, Р.Ә.Асылгәрәева, Р.А.Юсупов, М.К.Зиннуров, Казан, Татарстан китап нәрияты, 2012
2017 – 2018нче уку елына
КАЛЕНДАРЬ – ТЕМАТИК ПЛАН
№ | Дәрес темасы | Үткәү вакы-ты | |
План
| Факт | ||
1 | Бсү. Туган тел турында әңгәмә. | 1.09-9.09 | 04.09 |
2 | Сүз ясалышы | 1.09-9.09 | 07.09 |
3 | Сүз төзелеше | 1.09-9.09 | 08.09 |
4 | Сүз төркемнәре | 11.09-16.09 | 11.09 |
5 | Фигыль сүз төркеме | 11.09-16.09 | 14.09 |
6 | Фигыль юнәлешләре | 11.09-16.09 | 15.09 |
7 | Җөмләдә сүзләр тәртибе | 18.09-23.09 | 18.09 |
8 | Бсү. Тәрҗемә күнекмәләре | 18.09-23.09 | 21.09 |
9 | Синтаксис турында төшенчә | 18.09-23.09 | 22.09 |
10 | Синтаксик берәмлекләр | 25.09-30.09 |
|
11 | Җөмләдә сүзләр бәйләнеше | 25.09-30.09 |
|
12 | Диктант “Кешене һөнәр туйдыра” | 25.09-30.09 |
|
13 | Хаталар өстендә эш. Тезүле бәйләнеш | 2.10-7.10 |
|
14 | Тезүле бәйләнеш | 2.10-7.10 |
|
15 | Бсү. Тәрҗемә күнегүләре | 2.10-7.10 |
|
16 | Ияртүле бәйләнеш | 9.10-14.10 |
|
17 | Бсү.Сочинение язуга материал туплау, әзерләү | 9.10-14.10 |
|
18 | Сочинение “Көз”. | 9.10-14.10 |
|
19 | Хаталар өстендә эш. Ияртүле бәйләнеш | 16.10-21.10 |
|
20 | Бсү.Тәрҗемә күнегүләре | 16.10-21.10 |
|
21 | Сүзтезмә | 16.10-21.10 |
|
22 | Сүзтезмә | 23.10-28.10 |
|
23 | Сүзтезмәләрне тикшерү | 23.10-28.10 |
|
24 | 1 нче чиреккә контроль эш | 23.10-28.10 |
|
25 | Хаталар өстендә эш. Грамматик күнегүләр эшләү. | 6.11-11.11 |
|
26 | Рус һәм татар телләрендә сүзләр бәйләнеше | 6.11-11.11 |
|
27 | Җөмләдә сүзләр бәйләнеше темасын кабатлау. | 6.11-11.11 |
|
28 | Җөмләкисәкләре турында мәгълүмат | 13.11-18.11 |
|
29 | Ия һәм аның белдерелүе. | 13.11-18.11 |
|
30 | Хәбәр һәм аның белдерелүе. | 13.11-18.11 |
|
31 | Кушма хәбәр һәм аның белдерелүе. | 20.11-25.11 |
|
32 | Ия белән хәбәр арасында сызык | 20.11-25.11 |
|
33 | Кабатлау. Ия һәм хәбәр | 20.11-25.11 |
|
34 | Сочинение “Минем әнием” | 27.11-2.12 |
|
35 | Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч һәм аның белдерелүе. | 27.11-2.12 |
|
36 | Аергыч белән аерылмыш арасында бәйләнеш. Бсү. Эш кәгазьләре: характеристика | 27.11-2.12 |
|
37 | Тәмамлык һәм аның белдерлүе | 4.12-9.12 |
|
38 | 2 нче чиреккә контроль эш | 4.12-9.12 |
|
39 | Хаталар өстендә эш. Бсү. Тәрҗемә күнегүләре | 4.12-9.12 |
|
40 | Туры һәм кыек тәмәмлыклар | 11.12-16.12 |
|
41 | Туры һәм кыек тәмәмлыклар | 11.12-16.12 |
|
42 | Хәл һәм аның төрләре. Урын хәле | 11.12-16.12 |
|
43 | Вакыт хәле | 18.12-23.12 |
|
44 | Рәвеш хәле | 18.12-23.12 |
|
45 | Диктант “Кышкы матурлык”. | 18.12-23.12 |
|
46 | Хаталар өстендә эш. Хәлләрне кабатлау | 8.01-13.01 |
|
47 | Күләм хәле | 8.01-13.01 |
|
48 | Сәбәп хәле | 8.01-13.01 |
|
49 | Максат хәле | 15.01-20.01 |
|
50 | Шарт хәле | 15.01-20.01 |
|
51 | Кире хәл | 15.01-20.01 |
|
52 | Сочинение “Кыш” | 22.01-27.01 |
|
53 | Аерымланган хәлләр һәм алар янында тыныш билгеләре | 22.01-27.01 |
|
54 | Төрле хәлләрнең аерымлануы | 22.01-27.01 |
|
55 | Төрле хәлләрнең аерымлануы | 29.01-3.02 |
|
56 | Хәлләрне кабатлау | 29.01-3.02 |
|
57 | Аныклагыч | 29.01-3.02 |
|
58 | Аерымланган аныклагычлар. Алар янында тыныш билгеләре. | 5.02-10.02 |
|
59 | Җөмлә кисәкләрен кабатлау. | 5.02-10.02 |
|
60 | Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре. | 5.02-10.02 |
|
61 | Кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре. | 12.02-17.02 |
|
62 | Кереш җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре. | 12.02-17.02 |
|
63 | Тиңдәш кисәкләр. | 12.02-17.02 |
|
64 | Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре. | 19.02-24.02 |
|
65 | Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре. | 19.02-24.02 |
|
66 | Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр. | 19.02-24.02 |
|
67 | Тиңдәш кисәкләрне кабатлау. | 26.02-3.03 |
|
68 | Изложение “Яхшылык кире кайта” | 26.02-3.03 |
|
69 | Хаталар өстендә эш. Сүзләрнең уңай һәм кире тәртибе | 26.02-3.03 |
|
70 | Логик басым | 5.03-10.03 |
|
71 | Бсү. Тәрҗемә күнегүләре | 5.03-10.03 |
|
72 | Гади җөмлә турында гомуми мәгълүмат. | 5.03-10.03 |
|
73 | Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Хикәя җөмлә. | 12.03-17.03 |
|
74 | Сорау җөмлә. Бсү. Гариза язу. | 12.03-17.03 |
|
75 | 3 нче чиреккә контроль эш | 12.03-17.03 |
|
76 | Хаталар өстендә эш . Грамматик күнегүләр эшләү. | 19.03-24.03 |
|
77 | Боеру җөмлә. Тойгылы җөмлә | 19.03-24.03 |
|
78 | Кабатлау дәресе. | 19.03-24.03 |
|
79 | Җыйнак һәм җәенке җөмләләр | 2.04-7.04 |
|
80 | Гади җөмләгә синтаксик анализ ясау | 2.04-7.04 |
|
81 | Бер составлы җөмләләр. Исем җөмлә | 2.04-7.04 |
|
82 | Фигыль җөмлә төрләре. | 9.04-14.04 |
|
83 | Сочинение “Туган җирем”. | 9.04-14.04 |
|
84 | Хататлар өстендә эш. Сүз җөмлә | 9.04-14.04 |
|
85 | Тулы һәм ким җөмләләр турында төшенчә | 16.04-21.04 |
|
86 | Бсү. Тәрҗемә итү. | 16.04-21.04 |
|
87 | Раслау һәм инкарь җөмләләр | 16.04-21.04 |
|
88 | Раслау һәм инкарь җөмләләрнең кулланылышы | 23.04-28.04 |
|
89 | Изложение “Сабантуй” | 23.04-28.04 |
|
90 | Хаталар өстендә эш. Туры һәм кыек сөйләм турында төшенчә | 23.04-28.04 |
|
91 | Арадаш аттестация. Диктант “Үсә торган кеше”. | 30.04-5.05 |
|
92 | Диалог | 30.04-5.05 |
|
93 | Диалог | 30.04-5.05 |
|
94 | Туры сөйләм янында тыныш билгеләре | 7.05-12.05 |
|
95 | Бсү. Тәрҗемә итү | 7.05-12.05 |
|
96 | Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү | 7.05-12.05 |
|
97 | 4 нче чирек буенча контроль эш. | 14.05-19.05 |
|
98 | Гади җөмлә синтаксисын кабатлау. | 14.05-19.05 |
|
99 | Гади җөмлә синтаксисы. Җөмлә кисәкләре | 14.05-19.05 |
|
100 | Контроль диктант “Җәй башы”. | 21.05-26.05 |
|
101 | Хаталар өстендә эш. Җөмлә кисәкләрен кабатлау | 21.05-26.05 |
|
102 | Грамматик күнегүләр эшләү | 21.05-26.05 |
|
103 | Җөмләгә синтаксик анализ ясау күнегүләре | 28.05-31.05 |
|
104 | Җөмләгә синтаксик анализ ясау күнегүләре | 28.05-31.05 |
|
105 | Йомгаклау дәресе. | 28.05-31.05 |
|
25