Ташкичү авылы мәчетенең тарихы
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим
Урта Идел буенда мәчет-мәдрәсәләр төзелеше, болгарларның Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткәнчә үк башалана. Алтын Урда дәүләте таралгач, әлеге традицияләр Казан ханлыгында дәвам итә.
Төбәктә дини вәзгыять, 1552 елда урыс гаскәрләре Казан ханлыгын яулап алганнан соң, тамырдан үзгәрә. Мәңгелек мәчет-мәдрәсәләр җимерелә, мөселманнарны көчләп чукындыру сәясәте башлана. Мондый авыр шартларда гади, зур булмаган агач мәчетләр төзелә башлый. 1742 елның нояберендә “Казан төбәгендә мәчетләрне төзүне тыю турында” дип исемләнгән приказ чыга. Сенат фәрманы нәтиҗәсендә яңа мәчетләрне төзү туктатыла, искеләре җимертелә.
Екатерина II идарә иткән чорда 1773 елда Россиядә Ислам диненә рәсми статаус бирелә. 1778 елны Оренбург мөселманнар Диния нәзарәте төзелә. Аның эшчәнлеге башланганнан соң гына мәчет-мәдрәсәләр ирекле рәвештә төзелә башлый.
1684 елны Карлы елгасыннан уңьяк яры буенда Ташкичү авылы барлыкка килә. Авылга Әстәрханнан нугай татарлары килеп урнаша. Алар 20 кеше була .
1800-1870 елларда Ташкичү авылында 2 мәчет булган: берсе - яңа мәчет урынында,ә икенчесе - авыл башында. 1860 елда авылда 2 мулла була.Шуларның берсе Чувашстанның Согыт авылыннан килгән. 1917 елда ир балалар өчен мәдрәсә ачыла. Анда авыл халкы Гурбун шәкерт дип атаган кеше һәм Бари Хамзин укыта. 1917 елда хатын-кызлар өчен мәдрәсә эшли башлый, дәресне Гафира апа белән Сәлимә апа бирә. Ләкин хатын-кызлар өчен ачылган мәдрәсә тиз ябыла.
Гурбун шәкерт
Гайнуллов Нурулла Ярулла улы истәлегеннән:”Безнең авылда иң беренче имам булып Хәлиулла исемле кеше булган. Революциядән соң муллаларны кысу башлана. Хәлиулла һәм башка дин әхелләре Урта Азиягә китәләр.Авылда калган бердән бер Дәүләтша мулланы да кулга алалар. Ул чорда кыйммәт саналган тегү машинасын алып чыгалар.
Мәдрәсәдә балалар укыту туктатыла. Кызларны Ләйлиҗамал дигән әби үз йортында укыта башлый.
1937 елда мәчетнең манарасын кисәләр. Манараны кисәргә авылдан кеше тапмагач,күрше авыл кешесе Сәдретдин кискән. Бу зур фаҗига август аенда була. Бөтен халык кыр эшләрен ташлап, мәчет янына җыела.Ирләр каршы торырга тырыша, ә хатын-кызлар елый. Бу авыл халкы өчен озак еллар буена төзәлмәслек яра булып кала. Бу турыда Мөхәммәтшин Исмәгыйл йөрәге әрнүен түбәндәге рәсемгә төшергән.
Мөхәметшин Исмагыйл ясаган рәсем. Манара кисү.
Бу вакыйганы кичерешләре турында Айзатуллин Равил 1994 елда 6 дәфтәр битеннән торган бәет язып калдыра.Ул “Ташкичү авылы мәчете турында” дип атала
Анда түбәндәге юллар бар
Авыл мәчетсез калганнан соң, мөселманнар, берләшеп, дини гыйбәдәтләр үтәр өчен Әлимова Бәян йортына җыела башлыйлар. Анда җомга, гает намазларын укыйлар. Шулай йортларда уку 1994 елның 18 июненә кадәр дәвам итә. 54 ел авыл мәчетсез тора.
Әлимова Бәян апапның йорты
1900 нчы елларда мәчетләрне торгызу башлана. Бу вакытта Ташкичү авылында имам булып Зиннатов Кыям тора. Авыл халкы мәчет салу турында хыяллана. Эшмәкәр, Ташкичү авылы егете Гайнуллин Тәлгат Нурулла улы үзенән ярдәм тәкъдим итә.
Эш барышы турында эшмәкәрнең әтисе,2000-2011 елларда авылның имам вазыйфасын башкарган Гайнуллин Нурулла бабай язып бара.
1993 елның 22 июнендә мәчеткә фундамент салу башлана.
Төзү эшләре тиз бара. Авыл халкы төзүчеләргә зур ярдәм күрсәтәләр.
Бигрәк тә эшмәкәрләр Зәкәрия һәм Мәрүф Закировлар,Шарапов Нурислам үзләреннән зур өлеш кертәләр.
Закиров Зәкәрия
18 декабрьдә Манара күтәрелә. Бу турыда Айзатуллин Зиганша Халиулла улы көндәлегеннән укып беләбез. ”1993 елның 18 декаберендә манара күтәрелде.12 сәгаттә урынына куелды,бик матур булды”. Манараны ясыйлар Айзатуллин Дамир белән Алиев Рәшит. Манараның аен Ульяновсктан Сафин Марс ясатып кайта.
Мәчет ачылган көнне бик күп халык җыела, 6 корбан чалына.
Авылының беренче имамы:Кәлимулла,икен-чесе Айзатуллов Хәлиулла була,өченчесе Мөхәметшин Исмагыйл, дүртенчесе Ахмадуллин Абдулла исемле була,анардан соң Зиннатов Кыям, алтынчысы Гайнуллин Нурулла, хәзерге вакытта Алиев Рәшит.
Гайнуллин Нурулла
ТАШКИЧҮ МӘЧЕТЕ “НУРУЛЛА” ИСЕМЕН ЙӨРТӘ.
Авылыбызның остабикәсе Минкина Мөнәвәрә апа.
Хәзерге вакытта безнең авылда Ислам дине менә шундый хәлдә:яшь парларга никах укыту, балага исем куштыру, корбан чалу, авыз ачтыру,мәетләрне соңгы юлга озату,зиярат өстен чистарту. Һәр җомга көн ирләр,бабайлар мәчеткә намазга йөриләр.Балалар бәйрәмнәрдә дә бик теләп катнашалр, төрле викторина уеннары да уйныйлар.Буа хазрәтләре,мөгалимәләре белән очрашу,аларның вәгазьләрен тоңлау безгә зур тәэсир итә. Алиева Сәвия апа Буадан килеп атна саен дәресләр алып барды,Һава апа Вәгазь сөйләп, китаплар бүләк итеп калдырган иде.
Сулдан уңга Сәвия апа белән Һава апа
МӘҮЛИД БӘЙРӘМЕ
Шәрәфетдинова Чулпан хәреф өйрәнә.
Намаз укырга өйрәнү.
Яшьләр Алиева Разия апа вәгазен тыңлыйлар.
Азан әйтү.
Җомга намазы.
Укыту бүлмәсе.
Татар халкы гомер-гомергә тирән белемле һәм дингә ышанучан булган, чөнки һәр татар авылында мәчетләр, ә алар каршында мәктәп-мәдрәсәләр эшләп килгән. Аларда яшь буын тәрбия дә, белемдә алган.
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ:
1: Централь Сөмбер архивы материаллары
2: Маликов Рәшид. “Буа шәһәренең мөселман гыйбадәтханәләре тарихы”
3: Истәлекләр: Гайнуллин Нурулла,Айзатуллов Равил,Әлимова Әлфия,Минкина Мөнәвәрә,Иматов Минназыйм,Залалов Рәшит.
4: Авыл рәссамы: Нигматуллин Искәндәр
Игътибаргыз өчен зур рәхмәт.


Авылым мәчетенең тарихы (8.76 MB)

