Татарстан Республикасы
Алабуга муниципаль районы
Морт урта белем бирү мәктәбе
Әби-бабам мирасы
( сыйныфтан тыш чара)
Гайнанова Рузия Мәҗит кызы
беренче категорияле химия һәм
башлангыч сыйныф
укытучысы
2019 ел
Әби-бабам мирасы. (ачык чара)
Максат:
1. Укучыларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, элеккеге
чорның матурлыгына мәхәббәт уяту;
2. Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.
3. Яшь буында ватандарлык хисләре, сугыш чоры балаларына, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә карата ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау: сандык һәм сандык эчендә - чиккән сөлгеләр, ашъяулык, түбәтәйләр, күлмәк, җәймә, кулъяулык, шәл, оек башлар, медальләр.
Катнашалар: 8 сыйныф укучылары.
Чара укучыларның сәламләү җыры белән башлана. (Г.Садә сүзләре, Р.Әхиярова көе “Әссәламегаләйкем” җыры).
Үзебез белән Сезне
Таныштырып китик әле:
Сигез бала булабыз без,
Сигезенче сыйныфта.
Карап торган ике кызга,
Алты егет, күрәсез.
Исемнәребез дә безнең
Килешеп тора үзебезгә:
Раниф,Ранис,Айзат, Рунар,
Илнар белән Эльвира
Ильяс белән Резедә.
Сезнең алда чыгыш ясар өчен
Актардык без сандык төпләрен.
“Әбием-бабам мирасы”- диеп
Исемләдек ачык чараны.
1 нче укучы: Равил Фәйзуллин “Онытма син”. (Укый Мәҗитова Резедә)
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Исеңдә тот, аларның син
Сугышларда кан түккәнен,
Туган җирнең иреге өчен
Зинданнарда интеккәнен...
Һәр карыш җир сугарылган
Шаһит җаннар каннарында.
Үткән яулар шәүләсе бар
Туган якның таңнарында.
Һәр нигезнең, һәр авылның,
Һәр каланың үткәне бар...
Гыйбрәт алырлык мирасның
Калганы бар, киткәне бар...
Горур сүз әйт, сорасалар:
Ни кавемнән? Нинди җирдән?
Киләчәккә аек карар
Үз тарихын анык белгән!
Хәтерләүдән курыкма син!
Ил үткәнен онытма син!
Укытучы: Дөрес, үз тарихын, үз мирасын яхшы белгән кеше генә киләчәккә өмет белән карар. Безгә әби-бабаларыбызның күргәнен, илнең үткәнен хәтерләүдән курыкмаска кирәк.
2 нче укучы: Яз - бәйрәмнәргә бик бай. Әмма шулар арасында иң кадерлесе – Җиңү көнедер. Көннәр, еллар бер-бер артлы үтә тора.
22 нче июнь иртәсендә миллионнарның, шул исәптән безнең Морт авылы халкының тыныч хезмәт еллары Бөек Ватан сугышы башлану белән өзелә.
1418 көн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы ... Быел без халкыбызның 1941-1945 нче елларда Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәбез.
Бөек Ватан сугышына безнең Морт авылыннан 515 кеше китте. Шуларның 254е яу кырында ятып калды. Сугышның кара канаты һәр өйгә диярлек кагылып узды. Сугышчылар истәлегенә авылыбызда һәйкәл салынган. Аларның исемнәре шушы һәйкәлгә уелган. Сугышка киткән авылдашларыбызның 261е туган авылыбызга исән-сау әйләнеп кайта.
Шулар арасында минем бабам Фәрхетдинов Баһман Фәрхетдин улы да була. Ул 1911 елның 12 декабренда Морт авылында туа. Өч сыйныф белем ала, аннары колхозда эшли. Сугыш башлану хәбәрен эш урынында, иптәшләреннән ишетә. 1942 елның 13 мартында фронтка китә. Ул Можайск фронтында, 380 нче артиллериядә пулемётчы була.
Бу вакытта дошман көчле иде әле. Дошман Смоленск, Витебск шәһәрләрен үз кулында калдырырга омтылды. Шушы өлкәләр өчен барган сугышларда, Вечная авылы янында, Баһман бабам сугышкан часть чолганышта кала. Каты сугышлардан соң Совет сугышчыларын әсирлеккә алалар.
1944 елның язында күп кенә кыенлыклар аша үтеп, алар әсирлектән качалар. 13 көн буе урманда яшеренеп торганнар. Ә инде Совет гаскәрләре һөҗүмгә күчкәч, аларга кушылганнар. 15 көн үткәч, Баһман бабам һәм аның белән бергә әсирлектән качкан иптәшләре, кабат сугышка кергәннәр.
Бабам беренче дәрәҗәле “Бөек Ватан сугышы" ордены, "За боевые заслуги", "За отвагу", Юбилейный значок "25 лет победы в Великой Отечественной Войне", Юбилейная медаль "30 лет победы в Великой Отечественной Войне", Юбилейная медаль "40 лет победы в Великой Отечественной Войне" һәм башка төрле медальләр белән бүләкләнде. Сугыштан кайткач бабам гаиләсе белән дус,тату яши. Аның 3 малае һәм 3 кызы туа: Хөснулла, Миннегали, Миннерахман, Минниса, Гөлниса, Гөлнәфис.
Шактый еллар үтте инде
Бабаемның вафатына.
Юксынганда мин еш кына
Медальләрен алам кулыма.
Җансыз тимер медальләрдән
Дары исе аңкып тора.
Әйтерсең лә минем алда
Бабам үзе басып тора.
(Сандыктан бабасының медальләрен алып күрсәтә.)
3 нче укучы: Минем бабам, Гыйззәтуллин Шәрифҗан 1934 елның 5 гыйнварында Морт авылында Мөбәрәкҗан һәм Минауфа гаиләсендә туа. Сугыш башланганда бабама җиде яшь була. Аның бала-чагы авыр сугыш елларына туры килә. 1953-1956 нчы елларда армиядә хезмәт итә. Бабам гомере буе колхозда электрик булып эшләгән. Аны авыл халкы әле хәзер дә “алтын куллы иде” дип искә ала. Бабам 2011 нче елның 16 сентябрендә үлә. Миңа ул догалар өйрәтеп калдырды. Мин аны искә алып аның рухына дога кылам. Менә бу Коръән китабы бабамның истәлеге .
Кулымда Аллаһының газиз илчесеннән
Мөхәммәдтән килгән Коръән бар.
Шул Коръәннең изге аятләрен
Белергә тиеш һәркем.
Иң югары әхлак Коръәндәдер.
Анда белем һәм әдәплелек,
Кешеләргә яшәү кануннары,
Гармония, гыйлем, камиллелек.
Коръән – Аллаһ Тәгалә тарафыннан пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәламгә күктән төшерелгән китап. Аңа бары тик чиста булган кешеләр генә кагыла ала. Гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә Коръән сүзе “яттан уку” дигәнне аңлата. Мин Сезгә хәзер яттан дога укыйм. (Ранисның яттан догалар укуы).
4 нче укучы. Минем әбием, Мәҗитова Гөлнур Нургали кызы, турында сөйлисем килә.Сугыш вакытында бик кечкенә генә булса да, бу еллар әбиемнең хәтерендә уелып калган.
“Мин, Мәҗитова (кыз фамилиям Нургалеева) Гөлнур Нургали кызы,
1936 елның 26 мартында Морт авылында туганмын. Бала чагым
жиңелләрдән булмады. 1941 елда немецлар һөҗүм итеп, бик аяныч сугыш башланды. Сугыш чыкканда мина бары 5 яшь кенә иде. Шундый авыр вакытта, 1941 елның 1-июлендә, авылыбыздан барлык егәрле ирләрне сугышка алдылар, алар арасында минем әти дә бар иде. Ул киткәндә без өч бала калдык: иң кечесе Рәшит булды. Әни таң атканда иртән иртүк урак урырга китеп, кич, кояш баегач кына кайта иде. Без өйдә өч бала ачлы-туклы әнине көтеп утыра идек. Әти бер кулы гарипләнеп 4 ел йөреп кайтты.
Гомер узып барды, һәм мин 1943 елда 1 нче сыйныфка укырга кердем. Ул елларда балалар бик күп иде. Ике беренче сыйныф бар иде: берсе «А» , икенчесе «Б» сыйныфы. Бүлмәләрдә бик суык булганлыктан, жылыныр өчен утын ягалар иде. Укытучылар жәй көннәрендә, укыту эшләреннән тыш, урманга төшеп утын әзерлиләр иде. Авыр сугыш вакытлары булуга карамастан, укытучылар безгә, укучыларга, һәрвакытта да бик яхшы мөгәлләмәдә булдылар, бар эштә дә ярдәм иттеләр, төпле белем бирергә тырыштылар. Мин үземне укыткан беренче укытучымны һич тә оныта алмыйм, анын мәрхәмәтлелеге, ягымлылыгы,матур карашлары гел искә төшә. Хафизова Нурия Гайнетдиновна иде ул. Нурия апа класста суык булганлыктан, безгә хәтта баш киемнәрен дә салырга кушмый иде. Уку йортларын гына тәмамлап килгән яшь укытучыларыбызда бар иде: немец теле укытучысы Нина Сергеевна, рус теле укытучысы Нина Архиповна. Алар шулай ук безгә карата бик ягымлы булдылар. Дәфтәрләр булмаганлыктан, иске китапларга яздык, ә ручкаларны тал чыбыгыннан ясап перо тыгып куя идек.
Җиде сыйныфны бетереп, мин почтага хат ташучы булып эшкә кердем. Эшкә урнашып, паспорт алгач, Пермь якларына китеп Кизел шәһәренә барып урнаштым. Анда 5 ел шахтада эшләдем. Аннан сон шахтадан хатын-кызларны эштән чыгаралар дигән хәбәрне ишеткәч, сату эшенә укырга кердем. Укып бетереп, үземне сату эшенә багышлап бик күп еллар эшләдем.
Кизел шәһәрендә үземнең гомерлек иптәшемне, күп еллар электр челтәрендә эшләгән Зелендольский егете, Рәшитне очраттым. Аның белән өйләнешеп, туган авылым - Мортка кайттык. Өч малай үстердек: Наил, Равил, Ильшат. Аллага шөкер өчесе дә үз тормышларын кордылар, балалар үстереп бәхетле гомер итәләр. Мин үзем кече улым - Илшат гаиләсендә, оныкларым янәшәсендә гомер итәм. Мин үземне картлык көнемдә бик бәхетле кешегә саныйм.
Барлык теләкләрем дә шул: кешеләр бер -берсе белән дус-тату яшәсеннәр, сугышлар булмасын иде. Балалар бәхетле, тәртипле һәм намуслы булып үссеннәр иде. Без күргәннәрне аларга күрергә язмасын.”
Минем әбием татар халык җырларын тыңларга һәм җырларга ярата. Хәзер без Сезгә берничә көй тәкъдим итәбез.
(Курайда татар халык көйләренә тезмә башкарыла. “Сандугач-күгәрчен”, “Әнисә”, “Дубыр-дубая”).
5 нче укучы: Минем бабамның энесе Аглямов Муллахмәт 1921 нче елның 16 нчы маенда Морт авылында туа. Шушында укый, комсомолга да керә. Ун классны бетергәч ул 3 ай Алабуга шәһәрендәге политпросвет учреждениясендә эшли. Шуннан аны хәрби хезмәткә алалар. Сугыш башланганын ул шунда ишетә. Муллахмәт абый 1941 елның 7 июлендә сугышка китә. Ул 200 нче укчы полкта сугышны сапер булып башлый һәм пулеметчы булып бетерә. Ул Сталинград сугышында да катнаша. Бөек Җиңүне Венгриядә каршылый. Муллахмәт абый бик күп медальләр белән бүләкләнгән: “За отвагу”, “30 лет Победы”, “За победу над Германией”. Аглямовлар гаиләсе сугышка биш ир- егет озата. Шулардан бер Мулахмәткә генә туган йортына исән-сау кайтырга насыйп була. Муллахмәт абыйның энеләре һәм абыйлары: Мирзаян, Габделгазиз, Фазлиәхмәт, Исрафил сугыш кырында ятып калалар. Абый каткач мәктәптә биология һәм география укыта. Ул 1980 нче елда лаеклы ялга чыга. (Сандыктан алып абыйсының түбәтәен күрсәтә).
6 нчы укучы: Бу сугышта минем бабам да катнашкан. Вәлиуллин Миннәхмәт Вәлиулла улы 28 яшендә 1942 елда сугышка китә. Еракка ата торган тупчы, легендар “Катюшалар” батареяләре составында озын катлаулы фронт юллары үткән. Бабам сугышта машиналар йөрткән. Бик күп дусларын, туганнарын югалту аңа җиңел булмаган. Сугышта бабамның ике абыйсы һәлак булган. Көткән шатлыклы Җиңү көнен бабам Берлинда каршылый. Кыюлык һәм батырлыклары өчен бабам күп кенә бүләкләргә ия булган. Әтием сүзләре буенча бабамның : “За освобождение Варшавы», «За взятие Берлина», «За отвагу», «За боевые заслуги» һәм башка күп кенә медальләре булган. Ул туган якларга 1946 елда гына исән-сау кайтып җиткән. Кайткач ул тырышып эшләгән, балалар үстергән. 1983 елда бабам 69 яшендә үлгән. Шушындый батыр бабам булуы белән мин бик тә горурланам, аңа багышлап язган шигыремне Сезгә дә тәкъдим итәм:
Августның 1942 елында,
Алганнар бабамны сугышка.
Егерме сигез яше тулганда –
Каршы китә явыз фашистка.
Горький автозавод полкына
Аны туры озаталар
Танка каршы ата торган пушкаларны
Тарттырып йөрергә кушалар.
Төньяк –көнбатыш фронтында
Бабам ятып калмаган
Ленинград оборонасында
Аткан берен егып салган.
Ленинградны коткаргач,
Орлов юнәлешенә киткән.
Курс боҗрасын алгач,
Көнчыгыш Пруссиягә җиткән
Егоров Павел Тимофеевичның
Яраткан шоферы да булган
Ачысын-төчесен сугышның
Командиры белән татыган,
Ике абыйсын югалткач та,
Бабам сыгылып төшмәгән.
Явыз фашистка сугышта,
Бер дә көн күрсәтмәгән.
Җанын, тәнен кызганмаган –
Саклар өчен халкын, илен.
Ходай тәгалә насыйп иткән
Аңа күрергә Җиңү көнен.
Миннәхмәт бабама мең, мең рәхмәт!
Эшләгән батырлыклары өчен!
Барыбыз да яшик рәхәт!
Үлеп калган батырларны,
Онытмыйк, зинһар өчен!
7 нче укучы: Галимҗан Латыйповның “Минем нәсел шигырен” укый.
Бабаларың кем дип сорасагыз,
Җир кешеләре булган, билгеле.
Типсә, тимер өзгән,
Сукса, ташны изгән,
Кирәк икән,борган Иделне.
Яшәгән ул бөтен гомер буе,
Җырга гашыйк булып яшәгән.
Кайгыларын җиңсә,
Шатлык килсә,
Төбе-тамыры белән яшәргән.
Кечеләрне бер дә кечерәйтмәгән,
Олыларны олы итә белгән.
Нинди генә йортка атласа да,
Саумысыз дип,
Сәлам биреп кергән.
Чукмар тотып,
Билгә кылыч тагып,
Чит җирләргә басып кермәгән.
Килсә дошман аның үз өстенә,
Мәйдан тоткан .
Курку белмәгән.
- Тормышлары авыр булуга карамастан безнең әби-бабаларыбыз төрле уеннар уйнаганннар, аулак өйләр оештырганнар, күңел ачканнар. Хәзер Сезгә “Чума үрдәк, чума каз” , “Йөзек салыш”, “Челтәр элдем читәнгә”, “Капкалы” уеннарын тәкъдим итәбез.
Чара Р.Әхиярова көе, Р.Миңнуллин сүзләре “Яратыгыз” җыры белән тәмамлана.


Әби бабам мирасы. (31 KB)

