Меню
Разработки
Разработки  /  Родной язык и литература  /  Уроки  /  5 класс  /  Татар әдәбияты дәресләрендә укучыларга рухи, әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану.

Татар әдәбияты дәресләрендә укучыларга рухи, әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану.

Нравственное воспитание подрастающего поколения – главная задача учителя татарского языка и литературы. Каждый урок – это урок речевого творчества. На уроках татарского языка полезно использовать ряд текстов, несущих информацию и влияющих на понимание нравственных ценностей в жизни. Я предлагаю использовать наследия великого просветителя, педагога Ризаэддина Фахреддина.
20.12.2020

Содержимое разработки



Татар әдәбияты дәресләрендә укучыларга рухи, әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану.


Фәния Зарипова, Яңа Чишмә районы Зирекле лицееның югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Үзенең гомер юлын мәктәп белән бәйләгән һәрбер укытучының изге бурычы – балаларны белемле итү белән беррәттән тәрбияле һәм әхлаклы итү. Бары тик тәрбияле бала гына бертуктаусыз үзгәреп торучы, зур тизлек белән алга үсеш алган җәмгыятьтә үз урынын таба алыр, төрле юлларда адашып, югалып калмас. Ләкин бала күңеленең бик нечкә һәм бик тиз уалучан икәнлеген дә дә онытырга ярамый. Шуңа күрә тәрбия чарасының бер төре булган акыллы киңәшләрне, нәсыйхәтләрне дә бала күңеленә акрынлык, саклык белән һәрбер дәрестә, һәр көнне тамчылап – тамчылап кына җиткерергә кирәк. Бигрәк тә татар әдәбияты дәресләрендә әсәргә анализ ясаганда, укылган әсәрләрдәге геройларның эш – гамәлләренә, вакыйгаларга бәя биргәндә Р.Фәхреддин нәсыйхәтләрен куллану бик отышлы дип саныйм. Бу бәһасез рухи байлыгыбыз җәүһәрләре кешелеклелек, миһербанлылык, гомумкешелек әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүдә ышанычлы җирлек булып тора, алар гасырлар буена сыналган, еллар дәвамында тупланган халык тәҗрибәсенә нигезләнгән. Р.Фәхреддин нәсыйхәтләрен мин үзем һәрбер дәрестә кулланырга тырышам.Эшем дәвамлы, нәтиҗәле һәм эзлекле булсын өчен һәр сыйныфның уку программасына яраклаштырып аерым план төзедем. Р.Фәхреддиннең үз сүзләре белән әйтсәк “Бары тик эш дәвамлы булганда гына нәтиҗәсе була” бит.

5нче сыйныф укучылары өчен төзегән план үрнәген Р.Фәхреддин иҗаты белән кызыксынучыларга һәм укыту – тәрбия процессында кулланырга теләүчеләргә тәкъдим итәм.

Тема.Халык авыз иҗаты. “Үги кыз” әкияте.

Проблемалы сорау. Әкияттәге икенче кызның эш – гамәлләре белән килешәсезме? Убырлы карчыкның өенә барып кергәч, кызның нинди начар сыйфатлары ачыла?

Көтелгән җаваплар. Исәнләшми, алтын – көмешләр урлый, әбигә карата дорфалык күрсәтә.

Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре. “Бер – берегез арасында мәхәббәт артуын теләсәгез, үзара сәлам таратыгыз. Сүздән элек сәлам булсын. Сезнең берәрегез җыелышып торган кешеләргә кушылса, аларга сәлам бирсен, китәргә теләсә дә – сәламләсен, чөнки, икенчесе дә беренчесе кебек мөһимдер. Кече олыны, атка атланган кеше – җәяүлене, баручы – утыручыны, аз санлы кешеләр төркеме – зуррагын сәламләргә тиеш”. “Әхлагы зәгыйф булган кеше өчен иң мөһим нәрсә – акча һәм дөнья малыдыр. Шуның өчен ул урлауны үзенә хәрам эш дип санамый. Аллаһыга ышанган кеше калебендә иманы булган хәлдә урламас.”“Кешенең матурлыгы – аның тәрбияле, эшчән, намуслы булуында,олыларны олы итеп, кечеләрне кече итеп яши белүендә”.

Тема. А.Алиш “Сертотмас үрдәк”.

Көтелгән җаваплар. Серне саклый алмау, вәгъдәдә тора белмәү. Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре. “Вәгъдәдә тормау беркемгә дә зарардан башка файда китермәс. Вәгъдәдә тормаучылар үзләренә генә түгел, башкаларга да игътибар итмәсләр. Вәгъдәдә тормаучылардан Кыямәт көнендә каты сорау алыначак. Вәгъдә биргән вакытта вәгъдәгездә торыгыз. Әлбәттә, кеше Кыямәт көнендә вәгъдәсеннән соралачак.”

“Сөйләсәң яхшы сүз сөйлә, булмаса тик тор”.

Тема. А.Алиш “Нечкәбил” әкияте.

Проблемалы сорау. Нечкәбилгә нинди сыйфатлар хас? Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре. “Эшне вакытында башкару, бүгенге эшне иртәгә калдырмау дөнья көтүнең мөһим бер шарты. Бер эшнең үз вакытында башкарылмавы, аның бөтенләй эшләнми калуына сәбәп булырга мөмкин.”

Тема. А.Алиш “Койрыклар” әкияте.

Проблемалы сорау. Куян ни өчен койрыксыз калган?

Көтелгән җаваплар. Яңгырдан куркып бармаган, ялкауланган, башкалардан

өмет иткән һ.б.

Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре. “Ялкаулык – вакытны, форсатны исраф итү дигән сүз. Малны исраф кылу яман эш булса, вакытны һәм форсатны исраф итү бигрәк тә яман эш. Малны табарга мөмкин булса да, әрәм булган вакыт һәм кулдан киткән форсатны кире кайтарып булмый. Дөньяда иң үкенечле сүз “вакыт үтте” дигән сүздер”. “Ялкаулык күңелне каралта.”

Тема. Ф.Әмирхан “Нәҗип” хикәясе.( 1 нче бүлек)

Проблемалы сорау. Ни өчен Нәҗипне өйгә кызлар янына чакырып алмыйлар? Көтелгән җаваплар. Нәҗип абыйсы Гомәр кебек матур итеп курайда уйный белми,аның һөнәре юк.

Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре. “Һичнәрсәсе булмаган кеше – фәкыйрь түгел, бәлки һөнәре вә тырышлыгы булмаган кеше – фәкыйрьдер. Үзе турында тырышкан кешегә – эш һәрвакытта ярдәм итәр. Бу дөньяда адәмнәрнең кыйммәтләре – фәкать үз тырышлыклары белән булганнары, һәркем үз эшен үзе күрергә бурычлы, кешегә таянырга вә фәкать бәхет, вә хәер - догаларга ышанып торырга өйрәнмәгез.”

Тема. Ф.Әмирхан “Нәҗип” хикәясе.(2 нче бүлек)

Проблемалы сорау. Ни өчен Нәҗипнең барлык эш – гамәлләрен Гомәр абыйсыныкы белән чагыштыралар?

Көтелгән җаваплар. Ул энесе өчен үрнәк булып тора,ул - тәрбияле. Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре. “Ата – ана өчен тәрбияле баладан да зур байлык булмас.Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерсә, ахирәттә йөзгә аклык китерер.Тәрбияле бала әллә кайдан күренеп тора, чөнки аның сөйләгән сүзләре, эшләгән эшләре аның тәрбияле икәнлеген күрсәтеп торалар.” “Тәрбия булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тәрбия булмаган җирдә гүзәл....

Тема. Г.Ибраһимов “Алмачуар”.

Проблемалы сорау. Закирның өлкәннәргә, әти-әнисенә мөнәсәбәте нинди?

Көтелгән җаваплар. Әти – әнисенә яратып “әткәй”, “әнкәй” дип эндәшә. Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре. “Сезгә иң якын кешеләр - ата – аналарыгыз. Шуның өчен аларга һәрвакыт итагатьле булыгыз, эштә һәм сүздә аларга каршы килмәгез. Шул вакытта аларның да үзегезнең дә күңелләрегез рәхәт табар, тормышыгыз гүзәл булыр.Ата – аналарыгыз алдында әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тотыгыз. Алар белән кычкырмый гына, әдәп белән ачык итеп сөйләшегез. Алар аяк өстендә торганда сез утырып тормагыз.Тәнегезгә көч кергәч кулыгыздан килгән эшләрдә ата –аналарыгызга ярдәм итегез. Алар сезне яшь вакытыгызда тәрбияләп үстерделәр.”

Тема. Һ.Такташ “Караборынның дусты”

Проблемалы сорау. Үзегезгә дусларны ничек, нинди сыйфатларга карап сайлыйсыз? Көтелгән җаваплар. Яхшылыгына, тырышлыгына, куркусыз булуына, көчлелегенә карап.

Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре. “Адәм баласының шатлык һәм кайгы вакытларында таяныр кешеләре -үзенең дусларыдыр. Шуның өчен дусларны үзегезгә туры килә торган кешеләр арасыннан эзләгез. Дустанә мөгамәлә кылучыларның барысы белән дә дус булырга ашыкмагыз һәм үзегез яратмаган кешеләрнең барысын да дошман күрмәгез. Дуслыгы саф булмаган кешеләр белән аркадаш булмагыз, андый дуслыкка караганда һич дусларсыз тору яхшырак булыр.”

“Гадел, яхшы дус – ислемай сатучыга, ә начар иптәш – тимерче күреген өрдерүчегә тиң. Ислемай сатучы янында булсаң, син аннан ислемай сатып алачаксың, яки бер дә булмаса сиңа аннан килгән хуш ис сеңәчәк. Күрек өрдерүчегә килгәндә исә, ул яки синең киемеңне яндырачак, яки син аннан үзеңә яман ис ияртеп чыгачаксың.”

Тема. М.Кәрим “Озын – озак балачак”.

Проблемалы сорау. Әсгать ни өчен икмәкне басып ашарга ярамый дип әйтә? Көтелгән җаваплар. Басып ашасаң тукландырмый дип уйлый ул, ипинең кадерен белә, аны олылый.

Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре. Ашарга утырыр алдыннан кулларыгызны юыгыз. Үзегездән олы кешеләр булганда алардан элек утырмагыз.Өстәл янында уйнамагыз, тәмам туеп җитмәстән туктагыз.Зур – зур итеп капмагыз, кулларыгызны, киемнәрегезне буямагыз, башкаларның ашларына карап тормагыз, күп ашауга гадәтләнмәгез.Башлаганда “бисмилләһ”не әйтеп уң кул белән ашагыз, ашап бетергәч, Аллаһы Тәгаләгә мактаулар әйтегез”.

Файдаланылган әдәбият.

1.Мәшһүр мәгрифәтче – галим, педагог Р.Фәхреддин мирасын укыту – тәрбия процессында файдалану. – Казан, 2004.

2.Ризаэддин Фәхреддин: Тормыш юлы. Иҗади мирасы:Дәреслек – хрестоматия / Төз.: Р.Ш.Шаһиев. – Казан: РИЦ “Школа”, 2005.

3.”Балаларга үгет – нәсыйхәт” – Казан: «Дом печати» нщшрияты,2002.





-75%
Курсы повышения квалификации

Занимательное искусствознание: как научить школьников понимать искусство

Продолжительность 72 часа
Документ: Удостоверение о повышении квалификации
4000 руб.
1000 руб.
Подробнее
Скачать разработку
Сохранить у себя:
Татар әдәбияты дәресләрендә укучыларга рухи, әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану. (17.61 KB)

Комментарии 0

Чтобы добавить комментарий зарегистрируйтесь или на сайт