Тема: Хәзерге заман хикәя фигыль. Кабатлау.
Дәреснең максаты: 1.Хәзерге заман хикәя фигыль турында белемнәрне арттыру.
2.Телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен булдыру,сүз байлыкларын арттыру.
3.Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну уяту , табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.
I.Белемнәрне тигезләү.
-Исәнләшү.
-Дәрескә әзерлекне тикшерү.
-Дежур укучы белән әңгәмә.
1нче бирем. Экранда шигырь.
Сагынычлы язның сыерчыгы,
Җырла син , җырла ярсып.
Моңлы җырың җиңү шатлыгының
Канаты булып барсын.(“Җырла кояшка карап” Ф.Кәрим.)
(Сүзлек эш.)
-Фигылләрне табыгыз һәм әйтегез, сез аларны кайсы төркемчәгә кертерсез? Моның өчен сезгә сорау куеп карарга кирәк.
(Нишлә? Нишләсен?)
Җырла(пой)-гл. повелит. накл. Эш кушабыз , боерабыз.
-Кайсы затка эш кушабыз?
-Син(II зат) җырла.
-Димәк,зат белән төрләнә икән. Инде шушы фигыльне I затка куеп карагыз.
-Мин җырлыйм. (теләк)
IIIзат-ул җырласын.
-Әгәр дә сыерчыклар күп булса?
-Без җырлыйк.
Сез җырлагыз.
Алар җырласыннар.
II.Уку мәсьәләсен кую.
-Әгәр сыерчык хәзер җырлап утырса, җырла фигылен ничек әйтерсез? (Экранда сыерчык рәсеме.)
-Җырлый – поет.
-Что вы можете сказать об этом глаголе?
-Глагол изъявительного наклонения.
(Тәрҗемәсен сүзлектән эзлибез.)
Хикәя фигыль икән.
Хәзер җырласа –җырлый(хәз. Заман.)
Кичә җырласа-җырлады,җырлаган (үтк. Заман.)
Иртәгә җырласа-җырлар,җырлаячак (кил. Заман.)
Нәтиҗә:Шулай итеп, хикәя фигыль 3 заманда килә икән.
(Слайд)
II бирем.Экранда шигырь.
Көләч кояш көлә килә,көлә менә
Карга кереп , кышның карын кимерә.
Ә кыш елый агып:
-Туным жәл ,-ди.
Җиргә ятып яшен сөртә,
Суын агызып йөткерә.
(Сүзлек эш.)
-Фигыльләрне атагыз,сораулар куегыз (нишли?) Эш кайчан башкарыла? (хәзер.) Димәк, фигыльләр кайсы заманда килгән?
-Хәзерге заманда.
-Әйдәгез бүгенге дәреснең темасын чыгарыйк әле.
Хәзерге заман хикәя фигыльләр.
(Глаголы настоящего времени изъявительного наклонения)
III. Уку мәсьәләсен чишү.
-Бу фигыльләр турында нәрсә белергә телибез?
1.Соравы.
2.Ясалышы.
3.Мәгънәсе.
4.Төрләнүе.
- 2 нче шигырьгә кире кайтабыз.
Фигыльләрне атыйбыз. (көлә,кимерә, елый, сөртә, йөткерә.) Нинди сорау куя алабыз?
-Нишли? Нишләми?(нәтиҗә.)
2.Ясалышы.
Көл-ә , кимер-ә -а -ә (тартыкка бетсә )
Ел(а)-ый эшл(ә)-и -ый –и (сузыкка бетсә)
3.Мәгънәсе. Кеше сөйләп торган вакытта булган яки булмаган эшне хикәяли хәбәр итә.
Слайд.
IV.Модельләштерү
нишли? нишләми?
-ый –и -а -ә
Модельгә карап материалны ныгыту.
1Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнүе.(Слайд).
Эшлә, укы, кайт, йөз фиг-рен зат-сан белән төрләндерү.
2.Физминутка.
2.Китап белән эшләү. 5нче күнегү,159 бит.(язмача).
6нчы күнегү,159 бит.(телдән).
V.Рефлексия.
-Ничек кабатладык?
-Кайсы эш сезгә авыр булды?
VI.Өй эше.
1. 3 нче күнегү, 160 бит. Диалогларга төшеп калган репликаларны өстәргә.
МБОУ «Савгачевская средняя общеобразовательная школа»
Открытый урок
в 6 А классе
по татарскому языку
на тему: «Хәзерге заман хикәя фигыль. Кабатлау.»
Учитель татарского языка и литературы:
Исаева Гульсина Мансуровна
2013 год