Меню
Разработки
Разработки  /  Классному руководителю  /  Разное  /  8 класс  /  Мәктәптә милли тәрбиянең үсеш юллары

Мәктәптә милли тәрбиянең үсеш юллары

Выступление на родительском собрании. Тема выступления "Духовно-нравственное воспитание детей средствами этнокультурного образования"

12.08.2017

Содержимое разработки

М.Г.Имашев исемендәге Каенавыл урта мәктәбе









МӘКТӘПТӘ

МИЛЛИ ТӘРБИЯНЕҢ

ҮСЕШ ЮЛЛАРЫ

(ата-аналар җылышы)





Татар теле һәм әдәбиятыукытучысы

Чурмаева Гөлшат Ясәви кызы
















февраль, 2015

Мәктәп, балаларны үз милләтенең вәкиле итеп тәрбияләп, татар җәмгыятендә милли үзаң формалаштыру, үстерү ягыннан әйдәп баручыга әйләнергә тиеш.


Д.Заһидуллина



Хәзерге мәктәпнең вазифасы безнең киләчәк буыныбызны аңлы, укымышлы бер татар ясап чыгарудыр.

Г.Исхакый



Милли үзаң тел белүдән киңрәк, мөһимрәк,ул кешенең милләт вәкиле һәм шәхес буларак тәрбияләнүе дигән сүз. Милләт вәкиле буларакүзбилгеләнү шәхестә үзенә ышыныч уята, милли мәдәниятне белү башка мәдәниятләргә юл ача.

Д.Заһидуллина




Аңны тәрбияләү нәтиҗәсендә генә мәдәният тә, гыйлем дә үсә ала, кешеләрнең холык-табигатҗләре дә гүзәлләнә, тормыш-көнкүреше дә яхшыра. Р.Фәхреддин


Мәктәптә милли тәрбиянең үсеш юллары


Милли тәрбияне үстерү мәсьәләсе яңа проблема түгел. Ул бигрәк тә XX йөз башында үсеш ала. Милли тәрбия телне үстерү, саклау, милли үзаң формалаштыру белән тыгыз бәйләнгән. Баланы милләт вәкиле һәм шәхес буларак тәрбияләү өчен тел белү, тел өйрәнү генә җитми, милли мәдәниятне белү, үзбилгеләнү (самоопределение), милләтең белән горурлану, шул халыкка хезмәт итү омтылышы мөһим. Бу проблема остендә заманында безнең зыялыларыбыз Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Г.Исхакыйлар да, Р.Фәхретдин, Н.Думавилар да эшләгән, үзләренең тормыш максатларын тәрбияле, милли буын үстерүдә күргәннәр.

Мәктәптә милли тәрбия берничә юнәлештә бара:

-Телне өйрәтү;

-Халыкның әдәбиятын, әдәбият аша мәдәниятен өйрәтү, гореф-гадәт, тарихына карата кызыксыну уяту;

-Кызыксыну уятып кына калмыйча, класстан тыш чаралар ярдәмендә шул мохит, шул тирәлектә яшәү ихтыяҗы тудыру;

-Хәзерге чор балаларын милли үзаңлы итү өчен, аларның ата-аналары белән һәм гаилә аша эш итү.

Классик язучыбыз Г.Ибраһимов балаларга татар телен-әдәбиятын укытуның төп максаты төсендә аларны милли рухта, культурада тәрбияләү, үз халкының улы (яисә кызы) ясауны аерып чыгара. Монда нәкъ менә милли үзаң булдыру күздә тотыла, шәхес үстерү карала.

Заман галимнәре дә, аерып әйткәндә, академик М.Мәхмүтов та шуны куәтли: Сакланып, яшәп калуның әһәмиятле юлы - һәр татар кешесенең үзенең татар икәнен аңлавы, ягъни милли үзаңлы булуы, “ – дип яза. Туган тел аралашу һәм тирә-юньне танып белү чарасыннан – милли-мәдәни традицияләрне аңга сеңдерү, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру чарасына әверелгәндә генә, тел өйрәнү нәтиҗәле, файдалы. Тел күп буыннарның иҗтимагый һәм рухи тәҗрибәсен теркәп торучы милли мирасны тапшырырлык, мәктәп тәмамлаганда балалар татар китабы укырлык, татар сәнгатен бәяләрлек итеп ойрәтелергә тиеш.

Күренекле язучы, милләтпәрвәр ватандашыбыз Г.Исхакый да мәктәптә балаларга милли тәрбия бирү өчен үзләштерү генә җитмәве, аның белән янәшә милли мәдәнияткә алып керү, аңа якынайту кирәклеген әйтә. Шуларны истә тотканда, без дөрес юлда кебек, эш юнәлешләребез дә дөрес билгеләнгән. Тик максатыбызга ирешү мәсьәләсе генә шиклерәк. “Рус мәктәбендәге татар балалары өчен язылган программа-дәреслекләрдә әдәбият тел шомартуга иллюстратив материал кебек тәкъдим ителә. Татар мәдәниятенә якынайту эше тел белмәгән (яисә начар белгән) балага татарча 1-2 битлек текст укыту аша алып барыла алмый, әлбәттә. Эдәби әсәргә салынган кыйммәтләр укучының үз күңеле аша уздырылганда, тулы текст белән танышканда гына тәэсирле, - дип яза КДУ профессоры Д.Заһидуллина. Ул милли әдәбиятны тәрҗемә әсәрләре аша өйрәнү юлын да тәкъдим итә. Ләкин бу очракта аның белән бәхәсләшәсе килә: әдәбиятны русча укырга мөмкин икән – тел өйрәнеп тору ихтыяҗы кими түгелме? Ә менә Д.Заһидуллинаның икенче фикере, ягъни заман укучысының тормыш тәҗрибәсе, әхлакый күзаллаулар белән мәктәптә өйрәнелә торган әсәрләрнең эчтәлеге арасында упкын тирәнәя дигән фикере белән мин тулысынча килешәм. Җитмәсә, классик әсәрләр дәреслекләргә адаптацияләшмәгән хәлдә кертелә һәм укучыда татарча әсәрне укып аңлау мөмкин түгел дигән фикер тудыра. Алыйк үзебезнең 10 класс дәреслеген. 7-8 гасырлык әдәбиятны хәзерге телгә тәрҗемә итеп өйрәтергә кирәк бит. Ә безнең укучылар, аларның ата-аналары гына түгел, кайбер укытучылар да бу эшкә авырыксына, артык нагрузка, авыр дип карый, нәтиҗәдә ул әдәбияттан читләтү сәбәбе булып тора, ягъни доступность, доходчивость – кабул итү сәләте, аңлау теләге кими. Шуңа тагын тел өйрәнү дәреслекләренең гаҗәп фәнниләштерелүен өстәсәк, без рус мәсәлендәге Кысла, Чуртан һәм Аккош хәлендә калабыз. Галимнәр тел һәм тәрбия өстендә эшли – үз юллары, укытучылар бар көчләрен куялар, төрле мөмкинлекләрдән файдаланырга тырышалар – гадилеккә, аңлаешлылыкка, хезмәттәшлеккә омтылалар – үз юлларын эзлиләр, ә мәгариф һәм фән министрлыгы шартлатып үз программасын һәм уку планын тәкъдим итә, үтәлерлек шартлары булу-булмауны тикшереп тормый, үз таләпләрен куя һәм укытучыда эчке протест тудыра. Нәтиҗәдә, эш өлешчә генә башкарыла.

Класстан тыш эшләр юнәлешенә килсәк, үткәрелгән чараларыбыз да милли тәрбия үсешенә омтылып башкарыла. Бу максаттан һәрберебез вакытлы матбугатны, радио-телевидение тапшыруларын, килгән киноспектакльләрне карау һәм әңгәмә оештыру кебек чараларны куллана. Төрле яшьтәге укучылар белән үткәрелгән һәм ел саен үткәрелә торган “Көз өмәсе”, “Сөмбелә”, “Әбиемнең сандыгы”, “Нәүрүз”, “Аулак өй”, “Озын толым” һ.б. чаралар нәкъ менә милли гореф-гадәтләребезгә нигезләнеп, алардагы нәфислекне, күнел сафлыгын, әдәп –тәрбия дәрәҗәсен аңлату, кире кайтару максаты белән эшләнә. Бу чаралар читкә сибелгән татарлар арасында да популярлашты. Ләкин игътибар итик: аларны кемдер оештыра, кемдер тырыша, ә халык, яисә укучы массасында ихтыяҗ аз. Укучы нинди китап укый, нинди фильм карый – “Гарри Поттер”, “Человек-паук”, детектив. Нинди газета – журнал ала? “Спид-Инфо”, “Здоровье”, “Уртак түшәк” һ.б. Болар милли тәрбия турында сөйләмиләр. Китап, газета-журнал һәр гаилә,өйгә үтеп тә керми. Безне нәрсәгә өндиләр – яңа технология, компьтер технологиясенә. Мин, шәхсән, күңел технологиясе, шәхес үстерү технологиясе яклы. Ә.Рәхимов та укытуны шәхсиләштерү технологиясен үстерә.

Шәхес булган кешедә милли үзаң тәрбияләү дә нәтиҗәлерәк. Иң яратканым – дәресләрдә язучы шәхесенең үсешкә ирешүенә басым ясау. Мәшһүр милләттәшләр (аерым папкам бар) турында аерым класс сәгатьләре, класстан тыш уку, җай килгән саен сөйләү-укучы күңелендә милли аңлы, шәхес булырга омтылыш уяту, үрнәк бирү максаты белән эшләгән эшем. Музей, андагы экспонатлар белән таныштыруны да экскурсоводларга тапшырмыйм, үзем башкарам. Ел саен укучыларымны китап кибетенә алып барам, татар китабы бүлеге белән таныштырам. Гаиләләр, аерым ата-аналар белән эшлим. Класс җитәкчеләрен урыслашып беттегез бит инде, шуны татарча, ямсә татарчалы-русчалы алып барып булмыймыни дип ачуланам, тантаналы линейкаларның сценариенә татарча текстлар керттерәм – гәрчә бу эшләр милләте ягыннан татар тарафыннан башкарылса да, шунда татарча өлеш керттерү өчен дә көрәшергә кирәк һәм без көрәшергә тиеш тә - мин үз бурычымны шулай аңлыйм. Чөнки хәзерге заманның татар мәктәбе дә эле милли сәнгатьне – мәдәниятне бәяли белү дәрәжәсенә җиткән укучылар чыгара алмый, ә инде рус мәктәбендә милли үзаң тәрбияләүдә кыенлыклар тагын да күбрәк һәм максатка ирешелми. Моның бер сәбәбе – татар тарихын, халкыңның үткәнен танып белү, әхлак, диннәр тарихы тиешле дәрәҗәдә укытылмый, без куркабыз, ә динсез, денсез кешедән беркайчан да зыялы шәхес үсми.

Безнең олуг педагогларыбыз, галим, остазларыбыз дин эшлеклеләре, яисә дин тәгълиматләрен хөрмәт итүчеләр булган.

Г.Исхакыйның XX гасыр башында мәгариф өлкәсендә әдәбиятны милли рухта укыту принцибы миллилекне диннән аерым карамаган. Бу методик принцип бөтен әдәбиятның һәм конкрет бер әсәрнең бөтен асылын һәм үзенчәлекләрен ачуны максат итеп куя.

Дөньяга һәртөрле әхлаксызлык, бозыклык, начар гадәтләр динне кире кагу, бетер аркасында үтеп кергән.

Гаиләдән, ана сөтеннән башланган имансызлыкны әдәбият-тел, мәктәп тәрбиясе белән генә җиңү мөмкин түгел. Кул кушырып утыру да гөнаһ. Шунлыктан, безнең изге бурычыбыз – булдыра алганча, төрле юнәлештә, төрле чаралар белән укыту-белдерү, күрсәтү, төшендерү, үрнәк бирү, ышандыру, аңына сеңдерү, хәтта куркыту, гыйбрәт аша да балалар тәрбиясенең үсешенә ирешү, әхлаклы, зыялы, сәләтле буын тәрбияләү.

Каршылыклар, кыенлыклар мәсьәләсенә килгәндә, шул ук Г.Исхакый сүзләрен китерәсе килә: “Аурупадан килә торган зур мәдәни агу бөтен тамырларыбызга барып житкәндә, аның әдәбияты, театры, фәлсәфәсе, музыка, фәне рухыбызга туктамыйнча төртелеп торганда, аның вәхши-пычрагы, әхлаксызлыгы, сатлыклыгы, аның техникасы, тижарәте, экономиясе, сәясәте Дәҗҗал адымнары белән өстебезгә килгәндә”, ди ул һәм саклану чарасын берләшүдә, бербөтен булып яшәүдә күрә. Бу яктан да без бердәм дип мактана алмыйбыз.

Шушы урында күренекле язучы Фәнзаман Батталның бер мәкаләсен искә аласы килә. “Даллес бабай васыяте” дип атала ул. Американың үзәк разведка идарәсе җитәкчесе Аллен Даллес Бөтендөнья сугышы вакытында ук болай дип яза: “Бу сугыш бетәр.... Без алтыннарыбызны, матди байлыкларыбыз кодрәтен бу милләтне (Русия халкын) ахмакландыру, рухи гарипләндерү, аздыру максатына юнәлтербез... Халыкның изге саналган рухи тамырларын йолкырбыз, шул тамырларны оятсызлык, ертлачлык, ерткычлык, алдау, кабәхатлек сыйфатлары, эчкечелек, наркоманлык белән алыштырырбыз”. 1945 елда ул “Американың сугыш беткәч СССРга каршы тормышка ашырылачак доктринасы” дигән хезмәт яза. Аның шул планының берничә пунктын китерәм:

“Оешкан җинаятьчелек һәм наркомафия өчен шартлар тудыру.

Секс-мафияне һәм порнобизнесны җәелдерү

Балаларга балага узудан саклану юлларын өйрәтү һәм балага уздырмый торган әйберләр җитештерүне арттыру.

Бер үк вакытта порнография һәм эротика материаллары тарату”

Бу аның Россиядә җенси революцияне тормышка ашыру планыннан.

Аллен Даллес шушы планның нинди нәтиҗәләргә китерәсен дә пунктлап күзаллаган:

Шуннан соң никахсыз һәм никахка кадәрле җенси мөнәсәбәтләр артачак, фәхешлек көчәячәк, аерылышулар күбәячәк һәм бу хәлләр:

тулы канлы булмаган гаиләләр артуга;

уйнаштан туган балалар үрчүгә;

психик чирләр көчәюгә;

венерик авырулар артуга;

бала төшеруләрнең гадәти хәл булып тоела башлавына;

яшьләрнең социаль кануннар белән санлашмавына;

хатын кызларның бала тудыру сәләте кимүгә, баласызлыкка;

илнең үзен саклау сәләте юкка чыгуга;

милләтнең зыялылык потенциалы бетүгә китерәчәк, - ди. Соңгы нәтиҗәдә: Бу милләт үлүгә дучар булачак”. Үзебезгә сорау куйсак: Даллес доктринасының кайсы пункты үтәлмәгән? Зур пауза ясаганннан соң, өметсез шайтан дияргә генә кала. Кешене өмет яшәтә. Яхшыга өметләнеп, әкрен-әкрен булса да, без дә үз максатыбызга ирешү юлында булыйк, бердәм, көчле, сәламәт булыйк.

Мәктәптә милли тәрбия бирү юнәлешләре




1. Укучыларны кешелек җәмгыятенең мораль нигезләре булган гомумкешелек кыйммәтләре:


а) тормыш һәм сәламәтлек;

б) милли кыйммәтләр;

в) белем һәм бәйсезлек кыйммәте;

г) талант һәм сәләт кыйммәте;

д) халыкара һәм милләтара бәйләнешләр кыйммәте;

е) гаилә кыйммәте.


Укучыларнда гомумкешелек сыйфатларын формалаштыру.


Милләт буларак яшәүнең төп шарты булган милли үзаң формалаштыру.


Укучыларның үз милләтенә хас уңай сыйфатларга ия булуы (милли мңга ия булу, өлкәннәрне хөрмәтләү, башка халыклар белән аралашып, тату яшәү, ярдәмчел, дингә тугры булу һ.б.).



Мәктәптә милли тәрбия үсеше юллары







Мәктәптә милли тәрбия бирү формалары

-75%
Курсы повышения квалификации

Геометрия в школе. Технологии активизации познавательной деятельности в условиях реализации ФГОС ООО (СОО)

Продолжительность 72 часа
Документ: Удостоверение о повышении квалификации
4000 руб.
1000 руб.
Подробнее
Скачать разработку
Сохранить у себя:
Мәктәптә милли тәрбиянең үсеш юллары (68.5 KB)

Комментарии 0

Чтобы добавить комментарий зарегистрируйтесь или на сайт