Меню
Разработки
Разработки  /  Всем учителям  /  Планирование  /  1 класс  /  Раб.программа 1 класс татарсий язык

Раб.программа 1 класс татарсий язык

3 нче сыйныф рус торкеме очен татар теленнэн эш программасы

19.09.2017

Содержимое разработки

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль берәмлегенең Лаеш шәһәре 1 нче Гимназиясе гомумбелем муниципаль бюджет учреждениесе



“Каралды”


Метод берләшмә җитәкчесе


Протокол №____

“___”___________20 ел.


“Килешенде”

УЭ һәм МЭ буенча директор урынбасары



“____”__________20 ел.


“Раслыйм”

ГМБУ 1 нче Гимназия директоры



Приказ №______

“____”____________20 ел.









сыйныф (рус төркеме) өчен татар теленнән

эш программасы

Төзүче: Харисова Йолдыз Илхам кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы




















2017-2018нче уку елы





Норматив документлар

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы Федераль законы (Федеральный закон от 29.12.2012 N 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации" ).


2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасының Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).


3. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган төп гомуми белем бирү дәүләт мәгариф стандарты (боерык, 6.10.2009).


4.Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Казан-2014. (боерык № 933/14, 24.02.2014).


6. Лаеш шәһәре 1 нче Гимназиясе гомумбелем муниципаль бюджет учреждениесенең белем бирү программасы.


7.Дәреслек: Р.З. Хайдәрова, Н.Г. Галиева “Күңелле татар теле”, 1 сыйныф , Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2012 ел






























Аңлатма язуы


Рус телле балаларга татар теле укыту максат һәм бурычлары берничә юнәлешне үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбияви, белем бирү юнәлешләре.


Танып белү максаты: укучыларның Татарстан Республикасында яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, республиканың территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары, күренекле шәхесләр турында билгеле бер мәгълүмат алуы максат итеп куела.


Үстерү максаты: фикерләүне үстерү (логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү); хәтерне (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү; аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре); ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрен үстерү.


Тәрбияви максат: укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.


Белем бирү максаты: укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр.


1 сыйныф ахырына татар теле курсы программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр:

  • Татар теленең башка телләр арасында урынын белү.

  • Авазларны сүзләрдә,сүзтезмәләрдә,җөмләләрдә дөрес әйтүгә ирешү.

  • Сүзләрдә басымны дөрес куя белү.

  • Исемне күплек санда куллана белү;1, 2нче затта берлектә тартым белән төрләндерү.

  • Боерык фигыль формасын,хәзерге заман хикәя фигыльнең берлектә 1,2,3нче зат,күплектә 1нче зат формаларын сөйләмдә куллана белү.

  • Ничек?Ничә?Кая?Кайда? сорауларын кулланып,җөмләләр төзи белү.

  • Хикәя,боерык,сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтү һәм җөмлә ахырында нокта,сорау,өндәү билгеләрен куя белү.

  • Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап яза белү.

  • Чакыру кәгазьләре,үзең турында кечкенә белешмә,котлау яза белү.

  • Басма текстан сүзләрне һәм җөмләләрне дөрес күчереп яза белү.

  • Коммуникатив максатларны аңлап,диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерә белү.

  • Тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес,эчтәлеге ягыннан эзлекле монологик сөйләм төзи алу.


Максатлар:

Башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру;

укучының танып белү, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;

татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниятара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.


1 сыйныф ахырына универсаль уку гамәлләре формалаштыру программасы үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр:

Программа телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешләре булган коммуникатив һәм эшчәнлекле технологияләргә нигезләнә. Татар теленә өйрәтүнең төп принциплары: коммуникативлык принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынайту); индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәм кулланыш ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү, аңлылык принциплары истә тотыла.

Татар теленә өйрәтүнең әһәмиятле юнәлешләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • милләтләр, мәдәниятләр төрлелегенә карамастан, дөньяны бердәм һәм бербөтен итеп кабул итү нигезендә шәхесләрнең гражданлык тиңдәшлеген формалаштыру;

  • кешеләргә карата игелеклелек, ышаныч һәм игътибарлылык, ярдәм күрсәтергә әзер булу, ихтирам, әңгәмәдәшне тыңлый һәм ишетә белү, кешеләрнең үз фикеренә хокукы барлыгын таный белү нигезендә аралашу һәм хезмәттәшлек итү өчен, психологик шартлар формалаштыру;

  • әхлаклылык һәм гуманизм, гаилә һәм мәктәп, коллектив һәм иҗтимагый кыйммәтләрне хөрмәт итү һәм аларны үтәүгә омтылу, этик һәм эстетик хисләр формалаштыру нигезендә шәхеснең кыйммәти-мәгънәви даирәсен үстерү;

  • үзлегеңнән белемеңне арттыру һәм үз-үзеңне тәрбияләү нигезендә, үз эшчәнлегеңне оештыра алу осталыгын булдыру;

  • үз-үзен актуальләштерү шарты буларак, шәхеснең мөстәкыйльлеген һәм җаваплылыгын үстерү.


Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре:

Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм әһәмияте турында беренчел күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең балалар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәниятләргә карата ихтирам хисе уятып, укучыларга үз мәдәниятләрен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, ватанпәрвәрлекне үстерә.

Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • беренчел коммуникатив компетенция, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашуга әзер булу;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм әдәбе үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • «Татар теле » предметына карата уңай мотив һәм тотрыклы кызыксыну булдыру, шулай ук тиешле гомуми һәм махсус күнекмәләр формалаштыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүне тәэмин итү.

  • Татар теленнән башлангыч мәктәп программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:

  • татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;

  • татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.


Татар теленә өйрәтүнең предметара нәтиҗәләре:

  • гомуми уку күнекмәләрен һәм үз эшчәнлегеңне оештыра алу сәләтен формалаштыру;

  • үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү күнекмәләре булдыру;

  • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан мөстәкыйль файдалана алу;

  • мөстәкыйль рәвештә белем ала белү.

Башлангыч мәктәптә татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:

  • татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;

  • телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;

  • татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.


Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

Урта белем бирү баскычында татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.




Курсның эчтәлеге

1.Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.

2.Исемнәргә кем? нәрсә? сорауларын куя белү.

3.Исемнәрнең 1, 2 затта берлектә тартым белән төрләнеше белән таныштыру.

4.Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләре белән таныштыру.

5.Микъдар һәм тәртип саннары белән таныштыру (1-10 саннары).

6.Зат алмашлыкларын берлектә баш, иялек, юнәлеш килешләрендә сөйләмдә куллану белән таныштыру.

7.Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану.

8.Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирә белү.

9.Ничә? Ничек?Нинди? сорауларына җавап бирә белү.

10.Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3 зат формаларын берлектә сөйләмдә куллану.

11.Боерык фигыльнең II затта берлек сан формасы белән таныштыру.

12.-мы/-ме, түгел, әле кисәкчәләрен сөйләмдә куллану.

13.Белән бәйлеген исем белән сөйләмдә куллану.

14.Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану.

15.Сыйфат+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.

16.Сан+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.




2016 -2017 нче уку елы


Татар теленнән тематик планлаштыру


Сыйныф: 1

Укытучы: Харисова Й.И.

Сәгать саны: барысы 99сәг, атнага 3

Планлаштырылган контроль дәресләр 6


Укыту фәненең бүлекләре

Сәгать саны:

1

Әйдәгез танышабыз

11

2

Урман дусларыбыз

4

3

Спорт бәйрәме

8

4

Мәктәптә

6

5

Йорт хайваннары һәм кошлары

9

6

Бакчада

5

7

Кыш җитте

11

8

Сәламәт бул

7

9

Безнең гаилә

9

10

Татар халык ашлары


8

11

Кибеттә

9

12

Без шәһәрдә яшибез

7

13

Җәй җитә

5



Барысы: 99 сәг.















КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Дәрес темасы

Укучылар эшчәнлегенә характеристика

Үткәрү вакыты

План

Факт

1

Әйдәгез, танышабыз!


Әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру



1.09.17


2

Синең исемең ничек? соравы һәм аңа җавап формасы.

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү



4.09.17


3

Бу кем? соравы һәм аны белү формасы.

Сорауга җавап бирә белү



5.09.17


4

Бу нәрсә? соравы һәм аңа җавап формасы.

Сораулар төзи белү

8.09.17


5

Раслау һәм кире кагу формалары

Парларда эшли белү



11.09.17


6

-мы / -ме сорау кисәкчәләре

Аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү

12.09.17


7

Бу кайсы шәһәр? соравы.

Укытучының күрсәтмәлрен аңлап үти белү



15.09.17


8

Син кайда яшисең? соравы һәм аңа җавап формасы

Сорауга җавап бирә белү

18.09.17


9

1 дән 10 га кадәр саннар.


Үрнәк буенча эшли белү

19.09.17


10

Сиңа ничә яшь? со­равы һәм аңа җавап формасы.


Парларда һәм күмәк эшли белү

22.09.17


11

«Әйдәгез таныша­быз» темасын йом­гаклау

Рәсем буенча җөмләләр,сораулар төзи белү

25.09.17


12

Кыргый хайваннар.

Рәсемнәргә карап,сорау һәм җаваплар бирү

26.09.17


13

Кыргый хайван

исемнәренең күплек

сан формасы .

Үрнәк буенча эшли белү

29.06.17


14

Нинди? соравы һәм

аңа җавап формасы


Сорауга җавап бирә белү

2.10.17


15

Рус халык әкияте

”Төремкәй”.


Сорау җөмләләрне аңлап, уңай, кире җавап бирү күнекмәләре булдыру

3.10.17


16

Боерык фигыльнең

2 нче зат берлек сан

Формасы

Сорауга җавап бирә белү

6.10.17


17

Боерык фигыльнең

2 нче зат берлек сан

формасы

Үрнәк буенча эшли белү

9.10.17


18

Хикәя фигыльнең

хәзерге заман

3 нче

затта берлек сан

формасы


Парларда эшли белү һәм күмәк эшли белү

10.10.17


19

Ризалык белдерү формасы.

Парларда эшли белү

13.10.17


20

Ничә? соравы, аңа җавап формасы.

Сорауга җавап бирә белү

16.10.17


21

Уйный фигыленең I, II затларда төрләнеше

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

17.10.17


22

Кем белән уйныйсың? соравы, аңа җавап формасы

Әңгәмәдәшең белән контактны башлый,дәвам итә,тәмамлый белү

20.10.17


23

Тәртип саннары

Парларда эшли белү

23.10.17


24

Уку-язу әсбаплары

Сорауларга тулы җавап бирү

24.10.17


25

Уку-язу әсбапларының саны, төсе, барлыгы, юклыгы

Эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра

27.10.17


26

Уку-язу әсбапларының

кирәклеген әйтү, үзеңә сорап алу белү формасы

Эш тәртибен аңлап уку эшчәнлеген оештыра



27

Без ничек укыйбыз?


Парларда эшли белү һәм күмәк эшли белү



28

Кайда?соравы һәм

аңа җавап формасы.

Сорауга җавап бирә белү



29

«Мәктәптә» темасын

йомгаклау

Эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү



30

Йорт хайваннары һәм кошлары.

Үрнәк буенча җөмләләр төзү



31

Яши фигыленең берлек сан, I, II зат формасы

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү,алар белән эш итә белү



32

Кая ? соравы һәм аңа җавап формасы

Сорауга җавап бирә белү



33

Кая? Кемгә? сораула­ры һәм аларга җавап бирү

Рәсем буенча җөмләләр,сораулар төзи белү



34

Кайдан?соравы һәм аңа җавап формасы

Сорауга җавап бирә белү



35

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары һәм алар­га җавап формасы

Сорауга җавап бирә белү



36

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары һәм алар­га җавап формасы

Укытучының күрсәтмәлрен аңлап үти белү



37

Исемнәрнең I зат бер­лек сан тартым белән төрләнеше


Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү



38

Тыныч йокы, хәерле иртә теләү

Дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү



39

Кирәк, кирәкми сүз­ләре

Тиешле мәгълүматны сайлап алу



40

Нинди?соравы һәм

аңа җавап формасы


Фикерне логик чылбырга салу



41

Нәрсә яратканны, яратмаганны әйтү, сорау формалары

Объектларны чагыштыру



42

Кем? Нәрсә? Нишли?

Нинди? сораулары

һәм аларга җавап формалары


Сорауга җавап бирә белү



43

Хезмәтенә карап, геройга бәя бирү

Эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү



44

Кыш билгеләре

Монолог төзү




45

Кыш бабайга хат язабыз

Хат язарга өйрәнү



46

Минем чанам бар

төзелмәсе


Парларда һәм күмәк эшли белү



47

мы!-ме сорау кисәкчәләрен кул­ланып, сорау бирү; раслау һәм инкарь итү формасы

Фикерне логик чылбырга салу



48

Кая? кайда? кайдан? сорауларына җавап бирү формасы

Сорауга җавап бирә белү



49

Яңа ел бәйрәме

Парларда һәм күмәк эшли белү



50

Бәйрәмгә барабыз

Парларда һәм күмәк эшли белү



51

Төсләр


Күмәк эшне планлаштыру



52

Бер-береңне уенга чакыру


Парларда һәм күмәк эшли белү, сорауга җавап бирә белү



53

Татар алфавитында­гы хәрефләр тәртибе


Төп мәгълүматны сайлап алу



54

Татар теленә хас авазларны кабатлау

Төп мәгълүматны алу



55

Кай җирең авыртка­нын сорау, әйтү

Әңгәмәдешеңнең фикерен тыңлый белү



56

Авырта фигыленең юклык формасы

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү



57

Сәламәт бул!


Күмәк эшне планлаштыру



58

Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итү

Парларда һәм күмәк эшли белү



59

Шәхси гигиена пред­метлары

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү



60

Мин сабын белән кул

юам төзелмәсе

Төп мәгълүматны сайлап алу



61

«Сәламәт бул!» тема­сын йомгаклау.

Парларда һәм күмәк эшли белү



62

Минем гаиләм

Әңгәмәдешеңнең фикерен тыңлый белү



63

Гаиләдә кемнәр бар­лыгын әйтү, сорау формасы

Парларда һәм күмәк эшли белү



64

Гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтү


Парларда һәм күмәк эшли белү



65

Яз фасылы


Сорауга җавап бирә белү



66

Язгы көн

Фикерне логик чылбырга салу



67

Һава торышы

Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару



68

8 нче Март – әниләр бәйрәме


Әңгәмәдешеңнең фикерен тыңлый белү



69

Бәйрәм белән котлый белү

Котлау язу



70

МДС Мин бүләк бирәм


Парларда һәм күмәк эшли белү



71

Татар халык ашлары

Тәрҗемә итә белү күнекмәләре

Сорауларга җаваплар бирә белү күнекмәләре



72

Ризыкларның тәмле булуын әйтү

Тиешле мәгълүматны билгеләү



73

Кунакта


Фикерне логик чылбырга салу



74

Табын янында

Фикерне логик чылбырга салу



75

Кунакны каршы алу

Парларда һәм күмәк эшли белү



76

-мы / -ме сорау кисәкчәләрен кулланып мәгълүмат алу

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү



77

Туган көн белән котлау

Фикерне логик чылбырга салу



78

Эч, аша фигыльләренең I, II, III зат берлек санда куллану


Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү



79

Ашамлыклар кибетендә

Парларда һәм күмәк эшли белү



80

Нәрсә ашыйбыз, нәрсә эчәбез

Нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә белү



81

Савыт-саба

Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү;



82

Кибеттә савыт-саба сатып алу

Кибеттә савыт-саба сатып ала белү



83

Савыт-саба кибетендә

Ничә сум? Сорауларын сөйләмдә куллана һәм аларга җавап бирә белү; -мы / -ме сорау кисәкчәләре




84

Киемнәр

Кием исемнәре белән таныштыру



85

Исемнәрнең I, II, III зат берлек санда тар­тым белән төрләнеше

Исемнәрнең I, II, III зат берлек санда тартым белән төрләнешен сөйләмдә кулла­нуны камилләштерү



86

Киемнәр кибетендә


Кибеттә киемнәр сатып ала белү



87

Мин нинди кием киям

Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү



88

Шәһәрдә

Кая? Кайдан? Кайда? Сора­уларына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү



89

Кайда? соравы

Кайда? Соравына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү



90

Мин транспортта барам

Нинди транспортта барганыңны әйтә белү күнекмәләрен ныгыту



91

«Татарстан шәһәрләре» темасын кабатлау

Ялгызлык исемнәренең зур хәреф белән язылуы



92

Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш килеше

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү



93

Исемнәрнең урын-ва­кыт килеше

Парларда һәм күмәк эшли



94

«Шәһәрдә» темасын йомгаклау

Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу



95

Җәй җитә

Фикерне логик чылбырга салу



96

Күңелле җәй

Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу



97

Җәйге ял

Фикерне логик чылбырга салу



98

Без Сабантуйга барабыз

Парларда һәм күмәк эшли белү



99

Йомгаклау дәресе.

Сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу
















Татар теленнән белем һәм күнекмәләрне бәяләү нормалары:



Эш төрләре

Сыйныфлар


I

Тыңлап аңлау

Сүзләр, сүзтезмәләр

Диалогик сөйләм

3 реплика

Монологик сөйләм

4 фраза

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

2

Уку

15-25 сүз

Язу: күчереп язу (гади җөмлә)

1-2 җөмлә































Лист коррекции рабочей программы

по татарскому языку

учителя Харисовой .Й.И.

Тема

Дата по плану

Дата по факту

Причина изменения

Реализация программы



















































































































-75%
Курсы повышения квалификации

Медиация в учреждении образования

Продолжительность 72 часа
Документ: Удостоверение о повышении квалификации
4000 руб.
1000 руб.
Подробнее
Скачать разработку
Сохранить у себя:
Раб.программа 1 класс татарсий язык (46.12 KB)

Комментарии 0

Чтобы добавить комментарий зарегистрируйтесь или на сайт