3 ле санын кушу һәм алу. 1 класс, ФГОС
3 ле санын кушу һәм алу. 1 класс, ФГОС
![](https://fsd.videouroki.net/ro2/2021/04/pro/20210413_vu-tg-sbscrb2.png)
![](/videouroki/images/profile/empty_avatar.jpg)
Описание разработки
Тема: “ 3 ле санын кушу һәм алу”
Максат: 1) +3, -3 тибындагы кушу һәм алуны ныгыту
2) үткән дәреснең төп сорауларын кабатлау
3) фикерләү сәләтләрен үстерү
4) математика фәненә кызыксыну тәрбияләү
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
укучылар 3 не кушу һәм алу алымнарын кулланырга өйрәнәләр; куелган бурычлар һүм аларны үтәү шартларына туры китереп уку гамәлләрен планлаштырырга, контрольдә тотарга, бәя куярга өйрәнәлр;
үзләренең белү һәм белмәү дәрәҗәсенең чикләрен бәяләргә, парлап эшләргә һәм иптәшләрен бәяләргә өйрәнәләр.
Дәрес барышы
Оештыру моменты
Исәнмесез, балалар! Барыгыз да дәрескә әзерме? Әйдәгез, дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны язабыз, аннан парта кырыена куябыз.
Белемнәрне актуальләштерү.
Телдән исәпләү.
Саннар рәте белән эш.
Тактада 2,1,4,5,6,7.8,9,10 саннары язылган.
Саннар рәтен тулыландырыгыз.( 1 укучы тактада эшли.) Әлеге язманы цифрлар рәте дип әйтеп буламы? ( юк) Ни өчен? ( 10 – сан, ул ике билгедән тора).
Бу рәттә кайсы сан артык? ( 10) Ни өчен? Чөнки ул икеурынлы.
Кайсы сан төшеп калган? ( 3 ле саны)
Бу санның күршеләрен әйтегез.( 2 һәм 4)
3 ле саныннан соң килгән санны әйтегез. (4)
Кайсы сан 3 тән 3 кә артык? ( 6)
5 ле саны 6 санына карата ничек дип атала? (алдан килгәне)
7 ле саны 6 санына карата ничек дип атала? (аннан соң килгәне)
5 һәм 7 саны 6 санына карата ничек аталалар? ( күршеләре)
“Күңелле туп” уены. ( Тупны укучыга бирәм, сорау яки бирем әйтәм. Тупны кулына алган укучы җавап бирә)
1 дән 10 га кадәр 1 не аралаш сана.
5 ул – 3 ле һәм .......
10 га кадәр 2 не аралаш сана
6 ул – 4 ле һәм........
3 почмагы булган фигура ничек атала?
5 кә 1 не кушыгыз. Нәтиҗәне 2 гә арттырыгыз.
“Ромашка” уены
Нинди гамәл билгесен күрәсез? ( алу билгесен) нИчәшәрләп алабыз? ( 3 әрләп)
Мин санга күрсәтәм , ә сез җавабын әйтерсез. ( Таҗ яфракларына 4,5,6,7 саннары язылган. Укучылар җавап бирә)
( Алу билгесе кушу билгесенә алыштырыла)
Нәрсә үзгәрде? ( - билгесе + билгесенә әйләнде) Ничшәрләп кушабыз?
( 3 әрләп )
Эшчәнлекне үзбилгеләү.
Ромашка безгә санарга ярдәм итте. Без ничек куштык? ( 3 әрләп). Ничек алдык? ( 3 әрләп)
3 не ничек кушканны искә төшерик әле. ( Башта 1 не , аннан 2 не; 1+1+1; 2+1)
Дәрес темасы буенча эш.
Дәфтәрләрдә мөстәкыйль эш.
- Тактада мисаллар язылган: 5+3 6-3 8-3 10-3
- Мисалларны нинди ике группага бүлеп була? ( алуга мисаллар һәм кушуга мисаллар)
- Аска 1 шакмак төшәбез. Мисалларны ике баганага язабыз. Баганалар арасында 3 шакмак калдырырга онытмагыз.
( Тикшерү)
-Кем мисалларны дөрес итеп чиште, ике кулыгызны да өскә күтәрегез.
5. Физкульминутка
6. Өйрәнелгән материалны кабатлау һәм ныгыту.
6.1. Китап буенча эш.
- Кыстыргыч куелган биттән 4 нче номерны табыгыз. ( Биремне укый белгән укучы укый)
- Сез нәрсә укыдыгыз? ( Мәсьәлә)
- Мәсьәлә икәнен каян белдегез? ( Бу соравы булган цифралы хикәя)
- Мәсьәләдә сүз нәрсә турында бара? ( Чыпчыклар турында)
- Алар турында нәрсә соралган? ( Алар ничәү калды)
- Без иң элек нәрсә белергә тиеш? ( Башта ничәү булган һәм ничәсе очып киткәнен)
- Агачта 8 чыпчык бар иде. 8 саны нәрсәне аңлата? ( Бу агачта утырган чыпчыклар саны)
- 2 чыпчык очып китте. 2 ле саны нәрсә аңлата? ( Чыпчык рәсеме күрсәтәм)
- Чыпчык нинди гометрик фигурага охшаган? ( түгәрәккә)
- Дәфтәрдә түгәрәк кулланып схема ясыйбыз. ( 8)
- Чыпчыклар нишләде? ( Очып китте)
- Схемада 2 очып киткән чыпчыкны ничек күрсәтәбез? ( 2 түгәрәкнең астына сызабыз)
- 8 чыпчык бар иде, 2 се очып китте. Очып киткәч, нинди математик тамга куябыз? ( минус)
- Чишелешне язабыз: 8-2=6(ч.) – калды
- Мәсьәлә нәрсәсез булмый? ( Җавапсыз)
-Тагын бер кат мәсьәләнең соравын укыгыз.Саннан башлап сорауга җавап
биргез. Җавапны языгыз. ( Җавап : 6 чыпчык калды)
6.2. Аңлатмаларда билгеләр кую.
-Математика – тамгалар фәне. Рус телендә “ничә” дигән сүз куланабыз, ә математикада аны “?” билгесе белән алыштырабыз.
- Тагын нинди математик тамгалар беләсез? ( +,-,˂, ,= )
- Кайсылары чагыштыру билгеләре? (˂, ,= )
- Игътибар белән тактага карагыз. Белмәмеш ялгыш кына кайбер тамгаларны бетергән. Кем белә: нинди бирем эшлибез? ( уң яктагы нәтиҗәне сул яктагысы белән чагыштырабыз)
8-2*7 4+1*6 7+2*9 6-3*5 9-2*6 5+2*7
-Исәпләмичә билге куеп буламыґ? (юк)
- Кайсы өлеш үзгәрми? (уң ягы)
- 7 гә карата 6 турында нәрсә әйтеп була? 6 ˂ 7
7. Дәрескә йомгак.
- Дәрестә ниләр белән шөгыльләндек? Күбрәк нәрсә ошады?Барыгызда әйбәт эшләде, афәрин!
![](https://fsd.videouroki.net/courses/images/201911/153314_5dc9550a930ae.jpg)