Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
«Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы”
(Мәктәпкә әзерлек төркеме белән күңел ачу программасы)
Югары категорияле тәрбияче:
Адгамова К.В
Актаныш 2019
Балалар “Ледяные ладошки” җырына тезелешеп керәләр.
Кунакларга бүләк итеп бию башкарыла: “Ледяные ладошки”
Алып баручы: Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.
1 б Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз
Матур җырлар җырларбыз.
Нинди матур безнең чыршы,
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен
Бергә: Котлы булсын Яңа ел!
Җыр ” Снег идет”
Алып баручы: Балалар карагыз әле, бүген безнең бәйрәмебезгә нинди матур итеп киенеп, ясанып, бизәнеп ямь-яшел мәһабәт чыршы килгән. Без яңа ел бәйрәмен яратабыз һәм чыршының безгә кунакка килүенә бик сөенәбез.
Нишләптер чыршының утлары кабынмаган, әйдәгез без аңа ярдәм итик.
(Балалар чыршыга карап өрәләр, чыршыда утлар кабына.)
Алып баручы: Менә ничек күңелле булып китте. (Балалар кул чабалар).
Рәхмәт сиңа, чыршыбыз, без сиңа багышлап үзебезнең шигырьләребезне сөйләп күрсәтербез. Балалар икешәрләп, чыршы алдына басып, сөйлиләр.
Ислам : Күрегез бу чыршыны,
Матурланган, киенгән.
Безгә калын урманнан
Ул кунак булып килгән.
Кулны-кулга тотынышып,
Җырлыйбыз да биибез .
Яңа елда һәркемгә
Бәхет-шатлык телибез.
Сылу: Әй, чыршыкай-чыршыкай
Үзең бигрәк купшыкай.
Яшел күлмәк кигәнсең
Күп бизәкләр элгәнсең.
Монда җылы тыш түгел,
Җилле салкын кыш түгел.
Бик күп икән дусларың,
Бер урын да буш түгел.
Алмаз: У ребяток наших,
Елочка большая.
Огоньки на елке
Весело сверкают.
Риналь: Огоньки сверкают
Красный, голубой.
Хорошо нам елка
Весело с тобой.
Динар: Урамнарга, бакчаларга
Урман, кырлар өстенә
Ак мамыктай күбәләк кар
Төшә дә, төшә генә.
Динис: Яңа чуган кар шыгырдый
Өстенә баскан саен,
Курыкмыйча каршылыйбыз
Салкын кыш аен.
Алмир: Һава саф-рәхәт суларга
Яп-якты бөтен урын
Кыш бабай килер кунакка
Җир киде йомшак тунын.
Алыпбаручы: Балаларның шушы матур шигырьләреннән соң чыршыны мактап җыр да җырлап үтик.
Җыр: «Ёлочка-красавица»
(сл.и муз.Быстровой)
Алып баручы: Балалар безнең бу матур чыршыбыз урманда матур каен кызлары, имән егетләре, чәчәкләр арасында яшәгән. Һәм ул бик күп матур әкиятләр ишеткән.
Чыршыкай, бәлки шул әкиятләрнең берәрсен безгә дә сөйләрсең?
(Кыңгырау тавышы ишетелә.)
Чыршы тавышы: Исәнмесез, минем нәни дусларым. Яңа ел белән Сезне!
Бу бит мин, сезнең якын дустыгыз, яңа ел чыршысы. Сезгә бик зур рәхмәт әйтергә телим. Сез мине ничек матур итеп бизәдегез, бизәндердегез, минем турыда нинди матур шигырьләр сөйләдегез. Рәхмәт сезгә! Ә хәзер мин сезгә бик кызыклы әкият сөйлим.
“Яңа ел алдыннан бик суык көннәрнең берсендә Кар кызы үзенең дусларын – гномнарны җыйган да, Кыш бабайның әмерен җиткергән: балалар өчен күп итеп уенчыклар ясарга кушкан ул аларга.Чөнки Кыш бабайның тиздән Яңа ел бәйрәмнәренә барыр чагы җитә, аның балаларга уенчыклар өләшәсе килә” дигән.
Алып баручы: Әкиятнең дәвамын сөйләргә бәлки каркызын үзен чакырырбыз. Ә кар кызы кая соң әле? Биредә күренми бит! Әйдәгез бергәләп аны чакырыйк!
Балалар: Кар кызы! Кар кызы!
Кар кызы килеп керә. Кулында кәрзин, кәрзиндә боз кисәкләре.
Кар кызы: Исәнмесез, минем кадерлеләрем! Исәнмесез, минем нәни дусларым! Яңа ел белән Сезне!
Балалар: Исәнме, кар кызы!
Винир: Бәйрәмебез син килгәч
Матурланды тагын да.
Бик күңелле уйнавы
Яшел чыршы янында.
Алып баручы: Әйе шул, кар кызы! Син килгәч бәйрәмебез тагын да ямьлерәк булып китте. Рәхим ит бәйрәмебез түренә! Кар кызы, безнең бүген бәйрәмебездә чыршыбыз телгә килде һәм ул балаларга әкият сөйли башлаган иде. Анда сүз урманда яшәүче гномнар турында иде. Син шул әкиятнең дәвамын беләсеңме?
Кар кызы: Әлбәттә беләм балалар, шулай булган шул. Тик бу әкиятне дәвам итәр өчен безгә сезнең белән урманның гномнар яши торган карлы почмагына барырга кирәк. Ә анда болай гына кереп булмас. Карга батмас өчен чаңгыларны кияргә кирәк.
(Чаңгыларны киеп, чаңгыда барган хәрәкәт ясала.)
Менә килеп тә җиттек. Менә бит, балалар, шушы урында, җылы өйдә гномнар яшәгән. Алар балалар өчен бик күп матур уенчыклар ясый белгәннәр. Һәр ел саен Яңа ел алдыннан алар үзләренең көмеш чүкечләре белән алтын кадаклар кагып нәни дусларына уенчыклар ясаганнар.
Кызлар:Тук- тук- тук!!!
Гномнар: үз тавышлары белән җавап бирәләр: “Еллллловииииии”
(Кар кызы бер-бер артлы тезеп гномнарны җитәкләп, чыршы алдына алып чыга.Гномнарның кулларында- эшләнеп бетмәгән бүләк тартмалары, билбауларында- чүкечләр)
1 нче гном (Әмир) : Исәнмесез, балалар,
Саумысез, кунаклар.
2 нче гном (Раяз) : Бүген сездә күңелле,
Берәр бәйрәм түгелме?
3 нче гном (Винир) : Матур чыршы янында,
Күңелледер тагын да?
Кар кызы: Кечкенә дусларым минем! Сезгә Кыш бабай балаларга бик матур уенчыклар ясарга кушкан иде бит. Кыш бабай килеп тә җитәр, ә сезнең әле эшегез бетмәгән, бүләкләрегез әзер түгел.
4 нче гном (Алмир), чүгәләп: Хәзер чүкечләр алабыз,
Алтын кадаклар кагабыз.
5 нче гном (Ислам): Әйдә эшкә тотыныйк,
Дусларны шатландырыйк.(Тартманы уртага куеп, эш башлый)
6 нчы гном (Фаил): Бер сугам, ике сугам,
Уенчык әзер була.
7 нче гном (Риналь): бер сугам, ике сугам,
Бу бүләк әзер була.
8 нче гном (Алмаз): Бер сугам, ике сугам,
Күчтәнәч әзер була.
9 нчы гном (Динар): Бер сугам, ике сугам,
Минем дә бүләк әзер!
10 нчы гном (Динис) : Менә бит эш тә бетте,
Бүләкләр әзер безнең.
(Гномнар эшләгән вакытта чыршының әле бер, әле икенче ягыннан төлке башын тыгып карый.)
Кар кызы: Рәхмәт сезгә, гномнар, сезнең бүләкләрегезгә балалар бик шатланырлар, без аларны менә шушы матур тартмага салыйк та, матур бантик бәйләп, балаларга җибәрик. Бүләкләр белән тартмабыз тулды.
Алып баручы: Кадерле гномнар, безнең бәйрәмебезгә рәхим итегез!
“ГНОМНАР БИЮЕ”
Төлке керә: Менә урман буйлап бара идем, бик каты чүкеч тукылдаган тавышлар ишеттем. Бөтен урман яңгырап торды. Мин әллә куян үзенә яңа йорт саламы дип торам. Ә монда күрәм, сез бәйрәм итеп ятасыз икән.
Кар кызы: Рәхмәт инде сиңа, Төлке-хәйләбай. Бу юлы да бер кыңгыр эш майтарып йөрмисеңме икән син? Без сиңа ышанмыйбыз.
Төлке: Юк, юк, сез нәрсә инде!
Кар кызы: Яхшы Төлке-хәйләбай, әйдә бергәләп чыршы тирәли матур җыр җырлап алыйк.
Җыр: “ Праздничная елочка”( Сл.имуз. Е. Д. Гольцовой)
Минем бары тик балалар белән бер кызык уен гына уйныйсым килә. Бөтенегезгә дә күзләрегезне йомарга кирәк, алайса тылсым килмәячәк.
Кар кызы: Ярый-ярый төлке дус. Без хәзер барыбыз да күзләребезне йомабыз, тик син безне алдама, яме!
Төлке: Юк-юк, кая ул! Сез күзләрегезне йомыгыз да санап торыгыз 1,2,3,...дип.
(Кар кызы һәм балалар күзләрен куллары белән каплыйлар. Ә төлке бу вакытта уенчыклар тутырган тартманы алып кача).
Кар кызы: (күзен ача). Балалар, ә төлке кайда соң? Ә тартмабыз кайда? Хәйләбай безне тагын алдаган бит. Ә без шуңа ышандык. Нишләргә инде хәзер безгә? Кыш бабай килер вакыт та җитә. Аңа нәрсә дип җавап бирербез инде? (Кайгыра)
(Кыш бабай килеп керә)
Кыш бабай: Исәнмесез, дусларым,
Нәни кыз һәм улларым!
Ерак-ерак илләрдән,
Сезне сагынып килдем мин.
Сезгә яңа елда шатлыклар, тазалык, бәхет, мул тормыш алып килдем.
Кар кызы: Исән-саумы, Кыш бабай! Без сине бик сагындык. Синең килүеңә бик шатбыз. Кечкенә гномнар синең әмереңне үтәделәр, бик матур уенчыклар ясадылар. Тик аларны тартмасы белән төлке-хәйләбай урлап китте. Балалар уенчыкларсыз калырлармы инде? Нишләргә хәзер безгә?
Кыш бабай: Ах бу явыз төлкене! Сораусыз кеше әйберенә тияргә ярыймы инде?! Ярый, мин аны бу эше өчен нишләтергә икәнен белермен. Хәзер, хәзер... Миңа үземнең ярдәмчем Кар бабайга шалтыратып алырга кирәк. Балалар, сездә телефон бармы? Ул бөтен урман буенча йөри, бөтен тирә-юньдәге хәлләрне белә. Бәлки ул безнең уенчыкларны урлаган төлкене дә күргәндер.
Кар кызы: Кыш бабай, менә сиңа телефон. (Телефон бирә).
Кыш бабай: Алло! Алло! Бу урманмы? Миңа кар бабай кирәк иде.
Кар бабай: Әйе, әйе, кадерле кыш бабаем. Бу мин, главный кар бабай. Менә сине ишетеп килеп тә җиттем. Нәрсә булды, бәлки пожарныйларны чакырыргадыр?
Кыш бабай: Юк, юк, бернинди пожар да юк. Безгә явыз төлкене табарга кирәк. Ул безнең уенчык тутырган тартмабызны алып качты. Күрмәдеңме аны? Зинһар табып китер үзен монда!
Кар бабай: Кайгырмагыз, дусларым, мин урмандагы бөтен сукмакларны, эзләрне беләм. Хәзер чаңгыларымны киям дә, бөтен урманны әйләнәм. Мине шушында гына көтеп торыгыз. (Китә).
Алып баручы: Кыш бабай, Кар бабай әйләнеп кайтканчы без балаларның һөнәрләрен карый торыйк әле. Алар син килешкә бик күп шигырьләр, җырлар өйрәнде нәни дусларың. Ә син исә Карчәчәгең белән утырып ял ит бераз.
Ясминә: Яшел чыршы тирәсендә
Җыелып бертугандай,
Әйлән-бәйлән уйный идек,
Килеп керде Кыш бабай.
Әй Кыш бабай, Кыш бабай,
Хуш киләсең, уз бире!
Шатланышып җыр белән
Каршылыйбыз без сине.
Динара И: Әй Кыш бабай, Кыш бабай,
Хуш киләсең, уз бире
Кунак булып килер дип
Күптән көттек без сине
Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,
Безнең сөйгән кунак син.
Ямьле үтсен кичәбез
Безне көлдер, уйнат син.
Аделина: Үзең шаян, үзең юмарт
Үзең һаман шулай карт
Безнең белән бие, җырла,
Булмәбезгә ямь тарат.
Кыш бабай, Кыш бабай,
Кунакка килдең безгә
Уйнадык та, җырладык та,
Бәлки биерсең син дә. Аделина, Кыш бабайны җитәкләп биергә алып чыга.
Кыш бабайны биетү.
Румия: Әй Кыш бабай, Кыш бабай
Күптән таныш инде син.
Тик ни өчен Кыш әбине
Бер дә алып килмисең?
Безгә дигән күчтәнәчне
Ул үзе тутырамы?
Аннары сине озаткач
Гел өйдә утырамы?.
Ул да биеп йөрер иде
Безнең чыршы янында.
Кыш әбине дә калдырма
Тагын килгән чагында.
Гүзәл: Ах, какой хороший
Добрый Дед мороз.
Из лесу нам елку
К празднику принес.
Он весь из снега, изо льда
И борода его седа.
Но каждый год его мы ждем,
С ним праздник к нам приходит в дом.
Он всем подарки нам принес
Конечно это...
(барысы бергә):Дед мороз!
Мери: М.Джалиль «Дед Мороз»
Регина: Дед мороз пришел на елку
Рады мы его встречать.
Будем весело кружиться,
Вокруг ёлки танцевать. Регина Кыш бабайны үзе белән ияртеп, тәгәрәк уенга бастыра.
Кыш бабай белән русча җырлы-уен
“Паровоз”
Фаиль: Матур бәйрәм җырыбыз
Яңгырагач еракка.
Кыш бабабыз ишетеп,
Килде безгә кунакка.
Елмаеп ул эндәшә:
“Исәнмесез, дусларым.
Ямьле бәйрәм кичендә
Яусын сезгә котлавым”.
Айсылу: Менә шатлык бүген безгә,
Төнлә Кыш бабай килгән
Уятмаган бит мине
Йокласын әле дигән.
Алып килгән күп итеп
Күчтәнәчләр, бүләкләр.
Рәсеменең астына
Язган матур теләкләр.
Мин һәр кичтә тәрәзәңнән
Карап үтәрмен, дигән.
Мин кушканны үтәмәсәң
Керми китәрмен, дигән.
Кыш бабай:Ай, рәхмәт сезгә, балалар, бик күп икән һөнәрләрегез. Мин сезнең өчен бик сөендем.
Нишләптер Кар бабай озаклады әле. Әллә тартмабызны чыннан да таба алмый йөри инде? Ярый, балалар, кайтып җитәр ул, борчылмыйк. Ә аңарчы без сезнең белән бер уен уйнап алыйк. Бу уен бик күңелле. Ул кар боз кисәкләре белән уйнала. Уенга 2 бала чакырыла. Мин икегезгә дә таяклар куям. Шушы таякларга бер-бер артлы шушы кар бөртекләрен кертергә кирәк. Кайсыгыз тизрәк бетерә, шул җиңүче. Бу таякларны аннары Кар бабайга бүләк итәрбез.
Күрәм, сез буй үстергәнсез, ничә яшь инде сезгә? 7? Сөбханалла! Әллә мәктәпкә дә керәчәксезме? Эһеһей, анда болай, трай тибеп кенә булмаганын беләсезме соң? Мәктәп җырлап- уйнап кына йөри торган җир түгел лә ул.
Кая әле, бераз сынап алыйм үзегезне.
Уеннар . Кыш бабай балаларга Цифрлар күрсәтә, танырга куша. 10, 20, 30, 40, 50.
2+3= 4+2= 3+1= 5+5=
Табышмаклар әйтә.
1. Яшелчә бакчасында бабай, әби, онык, эт мәче, тычкан шалкан тарталар. Бакчада ничә кеше? (3)
2. Кубикның һәр ягы төрле төскә буялган. Моның өчен ничә төрле буяу кирәк? (6)
3. Каз һәм мәче аякларының саны 8 булса, ишек алдында ничә каз бар? (2)
4. Ринальнең 7 таякчыгы бар. Бер таякчыкны урталай сындырса, аның ничә таякчыгы булыр? ( 8)
5.Алфабитның беренче хәрефе нинди? 1. Әлмәт-шәһәр. 1. Егерме биш-сан.
2. Унөч-сан. 2. Яңа ел-бәйрәм.
3. Сарык-хайван. 3. М.Җәлил-шагыйрь.
4. Юкә-агач 4. Помидор-яшелчә.
5. Китап-уку әсбабы. 5. Икеле-билге.
6. Чалбар-кием. 6. Информатика-фән.
7. ”Салават күпере”-журнал. 7. Бүрек-баш киеме.
8. Бишле-билге. 8. Ручка-язу әсбабы.
9. Г.Тукай-шагыйрь. 9. Тал-агач.
10. Колбаса-ризык. 10. ”Көмеш кыңгырау”-газета.
(Уен беткәч Кар бабай ишектән кычкыра).
Кар бабай: Әй, дусларым! Кыш бабай! Таптым, таптым, тартманы. Менә бит ул! (тартманы сыпыра) Рәхмәт яугыры!
Кыш бабай: Менә бит, насыйп булгач табылды. Бу тартмадагы дипломнарны мин ел дәвамында конкурсларда катнашучыларга бүләк итәр өчен ясаткан идем. Бар кеше дә, балалар да, әти-әниләр дә бик тырышканнар бит. Эшләгәч бүләге дә булырга тиеш. Әйдәле, Кар бабай, үзең табып алып кайткач, үзең ияләренә дә җиткер инде син бу рәхмәт хатларын.
(Кар бабай дипломнар тапшыра).
Кыш бабай: Ай рәхмәт инде сезгә, гномнар, бигрәк матур уенчыклар ясагансыз! Эшегез өчен рәхмәт, кулларыгыз сызлаусыз булсын.
(Кинәт буран чыга, бүлмәгә буран-кызлар очып керә).
“Карчәчәкләр биюе”
(Алар биеп бетерүгә кар бөртекләре белән бергәләп
“Кыш бабай” җыры башкарыла.
Кыш бабай: Рәхмәт, сезгә, кар бөртекләрем, буран кызларым. Сез бөтен дөньяны аклыкка күмдегез. Кар күп булса, уңыш та яхшы булыр.Ә хәзер мин сиңа, Кар бабай, иң зур үтенечемне әйтәм. Урманның иң куе җирендә, кар көртләре астында, мин иң зур, иң кадерле тартмамны яшереп калдырган идем. Син шунда барып, безнең бәйрәм беткәнче тартманы монда алып кайт.
Кар бабай: Тыңлыйм һәм буйсынам! (Честь бирә, китә).
Алып баручы: Кадерле Кыш бабай! Әле безнең балаларыбыз үзләренең матур шигырьләрен сөйләп бетермәделәр. Кар бабайны көткән арада син аларны тыңлап, ял итеп ал әле.
Н.Динара: Соңлап кына көн туа,
Чәй эчкәнче төн туа.
Ай яктысы астында
Балалар чана шуа.
Ел ахыры икәндер
Кайсы ай бу?
Бергә-Декабрь.
Г.Зарина: Яңа елда яңа кар
Җемелдәр дә елкылдар.
Агачлар көмеш кенә-
Торсын шул килеш кенә.
Коры суык урамда,
Кайсы айда?
Бергә-Гыйнварда.
Р.Алина: Юлда җәяүле буран,
Көрткә күмелә урам
Кояш толыбын сала
Бераз кар көрәп ала.
Бетми кар көрәп кенә,
Кайсы айда?
Бергә-Февральдә.
Л.Алина: Белый снег пушистый
В воздухе кружиться
И на землю тихо
Падает, ложится.
Әмир: Сихри дөнья күгеннән
Ап-ак карлар коела,
Әйтерсең лә күбәләкләр
Нур диңгездә коена.
Могҗизалы бу күренеш
Куандыра күңелне.
Кыш бабайның йомшак атлап
Килүе шул түгелме?!
Раяз: Кыш бабай кардан өеп
Тау ясап бирде безгә.
Бик матур чыршы кертеп,
Утырттык өебезгә.
Һәркемгә дә бер яшь өстәп
Көткән яңа ел килде.
Тагын да мул, бәхетле
Итәргә туган илне.
Кыш бабай уен уйната
Ребуслар чишү : Көй, кыш бабай
Ярый-ярамый!”,”Кирәк-кирәкми!” уены
Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне өзәргә һич тә ...(ярамый).
Тешләрне көн саен иртән һәм кич чистартырга ...(кирәк).
Җәнлекләрне рәнҗетергә,кош ояларын туздырырга ...(ярамый).
Без – табигать баласы. Аны сакларга һәм яратырга ...(кирәк).
Чәчәкләрне кирәксезгә өзәргә, сулыкларны пычратырга, хайваннарны, кошларны тотарга ...(ярамый).
Балыкларга чиста су, кошларга очарга күк йөзе, җәнлекләргә урман – кырлар, таулар ...(кирәк).
Алып баручы: Зәлиябез инглизчә өйрәнде синең турында шигырьне, тыңла әле!
Сөмбел, Алинә дә инглиз телен яхшы үзләштерделәр.
Кар бабай: Таптым, таптым Кыш бабайның тартмасын. Ул шундый авыр!
Алып баручы: Ишетәсезме балалар, Кар бабагыз кычкыра түгелме? Аңа ярдәм кирәк ахрысы. Барыгыз әле, гномнар, юлларны яктыртып аңа бүләкләрне алып килергә булышыгыз.
(Гномнар чыгып китә).
Алып баручы: Балалар, гномнар ярдәм иткәч, тартманы авыр булса да бирегә алып килеп җиткерерләр. Ә без аңарчы шигырьләрне дәвам итик.
Эльвина: Тәрәзәгә күз салдым
Тордым да бүген иртән.
Күргәч, аптырап калдым
Кем җирне ап-ак иткән?
Урамда нишләгәннәр:
Әллә он сипкәннәрме?
Әллә зур мичкәләрдән
Бик күп сөт түккәннәрме?
Бөтен җирдә ак юрган...
Белдем, белдем – кар яуган!
Әй шәп булган, шәп булган –
Без шуарбыз таулардан.
Уен уйнату
Асылъяр: Яңа елны каршыларга,
Без җыелдык бу залга.
Исән-саумы, Яңа ел,
Хуш киләсең, уз алга.
Килде безгә яңа ел,
Бүген шундый яңа ул.
Яшел чыршы өстендә,
Йолдыз булып яна ул.
Исламия: Мин яңа ел- өр яңа ел
Буел миннән башлана.365 яңа көн
Бүләк итәм мин сезгә
Изге теләк, матур уйлар белән
Яңа елга аяк басабыз.
Ф.Зарина: Каршылыйк, дуслар, бергәләп,
Яңа ел килә безгә.
Әнә күпме дуслар килгән.
Әйләнә-тирәбезгә.
Йолдызлар төшеп кушылган,
Чыршыдагы утларга.
Кыш бабай белән Кар кызы
Килгән безне котларга.
(Төлке, гномнар һәм кар бабай чана тартып килеп керәләр.(тартма эчендә Тылсымчы.)
Кар бабай: Кыш бабай, мин тартманы гына түгел, безнең уенчыкларны урлап качкан төлкене дә таптым. Менә шушы тартма янында елап утыра иде. Балаларның уенчыкларын сорамыйча алып киттем, миңа бик оят, ди.
Кыш бабай: Ярый-ярый, менә монысы бик әйбәт, үз гаебен үзе таныганнарны без гафу итәбез. Бүтән алай эшләмәссең бит, төлке?
Төлке: Юк, юк, балалар. Мин сезнең алда бик гаепле, зинһар кичерегез мине! Бүтән беркайчан да кеше әйберенә сораусыз тимәм.
Кыш бабай: Ай, булган да инде бу, Кар бабай. Менә тапкансың бит минем тартмамны, рәхмәт инде сиңа, балалар бүләкләрне бик көтәләр иде.
(тартманы ачып җибәрә, ә аннан тылсымчы килеп чыга. Төчкереп җибәрә: әп-чхи!)
Кыш бабай: (куркып китә) ӘЙ ТЫЛСЫМЧЫ Син ничек монда эләктең? Мин бит сиңа әйттем: “Быел миңа мин отпускыда , чыршы бәйрәмнәренә килеп, йөри алмам дигән идең бит!
Тылсымчы: Алтынчәчтәге балаларның уенчыклары йоклаган, шуларны уятыйм, дип ашыгам әле
Йоклаган курчак, уенчыкларны Тылсымчы уятып чыга
“КУРЧАКЛАР БИЮЕ”
Тылсымчы: Ак бабаем, суык бабакаем, “Алтынчәч”ләр чакыра дигәч, һич ял итеп ята алмый идем инде мин.. Рөхсәтең булса, Балаларны шатландырыйм инде.
Яңгырасын матур көйләр, Чыксын минем сюрпризлар.
Тылсымчы фокуслары
Ахырдан тылсымчы зур машинада балаларга дигән күчтәнәчне дә кертә:
Кыш бабай:
Менә бит балалар, минем сезгә дигән бүләкләрем бар да исән-имин килеш табылдылар. Мин аларны сезгә бүләк итәм. Сыйланыгыз! Сөенегез, балалар! (Бүләкләрен өләшә).
19

Бакчабызга Яңа ел килә (45.47 KB)

