Меню
Разработки
Разработки  /  Внеурочка  /  Разное  /  9 класс  /  Доклад на тему "Юныс Әминов әсәрләрендә мәхәббәт темасы"

Доклад на тему "Юныс Әминов әсәрләрендә мәхәббәт темасы"

Юныс Эминов эсэрлэренен купторлелеге эйтелэ.Мэхэббэт темасына тукталган,кыскача чыгыш.

18.11.2017

Содержимое разработки

Юныс Әминов әсәрләрендә мәхәббәт темасы

Мәхәббәт темасы — әдәбиятта мәңгелек тема ул.

Мәхәббәт темасы язучыларның канына сеңгәндер инде ул. Хисләнеп язган әсәр-поэма гына уныш китерәдер ул , минемчэ.

Юныс Әминов та мэхәббәт темасын кузгатучы, узенең әсәрләре белэн дулкынланырга һәм уйланырга мәжбүр иткән язучыларыбызның берсе. Ул үзенең иҗат җимешләрендэ мәхәббәт темасын кешелеклелек, начарлык һәм яхшылык проблемалары белән бәйләнештә тасвирлый.

Әлеге теманы тирәнтенрэк ойрәнер өчен, эдипебезнең кайбер әсәрләрендә тукталып китик.

“Очрашырбыз, Гөлсылу” әсәрендә мәхәббәт кешене үзгәртергә мөмкин булган тәэсирле көч итеп раслана. Автор, кешеләрдә мәхәббәт хисләрен тасвирлап, җәмгыятьне сафландыра. Төп герой - Гөлсылу- искиткеч гүзәл, чибәр, олы мәхәббәткә ия. Ботен күңелен мәхәббәт хисләре биләп алса да, ул сабыр һәм түземле. Аның сөйгән яры, узе дә Гөлсылуга карата көчле хисләргә ия булса да, каршылыкларга очрау сәбәпле, Гөлсылуны бәхетле итә алмый.

Әсәр кайгылы тәмамлана. Шулай булса да, ул безгә нинди матур мәхәббәт маҗаралары бүләк итте бит!

“Язылмаган законнар” әсәренэ тукталып киткэндә, Юныс Әминов мәхәббәтне бу очракта саташтыручы һәм адаштыручы (алдаштыручы!) хис итеп күзаллый. Мәхәббәтне язучыбыз бәхет һәм тормыш яме темалары белэн бәйләп тасвирлый. Төп герой – Шәйхенур, гаилә тынычлыгын вакытлыча хисләргә алыштыра. Тик герой, үз-үзен вакытында куга алып дуслары ярдәме белән бу проблемадан чыгу юлын таба.

“Соңлаган үкенү” әсәрендә топ герой сөйгән ярының ялган сүзләренә ышана һәм алданган булып кала. Үзенең көчсезлегендә шикләнүе калмагач, ялгызлыктан, төп герой үз-үзенэ кул салырга була. Якты дөнья белән хушлашуны – “мәхәббәткә һәйкәл” кую дип аңлата ул.

Әмма героиняның бу адымы әсәрдә азакка кадәр уйланылып бетмэгэн, шуңа күрә дә әлеге адым укучылар арасында югары бәягэ лаек булмый.

Шулай итеп, Юныс Әминов әсәрләрендә мәхәббәтне яшәтүче, саташтыручы һәм үтеруче хис буларак тасвирлый. Шулай ук автор мәхәббәтне аерым хис буларак кына кузгатмый. Аның уйлавы буенча, мәхәббәт һәрвакытта да яхшылык, мораль-әхлак һәм ялгызлык темалары белэн урелеп бара.



-75%
Курсы повышения квалификации

Потребление и потребительское поведение в 21 веке. Формирование грамотного отношения к потреблению посредством школьного образования

Продолжительность 72 часа
Документ: Удостоверение о повышении квалификации
4000 руб.
1000 руб.
Подробнее
Скачать разработку
Сохранить у себя:
Доклад на тему "Юныс Әминов әсәрләрендә мәхәббәт темасы" (13.26 KB)

Комментарии 0

Чтобы добавить комментарий зарегистрируйтесь или на сайт