Меню
Разработки
Разработки  /  Внеурочка  /  Мероприятия  /  5 класс  /  Тема:“Юллар имин, адымнар нык булсын”

Тема:“Юллар имин, адымнар нык булсын”

Максат:

1. Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

2. Балаларның игътибарлылыгын,мөстәкыйль эзләнүен,иҗади сәләтләрен үстерү.

3.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту, балаларның үзара аралашуларын яхшырту, дуслык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: юл билгеләре, ребуслар, табышмаклар, призентацияләр, светофор макеты, укучыларның рәсемнәре.

23.03.2018

Содержимое разработки

ГБОУ”Ново-Кинерсая школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья”, РТ

Хисматова Рания Фархатовна

Тема:“Юллар имин, адымнар нык булсын”


Максат:

1. Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

2. Балаларның игътибарлылыгын,мөстәкыйль эзләнүен,иҗади сәләтләрен үстерү.

3.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту, балаларның үзара аралашуларын яхшырту, дуслык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: юл билгеләре, ребуслар, табышмаклар, призентацияләр, светофор макеты, укучыларның рәсемнәре.

Сәхнәдән аска юл, җәяүлеләр чыгу урыны билгеләнгән, юл кырыенда юл билгеләре тоткан укучылар басып тора (“юл эшләре”, “автобус тукталышы”, “велосипедта йөрергә ярамый”, “җәяүлеләр чыгу урыны” ). Сәхнәгә алып баручы чыга.

А.б. Исәнмесез, кунаклар!

Саумысез, барчагыз да!

Сезне күрүгә без бик шат,

Шушы зал уртасында.


Юл йөрү кагыйдәләрен

Ел да өйрәнәбез без.

Ни дәрәҗәдә белгәнне

Хөкем итүчебез сез.


Бүген зал уртасына

Җыелабыз бергә без.

Әйдәгез ,рәхим итегез,

Соңга кала күрмәгез.

Мәктәпкә килүче Рәсим белән Адилә күренә. Рәсим “Юл эшләре” билгесен күреп ала .

Рәсим. Менә бу җирдә байлык бар,

Казып алыгыз, дигән.

Бәлки минем бишлеләрне

Шунда күмгәннәрдер, ә?

Адилә .Кара, Рәсим, син ашыкма,

Монда бара юл эше !

Бу билге булган урынны

Әйләнеп үтә кеше.

Зебра булган урыннан сәхнәгә менеп китәләр. Алар артыннан Айваз белән Ильвир күренә. Айваз “сәпитләрдә йөрергә ярамый” билгесенә игътибар итә.

Айваз. Их, сәпиттә килгән булсак,

Җилдерә идек юлда.

Күрәсеңме, рәхәтләнеп

Йөрергә була монда.

Ильвир. Юк, Айваз, ялгышасың,

Юкка кабаланасың.

Кызыл түгәрәк ул безгә

“Ярамый” дип кисәтә,

Әгәр зәңгәр төстә булса,

“ Яраганны” күрсәтә.

Алар сәхнәгә менгән арада Рәдис белән Әсхәт күренә. Берсе “автобус тукталышы” билгесенә карап:

Рәдис. Автобус туктый бит монда

Шуңа гына утырыйк,

Акча да түлисе булмый,

Артына гына тотыныйк.

Әсхәт. Алай эшләргә ярамый,

Дустым, имгәнүең бар.

Әнә тегеннән чыгабыз,

Анда юл билгесе бар.

Сәхнәгә менәләр, алар артыннан ук Кирилл белән Зөлфия күренә.

Кирилл. Әйдә инде,Зөлфия,

Ахры соңга калабыз,

Юлны моннан кисәбез дә,

Турыдан гына барабыз.

Юл аша чыгып барганда Светофор (Айваз) эләктереп ала.

Айваз. Тукта әле,әй, Кирилл

Тапталасың түгелме?

Билгеләрне белмисең,

Үзең юлдан йөрисең.

Ярый әле каршыңа

Чыкмады бер машина.

Зөлфия. Зинһар, гафу итегез,

Мин аңа өйрәтермен.

Зебра булган җирдән генә,

Чыгуны кисәтермен.

Менә шушындый билге ул

Җәяүле чыгу өчен.

Хәтта юлга да сызганнар

Барсы да күрсен өчен.

Барысы да сәхнәгә җыела, юл билгеләре тоткан балалар да үз урыннарын ала.

Рәсим. Дусларым, шаулашмагыз әле, Рания апа килеп, безнең белемнәрне тикшергәнче, мин сезгә бер әкият сөйлим.

Кайсыбыз иң кирәкле?

Борын-борын заманда ,өч ут яшәгән ди: кызыл, сары, яшел. Бервакыт болар арасында аңлашылмаучанлык килеп чыга. Кайсысы иң кирәкле? ( Өч ут булып киенгән балалар сәхнәгә чыга)

Кызыл (Айваз). Мин иң югарыда торам. Кешеләрне, машиналарны туктатам. Шуңа мин иң кирәкле.

Сары (Ильвир). Юк,мин бит кызыл белән яшелне аерып торам, барын да куркынычсызлык турында кисәтәм, мин иң кирәклесе.

Яшел (Зөлфия). Сез берегез дә дөрес әйтмисез. Мин иң аста торсам да, барысы да мине күрүгә йөри башлыйлар. Шуңа да мин иң кирәклесе.

Рәсим. Алар бик озак бәхәсләшәләр. Бөтен җирдә шау-шу башлана, юл һәлакәтләре артканнан арта. Беркем дә нишләргә кирәклеген белми. Акыллы, зирәк балалар тылсымчыны эзләп табалар һәм ул утларны бергә җыя да әйтә: “ Барыгыз да кирәкле, шуңа күрә сез гел бергә булырга тиеш . Шул вакытта гына юлларда тәртип булачак!”- ди.


Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Исән- сау гына килеп җиттегезме? Юлда хәвеф- хәтәрләргә очрамадыгызмы? Светофорның өч төсе дә бирегә килгән икән, әйдәгез сез үз командаларыгызга төсләрне таратыгыз да, урын алыгыз.

(Тәрбияче ябыштырыла торган өч төрле төстәге түгәрәкләр өләшә, һәр команда үз төсен алып күкрәкләренә ябыштырып куя)

Бүген мин сезнең юлда йөрү кагыйдәләрен ничек белүегезне тикшерермен. Сынатмаска тырышыгыз! Сезнең җавапларыгызны бәяләп баручылар безнең кунакларыбыз ....... булыр. Әйдәгез, Кызыл, Сары, Яшел командалары белән якыннанрак танышып китик.

Командаларга сүз бирелә. Һәрберсе үзенең командиры, девизы белән таныштыра. (“һәрвакыт бул игътибарлы», «һәрвакыт бул тырыш”, “һәрвакыт бул сабыр”)


1нче бәйге .Өй эше. (слайд)

Тәрбияче. Әйдәгез башта өй эшләрен карап китик әле. Һәрбер командага юл йөрү кагыйдәләре буенча рәсем ясарга кушылды һәм светофор, юл билгеләре буенча тарихка күзәтү ясап, мәгълүмат тупларга диелде.

Рәсемнәр карала. Укучыларның чыгышлары тыңлана.

Тәрбияче. Сезнең игътибарга балаларның чыгышларын тәкъдим итәбез.

1укучы. (слайд)

Беренче юл билгеләре турында. Беренче автомобильләр барлыкка килгәч, кагыйдәләрсез һәм юл билгеләреннән башка юлларда хәрәкәт итү куркыныч була башлый. 1900нче елда Парижда юл билгеләренә сүзләр булмаячагы, ә бары тик бөтен кешегә, хәтта укый-яза белмәүчеләргә дә аңлаешлы символ-сурәтләр генә булырга тиешлеге турында карар кабул ителә. 1909 нчы елда беренче дүрт билге кабул ителә: “Сикәлтәле юл”, “Борылыш” , “ Юллар чаты”, “ Тимер юл белән кисешү”.

2нче укучы. (слайд)

Светофор сүзенең мәгънәсе. “Светофор” сүзе ике өлештән тора: “свет” һәм “фор”. Свет- яктылык дигән сүз. Ә “фор” сүзе греклардан “форос” сүзеннән алынган, ул “алып килүче” дигәнне аңлата. Димәк, светофор- яктылык алып килүче булып чыга.

3нче укучы. Беренче светофор моннан 100ел элек Лондонда куела. Анда

2 төс кенә була: кызыл һәм яшел. Махсус кеше җеп ярдәмендә кирәкле төс түгәрәген күтәрә торган булган. Россиядә беренче светофор Мәскәүдә 1929нчы елда куела. Ул 3 тигез өлешкә бүленгән түгөрәк формасында була:

кызыл, яшел һәм сары. Регулировщик укны кирәкле төскә бора торган булган Соңрак Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләрендә электр белән эшләүче 3 төсле светофорлар барлыкка килгән.

2нче бәйге. Светофордан хат. (слайд)

Һәрбер командага түбәндәне текст таратыла.

Җәяүлеләр өчен белешмә.

Җәяүлеләр....................... буенча гына йөри. Шәһәрдән читтә .................... буйлап .......................... каршы юнәлештә генә йөрергә кирәк. Урам аша чыгар алдыннан........... якка, ә урам (юл) уртасына җиткәч, ..........якка кара. Урам аша чыгып өлгермәсәң, .............................................................. туктап тор. Урам аша чыкканда......................................... булырга кирәк.


Файдалану өчен сүзләр: куркынычсызлык утравында, уң, сул, бик игътибарлы, юл кырые, транспортка, тротуар.


Бәяләү өчен текстлар жюрига бирелә.


Тәрбияче. 3нче бәйге. “Ярый, ярамый” уены. (слайд)

- Мин сезгә телдән җөмләләр әйтәм, ә сез ярый яки ярамый сүзе белән тулыландырып бетерәсез, һәр командага 2шәр сорау.

Светофорда яшел ут янганда юл аркылы чыгарга ( ярый)

Юлны теләсә кайдан чыгарга (ярамый)

Велосипед белән теләгән урында йөрергә (ярамый)

Автобус ишегенә терәлеп барырга (ярамый)

Автобус яки машина артына тотынып барырга (ярамый)

Җәяүлегә машина хәрәкәтенә каршы барырга (ярый)

Тәрбияче. 4нче бәйге. Командирларның уң кулларына. Авыр балалар белән эш. “Мин беләм” бәйгесе. (Светофор белән танышу)

Тәрбияче. Кадерле уенчылар, 5нче бәйгенең нидән гыйбәрәт булуын табышмактан белерсез. (слайд)

Үзе монда утыра,

Сүзне тегендә тутыра. (телефон)

- Әйе, дөрес җавап бирдегез. Бу табышмакның җавабы –телефон. Ә хәзер дөрес телефон номерларын сайлагыз. Команда әгъзаларының алдында машина рәсемнәре ята. Алар, табышмакка җавап тапкач, тиешле машина рәсеме турысына телефон номерларын язып баралар .

1 нче сорау. Әгәр кеше авырый икән.

Күрсәт ярдәмне.

Телефоннан җый син һәрвакыт 0... (3) не.

2 нче сорау. Газ белән уйнама, шаярма бер дә,

Газ исе килсә, шалтырат 0...(4) кә.

3 нче сорау.Шырпы белән уйнама син, калырсың көл—күмергә,

Әгәр янгын чыга калса, шалтырат син 0...(1) гә.

4 нче сорау. Тап булсаң әгәр, шикле кешегә,

Кичекмәстән шалтырат син 0...(2) гә.

Тәрбияче. Ә хәзер 6нчы бәйге . Ул табышмаклар бәйгесе дип атала. Табышмакларны тыңлап китик әле.

  1. Дүрт аяклы,

Кара тояклы,

Бар ягы тәрәзәле,

Нәрсә соң ул,бел әле?.( автобус)


2) Ике тәгәрмәчле арба,

Атсыз да алга чаба. (велосипед)


3) Маңгаенда мөгезе бар,

Боргаласаң -үкерә

Менеп атлансаң биленә

Җилдән җитез йөгерә. (мотоцикл)

4) Үзе тыр да тыр килә,

Бар эшне эшли белә.

Сукалый да, тырмалый да

Я нәрсә ул,кем белә? ( трактор)

5) Уф- пуф итәр,

Еракка алып китәр,

Кирәк җиреңә илтәр. (поезд)

6) “Ма“ иҗегенә

Кушылган “шина”.

Нинди сүз чыга

Син уйлап кара.

Тәрбияче. 7нче бәйге “Башыңны эшләт” дип атала. Кайсы команда алдарак чишә, шул команданың командиры кул күтәрә(слайд)

03 +01 – 04 + 02 =

-Әйдәгез ардыгыз да бугай хәзер әзрәк ял итеп алыйк. Без светофордан төс күрсәтеп торырбыз, ә сез әгәр яшел төс булса- татар халык көенә әйләнә буенча биерсез, сары төскә-урында гына биеп торырсыз, кызыл булса туктап көтеп торырсыз. Кайсы команданың игътибарлырак икәнен жюри күзәтеп торсын. (слайд)

Тәрбияче. Рәхмәт, матур итеп ял иттек, хәзер яңадан эшкә тотыныйк. Чираттагы бәйгебез “Җавапны бел!” дип атала.

(слайд)

Түбәндәге сораулар укыла, һәр команда җавапны язып бара.

  1. Машинаны туктату җайланмасы.

  2. Автомашинаның юл яктырту җайланмасы.

  3. Илгиз Извиловичның машинасы.

  4. Җәяү йөрүчеләрне кемнәр дип атыйлар?

  5. Кешеләр йөри торган юл.

  6. Светофорда нинди төс янганда юл аркылы чыгарга ярамый.

  7. Машинаның ничә көпчәге бар?

  8. Юл аша чыгу урынында нинди хайван ята?

Тәрбияче. Ә сез билгеләрнең атамаларын беләсезме икән, тикшереп үтик әле. Алда булачак бәйгебез “Юл билгеләре” дип атала. (слайд)

- Тайгак юл.

- Велосипед белән йөрү тыела. - Җир астыннан үтү юлы.

- Җәялеләр чыгу урыны.

- Автобус тукталышы.

- Керү тыела.

Тәрбияче. Алдагы бәйге Хәйдәр Әхмәтшин сүзләре, Рөстәм Сәрвәров көе “Светофор утлары”.
Бер,ике,өч-
Светофор утлары
Бер яна да
Сүнә ич,светофор.
Кушымта:
Урамда һәм юл чатында
Сакта тора светофор,
Сакта тора светофор!
Кызыл ут
Кисәтә, тукта!-ди.
Юл ябык,
Син юлга чыкма!-ди.
Кушымта.
Сары ут,
Әзер бул!-дигәндә,
Атлап чык
Юл аша яшелгә!
Кушымта:
Берсе-кызыл, берсе-сары, 
Тагын берсе яшел ич
Светофор утлары.


Тәрбияче. Ахыргы бәйгебез “ Юлда үз-үзеңне хәвефсез тоту” дип атала. Шушы бәйгедән соң сезнең юлда йөрү кагыйдәләрен ничек белүегез турында кунакларыбыз нәтиҗә ясарлар.

(слайд)

  1. Иң беренче йөк ташу өчен нинди транспорт чарасы кулланылган?

а) автомобиль;

б) трактор;

в) җигүле ат.

  1. Светофорның төсләре нинди тәртиптә урнашкан (өстән аска )

а) кызыл,сары, яшел;

б) яшел, сары, кызыл;

в) сары,яшел, кызыл.

  1. Тыю билгеләре ничек сурәтләнә:

а) кызыл өчпочмак;

б) кызыл түгәрәк;

в) зәңгәр түгәрәк.

  1. Әгәр юлда җәяүләп барсаң, син:

а) пассажир;

б) җәяүле;

в) йөртүче.

  1. Әгәр автобуста, троллейбуста, трамвайда барсаң, син:

а) җәяүле;

б) кунакка баручы;

в) пассажир.

  1. Транспортның хәрәкәт итә торган урыны:

а) сукмак;

б) ял итү урыны;

в) юл.

  1. Автомобильне кем йөртә?

а) машинист;

б) йөртүче (водитель);

в) очучы.

8. Бу билге нәрсәне аңлата?

а) җәяүле чыгу урыны;

б) җир өсте чыгу урыны;

в) җир асты чыгу урыны.

9. Әгәр уңайлы юл кырые (тротуар) булмаса җәяүлеләргә барырга рөхсәт ителә:а) юл уртасыннан;

б) машина юлының кырыеннан,машина хәрәкәтенә каршы;

в) тыкырыктан.

Нәтиҗә ясала.

Йомгаклау. Менә безнең уеныбыз тәмамланды. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне киләчәктә дә дәвам итәрбез.

Кадерле балалар, юл билгеләре безгә бик күп нәрсә турында сөйли. Кирәк чакта боералар, кирәк чакта кисәтәләр. Аларның һәрберсе һәлакәтләр булмасын өчен куелган. Шуңа күрә һәрбер кеше: әти-әниме, абый-энеме, укытучымы, директормы, әллә президентмы - юлларда бик сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Сез дә аларны бик яхшы итеп өйрәнергә, башкаларга да өйрәтергә һәм һәрвакыт үтәргә тиеш. Шул вакытта гына безнең сәламәтлегебезгә куркыныч янамас.

Адымнар нык, юллар имин, хәвеф-хәтәрсез булсын!

-80%
Курсы повышения квалификации

Формирование у детей навыков безопасного участия в дорожном движении

Продолжительность 72 часа
Документ: Удостоверение о повышении квалификации
4000 руб.
800 руб.
Подробнее
Скачать разработку
Сохранить у себя:
Тема:“Юллар имин, адымнар нык булсын” (1.13 MB)

Комментарии 0

Чтобы добавить комментарий зарегистрируйтесь или на сайт