Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
“Мамадыш шәһәре өченче номерлы гомуми урта белем мәктәбе”
китап күргәзмәсе
“Мин татарча сөйләшәм”
Күргәзмәне оештырды:
китапханәче Мубаракшина Л.З.
2016
Китап күргәзмәсенең паспорты
2006 елның 21 февраленнән башлап 26 апрельгә кадәр, «Мин татарча сөйләшәм!» дигән акция уздырыла башлады. 21 февраль – Халыкара туган тел көне. Дөньяда 7000гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин.Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.
"Мин ТАТАРЧА сөйләшәм!" акциясе – татар телен популярлаштыра торган чараларның берсе. Акциянең төп максаты: телләр белүнең әһәмиятенә басым ясау; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә кызыксыну уяту; татар телендә аралашу ихтыяҗын арттыру; балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, милли үзаң тәрбияләү.
Күргәзмәнең юнәлеше һәм бурычы
Күргәзмә мәктәп укучылары һәм укытучылар өчен әзерләнде. Күргәзмәдә урын алган китаплар татар теленең халык авыз иҗаты җәүһәрләрен, Выставка предназначена для учащихся и учителей школы. Книги представленные на выставке расскажут о героях фронта и тыла, о бесстрашных мальчишках и девчонках, а так же можно познакомиться с поэтическими сборниками о Великой Отечественной войне.
Китап күргәзмәсендә кулланылган өземтәләр
Гасырдан килгән хәтер ул – моң,
Безнең хәтер, татар хәтере. (Роберт Миңнуллин)
Туган җирең Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирең кебек назлы.
Җырдай моңлы татар теле. (Н. Нәҗми)
Әгәрдә милләтне көчле итеп, бөек итеп күәсең килә икән, иң беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан.
(Туфан Миңнуллин)
Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла.
(Фәнис Яруллин)
Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телебезне сөю тугъды. Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә, мин соң... туган телебезне сөймәк кеби бер олугъ нигъмәткә малик була алыр идеммени? Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!
(Габдулла Тукай)
Китап күргәзмәсенең бүлекләре
Күргәзмәнең беренче бүлеге “Тел ул – изге мирас, милли тарих, тел ул - җан авазы, моң, тәравих” дип атала. Монда
Күргәзмәнең икенче бүлеге “Туган телем – серле тел” дип атала. Монда мәктәп яшендәге балалар өчен татар телендә чыга торган гәҗит-журналлар урын алды. Укучылар үз яшьтәшләренең иҗат җимешләре белән генә танышып калмыйлар, ә үзләренең мәкаләләрен дә бастырып торалар. Шулай ук гәҗит-журналларда игълан ителгән төрле бәйгеләрдә катнашалар.
Күргәзмәнең өченче бүлеге “Күзеңне ач – дөнья бу” дип атала. Монда татарча мультфильмнар, кинофильмнар, аудио-видео җыентыклар урын алды.



Китап күргәзмәсе "Мин татарча сөйләшәм" (665.59 KB)

