Меню
Разработки
Разработки  /  Родной язык и литература  /  Уроки  /  1 класс  /  Туган телдән(татар теле) "Йорт хайваннары һәм кошлары"темасына дәрес эшкәртмәсе(1нче сыйныф))

Туган телдән(татар теле) "Йорт хайваннары һәм кошлары"темасына дәрес эшкәртмәсе(1нче сыйныф))

Ребята, представьте себе, что вы артисты кукольного театра. Озвучьте животных. Как скажет каждое животное, кто он и где живет. Мин - аю. Мин урманда яшим. Мин - үрдәк. Мин авылда яшим. Мин - фил. Мин зоопаркта яшим.
03.10.2020

Содержимое разработки

Тема: Йорт хайваннары һәм кошлары. Хайваннарны сурәтләү.



Максат. 1. Йорт хайваннары һәм кошларының исемнәре белән танышты­ру: ат, сыер, сарык, дуңгыз, кәҗә, каз, үрдәк, әтәч, тавык.чеби, эт, песи. Яши фигылен I, II затта куллану, кайда? сораына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү. 2. Сөйләм үрнәкләрен аралашуда куллануны, со­рау җөмлә төзү күнекмәләрен камилләштерү.

3. Бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү, тел байлыгын арттыру.

4.Дус-тату коллектив тәрбияләү.

Җиһазлау: “Күңелле татар теле ”дәреслеге, 1класс, рәсемнәр, слайдлар.


Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

- Исәнмесез укучылар! Хәерле көннәр сезгә!

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн сезгә!

Хәерле көн безгә!

- Хәерле булсын безнең дәресебез

Хәерле булсын безнең һәрбер эшебез!

II. Алдагы дәрестә алган белем күнекмәләрне активлаштыру.

1. Дәрес башында дәреслек рәсемнәре аша өйрәнелгән сөй­ләм үрнәкләре кабатлана.

III. Яңа тема өстендә эш.


1. Рәсем буенча хайваннарның исемнәрен, кайда яшәвен әйтергә өйрәтү. Дөрес әйтелеш өстендә эш оештыру.

- Бу нәрсә?

- Бу - сыер.

Шул рәвешле ат, сыер, сарык, дуңгыз, кәҗә, каз, үрдәк, агач, эт, песи сүзләре белән таныштырыла.

2. Укытучы татар телендә, рус теленнән аермалы буларак, кешеләрдән кала барлык җанлы һәм җансыз предметларның Нәрсә? соравына җавап бирүен ассызыклап китә.

3. Хайваннарның кайда яшәвен әйтергә өйрәтү.

- Сыер кайда яши?

- Сыер авылда яши.

- Ә төлке?

- Төлке урманда яши.

Сигнечес.

4. Строка внимательных» уены. Сейчас вам придется быть очень, очень внимательными. Если я подниму левую руку вверх, называете диких животных, а если подниму вверх правую руку - назовете домашних животных.


5. Уен. Укытучы предмет рәсемнәрен күрсәтә, балалар со­рау куя.

Куян рәсеме - нәрсә? Кыз рәсеме - кем?

6. Дәреслектәге рәсем аша кайда? соравына җавап бирә бе­лү күнекмәләре камилләштерелә.

Физкультминутка «Чебиләр зарядкасы» җырының 1 иче куплеты һәм кушымтасын алырга мөмкин.

Нәни чебиләр барсы да Сары майка кияләр.

Зарядка ясарга диеп

Бер урынга киләләр.

Корт-корт, корт-корт,

Сары майка кияләр.

Корт-корт, корт-корт,

Бер урынга киләләр.


7. Уенчыклар (кыргый хайваннар һәм йорт хайваннары) яи­сә аларның рәсемнәре буталып бирелә. Укучылар чиратлашып рәсемне (уенчыкларны) алалар, хайваннарның исемнәрең атый­лар һәм кайда яшәвен әйтәләр.

- Бу төлке. Ул урманда яши.

- Бy сыер. Ул авылда яши.

8. Уен.

Ребята, представьте себе, что вы артисты кукольного теат­ра. Озвучьте животных. Как скажет каждое животное, кто он и где живет.

Мин - аю. Мин урманда яшим.

Мин - үрдәк. Мин авылда яшим.

Мин - фил. Мин зоопаркта яшим.

9. Хайван исемнәрен күплек санда әйтү күнекмәләре өстен­дә эш алып барыла.

IV. Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту.


Фланелеграфка хайваннар, кошлар рәсеме куела. Диа­логлар:

а) - Монда ат бармы?

- Әйе, монда ат бар.

ә) - Бу атмы?

- Юк, бу ат түгел.

Йорт хайваннары Йорт кошлары

Йомгаклау. 
-Укучылар, без бүгенге дәрестә нинди сүзләр өйрәндек?

  • Нәрсәләр белдек?



-75%
Курсы повышения квалификации

Занимательное искусствознание: как научить школьников понимать искусство

Продолжительность 72 часа
Документ: Удостоверение о повышении квалификации
4000 руб.
1000 руб.
Подробнее
Скачать разработку
Сохранить у себя:
Туган телдән(татар теле) "Йорт хайваннары һәм кошлары"темасына дәрес эшкәртмәсе(1нче сыйныф)) (19.58 KB)

Комментарии 0

Чтобы добавить комментарий зарегистрируйтесь или на сайт