Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Урыссу гимназиясе»
3 нче сыйныф укучылары өчен татар
теленнән дәрес планы
Дәрес темасы: Сүз төркемнәре Исем Фигыль
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова Г.М
2020 ел
Дәрес темасы: Сүз төркемнәре.
Максат: Сүз төркемнәре турында белгәннәрне искә төшерү, гомумиләштереп аңлата белү күнекмәсен үстерү.
Дәрес тибы: үткәннәрне кабатлау һәм системалаштыру.
3сыйныф. "Татар теле" Беренче кисәк И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова.
Җиһазлау: презентация PowerPoint «Сүз төркемнәре», компьютер, проектор.
Дәрес барышы.
Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.
- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн. Кәефләрегез ничек?
- Укучылар, бүген без сезнең белән сүзләр дөньясына кызыклы сәяхәткә чыгарбыз. Сәяхәт барышында сез өч төркемгә бүленерсез. Һәр сәяхәтнең үз максаты булырга тиеш. Безнең максатыбыз – татар теленең 6 миллионнан артык сүзләр дөньясында кыю булырга, югалып калмаска өйрәнү. "Тырышкан табар, ташка кадак кагар" дигән девизыбызны онытмасак, юлда бер-беребезгә игътибарлы булсак, булышсак, кирәк чакта ярдәмгә дә килсәк, билгеле инде, максатыбызга ирешербез.
Актуальләштерү. Уку мәсьәләсен кую.
Төркемнәргә “Кайсы сүз артык?” дигән уен тәкъдим ителә. (Укучылар сүзләрнең төркемнәргә берләшүен һәм аларга таныш сүз төркемнәренең исемнәрен әйтә.1 нче слайд)
1 нче төркем өчен бирем.
Йөгерә, сикерә, сибә, тырмалый, эшли, китап, бара, йоклый.
Сорау – биремнәр:
- Кайсы сүз артык килеп чыкты?
- Ни өчен шулай уйлыйсыз?
Төркем җитәкчесенең гомумиләштерелгән җавабы:
- чөнки башка сүзләр нишли? соравына җавап бирәләр. Алар – фигыльләр.
2 нче төркем өчен бирем.
Акыллы, матур, уйчан, укый, буранлы, шаян, салкын, белемле.
Сорау – биремнәр:
- Кайсы сүз артык?
- Ни өчен?
Төркем җитәкчесенең гомумиләштерелгән җавабы:
- чөнки бу сүзләр нинди? соравына җавап бирәләр. Болар – сыйфатлар.
3 нче төркем өчен бирем.
Мәктәп, бакча, урман, китапханә, тәрбияле, өй, әни, сукмак.
Сорау – биремнәр:
- Артык сүз бармы?
- Җавабыгызны аңлатыгыз.
Төркем җитәкчесенең гомумиләштерелгән җавабы:
- Бу сүзләр кем? нәрсә? сорауларына җавап бирәләр. Алар – исемнәр.
Өй эшен тикшерү.
Ничек уйлыйсыз бүгенге дәрестә без ниләр өйрәнербез икән?
II.Төп өлеш.
Матур язу күнегүе: бирелгән сүзләр арасыннан предметны белдерүчеләрен генә сайлап языгыз.
Зәңгәр, абага, казый, алмалар, тозлы, очырта, арыслан, ява, Алмаз, абый, зур, чаба.
-Ни өчен бу сүзләрне сайлап яздыгыз? (кем? нәрсә? Соравына җавап бирә, предметны белдерә)
Бу төркемгә кергән сүзләр ничек атала? (исем)
2.Әйдәгез исем турында алган белемнәребезне модельләштерик.(Интерактив такта белән эш)
- Исем нәрсәне белдерә?
- Нинди сорауларга җавап бирә?
- Исемнәр нинди ике төргә бүленә?
- Исем нәрсә белән төрләнә?
Молодцы! Дәресебезне дәвам итик.
3). .Хәзер тактада язылган сүзләр арасыннан предметның билгесен белдергән сүзләрне табып языйк. Нинди сүзләрне язарсыз? Аларны без ничек атый идек? (сыйфат)
Тест үтәү.
1.Нинди сүз төркеме сыйфат дип атала?
1. Предметның билгесен белдерә.
2. Предметның эшен белдерә
3. Предметны белдерә
2.Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
1.Кем? Нәрсә?
2.Нинди? Кайсы?
3.Нишли? Нишләде?
3.Кайсы юлда сыйфатлар гына язылган?
1.Яшел, бара, кызыл.
2.Әби, матур, чаба.
3.Биек, зәңгәр, тәмле.
Булдырдыгыз укучылар. Сыйфат турында алган белемнәребезне барлап чыктык. Сез бик җитез һәм тапкыр булдыгыз, шуның өчен бер-берегезне мактап алыгыз. Иптәшегез турында 2 шәр матур сыйфат уйлап әйтегез. (Ләлә ягымлы, тыйнак... Ильмир ярдәмчел, җитез...) Молодцы.
4) .Ә хәзер тактадагы сүзләр арасыннан предметның эшен белдергән сүзләрне язып алабыз. Тикшерәбез.
III. Физминутка.
- Әйдәгез үзебезнең эшебезне күрсәтеп бераз ял итеп алыйк. Мин сезгә предметлар әйтәм сез аларның эшен, хәрәкәтен күрсәтерсез.(куян,кош, аю, бака, пианист, гармунчы, йөгерешче,язучы. ) Булдырдыгыз, молодцы! Хәрәкәттә бәрәкәт дигән безнең татар халкы. Кече яшьтән үк без көчле, сау-сәламәт булып үсәргә тиеш. Һәркөн иртән зарядка ясарга, спорт белән шөгелләнергә. Сәламәт тәндә сәламәт акыл дигән безнең татар халкы.
IV. Белемнәрне ныгыту. Әйдәгез хәзер бүгенге дәреснең темасын билгелибез. (Исем, сыйфат, фигыль.) Ә бер сүз белән аларны сүз төркемнәре дип атыйлар. Димәк, дәреснең темасы:....
Ә нинди максат куярсыз?
Ә хәзер экранга карыйбыз.
Белмәмеш уен белән мавыгып исемнәрне язарга оныткан, әйдәгез булышыйк.
Нокта урынына тиешле исемне куй: ... оча, ... тегә, ... өрә, ... ява, ... үсә, ...җырлый, ... укый, ... кызара. (дәфтәрләрдә эш.)
V. Рефлексия
-Без нинди сүз төркемнәрен кабатлап үттек?
- Сүз төркемнәрен нинди фән өйрәнә.?
Укучылар, без сезнең белән барлык сүз төркемнәре белән дә танышмадык. Калганнары белән Морфология фәне сезне зур сыйныфларда таныштырыр.
Бүгенге дәрес өчен бик зур рәхмәт.
Өй эше.
Һәр сүз төркеменә дә 5 мисал язарга.
Үзбәя.
Тест үтәү.
1.Нинди сүз төркеме сыйфат дип атала?
1. Предметның билгесен белдерә.
2. Предметның эшен белдерә.
3. Предметны белдерә.
2.Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
1.Кем? Нәрсә?
2.Нинди? Кайсы?
3.Нишли? Нишләде?
3.Кайсы юлда сыйфатлар гына язылган?
1.Яшел, бара, кызыл.
2.Әби, матур, чаба.
3.Биек,зәңгәр,тәмле.