Меню
Разработки
Разработки  /  Прочее  /  Планирование  /  9 класс  /  9 нчы сыйныф (рус төркеме) өчен дәүләт теленнән (татар теле) ЭШ ПРОГРАММАСЫ

9 нчы сыйныф (рус төркеме) өчен дәүләт теленнән (татар теле) ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Укучыларның белемнәренә, эш осталыкларына һәм күнекмәләренә таләпләр ( 5-9 сыйныфлар)

Тыңлап аңлау

-Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

- сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

- зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

- Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

- Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

- аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

- парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

- терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

- татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

29.11.2018

Содержимое разработки



Укучыларның белемнәренә, эш осталыкларына һәм күнекмәләренә таләпләр ( 5-9 сыйныфлар)

Тыңлап аңлау

-Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

- сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

- зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

- Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

- Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

- аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

- парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

- терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

- татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

-Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

- конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

- монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

- өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

- өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку

-Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

-текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

-таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

-таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

Язу

-Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;

- конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;

- прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;

- үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;

- тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.




Үзләштерелергә тиешле грамматик минимум

1.Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләренең исемнәрен әйтә, аларга сорау куя, аера белү.

2.Гади һәм кушма җөмләләрне аера белергә өйрәтү.

3.Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен булдыру.

4. Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.

5.Иярчен хәл җөмләләрнең иярчен урын җөмлә, вакыт җөмлә, сәбәп җөмлә, максат җөмлә, шарт җөмлә, кире җөмләләрне белән таныштыру һәм аларны сөйләмдә урынлы кулланылуына ирешү.

6.Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес куя һәм аларны тиешле интонация белән әйтә белү.

Уку предметының эчтәлеге

Бүлек исеме

Кыскача эчтәлек

Сәгать саны

Без Татарстанда яшибез


Татарстанның, Россиянең атрибутикасын сөйли белү.Татарстанның территориясе, чикләре, табигате, шәһәрләре турында сөйли, диалоглар төзи белү.Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре..Татарстанда нефть чыгару турында белешмә бирә белү.Татарстанда промышленность үсешен сөйли белү.Кушма җөмлә төрләре.Татар телендә чыккан беренче китаплар турында сөйли белү.Татар музыка сәнгате, сынлы сәнгать,театр сәнгате турында сөйли белү.Тезүче һәм ияртүче теркәгечләр,аларны сөйләмдә куллану.Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр.Иярченле кушма җөмләләр, баш җөмләгә иярчен җөмләне бәйләүче чаралар.

Татар композиторлары,җырчылары,рәссамнар, театр артистлары, татар музыкасы турында, Татарстанда чыккан газета-журналлар турында сөйләшә белү. Артистның уйнавы – төзелмәсе.

26

Һөнәр сайлау

Исем ясагыч кушымчаларны ялгап, һөнәр исемнәрен ясау. Төрле һөнәр ияләренең хезмәте турында сөйли белү. Инженер булып эшли төзелмәсе.Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре.Иярчен ия җөмлә. Яңа һөнәрләр, үзеңә ошаган һөнәрләр, яраткан һөнәрне сайлау турында әңгәмә кора белү.Иярчен хәбәр җөмлә. Уңышлы һөнәр сайлау шартлары турында әңгәмә кора белү. Иярчен аергыч җөмлә. Хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр турында әңгәмә кора белү.Иярчен тәмамлык җөмлә. Эшкә урнашканда кулланыла торган типик диалогларда сөйләшә белү.Җөмлә кисәге буларак хәл. Шарт фигыль. Иярчен вакыт җөмләле кушма җөмлә.Яшүсмерләрнең эшкә урнаша алу вакыты, рөхсәт ителгән хезмәт төрләре турында әңгәмә кора белү.Хикәя фигыльнең заман формалары. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Укытучы, табиб һөнәрләре турында сөйли белү.Иярчен урын җөмләле кушма җөмлә..”Табибта” темасы буенча әңгәмә кора белү.Иярчен максат җөмләле кушма җөмлә.Игенче хезмәтен ихтирам итү, ипигә сак караш турында әңгәмә кора белү. Соң бәйлеге

25

Сәламәтлек – зур байлык

Инфинитив.Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк соравына җавап бирә,сәламәт яшәү кагыйдәләре турында әңгәмә кора белү.Ия белән хәбәр арасында сызык. Исем фигыльнең килеш белән төрләнеше.Начар гадәтләр һәм аларның сәламәтлек өчен зарары турында әңгәмә кора белү.Барасым килә формасында зат белән төрләнеш.Гаджет – бәйлелекнең зарары турында әңгәмә кора белү.

7

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый

Татарстан уллары, Советлар Союзы геройлары турында әңгәмә кора белү.Бөек Ватан сугышының башлануы, тәмамлануы, Җиңү көне,сугыш барышы,сугышта катнашкан ветераннар турында әңгәмә кора белү.Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.Иярчен шарт җөмлә.Фронтовик татар язучылары турында белешмә бирә белү.Сан төркемчәләрен кабатлау. М.Җәлилнең көрәштәшләре, “Моабит дәфтәрләре” турында сөйли белү.Җөмлә кисәкләрен кабатлау.Советлар Союзы геройлары М.Сыртланова, Г.Гафиятуллиннарның батырлыклары турында әңгәмә кора белү. Иярчен кире җөмлә Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.

10

Барлыгы


68




























Календарь-тематик план

УМК: Р.З.Хәйдәрова, Г.И.Ибрагимова, Р.Л.Малафеева, татар теле, 9 сыйныф, рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Казан: «Татармультфильм» нәшрияты, 2016.


Өйрәнелә торган бүлек, дәрес темасы

Сәгать

саны

Үткәрү вакыты

Кален-

дарь

фактик


1.

Без Татарстанда яшибез.

26




"Без Татарстан республикасында яшибез"текстындагы лексик-грамматик материал

1

03.09



Җөмлә кисәкләре

1

05.09



"Татарстан-кара алтын республикасы" темасы буенча лексик-грамматик материал

1

12.09



Диалог. Татарстан – кара алтын республикасы

1

13.09



БСҮ.Татарстанның икътисади үсеше

1

19.09




Контроль эш№1. Гади җөмлә синтаксисы


1

20.09



Хаталар өстендә эш. Кушма җөмлә

1

26.09



Беренче татар китаплары

1

27.09



Сәнгать өлкәсенә караган лексика

1

03.10



Татар музыка сәнгатенә нигез салучылар

1

04.10



Татар сынлы сәнгате үсеше

1

10.10



БСҮ. Без татар сәнгате турында сөйләшәбез

1

11.10



Теркәгечләр.Тезүче һәм ияртүче теркәгечләр

1

17.10



“Композитор А.Ключарев” текстындагы лексик-грамматик материал

1

18.10



“Бөек рәссам Х.Якупов” текстындагы лексик-грамматик материал

1

24.10



Сочинение. Х.Якуповның “Хөкем алдыннан” картинасы буенча

1

25.10



Тезмә кушма җөмлә турында гомуми мәгълүмат, аларда бәйләүче чаралар.

1

07.11



“Якташыбыз София Гобәйдуллина” текстындагы лексик-грамматик материал.Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр

1

08.11



Театр сәнгатенә караган лексик-грамматик материал

1

14.11



БСҮ,“Татар театры” тексты буенча сөйләмгә чыгу

1

15.11



Контроль эш №2 (тест). Тезмә кушма җөмләләр.

1

21.11



Хаталар өстендә эш. Иярченле кушма җөмләләр турында гомуми мәгълүмат.

1

22.11



Баш җөмләгә иярчен җөмләне бәйләүче чаралар

1

28.11



БСҮ.Без сәнгать кешеләре турында сөйләшәбез

1

29.11



БСҮ. Без татар матбугаты турында сөйләшәбез

1

05.12


2.

Һөнәр сайлау.

25


Исем ясагыч кушымчалар

1

06.12



Эш кәгазьләре. Хат язу кагыйдәләре. Әти-әнием һөнәрләре.

1

12.12



Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре. Иярчен ия җөмлә.

1

13.12



Тыңлап аңлау. “Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк..”.

1

19.12



Иярчен хәбәр җөмлә

1

20.12



Изложение. “Һөнәр сайлау – җаваплы эш”.

1

09.01



Хаталар өстендә эш. Иярчен аергыч җөмлә

1

10.01



БСҮ. Хезмәт базарында ихтыяҗ турында сөйләшәбез

1

16.01



Иярчен тәмамлык җөмлә. Эшкә урнашу

1

17.01



Контроль эш №3 Гади һәм кушма җөмләләр.

1

23.01



Җөмлә кисәге буларак хәл


1

24.01



“Гомәр һәм һөнәр” әсәрендәге лексик- грамматик материал

1

30.01



Сочинение.”Минем булачак һөнәрем”

1

31.01



Иярчен хәл җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре. Иярчен вакыт җөмлә.

1

06.02



Эш кәгазьләре. Эшкә урнашканда гариза язу

1

07.02



Хикәя фигыльнең заман формалары

1

13.02



БСҮ. Иң мактаулы һөнәр – укытучы һөнәре.

1

14.02



Татар телендә килешләр

1

20.02



Тезүче һәм ияртүче теркәгечләр.

1

21.02



Сүзлек диктанты.Иярчен урын җөмлә.

1

27.02



Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр”әсәрендәге лексик-грамматик материал

1

28.02



Иярчен максат җөмлә

1

06.03



“Хезмәткә – хөрмәт” текстындагы лексик-грамматик материал

1

07.03



Тыңлап аңлау. “Хезмәткә – хөрмәт”

1

13.03



Һәркемгә ипи кирәк. Соң бәйлеге

1

14.03


3.

Сәламәтлек – зур байлык

7



Инфинитив

1

20.03



Изложение. “Компьтер - хәзер безнең иң якын дустыбыз”.

1

21.03



Монолог. “Сәламәтлек – зур байлык.”

1

03.04



Исем фигыльләрнең килеш белән төрләнеше.Зарарлы гадәтләр

1

04.04



БСҮ. Эчкечелек авыруының зарары турында әңгәмә

1

10.04



Барасым килә формасында зат-сан белән төрләннеш

1

11.04



“Гаджетомания – зарарлы гадәт” текстындагы лексик-грамматик материал

1

17.04


4.

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый.

10




БСҮ.Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый

1

18.04



Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Иярчен шарт җөмлә.

1

24.04



Сүзлек диктанты . Әсирлектә туган дуслык

1

25.04



Фронтовик татар язучылары

1

02.05



Сан төркемчәләре. Җәлилчеләр

1

08.05



Иярчен җөмләләрне кабатлау. М.Сыртланова турында текст

1

15.05



Еллык контроль эш№4.

1

16.05



Хаталар өстендә эш.Иярчен кире җөмлә.

1

22.05



Диалог. “Батырлык нәрсә ул?”

1

23.05



9 нчы сыйныфта үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Йомгаклау

1

29.05
























0


-75%
Курсы повышения квалификации

Девиантное поведение: понятие, профилактика и коррекция

Продолжительность 144 часа
Документ: Удостоверение о повышении квалификации
6000 руб.
1500 руб.
Подробнее
Скачать разработку
Сохранить у себя:
9 нчы сыйныф (рус төркеме) өчен дәүләт теленнән (татар теле) ЭШ ПРОГРАММАСЫ (39.06 KB)

Комментарии 0

Чтобы добавить комментарий зарегистрируйтесь или на сайт