Меню
Разработки
Разработки  /  Родной язык и литература  /  Мероприятия  /  7 класс  /  Сценарий мероприятия "Сабантуй"

Сценарий мероприятия "Сабантуй"

27.11.2023

Содержимое разработки

ГОСУДАРСТВЕННОЕ БЮДЖЕТНОЕ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ "НАБЕРЕЖНОЧЕЛНИНСКАЯ ШКОЛА №69

ДЛЯ ДЕТЕЙ С ОГРАНИЧЕННЫМИ ВОЗМОЖНОСТЯМИ ЗДОРОВЬЯ"












ТЕМА: «Сабантуй»


Сценарий мероприятия














Галялтдинова Гульназ Фаузетдиновна,

Учитель родного (татарского) языка и литературы

первой квалификационной категории










ГОРОД НАБЕРЕЖНЫЕ ЧЕЛНЫ

2023 ГОД 







ХУШ КИЛӘСЕҢ, САБАНТУЙ!

 “Сабантуй” җыры ишетелә


ХӘЕРЛЕ КӨН БАРЧАГЫЗГА

ХӘЕРЛЕ КӨН ТЕЛИ СЕЗГӘ 2023 елгы САБАНТУЙ БӘЙРӘМЕ.

Добрый день.

За неделю до Сабантуя начинается сбор подарков для его батыров и участников. Сбор подарков – это обряд, который проводится у татар перед Сабантуем Это один из традиционных обычаев нашего народа. Значит мы сумели сохранить связь между поколениями. Поэтому мы собрались сегодня .

Бәйрәмгә бирнә җыярга

Җыелдык әле бергә.

Бүләкләрнең иң затлысы –

Сабантуй батырына.

Хәзер сүзне ..... бирәбез.

Сабантуй – борынгы, мең еллык тарихка ия бәйрәм.
Бүген Сабантуй үткәрүнең географиясе киң булуга карамастан, бәйрәм өлешләре шул ук, нәкь элеккечә сакланып калган.
Бүләкләр җыю - әйбер җыю, яулык җыю, хәзер дә күңелле күренеш. Гармун тарткан, җыр сузган үсмерләр, егетләр авылның бер очыннан икенче очына төшеп, тастымал, яулык, тукыма кисәкләре җыя. Гадәттә, йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе, бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп ала. Шунысы да кызык, сабантуйга кунакка кайтканнар да бүләк бирә. Ә егетләр, рәхмәт йөзеннән, аларга багышлап җырлар , дәртле биюләр башкара.

1. Бию(.........)
Атлар иярләдеңме,
Тайлар йөгәнләдеңме;
Сабан туе җитә диеп,
Бүләк әзерләдеңме?
Идел суы тирәндер,
Сай җирләре билдәндер;
Җырлап тору – бездәндер,
Бүләк бирү – сездәндер.


Бүләкләр күп җыела. Борынгыдан килгән йола буенча яшь килен бүләге аерым алына. Йола буенча алар чигелгән сөлге бүләк итә. Әмма, чигү йоласы көнкүрештән югалганлыктан, бүгенге киленнәр, фабрикада тукылган сөлге бирү кубрәк күзәтелә.Сөлгенең иң матуры батыр җилкәсенә кунаклаган. Бу - бүләк әзерләүче киленгә иң зур мактау булган.
Йомырка җыю йоласы да бүгенге көнгә кадәр сакланган. Аларны бүләк урынына да, бүләккә өстәп тә бирәләр. Йомыркаларны чиләкләп җыялар. Бүләкләрне җыеп бетергәннән соң, үсмерләр, егетләр тагы да бер тапкыр авылны урыйлар, халыкка күпме бүләк җыйганын күрсәтәләр.
Сабантуй көнне мәйданга призлар тулы өстәлләр куела. Менә без дә буген җыелган буләкләрне куярга урыннар әзерләдек. Сабантуенда ярышларда җиңүчеләргә бу бүләкләр бар халык алдында мәйданда тапшырыла.
Сабантуенда җырчылар, биючеләр дә ярышы оештырыла.


2.Җыр. Аллия-гөллия

БӘЙРӘМ ИТИК БҮГЕН ДӘ.
ЯЗ БӘЙРӘМЕ ГӨРЛӘП ШУЛАЙ
КАЛСЫН БЕЗНЕҢ КҮҢЕЛДӘ.
ҖӘЙЛӘР КИЛСЕН МУЛ БУЛЫП,
ИГЕН УҢСЫН КЫР ТУЛЫП,
ДУСЛАР БУЛСЫН ҺӘР ҖИРДӘ,
ТЫНЫЧЛЫК БУЛСЫН ИЛДӘ.


САБАНТУЙ БӘЙРӘМЕНДӘ ХАЛЫКЛАР ҮЗЛӘРЕНЕҢ ҖЫР-БИЮГӘ ОСТАЛЫКЛАРЫН КҮРСӘТКӘННӘР,УҢГАН КЫР БАТЫРЛАРЫН, ТЫРЫШЫП ЭШЛӘГӘН ЕГЕТЛӘРНЕ КЫЗЛАРНЫ БҮЛӘКЛӘГӘННӘР, Ә БӘЙРӘМНЕҢ ИҢ МАВЫКТЫРГЫЧ,
ТӨП ЯРЫШЛАРЫНЫҢ БЕРСЕ ,ӘЛБӘТТӘ,КӨРӘШ САНАЛГАН.

3.Җыр ....

1.(Каршыга чигүле сөлге тотып бер кыз чыга) :

- Бәйрәмгә дип әзерләнгән чигүле сөлгем менә

Бүләгемне тапшырырсыз көрәштә җиңүчегә.

Рәхмәт яусын! Рәхмәт !

- Эй булэге, булэге,
Атлас икэн кулмэге.
Шул булэкне алам дип,
Тибэ батыр йерэге!..

-Мин дә төн утырып сөлге чиктем .Кабул итеп алыгыз!

-Рәхмәт.Бигрәк матур чигелгән. Сабан туй бәйрәменең турендә булыр бу сөлге!!!

Сабан туенда кызыл башлы киндер сөлгеләр байрак булып колганың очына бәйләгәннәр.

Сөлге – Сабан туеның гына түгел, татар халкының әләме дәрәҗәсенә күтәрелгән символы ул.

Сабан туеның колга башларында җилфердәгән чигүле сөлге. Кыңгыраулы туй атларын сөлге бизәгән.Милли бизәкләр белән чигелгән сөлге иң кадерле бүләк булып саналган.

Кызыл башлы ап-ак киндер сөлге - татар хатын-кызының осталыгына

Һәйкәл ул.

Сөлгеләрнең матурлыгын

Сүзләр җитмәс сөйләргә.

Түргә менсен, балкып көлсен,

Ямьнәр бирсен өйләргә.

Чигелгәннәр төсле җепләр белән

Кирәк җирдә кушып укасын.

Бизәкләрдә халык язмышлары –

Укый белгән кеше укысын.

Чиккән сөлге салып иңнәренә

Мәйдан батырлары зурлана.

Ак сөлгеләр, пакъ сөлгеләр белән

Сөртенгәндә йөзләр нурлана.

 2.(Бер чиләк йомырка тотып бер малай керә):

- Сабантуйга бирнә җыясыз икән. Минем дә бүләгем бар. Бәхетегез шушы йомыркалар кебек түгәрәк булсын.

-Рәхмәт синең үзеңә!

3.(Бер кыз керә)

- Ә минем бүләгем – чигүле кулъяуык! Көрәш батырына!

- Әй, бүләге дә, бүләге

Бигрәк затлы, карале.

Бүләкләрне котлап без дә

Бер биеп алыйк әле.

4 .Бию....


5.

ДӘРТЛЕСЕ, КҮҢЕЛЛЕСЕ.
САБАНТУЙЛАРНЫҢ БУЛМЫЙ УЛ
ҮТКӘНЕ, БҮГЕНГЕСЕ…
ҺӘР ЧОРНЫҢ ҮЗ САБАН ТУЕ!
БАРМЫ БЕРӘР АЕРМА?
И, ХОДАЕМ, ХАЛКЫБЫЗНЫ
САБАНТУЙДАН АЕРМА!

Урамда бүләк җыялар,

Сыгыла колга башы.

Кайчакта такмак әйтешеп

Алалар кара-каршы.

Ә бүләкләрне җәлләми халык, күңел җылысын кушып, иң асылларын гына сайлап бирә. Урам мондый чакта гөр килеп тора. Җыр-моң, бала-чага шау-шуы – барысы да бәйрәм рухы тудыра, күңелне күтәрә.

5.Җыр..

!!!!1Хәзер танылган халык язучысы әсәреннән өзек укыйм.Әсәрнең исемен, авторын кайсыгыз әйтер? Шуңа приз!!

“Бүген бөтен авылның асты өскә килә. Әллә ничә йөзләп җегетләр ат менеп чыкканнар да, яшь киленле йортларга кереп, сөлге җыеп йөриләр. Малайлар, кайсы атта, кайсы җәяү, өйдән-өйгә йомырка сорарга чыкканнар. Аларга яшелле-кызыллы буяуга буяп әзерләп куйганнар. Хатын-кыз бертуктаусыз кайный: киенәләр, ясаналар, буяналар, тырт-мырт өйдән-өйгә йөгерәләр.

Өчәүләп Җамали карт тыкрыгыннан туры мәйданга таба карап киттек. Безнең авылның кояш батыш ягында зур киң бер сырт бар. Сабан туен һәрвакыт шунда ясыйлар. Бер якта аллы-гөлле, кызыллы-яшелле чүпрәк диңгезе үз алдына дулкынланып тора, – болар хатын-кызлар. Икенче якта, бик куе булып, ирләр бер түгәрәк ясап оешканнар. Монда көрәш барадыр. Болардан читтә бала-чага, карт-коры, сатучы-фәлән, ат, арба, белмим, әллә-ниләр кара болыт кебек бөтен сыртны каплап алганнар. Бераз еракта, басу киртәсе буендарак, атлар йөреп тора. Кайберенең өстендә яулыклы малай, кайберләрен икенче атка менгән кеше җитәкләп йөртә... Барының да эчләре суырылганнар. Бары да карап торырга сөлек кебек маллар. Болар – чабышкылар.»


ЯҢГЫРАСЫН САБАНТУЙДА
ДӘРТЛЕ БИЮ КӨЙЛЭРЕ.
ҖИЛКЕНДЕРСЕН КҮҢЕЛЛӘРНЕ
ТАЛЬЯН ГАРМУН ТЕЛЛЭРЕ
Сабантуй елга бер килә,
Күңелле, олы бәйрәм!
Нур өстенә нурлар иңсен,
Биеп алыйк, ичмасам!
Бию....


КҮҢЕЛЛӘРНЕ РӘХӘТЛӘНДЕРӘ ТОРГАН , ҖАНГА ҖЫЛЫ БИРӘ ТОРГАН САБАН ТУЕ ҖАННАРЫБЫЗГА ИМИНЛЕК, ТЫНЫЧЛЫК ИҢДЕРСЕН! ИЛ-ҖИРЕБЕЗ ИМИН, БАЛА-ЧАГАЛАРЫБЫЗ, ТУГАН-ТУМАЧА САУ- САЛӘМӘТ БУЛСЫН! ТАБЫННАР ТҮГӘРӘК БУЛСЫН!!!

КАРАП ТОРМЫЙ АРА ЕРАККА ,
ДУСЛАР КИЛГӘН БЕЗГӘ КУНАККА.
ДУСЛЫК БЕЗНЕҢ ТОРМЫШ ҮЗӘГЕ,
ДУСЛЫК БЕЗНЕҢ БӘЙРӘМ БИЗӘГЕ.

ВАКЫТ ТАБЫП БҮГЕНГЕ БӘЙРӘМГӘ КИЛГӘНЕГЕЗ ӨЧЕН, БЕЗНЕҢ БЕЛӘН БЕРГӘ БУЛГАНЫГЫЗ ӨЧЕН « БИК ЗУР РӘХМӘТ»




Музыка куела :САБАН ТУЕ – ХЕЗМӘТ ТУЕ,

ШАТЛЫК ҺӘМ БӘХЕТ ТУЕ,

УЙНАП - БИЕП, ҖЫРЛАП- КӨЛЕП

БӘЙРӘМ ИТИК КӨН БУЕ.

ШАУ- ГӨР КИЛӘ КИҢ БОЛЫННАР,

КЫРЛАР ҺӘМ СУ БУЙЛАРЫ,

КОТЛЫ БУЛСЫН , ГӨРЛӘП ТОРСЫН






-80%
Курсы повышения квалификации

Занимательное искусствознание: как научить школьников понимать искусство

Продолжительность 72 часа
Документ: Удостоверение о повышении квалификации
4000 руб.
800 руб.
Подробнее
Скачать разработку
Сохранить у себя:
Сценарий мероприятия "Сабантуй" (18.89 KB)

Комментарии 0

Чтобы добавить комментарий зарегистрируйтесь или на сайт