Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясенең кайбер алымнарын куллану.
(эш тәҗрибәсеннән)
Бүгенге көн җәмгыяте мәгариф системасына зур таләпләр куя. Югары сыйфатлы белем бирү, яңа технологияләр куллану - бүгенге заман мәктәбенең төп бурычы. Заман белән бергә атлаучы укытучы шушы яңа технологияләр арасыннан үз фәненә туры килгәнен аерып ала белергә һәм кулланырга тиеш. Укытучы дәрестә бу технологияләрдән файдаланса, ул, һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк.
25 еллык педагогик эшчәнлегем дәверендә мин төрле укыту методлары һәм технологияләре белән эшләп карадым. Белем күтәрү курсларында Абишева Алена Петр кызы үткәргән дәресләрдә тәнкыйди фикер йөртү технологиясе булганлыгы турында белдем һәм шушы технология нигезендә эшләп карарга булдым. Әйтергә кирәк, бу технологиянең алымнарын рус төркемнәрендә дә, татар төркемнәрендә дә кулланырга була. Бәлки татар төркемендә укучы балалар өчен кирәгрәктер дә әле. Диагностик мәгълүматларга карасак, укучыларның 17%ы гына гаиләдә татар телендә аралаша, ә 83% ы рус телендә сөйләшә. Татар телен туган тел буларак өйрәнүче балаларның шактые катнаш гаиләдән. «Әгәр бала гаиләдә алты яшенә кадәр туган телендә сөйләшми икән, мәктәптә инде ул туган телне чит тел буларак укырга мәҗбүр",- дип язган күренекле педагог К.Д.Ушинский. Ә эшчәнлеккә корылган мөнәсәбәтнең бер формасы булган тәнкыйди фикер йөрү технологиясе балаларда кызыксыну, тикшеренү эшчәнлеге үстерә. Дәрес вакытында укучылар темага кагылышлы сораулар куеп, ул сорауларга җавапны үзләре кызыксынып эзлиләр. Аларның үз фикерләре, үз карашлары формалаша, укучылар үзләренең хаклы икәнен исбатларга өйрәнәләр. Татар теле дәресләрендә грамматик категорияләрне модельләштерәләр, ягъни график мәгълүмат барлыкка китерәләр. Бу модельләрне балалар дәрестә чыгыш ясаганда да кулланалар. Тәнкыйди фикерләү технологиясе буенча эшләгәндә укытуның моделе түбәндәгеләргә нигезләнә: укыту технологиясенең үзәгендә укучы тора; уку эшчәнлегенең нигезен педагог һәм укучының хезмәттәшлеге тәшкил итә; белем алуда балалар үзләре актив катнаша; укыту процессы укучыларнын иҗади сәләтен, тәнкыйди фикерләвен үстерүгә юнәлдерә.
Мин башта технологиянең теоретик нигезен өйрәндем. Тәнкыйди фикерләү технологиясе фәлсәфә һәм психология педагогика фәннәренә нигезләнә. Аның авторлары – Америка галимнәре Дженни Стил, Чарльз Темпл, Курт Мередит, Скотт Уолтер. Россиядә бу технологияне 1997 нче елларда куллана башлыйлар. Безнең укыту системасына аны Ирина Муштавинская, Игорь Загашев, Сергей Заир–Бек яраклаштыра. Иң элек терминның аңлатмасын эзләдем. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә тәнкыйди сүзенә мондый аңлатма бирелә: тәнкыйть белән сугарылган, тәнкыйть итүчән, критик. Ә тәнкыйди фикерләү технологиясендә исә аның аңлатмасы башка: мәгълүматны тәнкыйть күзлегеннән кабул итү – ул нәрсәнедер инкарь итү түгел, ә киресенчә, үзеңә яраклаштырып, кулайлаштырып өйрәнү. Тәнкыйди фикерләү ул- мәгълүматны тормыш тәҗрибәсенә таянып кабул итә торган ирекле фикер йөртү. Иҗади фикерләү өчен башлангыч нокта – телне яклап түгел, ә актив фикерләп өйрәтү. Әлеге технология буенча корылган дәрес 3 этаптан тора:
Кызыксындыру - булган белемнәрне искә төшерү; яңа темага кызыксыну уяту; укучыларда максат булдыру.
Аңлау, мәгънәсенә төшенү – яңа мәгълүмат кабул итү, максатларны ассызыклау.
Рефлексия – өйрәнелгән мәгълүматны иҗади анализлау, бәяләү,яңа максатлар кую.
Мәсәлән, кластер төзү (уртада тема, ә аның тирә-ягында кирәкле грамматик төшенчәләр). Исем темасын өйрәнгәндә, кластер алымын куллануны карап үтик. Исем 6 нчы сыйныфта өйрәнелә. Билгеле, бу теманы балалар инде башлангыч сыйныфтан ук беләләр. Уртага түгәрәк сызабыз һәм «исем» дип язабыз, балалар әйткән мәгълүматны тактага яза барабыз.
исем
ия
сан
Сүз төркеме
Кем?
Нәрсә?
предмет
килеш
Беренчел кластер барлыкка килде.
Аннан соң укучыларга алынган мәгълүматны бер тәртипкә салырга, ягъни саннар куярга, кирәк булса, берләштерергә, нәрсәдер өстәргә тәкъдим ясыйбыз. Шулай итеп, икенчел кластер барлыкка килә.
предмет
Кем?
Нәрсә?
Сүз
төркеме
төрләнә
сан
килеш
тартым
исем
Җөмләдә
ия
"Исем" темасын өйрәнеп беткәч, аның турында яңа мәгълүматлар туплагач, бу кластерга кире әйләнеп кайтып, гомумиләштерү- кабатлау этабында аны яңадан үзгәртеп төзибез.
Кем? Нәрсә?
предмет
мөстә
кыйль
сүз төркеме
була
төрләнә
ялгызлык
уртаклык
сан
килеш
тартым
исем
Синтаксик роле
(җөмләдә)
Баш кисәкләр
(ия, хәбәр)
Иярчен кисәкләр
(тәмамлык, аергыч, хәл)
Эндәш сүзләр
Инсерт – фикерләп, нәтиҗәле итеп уку өчен интерактив система, ягъни
укыганда маркер белән тексттагы мәгълүматны бүлгәләү алымы. Мәсәлән: «!» - билгеле мәгълүмат, «-» -каршылык, «+» - кызыклы, «?» - ачык түгел, җавабын эзләү.
Бу алымны «г, к тартыклары» мисалында анализларга мөмкин. Башта текстны мөстәкыйль рәвештә укып, тамгалап чыгарга кушыла. Мәсәлән, «!» - моны белә идем, «+» - минем өчен яңалык, «-» - миндә икеләнү тудыра, «?» сорау, аңлашып бетмәде. Иң кирәкле дип саналган тамгаларны таблицага да күчерергә була.
| «!» (белә идем) | «+» - яңалык | «?» - (аңламадым) |
| К, Г – тартык авазлар К,Г – тартык авазлары калын һәм нечкә булалар. К – саңгырау тартык. Г – яңгырау тартык. | [к] һәм [г] – тел арты тартыклары. [къ] һәм [гъ] – кече тел тартыклары. [къ] һәм [гъ] авазлары рус телендә юк. [к] һәм [г] авазлары татарның үз сүзләрендә дә, алынмаларда да булалар
| Мәкаль, игътибар сүзләренең язылышы |
«Нечкә» (тонкие) һәм калын (толстые) сорауларга җавап бирү күнекмәләре дә балаларны фикерләргә өйрәтә.
Нечкә сораулар дип конкрет, бертөрле генә җавап көтелгәннәрен, ә «калын» сораулар дип, төрлечә җавап көтелә торганнарын атыйбыз. Бу алымны бәйләнешле сөйләм үстерү өчен, төрле сыйныфларда теләсә нинди текстны өйрәнгәндә кулланырга мөмкин. Мәсәлән, 5 нче сыйныфта «Балык тоту» текстын түбәндәгечә анализларга була.
Балык тоту.
Әтисе белән бергәләп Таҗи балык тотарга барды.
Көн әле бик иртә. Кояш та юк, ә шулай да якты. Мондый вакытта балыкның яхшы чиртүе һәркемгә билгеле.Таҗи ялтырап торган ап-ак чабакларны, көмеш тәңкәле кызылканатларны, әрсез алабугаларны чиләккә җыя бара. Менә инде аларның балык сала торган чиләкләре дә тулып килә. Балык бик шәп эләгә. Шуңа күрә вкытның үтүе дә сизелми. Әнә кояш та күтәрелеп килә. Балык та эләкми башлады. Кинәт әллә кайдан җил чыкты. Утлы камчысы белән яшен сызып үтте, күк күкрәде. Чиләкләп яңгыр яварга тотынды.
| Тонкие ? (нечкә) | Толстые ? (калын) |
| Хикәядә сүз нәрсә турында бара? - көннең кайсы вакыты? - ни өчен бу вакытта балыка килгәннәр? - нинди балыклар эләгә? - каян җил чыкты? - яшен нинди? - яңгыр ничек ява? | Табигатьтә ял итү сезгә нәрсә бирә? - табигать кочагында ял итәргә яратасызмы? - арагызда балыкчылар бармы? - табигатьтә нәрсә эшләргә яратасыз? - табигатьтә ял итүнең нәтиҗәсе нәрсәдә күренә? - табигатьтә ял иткәндә, үзеңне ничек тотарга кирәк? |
Татар теле дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен кулану, һичшиксез, белемнең сыйфатын яхшырта, логик фикерләү, образлы сурәтләү сәләтен үстерә.
Укучылар үз эшчәнлекләрен аңлап оештыралар, максат куеп, аны тормышка ашырырга тырышалар, үз эшчәнлекләренең нәтиҗәсен анализлыйлар.
Йомгаклап әйткәндә, бу технология белән эшләүнең уңышлары инде күренә башлады: беренчедән, балаларның үз эшчәнлеге белән канәгать булулары, туган телне өйрәнүгә кызыксынулары артты. Икенчедән, укучылар үзләренең эш нәтиҗәләрен күрәләр. Өченчедән, алган белемнәрне тормышта куллана белү, тормышка яраклаша алу, иҗадилык, конкурент булырга сәләтлелек арта.
Татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерүнең чиге юк, бары эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк.


"Функциональ грамоталылык күпкырлы төшенчә" (32.58 KB)

