Меню
Разработки
Разработки  /  Прочее  /  Мероприятия  /  Прочее  /  Сценарий мероприятия "Туган телем – тургай теле".

Сценарий мероприятия "Туган телем – тургай теле".

21.04.2023

Содержимое разработки

Туган телем – тургай теле.


Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше,

Башкаларның телен яратмый.





Гимн

Хәерле көн, кадерле кунаклар, укытучылар һәм балалар! Без бүген мәктәбебездә армый-талмый хезмәт куючы, безнең күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны хөрмәтләргә җыелдык.

Без бүген Россия да президентыбыз тарафыннан игълан ителгән 2023нче ел Укытучылар һәм остаз елы уңаеннан, шул темага багышланган проза әсәрләрен матур итеп уку һәм сәйләү буенча конкурс уздырабыз. Бәйгедә 1 – 11 сыйныф укучылары катнаша.

Э хэзер сезнен алдыгызда балалар бакчасы хэм 1-3 сыйныф укучылары чыгыш ясый. Бию

Яхшы бел

Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Татарчасы — туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң-анаң, әби-бабаң
Сине сөя торган тел.

Тел кешене дус итә,
Бер-берсенә беркетә.
Бел, балам, син рус телен
Һәм онытма үз телең! – дип язган Шәйхи Маннур.

Бүгенге “Татар телем – тургай теле” конкурсы бары тик өлкә буенча татар телендә генә уздырыла торган бердәнбер конкурс.

Э хэзер сузебезне бирэбез татар теле һәм әдәбияты укытучысы Каюмов Д.Г..

Әйтеп үткәнчә, конкурста 1 дән 11 нче класска кадәр булган укучылар катнаша, чыгышлар өч категориягә бүленә.Бүген 1-4 сыйныфларда – 11 укучы, 5-8 класслар арасында 10 укучы һәм 9-11 класслар арасында – 5 укучы ярышычак. Барлыгы 26 укучы. Сезнең чыгышны өч категориягә бүлеп бик компетентлы, бәйсез жюри карап бәялиячәк, менә алар:

Фәймә Гарафутдиновна – безнең ветеран укытучыбыз,

Клара Гайсовна – рус теле һәм әдәбияты укытучысы,

Светлана Наиловна – математика укытучысы.

Жюри әгъзаларына да (членнарына да) уңышлар телибез.

Э хэзер сузебезне бирэбез:





Әйдәгез хәзер сүзне укучыларга бирик. Балаларны класслар буенча 1нче сыйныфтан башлап – алфавит бәртибендә чакырабыз.

Хөрмәтле укытучылар!

Сезнең хакта күпме еллар яхшы сүзләр генә сөйләнгән.

Җырчылар да зур сәхнәдән күпме җырлар көйләгән

Монысы да соңгы булмас: Сезгә бәхет теләп кала

Инә белән кое казучы һәр укучы, һәрбер бала.

Балалар чыгышы

Хөрмәтле кунаклар, укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр!

(Жюрины нәтиҗәләр чыгарырга җибәрәбез, укучылар столоваяга (ашханәгә) ашарга, кунакларны чәй эчәргә чакырабыз)

Шушының белән бүгенге чарабыз тәмам. Укытучыларга авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек, әлбәттә инде, тырыш, акыллы, татарча сөйләшүче укучылар телибез!

-80%
Курсы дополнительного образования

Универсальный журналист

Продолжительность 72 часа
Документ: Cвидетельство о прохождении курса
4000 руб.
800 руб.
Подробнее
Скачать разработку
Сохранить у себя:
Сценарий мероприятия "Туган телем – тургай теле". (19.23 KB)

Комментарии 0

Чтобы добавить комментарий зарегистрируйтесь или на сайт