Лингвистика секциясе
Татар теле номинациясе
Тема: Әмирхан Еники әсәрләренең үзенчәлеге
Автор: Башкортстан Республикасы Уфа шәһәренең 115нче гимназиянең
9в сыйныф укучысы Гарифуллина Эльвира
Житәкчесе: 115нче гимназиянең татар теле укытучысы
Усаинова Әлфия Фидрат кызы
Максат:
Бу гыйлми эшемне, якташыбыз, Татарстан Республикасының халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әмирхан Еники әсәрләренең үзенчәлекләрен тикшерүгә багышладым. Әдипнең берничә әсәре мисалында әсәрләрнең төзелешенең сәнгатьчә эшләнешенә - аерым сүрәтләү чараларына, кабатлауларга, символларга, әдипнең сүз белән эш итә белү осталыгына игътибар бүлдем.
Актуальлек
Әмирхан ага Еники 20 йөз татар мәдәниятендә лаеклы урынны алды. Бу бай ижатның тирән тамырлары – бәрәкәтле Башкортстан туфрагында, аның гүзәл табигате һәм сокландыргыч кешеләрендә. Хәзерге татар әдәбиятында беркем белән дә алыштырып булмый торган тарихи урынны биләгән әдипнең иҗат индивидуальлеге һәрьяклап өйрәнүгә лаек. Тиздән билгеле язучыбызның күркәм юбилее якынлаша. Шул җәһәттән әдип иҗатына мөрәҗәгать итү бик урынлы булыр дип уйлыйм. Ә Еники әсәрләрен анализларга керешкәндә, беренче карашка парадокска да юлыгасың. Чөнки әдип поэтикасы гади галилеккә корылган. Чыннан да, көндәлек вакыйга-күренешләр, катлаулы булмаган сюжет сүрәтләнә анда. Авторның бар игътибары ничек сүрәтләүгә юнәлгән дисәк ялгышмабыз. Кеше җанының мең төрле хасияте никадәр табигый, нәзакатьле, ихлас һәм гамьле сүрәтләнә! Якты сагыш, тормышны раслаучы моң, юатучы өмет бар аларда. Әмирхан Еники әсәрәләренең искермәве сере – аларның кешелеклегендә һәм поэтик камиллегендә.
БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ
Тема:
Әмирхан Еники әсәрләренең үзенчәлеге
Автор: Уфа шәһәре совет районы 115нче гимназиянең
9в сыныф укучысы
Гарифуллина Эльвира
Җитәкчесе: 115нче гимназиянең татар теле укытучысы
Усаинова Әлфия Фидрат кызы
Уфа 2009
Әмирхан Еники әсәрләренең үзенчәлеге
Кереш
Башкортстан җиреннән бик күп татар язучылары чыккан. Г. Ибраһимов, Н. Исәнбәт, Ә. Фәйзи, Фатих Кәрим, Мирсәй Әмир… Болары исә - исемнәре бөтен илгә билгеле олы затлар. Шушы мәшһүр исемлектә без бүген Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт прмиясе лауреаты Әмирхан ага Еникине дә күрәбез.
Ә. Еники 1909 елда хәзерге Благовар районының Кагалы авылында туган. Ул ике яшьлек чагында әти-әнисе Дәүләкәнгә күчеп китә. Шулай итеп, аның балалык һәм мәктәп еллары ямьле Дим буендагы шушы бәләкәй генә шәһәрдә үтә.. Соңыннан укуын дәвам итү өчен Казан ягына юл тота.
Ләкин Ә.Еники үзенең туган Башкортстаны белән һич кайчан да бәйләнешен өзгәне юк. Шушы урында язучы биографиясендәге кызыклы бер фактны искә алып үтәсе килә. Аңа 60 яшь тулу уңае белн булган хәл бу. Тавыш-тынсыз, шым гына Дәүләкәнгә кайтып төшә дә, яшьлек дусларын, кордашларын мәҗлескә җыеп, рәхәтләнеп сөйләшеп утыра. Юбилеен ул менә шул рәвешле гади һәм күңелле ите:п үткәреп китә. Саф Әмирхан Еникичә!
Башкорт язучылары белән аның дуслыгы зур. Әдипнең “Әйтелмәгән васыять” хикәяәсенең язылу тарихы бу җәһәттән үзе бер матур өлге. Әмирхан аганың сөйләвенчә, аның сюжетын Баязит Бикбай тәкъдим иткән. Һәм автор, билгеле булуынча , тирән ихтирам йөзеннән бу әсәрен аңа багышлый. Алай гына да түгел, хикәядә шагыйрь образы да бирелгән. Тәбәнәк кенә, ябык кына гәүдәле, сүзгә саран, аз сөйли, ләкин һәр сүзеннән күңел юмартлыгы бөркелеп тора. Гаҗәеп мөлаем, сабыйдай эчкерсез, үтә кешелекле бу шагыйрь образында Баязит Бикбайның үзен төсмерләү читен түгел.
Сәгит Агиш белән дә ул гөмер буе дус булды. Бу дуслыкның чагылышын без язучының “Курай” исемле хикәяәсендә күрәбез.
Әмирхан ага Еники 20 йөз татар мәдәниятендә лаеклы урынны алды. Бу бай иҗатның тирән тамырлары – бәрәкәтле Башкортстан туфрагында, аның гүзәл табигате һәм сокландыргыч кешеләрендә. Хәзерге татар әдәбиятында беркем белән дә алыштырып булмый торган тарихи урынны биләгән әдипнең иҗат индивидуальлеге һәрьяклап өйрәнүгә лаек.
Тормыш дөреслегенә тугрылыклы намус кушуы дип кабул иткән Ә.Еники һәрвакыт гаделлек идеалларына йөз тотып иҗат итә, үзенең иҗат практикасы белән идеал һәм гамәлнең берлеген раслый. Хакыйкатькә тугрылык, аның
иҗатын рухи-әхлакый биеклеккә күтәреп, халыкчан итсә, психологик анализның тиңдәшсез остазы һәм соклангыч стилисты булуы исә аның әсәрләрең сәнгати кыйммәтен билгеләде.
Төп өлеш
Әмирхан Еникинең ижаты – 50-80 еллар татар әдәбиятының горурлыгы ул. Чөнки ул Хрущев “җепшеклеге”, торгынлык елларында, соңгы вакытта, әдәбиятның асылына мөкиббән китеп һәм һәртөрле исәп-хисаптан өстен торып, галиҗанәп әдәбиятка хезмәт итте; аның абруен күтәрде; иман, кыйбла һәм намус сакчысы булды. Әдип һәрдаим әхлакый рухи-мәдәни биеклекне, кеше җанының тибрәнешләрен музыкаль аһәңлелек дәрәҗәсендәге сүзләр сөйләмендә бирә белде.
Иҗат шәхестән башлана. Күренекле тәнкыйтьче Ф. Миңнуллин, Әмирхан Еники шәхесен һәм аның иҗатын характерлап, бер сүз белән “затлылык” дип атаган иде. Моңа әдип үзе сүрәтләгән герой һәм хәл-вакыйгаларга мөнәсәбәтенең мәдәни югарылыгы белән ирешә. Чөнки укучыны, барыннан да бигрәк, әсәр артында торучы иҗатчы, автор шәхесенең ниндилеге кызыксындыра, ә ул - томышында очраган һәм гомер буе аралашкан затлы зыялыларның: С.Сүнчәләй, Гайса морза Еникеев. Н. Исәнбәт, С. Кудаш, Б. Урманче, Х. Туфан, С. Хәким, Г. Бәшировлар кебек асыл затларның токымыннан. Алар биеклеге белән һәр адымын үлчәп яши һәм иҗтиһат итә, һәрвакытта да югары таләпләр куя, тынычлану һәм үз-үзе белән канәгатьләнүдән саклана килә.
Әмирхан Еники иҗатының бер үзенчәлеге – аның заманчалыгында. Хәер, бу сүзгә сыеп та бетми аның эчтәлеге. Вакытны узып баручы гамь, идея, фикерләр белән сугарылган әсәрләре аны әдәбиятыбыз тарихында новатор язучы итте. “Туган туфрак”, “Әйтелмәгән васыять”, “Рәшә” һәм “Саз чәчәге” кебек заманнан алда баручы әсәрләре белән ул шул чорда бөтен совет әдәбиятында да алга чыкты, татар әдәбиятының яшәүчәнлеген һәм биеклеген исбатлый килде.
Шагыйрь Рәдиф Гаташ, Алма-Атада уздырылган проза буенча Бөтенсоюз киңәшмәсендә әйтелгән фикерләргә таянып: “Әмирхан ага Еники исеме – татар һәм башкорт кебек якын кардәш халыкларга гына түгел, ә бөтен төрки дөньяга билгеле булган олуг бер исем. Ул безнең мең еллык, күп гасырлык төрки рухын, аның моңын, олуглык һәм бөеклеген армый-талмый раслаучы, үзе дә бөек булган әдип”, - дигән иде.
Әмирхан Еники иҗатында борынгы төркиләр даласының ислекәй үләне дә, чал кылган гаме дә, дала кешесенең хөр күңел киңлеге дә сыйган. Халыкның шанлы үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге өчен дә борчылу-хафалану һәм юану бар анда. Әдәбиятчы С. Сафуанов: ”Еники иҗаты хакында сөйләү – ул, гомумән, безнең әдәбиятыбыз һәм татар халкының язмышы хакында сөйләү ул, - дигән иде. – Без партиябезне заманыбызның акылы, намусы һәм воҗданы, дип әйтә килдек, ә борын-борыннан халыкның акылы, намусы әдипләр булган. Бүгенге көндә татар халкының акылын, намусын, татар әдәбиятының бөеклеген без Әмирхан Еникидә күрәбез.
Беренче карашка традицион хатирәләргә охшаган бу китабында автор, егерменче гасыр кешесенең язмышын заман афәтләре белән берлектә карап, гомумкешелек кыйммәтләрен раслады. Әдипнең иҗат лабороториесен аңлауга ачкыч бирүче бу әсәре хакында автор үзе болай дигән иде: “Ул минем иң яраткан китабым. Иң кадерлесе. Аның сәбәбе – ул китапта ялган юк. Анда язылганнар барысы да ихлас күңелдән, нәкъ тормышта булганча… Күп өлеше Башкортстанга багышланган”…
Соңгы елларда да әдип, тулысынча диярлек публицистикага күчеп, “Соңгы китап”тагы традицияне дәвам иттте. Болар “Кояш баер алдыннан”(1995), “Санаулы көннәр” (1998), “Шәһри Казан” гәзите һәм “Мәдәни җомга” атналыгында сәяси-ижтимагый һәм фәнни-мәдәни темаларга басылган җидти һәм саллы мәкаләләр. Язучы үзе, әдәби иҗаттан публицистикага күчүне бик авыр кичерсә дә, - башкача булдыра алмый – намус кушканча эшли ул.
Аның бу фидакарь хезмәте ижтимагый фикер өчен баһалап бетергесез әһәмияткә ия. Әдәбият галиме М.Мөлеков әйтүенчә, соңгы елларда әдипнең публицистикасы, халыкка юл күрсәтүче буларак, аңа хезмәт итә. Бүгенге ата-улны, ана-кызны белми торган болгавыр заманда борынгы шәрыктән килгән пәйгамбәр әдип вазыйфасын да башкарырга мәҗбүр ул, чөнки - әдип намусы ялгышмый.
Әдипнең шәхес буларак зыялылыгы һәм затлылыгы, аның гражданлык позициясе һәм намуслылыгы язучы күтәргән проблемаларның әхлакый яңгырашын тәэмин итә. Ә художниклык таланты белән тудырылган дөнья сәнгать кануннары кануннары белән яши башлый.
Ә Еники әсәрләрен анализларга керешкәндә, беренче карашка парадокска да юлыгасың. Чөнки әдип поэтикасы гади галилеккә корылган. Чыннан да, көндәлек вакыйга-күренешләр, катлаулы булмаган сюжет сүрәтләнә анда. Көнчыгыштан килгән традицияләрдәгечә, анда нәрсәне тасвирлау ул кадәр үк мөһим дә түгел. Авторның бар игътибары ничек сүрәтләүгә юнәлгән дисәк ялгышмабыз. Факттан бигрәк фактның псилогиясе, вакыйга тудырган уй-кичереш һәм шуларны тасвирлаучы автор шәхесе калкып чыга. Кеше жанының мең төрле хасияте никадәр табигый, нәзакатьле, ихлас һәм гамьле сүрәтләнә! Якты сагыш, тормышны раслаучы моң, юатучы өмет бар аларда. Әмирхан Еники әсәрәләренең искермәве сере – аларның кешелеклегендә һәм поэтик камиллегендә. Әдипнең художество осталыгы хакында Башкортостанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми: “Ә.Еники – проза белән язучы шагыйрь ул”, - дигән иде. Әдип прозасының фәлсәфи тирәнлегенә ишарәләп, тел галиме С.Поварисов: “Ә. Еники кебек сүз остасын галим-язучы дип әйтеп булыр иде, - диде. - Ә. Еники прозада гади генә сүзләр белән дә поэтик яңгыраш барлыкка китерә. Аның теле – шигьри тел, Г. Баширов теле – төзек тел, Ф. Хөснинеке исә - уйнак тел. Сүз куллану мәсьәләсендә Ә. Еникине мин Ф. Достоевский һәм Л. Леонов белән тиңләп карыйм”.
Җырланып торган музыкаль проза остасы дип юкка әйтелми аның стиле хакында. Прозаны шигъри итә торган үтемле чаралар табарга була әдипнең әсәрләрендә. Музыка, көй, җыр аның әсәрләренең темасы булып та кереп китә. Яшь Әмирханның беренче хикәясе “Озын көй” тыңлаганда” дип атала. Соңрак “Кем җырлады”, “Гөлдәнәм туташ хатирәсе”, “Җиз кыңгырау”, “Курай”, “Рәшә”, “Соңгы китап”, “Матурлык”, “Хәтердәге төеннәр” кебек әсәрләрендә дә бу темага мөрәжәгәть итә.
Беренче карашка троплар аз булып тоелган Еники прозасында символ дәрәҗәсенә күтәрелгән образлар, детальләр бар. (Мисалга “Тауларга карап”, “Туган туфрак”, “Әйтелмәгән васыять”, һәм “Курай” әсәрләрендәге тау образын гына алыйк.) Гомер буена кеше рухының биеклегенә карап иҗат иткән әдип тау образында, А.Яхин методикасындагыча әйтсәк, халыкның әхлакый бөеклеген дә, үлемсезлеген дә, геройның рухи зурлыгын да, авторның үз кыйбласын да күрсәтми калмый.
“Таулар!..
Малай чактан ук калган бер комарлыгым бар – кайда гына берәр биеклек күрмим, шуңа үрмәләп булса да менәргә тырыша идем” (Курай”).
Тау образының бер әсәрдән икенчесенә күчеп килүе очраклы хәл түгел. Бу - әдипнең тормыш фәлсәфәсе - рухи биеклек: кешеләр арасындагы табигыйлек, матур гадәт йолалар, хөрлек һәм татулыкта яшәү гармониясе. Шул идеалны сагыну, юксыну, таләп итүдә ул. Шулай итеп, тау образы халык рухының азат очышы, әхлакый сафлык дәрәҗәсе буларак кабул ителә.
“Әйтелмәгән васыять”тәге йөгерүче кылганнар исә мәңгелек хәятьнең барышын гәүдәләндерә, шул кылганлы тау битендәге Акъәби кабере исә рухи биеклектә калып гомер кичерүче Кеше образын, халык рухын символ дәрәҗәсендә тасвирлый. Әлбәттә кылганарның йөгерүе беркөнлек заман мәшәкәтьләре артыннан чабуны да гәүдәләндерә ала, ләкин бу очракта аларның тамырда калуы, рухи кыйммәтләрнең тирәнлеге һәм тотрыклыгына да ишарә ясый.
Ә. Еникинең Башкортстан материалында иҗат ителгән әсәрләрендәге документальлекнең сәнгать хакыйкате дәрәҗәсендә кабул ителүе, әдип талантының тылсымы, аның поэтик табигате белән ирешелә.
Чабылтау, Торна кичүе, Каракош чокыры, Әркәсле яланнары кебек топонимик атамалар, әдипнең йөрәк җылысы белән өретелеп, матур шигъри образга әвереләләр. Әмирхан Еникинең поэтик стиль үзенчәлеге дә - гади предмет, күренеш, фактны әдәби чынбарлык, сәнгать дөреслеге биеклегенә күтәрүдә.
Ә. Еникинең туган як материалында иҗат ителгән әсәрләрендә әдип шәхесенең зурлыгы һәм сәнгати камиллекнең берлеге күренә. “Минем кем икәнемне әнә хикәяләрем әйтер… Аларда саф мин үзем!...” (“Кояш баер алдыннан”). Бу синтез нигезендә туган иҗат индивидуальлеге язучы әсәрләрен бетмәс-төкәнмәс фикер һәм хис чыганагы итә. Укытучы һәм укучылардан бу олы мираска карата сакчыл, җидти мөнәсәбәт һәм методик хәзерлек таләп ителә.
Алтмычынчы еллар уртасында язылган хикәя бүген дә яратып укыла, җанны айкый, хис – кичерешләрне кузгата. Моның сәбәбе нидә соң. Күрәсең, бер яктан, күтәрелгән мәсьәләләрнең җитдилегендә, яшәү һәм үлем фәлсәфәсенә бәйле ана-бала мөнәсәбәтенең якты дөньядагы соңгы теләк-васыятькә бәйле ачылышында булса, икенче яктан, Ә. Еники стиленә хас булганча, сайлап алынган тормыш материалының ачыклыгы, вакыйгаларының кеше күңеле аша сүрәтләнүе, үзгә бер моң, лиризмның җан сыкравы белән кушылуы аша аңлатыла. Зур булмаган хикәягә эчке җыйнаклык, композицион төзеклек хас. Ул башкорт даласы күренеше белән башланып китә һәм шуның белән үк тәмамлана. Әлеге вакыт аралыгында бер гаилә язмышы, кеше фаҗигасе ачыла. Хикәянең мәгьнәви, фәлсәфә катламы тагын да тирәнрәк – анда тулы бер милләт язмышы чагыла. Үзәктә Акъәби һәм аның балалары арасындагы каршылык тора. Ул ике катламда бирелә. Тышкы яктан әлеге каршылык артык күзгә бәрелеп тормый. Дөрес, әбинең кәфенлеген кире кайтып алмыйлар, васыятен тыңламыйлар, теләгенә каршы килеп, больницага салалар һ.б.,әмма башкалар күзенә балалары яхшы булып күренә, чөнки авырып киткәч, әбине шәһәргә алалар, төрлечә күңелен күрергә тырышалар, һәрвакыт төче елмаеп сөйләшәләр. Каршылыкның чын асылы - рухи дөнья белән бәйле. Акъәби балаларын намуслы, әхлаклы тәрбияләргә тырышып, укытып кеше итсә дә, ике арада рухи бәйләнеш, күз карашыннан аңлашыла торган үзара җылы мөнәсәбәт юк. Балалары, заманча яшибез дип, туган жир, нәсел, ата-баба туфрагы, буыннан-буынга бирелә торган изге төшенчәләр белән бәйләнешне өзгәннәр. Балалары белән ике арада күңел җылылыгы булмау Акъәбине тирән кайгыга сала, әйтелмәгән васыять рәвешендә бирелүе хәсрәтне тагын да тирәнәйтә, җәрәхәтле итә. Монда әбинең эчке каршылыгы да ачыла. Ул, бер яктан, мәңге искерми торган төшенчәләрнең югалуын күрә, шунда ук заманнан артта калдым дип шикләнә, икенче яктан, балаларның үзләре теләгәнчә һәм бәхетле (һәрхәлдә тышкы яктан һәм алар үзләре аңлаган мәгънәдә) яшәүләренә сөенә , шунда ук үзе үлү белән нәрсәнеңдер өзелүен аңлап, киләчәк өчен борчыла.
Әсәрдә Кылган һәм Учак образлары бар. Кылган, дала күренешенең мөһим элементы булу белән бергә, Акъәби балаларының яшәү рәвешен аңларга ярдәм иткән символ да булып тора. Җил уңаеннан әле бер, әле икече якка бөгелеп утырган кылганнар кебек, иманнарын югалткан әлеге кешеләр дә - туган туфрактан, милли яшәештән аерылган, үз кыйбласы булмыйча, тормыш уңаена гына яраклашучылар.
Учак образы тормыш. Яшәеш,, йорт белән бәйле икән. Учак – очаг, дом мәгънәсенә туры килә. Учакны сүндермәү – иң авыр эш тә, бурыч, вазифа да. Элгәре утны туры мәгънәсендә саклау өчен күмергә керә торган булганнар. Икенче өлештә Миңлебай бабай әле һаман учакның сүнүенә ышанып җитми. Акъәбинең тупсасында тормыш дәвам итәчәгенә өмет итә. Учак образы да тереклекне, тормыш дәвам итүне аңлата. Ул сүнмәсен өчен буыннар арасындагы бәйләнешне өзми сакларга кирәк. Әсәр ахырында Миңлебай карт болай ди: “Аккилен үлмәде ул, китте
генә… Кайтыр, насыйп булса, кайтыр… Ә син учагын карый тор, учагын… Учагында ут сүнмәсен”. Җәмгыятьтәге шартлар шундый булу аркасында милләт үзенең асыл сыйфатларын югалта бара, әмма тормыш үзгәрер. Гореф гадәт, традиция, яшәү рәвешен сакларга, үстерергә кирәклеген аңлаган яңа Аккиленнәр, Акъәбиләр җитешер. Аларга әлеге бәйләнешне тапшыручы, үзара тоташтыручы гына булсын, дип әйтә кебек әдип. Шулардан чыгып, хикәянең темасы ачыклана – рухи-әхлакый мирасны салау.
“Әйтелмәгән васыять” турында турында тәнкыйтьтә яхшы ук каршылыклы фикерләр булды. Әмма аның “яңа катлаулы заманның драматик күренешләренә бәя бирә торган әсәр булуын инкарь итүче кеше күренмәде шикелле.
Һичшиксез, “Әйтелмәгән васыять”нең һәм аеруча Акъәби образының эчке, философик мәгънәсе һәм сәнгатьчә әһәмияте байтак тирәндә ята. Ул барыннан да элек, үткәнгә, халыкка һәм туган илгә мөнәсәбәт белән бәйләнгән. Язучы шул мөнәсәбәтнең бүгенге көндә дә кискен драматизм булып мәйданга чыгуын күрсәтүне максат итә.
Йомгаклау
Язучының һәр әсәрәенә әдәби камиллек хас. Шуңа да ул үзеннән-үзе җырланып торган эчке музыкаль яңгырашка ия. Сүз остасының бу үзенчәлеген нечкә тоемлаучы шагыйрь Ильдар Юзеев әдипне “Күңел карурманнарының тургае” дип юкка гына атамады. Әсәрләренең эчке моң белән сугарылуы психологик анализ белән бәйле, чөнки ул кеше кичерешләренең бар нюансларын бирү өчен кулланыла.
Әдипнең нинди генә әсәрен алмыйк, турыдан-турымы, хикәяләүче яисә лирик герой ярдәмендәме, авторның гүзәллек төшенчәсен – этик һәм эстетик идеалын күзаллыйбыз. Бу югарылыкны пафос белән сүрәтләгәндә, автор кайвакыт искерәк һәм тарихи сүзләргә дә мөрәжәгать итеп, затлы-югары стильне тудыра.
Әмирхан Еники – озын гөмерле, бәхетле язучы, чөнки аның иҗат чишмәсе халык йөрәгенә тамырланган.
Кулланылган әдәбият:
1. Еники Әмирхан. Әйтелмәгән васыять. Уфа. 1988.
2. Еники Әмирхан. Сайланма әсәрләр. Казан. 1970.
3. Еники Әмирхан. Юлчы. Хикәяәләр. Казан. 1979.
1. Идрисов Р., Идрисова В. Рух җырчысы. Башкортстан укытучысы. №2. 1999
2. Мусин Ф.М. Татар әдәбияты. 11сыйныф. 2000
3. Фазуллин И. “Әйтелмәгән васыять” әсәренең сәнгатьчә эшләнеше. Башкортстан укытучысы. № 3. 2002