Меню
Разработки
Разработки  /  Прочее  /  Планирование  /  6 класс  /  Ч. Айтматовның “Беренче мөгаллим” повестен урта мәктәпнең 6 нчы сыйныфында өйрәнү

Ч. Айтматовның “Беренче мөгаллим” повестен урта мәктәпнең 6 нчы сыйныфында өйрәнү

Изучение повести Ч.Айтматова "Первый учитель".

18.11.2016

Содержимое разработки

Ч. Айтматовның “Беренче мөгаллим” повестен урта мәктәпнең 6 нчы сыйныфында өйрәнү


Һәр халыкның күренкле әдипләре, зур шәхесләре бар. Татар укучысына бик таныш булган шәхесләрнең берсе – кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов.
“Беренче мөгаллим” повесте аның иҗатында аерым бер урын алып тора. Бу повестька карата хрестоматиядә шунысына игътибар итәргә кушалар: “кыргыз халкының тормышыннан алып тасвирланган вакыйгалар ярдәмендә изге күңелле, мөрхәмәтле булу иң кирәкле, кешелекле сыйфат икәнлегенә игътибар итегез” .
Программада бу повестька 4 сәгать бирелгән. Һәм әсәрнең кайсы якларына игътибар итәргә кирәклеге билгеләнгән: “Мәгърифәтне зурлау мотивларының көчле чагылышы. Дүшән һәм Алтынай образлары. Әсәрдә тугандаш кыргыз гореф-гадәтләре чагылышы. Язучының тормышы, иҗаты, ата-анасы хакында кыскача мәгълүмат бирү” .
Чыннан да, повестьнең төп идеясы нәкъ шундадыр: монда кешенең изгелеге, аның гуманлыгына соклану.
Кыргыз халкының гореф-гадәтләренә дә Ч. Айтматов игътибар итә: “– Без борын-борыннан китмән белән тамак туйдыручы дихканнар. Безнең балаларыбыз да шулай яшәрләр. Аларның түрә буласылары юк, уку нигә аларга? Син инде, егет, безнең башны юк-бар белән катырма!” (173 б.).
“– Алтынай – матур исем, – диде ул һәм ничектер бик ягымлы итеп елмайды. Аның елмаюыннан хәтта йөрәк җылынып киткәндәй булды” (177 б.).
Ч. Айтматовның повестендә идеология тәрбия дә зур урын алып тора. Монда Ленин портреты образы уңайлы. Әлбәттә, бүгенге көндә мондый образлар бәхәсле булып санала, әмма ул заманда нәкъ Ленин, революция образлары идеологик символлар булып торганнар.
Повестьта төп герой булып Алтынай образы тора. Аның тарафыннан, аның карашыннан язылган әсәрдә без аның үсешен, белемгә таба тартылуын күрәбез. Алтынай образы аша әдип бөтен кыргыз халкының киләчәккә юнәлүен билгеләргә омтыла. Бу образны тагын ачык сурәтләү өчен, Ч. Айтматов аның карашларын турыдан-туры томана фикерле крестьяннар фикерләренә каршы куя.
Алтынай шул үткән заманаларга борылып, үз халкының томаналыгын, наданлыгын билгели.
Һәм шул халыкка капма-каршы Дүшән образы барлыкка килә. Бу образның киләчәккә омтылуы, аның чын мәгънәдәге батырлыгы сокландыра. Алтынай үткәннәргә борылып карый да Дүшәннең батырлыгына тагын да соклана:
“Мин хәзер дә, уйласам, хәйран калам: ничек итеп бу үзе дә юньләп язу танымаган, кулында бер генә дәреслек, хәтта бер генә әлифбасы да булмаган егет шундый зур эшкә тотынырга җөръәт итте икән” (179 б.). Бу сүзләрдә без инде олы укымышлы кешенең фикерен ишетәбез. Алтынай Дүшәннең хезмәте белән гаҗәпләнә, һәм аның белән бергә укучы да аңлый: кешедә дәрт, ышанычы булган чакта, аны бернәрсә дә туктата алмый.
Әйтеп киткәнчә, Дүшән гади халыкта яшәгән фикерләргә каршы килә. Һәм яңача без Алтынай фикерләренә тукталабыз:
“Хәзер менә шуларны исемә төшергәч, мин кешеләрнең ул чакта никадәр надан, явыз булуларына шаккатам” (181 б.).
Алтынай һәм Дүшән образлары укучыда лирик хисләр дә тудыра. Аларның якын булулары, укытучының гаделлеге аеруча көчле сурәтләнә. Бу лирик фикерләр шулай ук Алтынай уйлары аша тасвирлана. Укучыларга мисал итеп түбәндәге сүзләргә тукталып китәргә мөмкин:
“Ә мин аның шинеленә төренеп, эчемнән һаман бернәрсәне кабатладым: “Ярабби, Дүшән минем бертуган агам булса иде! Мин аның муенына сарылып кысып-кысып, күзләремне йомып, колагына иң кадерле сүзләремне пышылдап әйтә алсам иде!” (183 б.).
Лирик хисләр, аларның киләчәккә каравы, әсәрнең бу ике төп образлары якын булулары, аларның аерылу вакытында якты чагыла. Монда Алтынайның эчке хисләре, беренче укытучысы белән аерылуы гади гына сүзләр, һәм шул ук вакытта тирән лирик чагылышлар белән бирелгән. Монда укучыларның игътибарын нәкъ шуларга юнәлдерергә кирәктер. Әйтик, Алтынай сүзләренә:
“Ләкин соң иде инде, мин берни дә ишетә алмадым. Әмма аның соңгы мәртәбә кинәт кидер әйтергә теләп кычкырган тавышы хәзер дә әле колагымнан китмичә тора”.
Алтынай гомере буена Дүшән образын онытмыйча, аның киңәшләренә таянып яшәве – укытучы өчен иң бөек бүләк, аның чын мәгънәдә җиңуе итеп билгеләргә кирәк. Моңа, әлбәттә, аеруча игътибар итәргә кирәк. Дүшән образы аша балаларда укытучы һөнәренә хөрмәт үстерү, укытучының җәмгыятьтәге урыны турында аңлату мөһим булып тора.
“Ләкин беренче мөгаллимнең киңәшләрен исемә төшереп һәм аның алдында зур бер җаваплылык хис итеп, мин аеруча бер кабыну-яну белән тагы да бирелебрәк, тырышыбрак укырга тотындым” , – ди Алтынай инде әсәрнең ахырында. Бу сүзләрдә без инде үскән һәм кыргыз халкының киләчәген билгеләүче шәхесне күзәтәбез.

Минемчә, Ч. Айтматовның бу әсәрен укытканда, укытучыга традицион дәрес оясын кулланырга мөмкин. Д.Ф. Заһидуллина аны түбәндәгечә билгели: “V-VIII сыйныфларда иң киң таралган дәрес оясы булып кереш дәрес – текст белән танышу дәресе – анализ дәресе – нәтиҗәләр чыгару дәресе” .
Күргәнебезчә, бу әсәргә программа буенча нәкъ 4 сәгать бирелә, һәм бу дәресләрне шул киң таралган дәрес оясы буенча төзеп була.
Бу әсәрне өйрәнгәндә, беренче дәрестә, Ч. Айтматовның иҗади үзенчәлекләренә тукталып китәргә кирәк. Ч. Айтматовның иҗаты аеруча киң һәм күпкырлы. Аның башка әсәрләрен дә телгә алып китә урынлы булыр, дип уйлыйбыз.
Текст белән эшләгәндә, безнеңчә, төп геройларның лирик хисләре җәмгыятьтәге үзгәрешләр белән бәйлелеге, аларның бер-берсе белән тоташ булуларына игътибар итәргә кирәк. Алтынай образы кыргыз халкының киләчәге, аның язмышын хәтерләтә. Аерым тема итеп, тормышта, җәмгыятьтә белем кирәклегенә, белем көченә, аның әһәмиятлегенә тукталырга кирәктер. Чөнки монда тәрбияви максат аеруча зур урын алып торырга тиеш.
Әсәргә анализ ясаганда, шулай ук укытучы, аның урыны, бу һөнәрнең гаделлеге сурәтләү, аның тормыштагы әһәмиятлеге, кирәклеге турында сөйләү һәм укучыларның фикерләрен билгеләргә мөмкин.
Бу әсәрдән соң укучыларга гади гына инша-сочинение яздыру урынына ирекле темалы эссе, инша яздырырга була. Мәсәлән, “Минем беренче укытучым”, “Укытучы һәм җәмгыятьтә аның урыны”, “Укытучы – гадел кеше” һ.б.







Кулланылган әдәбият
Ганиева Ф.Ә. һ.б. Әдәбият: Унберьеллык мәктәпнең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 1996. – 240 б.
Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004. – 367 б.

-80%
Курсы дополнительного образования

История моды

Продолжительность 72 часа
Документ: Cвидетельство о прохождении курса
4000 руб.
800 руб.
Подробнее
Скачать разработку
Сохранить у себя:
Ч. Айтматовның “Беренче мөгаллим” повестен урта мәктәпнең 6 нчы сыйныфында өйрәнү (37.5 KB)

Комментарии 0

Чтобы добавить комментарий зарегистрируйтесь или на сайт