“Ай былбылым”, “Сабан туе”, “Шома бас” урта мәктәпнең 6 нч сыйныфында җырларын өйрәнү
6 нчы сыйныфта халык авыз иҗатын өйрәнгәндә, җырлар шакты зур урын алып торалар. Әмма без анализлаган өч җырга программада бер генә сәгать бирелә. Әлбәттә җырларның бөтен үзенчәлекләрен тикшерер өчен бу бик аз.
“Ай былбылым”
Үзенең жанры белән бу лирик җыр. Монда без җырчының эчке хисләрен күзәтәбез. Төп тема булып монда мәхәббәт алып тора. Былбыл образы аша, табигатьнең гүзеллеген сурәтләү аша җырчы үзенең кичерешләрен тасвирлый. Беренче дүртьюллыкта табигатьнең гүзеллеген генә күрәбез. Монда әле нинди дә булса хисләр тасвирланмый:
Ай былбылым, вай былбылым,
Агыйделнең камышы.
Таң алдыннан чут-чут килә
Сандугачлар тавышы.
Икенче дүртьюллыкта җырчы шул табигать образына үзенең кичерешләрен дә ялгый. Таңның гүзеллеге, сандугачлар тавышы аны төрле уйларга китерә:
Таңнар ата, өзелә үзәк,
Җырлата да елата.
Ә инде өченче строфада җырчының “үзәге өзелүенең” сәбәбен дә беләбез. Бу – мәхәббәт. Монда ул үзенең ярына мөрәҗәгать итә:
Синең хакта серләремне
Сөйлим сандугачларга.
Шулай итеп, җырның төп идеясы булып гашыйк булган җырчының кичерешләрен сөйгәне алдында ачу. Җырчы үзенең серләрен сандугачларга сөйли, һәм җыр аша мәхәббәтен белдерә.
Татар халык лирик җырларында мәхәббәт мотивы еш очрый. Шул ук вакытта аларда күбрәк җавапсыз мәхәббәт, сагыну мотивлары еш. “Ай былбылым” җырында исә сагыну тнмасы сизелми, монда көчле сөю темасы яңгырый. Һәм татар халык җырларына хас булган табигать белән уртаклашу мотивы аеруча көчле. Хәтта табигать сурәте аша җырчы үзенең хисен тирән белдерә.
Җырда кабатлаулар очрый. Алар тыңлаучыга җырның тәэсирен көчәйтеп киләләр. Агыйдел образы җырга лирик хисләр өстәп килә.
“Сабан туе”
Бу җырның авторы бар. Бу җыр турында Җәүдәт Фәйзи болай дип язган: “Бу җыр ифрат матур һәм халыкның бәйрәм хисләрен чагылдырган сүзләре белән ул күңелле көйләрнең классик үрнәге булган “Алмагачлары” белән янәшә басырлык. Сүзләрен 1940 нчы елда, Гөлсем Сөләйманова соравы буенча, шагыйрҗ Мөхәммәт Садри язган. М. Садри сүзләрен халык үзенеке итеп кабул итте” .
Жанры ягыннан бу йола җырларына да, бәйрәм җырларына да караган. Монда без күтәренке күңелле мотивларны ишетәбез. Җырның яңгыравы, аның аһәңлеге халыкның зур бәйрәмен тасвирлауга нигезләнгән. Аның төп идеясы халыкның берләшүендә, “хезмәт” туеның шатлыгында. Сабан туе автор өчен беренче чиратта “хезмәт туе”:
Сабан туе – хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе шул,
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Бәйрәм итик көн буе.
Монда кабатлаулар аз, һәм әсәрнең идеясы бөтен юлларда яңгырый. Сабан туе – бөтенхалык бәйрәме, шуңа күрә монда автор турындан-туры татар халкына мөрәҗәгать итә:
Бәйрәм итик шатланышып,
Туганнар, бергә-бергә шул,
Безнең бергә булуыбыз
Китсен бөтен гөмергә.
Күргәнебезчә, бу юллар бөтен халыкка, бер-берсен туган итеп күргән халыкка багышланган.
Җыр гомумән өндәү мотивлары нигезендә язылган. Теләк фигылҗ формалары шуны билгеләп торалар: бәйрәм итик, котлы булсын, китсен һ.б. Бу формалар аша автор җырга тантаналы яңгыраш өсти:
Котлы булсын, авылдашлар,
Ямьле сабан туйлары!
“Шома бас”
Бу җыр шулай ук күтәренке мотив белән язылган. Бу җырның да авторы бар – Гамир Насрый. Бу җыр уен җырлары жанрына якынлаша. Үзенең яңгырашы белән, икеюллык кушымтасы белән ул бию көенә тәңгелләшкән.
Их, күңел ачабыз,
Ничек шома басабыз.
Монда да өндәү җөмләләр, биюгә, бәйрәмгә, шатлыкка чакыру идеясы яңгырый:
Әйдә, әйдә катырак бас,
Биегәнне күрсеннәр.
“Баскан җирдән ут чыгара
Безнең яшьләр” дисеннәр.
1. Халык авыз иҗатының башка төрләреннән аермалы буларак, җыр сүз сәнгате генә түгел, ул көй белән, музыка сәнгате белән дә бәйле.
2. Өстәвенә, җыр әле ул тагын бер осталыкны, тагын бер иҗатчыны таләп итә. Бу талант иясе – җырлаучы, башкаручы. Җырның ни дәрәҗәдә моңлы, тәэсирле булуы җырчының тавышына, сәләтенә бәйле.
3. Шулай да җырның иң әһәмиятле үзенчәлеге – аның әйләнә-тирәдәге тормышны матурлап, бизәп торудан тыш, һәркемнең күңелендә, һәр кешенең рухи байлыгы булып яшәвендә. Җырның көен, сүзләрен уйлап табучы да, аны башкаручы да үз кичерешләре, мөнәсәбәтләре турында сөйлиләр .
Шуларны истә тотып, халык җырларын укытканда, төрле технологияләр кулланырга мөмкин. Монда “хезмәттәшлек педагогикасы” ысулларын куллану уңышлы булыр дип саныйбыз. Чөнки җыр жанры аша төрле максатларга ирешергә мөмкин. Д.Ф. Заһидулина фикере буенча, ионда 4 юнәлешне аерып чыгарырга була: “балага гуманлы-шәхси якын килү; активлаштыручы һәм үстерүче дидактик комплекс; тәрбия конөепөиясе; әйләнә-тирәне (мәктәп, гаилә, тирәдәге кешеләр) укыту-тәрбия эшенә тарту” .
Халык җырларын өйрәнгәндә бу бөтен максатларга ирешеп була. Җыр, беренчедән, укучыларда гуманлык, шәхси-лирик хисләр тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Монда аеруча җырның моңын, аһәңлеген аңлатуы әһәмиятле.
Икенчедән, халык авыз иҗаты белән таныштыру, татар халкының сәнгати үзенчәлекләрен ачыклау. Монда җырлардагы рухи үзенчәлекләренә тукталып китәргә була.
Өченчедән, тәрбия концепциясе. Монда җырдагы идеяләрне ачыклау, аларның эчтәлегендә халыкның хыяллары, өметләре тупланганын билгеләү мөһим.
Һәм, дүртенчедән, җыр жанры укытуны чынбарлыкка, гаилә һ.б. шундый әйләнә-тирә белән бәйләү уңайлы. Бу очракта татар халкының тарихына, аның гореф-гадәтләренә тукталып китәргә була. Бигрәк тә бу “Сабан туе” кебек халык җырларына карый.
Шулай итеп, татар халык җырларын өйрәнүдә төрле юнәлешләре кулланырга мөмкин, әмма нәкъ комплекс рәвешендә карала торган “хезмәттәшлек педагогикасы” ысуллары аеруча уңышлы булыр дип уйлыйбыз.
Кулланылган әдәбият
Ганиева Ф.Ә. һ.б. Әдәбият: Унберьеллык мәктәпнең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 1996. – 240 б.
Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004. – 367 б.
Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары. 5-11 сыйныфлар. – Казан: Мәгариф, 2000. – 42 б.
“Ай былбылым”, “Сабан туе”, “Шома бас” урта мәктәпнең 6 нч сыйныфында җырларын өйрәнү

Изучение татарских народных песен по татарской литературе в 6 коассе.

Хасанова Зульфия Равиловна
18.11.2016

Курсы профессиональной переподготовке
Педагогическое образование: учитель общеобразовательной организации
Продолжительность 300 или 600 часов
Документ: Диплом о профессиональной переподготовке
13800 руб.
от 2760 руб.
Получите комплекты видеоуроков + онлайн версии
Скачать разработку
“Ай былбылым”, “Сабан туе”, “Шома бас” урта мәктәпнең 6 нч сыйныфында җырларын өйрәнү (37.5 KB)
Сохранить у себя:
