Меню
Разработки
Разработки  /  Начальные классы  /  Мероприятия  /  4 класс  /  “Әнием - якты кояшым

“Әнием - якты кояшым

Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле әниләр һәм килгән кунаклар! Бүген без, сезнең белән һәрбер кеше өчен дә әһәмиятле булган көнне билгеләп үтәргә җыелдык.

Бүгенге ачык чарабызда без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз.

17.02.2018

Содержимое разработки

ГБОУ “Ново-Кинерская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья”, РТ

Воспитатель 1 квалификационной категории

Самигуллина Альбина Харисовна



Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле әниләр һәм килгән кунаклар! Бүген без, сезнең белән һәрбер кеше өчен дә әһәмиятле булган көнне билгеләп үтәргә җыелдык.

Бүгенге ачык чарабызда без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз.

Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.

.Әниләребез, бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.


Ильвир: Гел шулай нур сибеп

Яшә син, әнием!

Исәнлек – саулык сорап,

Дога кылам,

Әниемнән аермасын

Берүк Аллам!


Зульфия: Әни кебек булсам иде!-

Аның назлы сүзләре.

Их, яратам әниемне –

Аның нурлы күзләре.


Рамазан: Әнием минем матур

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.


Кирилл: Мама – первое слово ребенка

Мама – первые в жизни шаги

Мама – самое в мире святое

Маму, маму свою береги.


Асхат: Әниләрнең бәйрәме ул

Безнең дә көткән бәйрәм

Җырлап-биеп күңел ачыйк

Бүген әниләр белән.


Җыр: “Әнием”

1.Әниемнең йолдызы мин

Ул миңа шулай дәшә

Тәмле конфит, чикләвек

Уенчык алып кайта

Бер матур җыр

Бүләк итәм әнием җыр ярата

Ля-ля-ля


2.Кулымнан тотып әнием

Иртән бакчага илтә

Үзенең эше беткәч

Алырга килеп җитә

3.Кичен әкият укыйбыз

Әнием белән бергә

Бик яратам әниемне

Өзеннән төшмим бердә


Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена баласының кайгы-шатлыкларын уртаклашып яшәүче газиз әниләр!

Бүгенге “Әнием - якты кояшым”дип исемләнгән бәйрәмебез дә сезнең хөрмәткә.

Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз сезнең өчен дип өйрәнгән шигырьләрне рәхим итеп тыңлагыз.


Фирзяр: Кемнең әнисе иң әйбәт

Минем әни әлбәттә

Өйрәтә әни мине дә

Әйбәт, матур гадәткә.


Айваз: Әнием – син минем бердәнберем,

Мин сине бик тә яратам

Синең күзләреңә карыйм да

Барлык борчуларны таратам.


Радис: Булышсам, ничек шатланасың,

Бүләк итеп, кабул итәсең.

Килә минем сиңа һәркөн шулай

Гел шатлыклар бүләк итәсем.


Расим: Язмыш сынауларында да

Алар безгә нык терәк.

Кайгыда да, шатлыкта да,

Алар безгә бик кирәк.


Нурфия: Шуңа күрә әниләрне

Кирәк безгә сакларга

Аларның ышанычларын

Һәрвакытта акларга


Адиля: Әнием син минем матурым

Мәңге сүнмәс якты кояшым

Кояш бит ул кичен югала

Ә син, әни, кич тә балкыйсың

Күз алдына китерә алмыйм

Синсез яшәвемне дөньяда.


Сезнең каршыда кызлар “Ромашкалар” биюен башкара.


Әни һәрбер кеше өчен дә иң кадерлесе, иң яхшысы, иң матуры, гомумән, иң-иң тормышта әһәмиятлесе.

Балалар, кайсыгыз әниегезне җир йөзендә иң кадерле кеше дип уйлый, кулыгызны күтәрегез әле. Әлбәттә, барысы да шулай уйлый.


Уен «Әниеңне эзләп тап» (балалар күзләрен бәйләгән килеш, әниләрнең кулларын гына тотып, үзләренең әниләрен табарга тиешләр)


Уен «Әниеңне ашат» (балалар күзләрен бәйләгән килеш, әниләренә алма ашаталар)


Бәйрәмебезне дәвам итәбез. Алдагы бирем безнең әниләребез өчен, ул “Баш хисапчы” дип атала. (Әниләр, сез акчаларны саный-саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш буласыз).

  • Балагызның исеме ничек?

  • Балагызның фамилиясе ничек?

  • Балагызга ниче яшь?

  • Балагызның әтисе ни исемле?

  • Балагызның аяк киеме размеры?

  • Балагызның тунан көне кайчан?

  • Балагызның күз төсе нинди?

  • Балагыз кайсы группада яши?

  • Балагыз ничәнче сыйныфта укый?

  • Балагыз ничәгә кадәр саный белә?


Әбиләр биюе.


Бәйгебезне дәвам итәбез. Хәзер көй уйный башлаячак, көйгә серле капчык җибәрәм, көй туктагач шуннан бер бүләк сертификатын аласыз.

Бүләкләр:

  1. Дачада киемнәр өчен кечкенә элгеч. (кадак)

  2. Тап бетерүче машина. (бетергеч)

  3. Ерак арага уй – фикерләрне җиткерүче җайланма. (конверт)

  4. Пылесос “Метисам”. (кисточка)

  5. Универсаль рюкзак. (пакет)

  6. Мини-палас. (кулъяулык)

  7. Хрусталь ваза. (пыяла банка)

  8. Яза торган машинка. (ручка)

  9. Электрощипцы. (кер элгече)

  10. Диетик чара. (сагыз)

  11. Күп сөйләшүдән чара. (пустышка)

  12. Уй – фикерләрне теркәүче. (карандаш)

  13. Табак-савыт юучы машина. (губка)

  14. Эмальны ялтырату өчен кулланма. (теш щеткасы)


Солнце ярче для меня – мама!

Мир и счастье для меня – мама!

Шум ветвей, цветы полей – мама!

Зов летящих журавлей – мама!

В роднике чиста вода – мама!

В небе яркая звезда – мама! (слова “мама” хором)


Дети вручают подарки (открытки) для мам.

Хөрмәтле әниләр! Килгән кунаклар! Безнең шушы, Эниләр бәйрәменә багышлап әзерләгән кичәбезгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен, рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызга алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.


Җыр: “Туган тел”.

Әни диям үз телемдә

Татарча матур итеп

Әни диям сөеп-сөеп,

Әнигә рәхмәт әйтеп


Куанам, шатланам

Туган телем – татар теле,

Әнкәм теле булганга

Әткәм теле, әбкәм теле

Бабам теле булганга

Әни диям үз телемдә

Татарча тәмле итеп,

Рәхмәт үстергәнең өчен

Татарча әйбәт итеп



9


-80%
Курсы повышения квалификации

Профилактика нарушения зрения у детей и подростков

Продолжительность 72 часа
Документ: Удостоверение о повышении квалификации
4000 руб.
800 руб.
Подробнее
Скачать разработку
Сохранить у себя:
“Әнием - якты кояшым (25.34 KB)

Комментарии 0

Чтобы добавить комментарий зарегистрируйтесь или на сайт