Меню
Разработки
Разработки  /  Прочее  /  Планирование  /  8 класс  /  Программа по татарской литературе для учащихся-татар 8 класса русскоязычной школы

Программа по татарской литературе для учащихся-татар 8 класса русскоязычной школы

Программа для учащихся-татар 8 класса русскоязычной школы

04.10.2017

Содержимое разработки

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучы татар ба­лаларына әдәбият укыту 1—4 нче сыйныфларда әдәби уку һәм аңа куелган таләпләрне исәпкә алып төзелде. Төп гомуми белем бирү баскычында әдәбият укытуга түбәндәге бурычлар куела:

  • матур әдәбият әсәрләрен (яки әдәби әсәрдән өзекләрне) укып үзләштерү, алар турында үз фикерләрен әйтергә өйрәтү;

  • әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлату һәм кулланырга өйрәтү;

  • халык авыз иҗаты үрнәкләре, музыка һәм сынлы сәнгать белән таныштыруны дәвам итү;

  • укучыларда Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, кешеләргә һәм әйләнә-тирәгә гуманлы караш тәрбияләү;

  • кешенең табигатькә мәрхәмәтле булуына ирешү;

  • матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку күнекмәләре форма­лаштыру;

  • укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү;

  • татар, рус һәм башка әдәбиятларны чагыштырып карау күнек­мәләре булдыру. Аңлашыла ки, санап үтелгән бурычлар, аерым-аерым күрсәтелсәләр дә, үзара тыгыз бәйләнгәннәр. Алар бердәм уку-укыту процессында гамәлгә ашырылалар, чөнки дәрестә белем бирү белән шәхес формалаштыру бергә алып барыла.

Программага әсәрләр киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәф­катьле, туган як табигатен яратучы һәм саклаучы, кешелекнең уңай сыйфатларына ия булган, милләт мәнфәгатьләрен яклардай кеше итеп тәрбияләү бурычларын күз алдында тотып сайланды. Укучыларга мил­ли һәм әхлак тәрбиясе бирүдә, аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда бу әсәрләрнең роле зур. Яшь буынга милли яшәү рәвешен җиткерүдә, аның үзаңын үстерүдә, бу юнәлештә гамәли адымнар ясауга әзерләүдә әдәбият мөһим җирлек булып тора.

Башлангыч сыйныфлардагы эзлеклелекне дәвам иттереп, укучы­ларның белемнәрен тулыландыру максатыннан, 5—9 нчы сыйныфлар­да халык авыз иҗаты жанрларыннан да үрнәкләр алынды. Беренчедән, алар укучыларга фольклордан тагын да тулырак мәгълүмат бирә, икенчедән, тел өлкәсенә караган белемнәрне гамәли яктан ныгыту өчен материал буларак кулланыла.

5—9 нчы сыйныфларда укытуга классик әдәбиятның һәм бүгенге көн әдәбиятының күренекле әсәрләре сайлап алынды, зур күләмле әсәрләрдән өзекләр бирелде. Шуның белән бергә, әсәрнең сәнгати кыйммәте, гуманистик эчтәлеге, милли рухы, укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килүе истә тотылды.

Программаны төзегәндә, татар халкы тарихына бәйле материаллар­га да игътибар бирелде. Укучыларны милли бәйрәмнәр, милли тра­дицияләр һәм архитектура казанышлары белән таныштыру да күздә тотылды.

һәр сыйныфта ятлау һәм сыйныфтан тыш уку өчен әсәрләр исемлеге, әңгәмә кору өчен якынча темалар бирелде. Ятлау өчен, шигъри әсәр­ләрдән тыш, чәчмә әсәрләрдән өзекләр дә тәкъдим ителде, кайбер очракларда сайлап алу укытучы карамагына тапшырылды.

Әдәби әсәрләрне өйрәнү барышында, укучыны сәнгатьле уку алым­нарына өйрәтү әһәмиятле. Бу җәһәттән түбәндәге эш юнәлешләре тәкъ­дим ителә:

  • татар теле авазларын дөрес әйтүгә ирешү;

  • сүз басымын дөрес куя белү;

  • логик басымны дөрес куя белү;

  • җөмләне фразаларга бүлү һәм дөрес пауза белән уку;

  • тавышны дөрес төшерә һәм күтәрә белү, интонацияне дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру һ. б.

Иҗади, ирекле сөйләшүгә өйрәтү максатыннан, аерым язучылар иҗатына бәйләп, диалогик яки монологик сөйләмгә әзерләнергә дигән биремнәр китерелә.

Сыйныфтан тыш укуны оештыруда укучыларның мөстәкыйль укы­ган әсәре турында бәя биреп сөйли алулары, анализлый белүләре бик мөһим. Күләмле әсәрнең өзеге дәрестә өйрәнелсә, өйдә тулысынча укып чыгарга яки язучы турында башка авторның әсәрен укырга тәкъдим ителә.

Укуның бу баскычында балалар һәм яшүсмерләр әдәби әсәрләрдә сурәтләнгән хәл-әхвәлләрне тормышның үзендәге вазгыять һәм ва­кыйгалар, әйләнә-тирәдәгеләрнең эш-гамәлләре белән чагыштырып фикер йөртергә, бәяләргә, алардан үрнәк яки гыйбрәт алырга өйрә­нәләр, ягъни шушы биш ел эчендә шәхес булып формалашуның бик мөһим этабын узалар. Шулар өстенә татар матур әдәбияты аларда әх­лаклы милли яшәешнең асылын ачып күрсәтергә, гомуми милли аң тәрбияләргә ярдәм итә.



УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ УКЫТУ ПЛАНЫНДА ТОТКАН УРЫНЫ


Васильево кадет интернат-мәктәбенең укыту планы буенча программа елга 35 сәгать исәпләнә, профильле сыйныфларда атнага 1 сәгать, елга 35 сәгатьтән артыграк булмаслык итеп төзелде.


Программаның эчтәлеге


5нче сыйныф (35 сәгать)


Әсәрләрне уку һәм өйрәнү(26 сәгать)

Бәйләнешле сөйләм үстерү (6 сәгать)

Дәрестән тыш уку (3 сәгать)

Халык авыз иҗаты жанрлары.

Әкиятләр, алардагы тылсымга корылган сюжет. «Зирәк карт», «Җил арба» әкиятләре. Әкият геройлары үрнәгендә шәфкатьлелек, ми­һербанлылык тәрбияләү (1 сәгать).

Мәкаль һәм әйтемнәр турында төшенчә. Аларга хас төп сыйфатлар. Сөйләм тәэсирен көчәйтү чарасы буларак мәкаль һәм әйтемнәр, алар­дагы мәгънә тирәнлеге. Укучыларны мәкаль һәм әйтемнәр тупларга өйрәтү.Табышмаклар, әкият-табышмаклар, тизәйткечләр (1 сәгать).


Габдулла Тукай. Шагыйрь турында белгәннәрне тирәнәйтү. «Эшкә өндәү», «Сабыйга», «Эш беткәч уйнарга ярый», «Су анасы» шигырьләре. Шагыйрьнең мәгърифәткә, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә мөнәсәбәте. Шигырь турында төшенчә (2 сәгать).

Әнвәр Бакиров. Иҗаты турында белешмә. «Су анасы» балеты турында мәгълүмат. Балет музыкасыннан өзек тыңлау (1 сәгать).

Скульптор Садри Ахун. Рәсем сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре.

Сынлы сәнгатьнең кеше тормышында тоткан урынын билгеләү (1 сәгать).

Нәҗип Думави. «Айлы төн» шигыре. Табигатьнең матурлыгы сурәтләнү (1 сәгать).

Мәҗит Гафури. Тормыш юлы турында белешмә. «Гөлләр бакча­сында» шигыре, «Кыр казы» хикәясе. Аларда хезмәтнең тормыштагы роле мәсьәләсенең куелышы, укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү (1 сәгать).

Гаяз Исхакый. Тормыш юлы турында белешмә. «Кәҗүл читек» хикәясе. Баланың күңел дөньясы бирелеше. Хикәя турында төшенчә (1 сәгать).

Галимҗан Ибраһимов. Тормыш юлы турында белешмә. «Яз ба­шы» хикәясе. Кеше һәм табигать мөнәсәбәте. Туган як табигатенең матурлыгы, аның белән хозурлану темаларының күтәрелүе һәм сән­гатьчә хәл ителеше (1 сәгать).

Нәкый Исәнбәт. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Халык авыз иҗатын җыюдагы хезмәтләре, аның үрнәкләре. «Туган ил», «Син сазыңны уйнадың» шигырьләре. Туган як, Туган илгә мәхәббәтнең сурәтләнүе. Бу әсәрнең җыр булып китүе (1 сәгать).

Дәрҗия Аппакова. Тормыш юлы турында белешмә. «Йолдызкай» хикәясе. Йорт хайваннары турында мәгълүмат бирү, аларга карата мә­хәббәт хисләре уяту. «Шыгырдавыклы башмаклар» хикәясе. Кешеләр арасында дуслык, бер-береңә игътибарлы булу мәсьәләләре (1 сәгать).

Җырчы Гөлсем Сөләйманова. Тормыш юлы һәм татар җыр сәнгате өлкәсендәге хезмәте турында белешмә. Ул башкарган җырлар язмасын тыңлау, фикер алышу (1 сәгать).

Фатих Кәрим. Тормыш юлы турында белешмә. «Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл» әкияте. Хайван образларын сурәтләүдә авторның осталыгы (1 сәгать).

Абдулла Алиш. Тормыш юлы турында белешмә. «Сертотмас үр­дәк» әкияте, «Чуар тавык» хикәясе. Йорт кошлары, аларның сурәтләнү үзенчәлекләре. Әсәрләренең теле (1 сәгать).

Фатих Хөсни. Тормыш юлы турында белешмә. «Малай белән солдат», «Сөйләнмәгән хикәя» әсәрләре. Малайның әтисенә булган мәхәббәте чагылышы. Бала һәм өлкәннәрнең хис-кичерешләре күр­сәтелү (2 сәгать).

Нәби Дәүли. Тормыш юлы турында белешмә. «Бәхет кайда була?» шигыре. Хезмәткә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү. «Кар нинди җылы» хи­кәясе. Өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр (1 сәгать).

Нури Арсланов. Тормыш юлы турында белешмә. «Казан» шигыре. Шагыйрьнең Казанга мәхәббәте. Казан шәһәренең үткәне һәм киләчәге (1 сәгать).

Гомәр Бәширов. Тормыш юлы турында белешмә. «Нинди ул Татар­стан?» Үз туган ягың белән горурлану хисләренең бирелеше (1 сәгать).

Саҗидә Сөләйманова. Тормыш юлы турында белешмә. «Кайный, шаулый Казан урамнары». Казанда яшәгән бөек шәхесләр. «Ялгыз торна» хикәясе. Халык ырымнары һәм аларның тормыш-көнкүрештә чагылышы (1 сәгать).

Шәүкәт Галиев. Тормыш юлы турында белешмә. «Алтын куллар», «Телләр белүче каләм», «Магнитофон онытмый», «Саумысыз, арыш­ларым!» шигырьләре, һөнәрле, белемле булуның, туган телне белүнең әһәмияте. Шигырь турында төшенчәне ныгыту (1 сәгать).

Рабит Батулла. Тормыш юлы турында белешмә. «Дуслар дус булып кала» әкияте (өзек). Дусларны табу һәм аны саклый белүнең әһәмияте (1 сәгать).

Фәнис Яруллин. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Анам теле» шигыре. «Кояштагы тап» әкияте. Ялганның кешегә начарлык булып кайтуы (1 сәгать).

Солтан Шәмси. Язучы турында мәгълүмат. «Табигатьнең газиз ба­ласы» хикәясе. Кешене кеше иткән мөһим сыйфатлар: мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек (1 сәгать).

Ятлау өчен әсәрләр

Габдулла Тукай. Эшкә өндәү. Сабыйга.

Нәҗип Думави. Айлы төн.

Галимҗан Ибраһимов. «Яз башы» хикәясеннән өзек (укытучы сайлавы буенча).

Нәби Дә үл и. Бәхет кайда була?

Нури Арсланов. Казан.

Шәүкәт Галиев. Хәзинә. Магнитофон онытмый.

Әңгәмә кору өчен якынча темалар

  • Г.Тукай музеенда (читтән торып та «экскурсия» үткәрергә мөм­кин).

  • Тукай һәм музыка.

  • Тукай һәйкәле янында.

  • Туган җирем — Татарстан.

  • Чәчәкләр — тормыш бизәге.

  • Китап — белем чишмәсе.

  • Бакчачы һөнәре.

  • Мин яраткан йорт хайваны.

Дәрестән тыш уку

Татар халык әкиятләре.

Абдулла Алиш. Мактанчык чыпчык белән Тыйнак сыерчык. Фәнис Яруллин. Серле дөнья.

Җәвад Тәрҗеманов. Шаян белән Наян.

Мәхмүт Хәсәнов. Шайтан малае.

6нчы сыйныф (35 сәгать)

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү (26 сәгать)

Бәйләнешле сөйләм үстерү (5 сәгать)

Дәрестән тыш уку (4 сәгать)

Татар халык авыз иҗаты. Җырлар турында төшенчә. «Яшә, Рес­публикам!» Кыска җырлар. Җырларның тематикасы, кеше тормышын­да җырның әһәмияте (1 сәгать).

Казан Кремле, Сөембикә манарасы һәм аларның архитектура­сы. Казан Кремле — Татарстан башкаласының горурлыгы, мең еллык тарихка ия булган борынгы башкаланың үзәге. Сөембикә манарасы — бөтен дөнья татарлары өчен Туган ил символы (1 сәгать).

Абдулла Әхмәт. Тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача бе­лешмә. «Үги кыз» пьесасы. Аның үткен эчтәлеге, җанлы формасы, андагы халыкчан образлылык. Яшь буынны намуслылыкка, хезмәт сөюгә, булдыклылыкка, тырышлыкка һәм һөнәрле булырга өйрәтү (2 сәгать).

Муса Җәлил. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Кызыл ромашка», «Чәчәкләр» шигырьләре. Шигырьләрнең язылу тарихы, эч­тәлектәге күчерелмә мәгънә. Чагыштыру турында төшенчә (2 сәгать).

Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет академия теат­ры. Аның оештырылу тарихы, театрны тудыруга хезмәт иткән кү­ренекле шәхесләр (1 сәгать).

Җырчы Зөләйха Хисмәтуллина. Тормыш юлы һәм иҗаты турын­да белешмә. Аның җыр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше (1 сәгать).

Җырчы Азат Аббасов.Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Аның татар опера сәнгатен үстерүдәге хезмәте (1 сәгать).

Композитор Рөстәм Яхин. Тормыш юлы һәм иҗаты турында бе­лешмә. Татарстан Республикасы гимнының авторы булуы, иҗатыныңклассик музыка белән нык бәйләнеше (1 сәгать).

Һади Такташ. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Ип­тәшләр» шигыре. Шигырьнең темасын билгеләү. Милләтләр ара­сындагы дуслыкны Туган илне сакларга әзер тору аша күрсәтү. «Караборынның дусты» хикәясе («Караборын танымады», «Яхшы кешеләр түгел икән» бүлекләре). Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр. Әйдүк белән Караборынның дуслыгы (2 сәгать).

Җәүдәт Фәйзи, юрмышы ПӘМ иҗаты турымда иелешме, хахар музыка сәнгатендә аның тоткан урыны. Һ.Такташ шигыренә язылган «Урман кызы» җырын тыңлау һәм фикер алышу (1 сәгать).

Ибраһим Гази. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Йол­дызлы малай» хикәясе. Әсәрдә сугышның ачы фаҗигасе, фашистлар ерткычлыгының сурәтләнеше (1 сәгать).

Халык артистлары Фуат Халитов һәм Шәүкәт Биктимеров иҗатлары. Аларның татар театрын үстерүгә керткән өлеше. Әлеге артистлар башкарган рольләр турында фикер алышу (1 сәгать).

Зәки Нури. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Яңа шә­һәр» шигыре. Илдәге үзгәрешләр, аның алга таба үсеше сурәтләнү. Шигырьнең төзелеше (1 сәгать).

Сибгат Хәким. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Җыр­ларымда телим» шигыре, «Бакчачылар» поэмасы. Шагыйрь әсәрләрен­дә тирән лиризм, сәнгатьчә гадилек, халыкчан патриотизм (1 сәгать).

Ләбибә Ихсанова. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Лачын кыз», «Бүләк» хикәяләре (өзекләр). Хатын-кызларның кыю­лыгы, фидакярлеге, яшьләр арасындагы дуслык һәм мәхәббәт мәсь­әләләре (2 сәгать).

Равил Фәйзуллин. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Күмәч пешерүчеләр җыры» шигыре. Игенчеләргә хөрмәт, икмәкне кадерләргә өйрәтү, һәр һөнәрнең үзенчәлеге турында фикер алышу (1 сәгать).

Радик Фәизов. «Ә Җирдә тереклек бармы?» хикәясе. Малайның Җир патриоты булуы. Фантастик хикәя турында төшенчә (1 сәгать).

Нур Әхмәдиев. «Минем беренче туган көнем» хикәясе. Кешеләрдә­ге шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләренең чагылышы (1 сәгать).

Резеда Вәлиева. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Хал­кыма», «И газиз туган телем» шигырьләре. Аларда халык язмышы, туган тел язмышы мәсьәләләре күтәрелү (1 сәгать).

Милли киемнәр. Милли киемнәрнең үзенчәлеге, тарихның төрле чорларында киемнәрнең үзенчәлеге. Аларның милләт яшәеше, әхлакый нигезе, көнкүреше белән бәйләнеше, кешенең яңалыкка һәм камиллеккә табигый омтылышы белән ярашуы чагылу (1 сәгать).

Милли традицияләр, орнаментлар (1 сәгать)

Милли бәйрәмнәр. Сабантуй (1 сәгать)

Ятлау өчен әсәрләр

Муса Җәлил. Кызыл ромашка.

Һади Такташ. Иптәшләр.

Зәки Нури. Яңа шәһәр.

Ләбибә Ихсанова. Лачын кыз. (Өзекне укытучы үзе сайлый.)

Равил Фәйзуллин. Күмәч пешерүчеләр җыры.

Нур Әхмәдиев. Минем беренче туган көнем. (Өзекне укытучы үзе сайлый.)

Әңгәмә кору өчен якынча темалар

  • М. Җәлилнең музей-квартирасында. (Читтән торып үткәрергә дә мөмкин.)

  • Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

  • Батыр егет — ил күрке.

  • Ялкаулык — хурлык, тырышлык — зурлык.

  • Дуслык турында.

  • Казаным — башкалам.

  • Яраткан шөгылем.

Дәрестән тыш уку

Хәдичә Җәлилова. Абыем турында.

Һади Такташ. Караборынның дусты.

Ләбибә Ихсанова. Шомырт чәчәкләре ак кына.

Газиз Нәбиуллин. Урман заты. Фантастик повесть.


7нче сыйныф (35 сәгать)

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү (25 сәгать)

Бәйләнешле сөйләм үстерү (5 сәгать)

Дәрестән тыш уку (5 сәгать)

Габдулла Тукай. Иҗатына кыскача күзәтү. «Исемдә калганнар» әсәре. Булачак шагыйрьнең бала чагы бирелеше. «Туган авыл» шигыре, «Шүрәле» поэмасы. Әсәрләрдә туган якка мәхәббәтнең чагылышы, табигатьнең сурәтләнүе. «Ана догасы» шигыре. Ананың үз баласына изге теләкләрен белдерү үзенчәлекләре (2 сәгать).

Рәссам Байназар Әлменов. Иҗаты турында белешмә. Әсәрләре хакында фикер алышу (1 сәгать).

Композитор Заһидулла Яруллин. Иҗаты турында белешмә. «Тукай маршы»ның язылу тарихы, музыка тыңлау һәм фикер алышу (1 сәгать).

Фәрит Яруллин. Иҗаты турында белешмә. «Шүрәле» балетының эчтәлеге һәм музыкасы турында мәгълүмат бирү. Балет турында тө­шенчә (1 сәгать).

Фатих Әмирхан. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Та­тар каһарманы» хикәясе. Каһарман исеме астына яшеренгән кешеләрне тәнкыйтьләү (2 сәгать).

Мәҗит Гафури. Иҗаты турында белешмә. «Сарыкны кем ашаган?», «Ике чебен» мәсәлләре. Мәсәлләрнең жанр буларак үзенчәлеге. «Анам теле» шигыре (1 сәгать).

Галимҗан Ибраһимов. Иҗаты турында белешмә. «Алмачуар» хикәясе. Төп геройның эчке кичерешләре. Хайваннарга карата миһер­банлылык хисләренең бирелеше (2 сәгать).

Гадел Кутуй. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Са­гыну» нәсере. Нәсер турында төшенчә. Әсәрдә Туган ил образы. «Рөс­тәм маҗаралары» повесте. Әсәрдәге фантастик вакыйгалар, чынлык дөньясы белән хыял дөньясының аралаштырылып бирелүе, бала­ларның дошманга каршы көрәшкә омтылуы, ихтыяр көче тәрбияләү мәсьәләләре (3 сәгать).

Хәсән Туфан. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Талантлы син, Кеше туганым», «Киек казлар» шигырьләре. Шагыйрьнең үз хисләрен кошларга бәйләп аңлатуы, күчерелмә мәгънәдә бирүе. Күчерелмә мәгънә турында төшенчә (2 сәгать).

Җырчы Зифа Басыйрова. Иҗаты турында белешмә. Аның татар җыр сәнгатенә керткән өлеше (1 сәгать).

Роза Хафизова. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Каш­карыйлар озын гомерле» әсәре. Яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсе, хезмәт сөючән балалар образлары (1 сәгать).

Ибраһим Салахов. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Колыма хикәяләре» әсәреннән «Ана тавышы» дигән өзек. Язучының миһербансызлыкка каршы чыгуы. Тоткыннарның ана хәсрәтен үз фаҗигаләре кебек кичерүе (1 сәгать).

Зыя Мансур. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Таңсы­лу» әкияте. Таңсылуның язмышына иптәш кызларының карашы, әсәр­нең идеясе. Әдәби әсәр идеясе турында төшенчә (1 сәгать).

Әмирхан Еники. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Кем җырлады?», «Матурлык» хикәяләре. Образларны бирү осталыгы, аларның эчке дөньясындагы күркәм, матур сыйфатларның тасвирла­нуы. Әдәби әсәрләрдә психологизм (2 сәгать).

Рафаил Тохфәтуллин. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Балам көлүе» хикәясе. Әсәрдә ата-ана һәм бала хисләренең чагы­лышы. Язучының әйтергә теләгән төп фикере (1 сәгать).

Гөлшат Зәйнашева. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Туган җирем — Татарстан» шигыре. Туган якны ярату, аның белән горурлану хисләренең бирелеше (1 сәгать).

Тәүфикъ Әйди. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Йөртә безне язмышлар» әсәре. Чит илләрдә яшәгән милләттәшләребез яз­мышы гәүдәләнү (1 сәгать).

Нәүрүз бәйрәме (1 сәгать).

Ятлау өчен әсәрләр

Габдулла Тукай. Туган авыл.

Мәҗит Гафури. Анам теле.

Әмирхан Еники. Матурлык. (Өзекне укытучы үзе сайлый.)

Гадел Кутуй. Сагыну (Өзекне укытучы үзе сайлый).

Гөлшат Зәйнашева. Туган җирем — Татарстан.

Әңгәмә кору өчен якынча темалар

  • Татарстан — минем горурлыгым.

  • Кешенең матурлыгы нәрсәдә?

  • Балет карагач.

  • Ана — бөек исем.

  • Республикабыздагы истәлекле урыннар.

  • Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез.


Дәрестән тыш уку

Габдулла Тукай. Мәсәлләр.

Галимҗан Ибраһимов. Табигать балалары.

Гадел Кутуй. Рәссам.

Гариф Гобәй. Ләйсән яңгыр.

Фаил Шәфигуллин. Бер малай, өч аргамак.

Газиз Кашапов. Киек Каз Юлы.


8нче сыйныф (35 сәгать)

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү (25 сәгать)

Бәйләнешле сөйләм үстерү (6 сәгать)

Дәрестән тыш уку (4 сәгать)

Халык авыз иҗаты. Бәетләр. Бәетләрнең гадәттә лиро-эпик жанр булуы. Лиро-эпик әсәрләр турында төшенчә.

«Сак-Сок» бәете. Кошларга әйләнгән ике бала язмышының фа­җигасе, аның фантастик сюжетка корылган булуы. «Сөембикә бәете». Казан язмышына кагылышлы вакыйгаларның сурәтләнеше, Сөембикә образының бирелеше (2 сәгать).

Галиәсгар Камал. Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. «Бе­ренче театр» комедиясе. Әсәрдә конфликт үткенлеге, образларның үзенчәлекле яклары ачылу. Комедия турында төшенчәне ныгыту.Татар театры тарихыннан. Беренче татар театр труппалары һәм артистлары. (1 сәгать).

Артистлар Габдулла Кариев һәм Сәхипҗамал Гыйззәтуллина- Волжская. Иҗатлары турында белешмә. Аларның татар театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге (1 сәгать).

Гаяз Исхакый.Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. “Сөннәтче бабай” әсәре (1 сәгать).

Гомәр Бәширов. Иҗаты турында белешмә. «Туган ягым — яшел бишек» повесте. Анда XX йөз башы татар авылының сурәтләнеше, халкыбызның гореф-гадәтләре, әсәрдә күтәрелгән проблемалар. По­весть турында төшенчә.“Җидегән чишмә” әсәре. (2 сәгать).

Васил Маликов.Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. (1 сәгать).

Кави Нәҗми. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Хәят апа» поэмасы. Поэмада Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы ха­лыкның тормышы һәм хезмәте чагылышы. “Миңлебикә кодагыйның кайгысы” әсәре (2 сәгать).

Композитор Солтан Габәши — татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе. «Эшче» операсы. Опера турында төшенчә (1 сәгать).

Муса Җәлил. Иҗаты турында белешмә. «Җырларым», «Бер үгет», «Имән», «Катыйльгә» шигырьләре. Шагыйрь иҗатында батырлык һәм хезмәт темаларының чагылышы. Әдәбиятта, музыкада, сынлы сән­гатьтә(2 сәгать).

Җырчылар Мәрьям Рахманкулова һәм Галия Кайбицкая иҗатлары турында белешмә. Алар башкарган җырларны тыңлау һәм фикер алышу (1 сәгать).

Рәссам Харис Якупов. «Хөкем алдыннан» картинасы. Картинаның язылу тарихы, анда Җәлил образының бирелеше (1 сәгать).

Габдрахман Әпсәләмов. Тормыш юлы һәм иҗаты турында бе­лешмә. «Ак чәчәкләр» романы (өзек). Сәламәтлек сагында торучы та­библарның үз эшләренә һәм кешеләргә мөнәсәбәте (2 сәгать).

Нәби Дәүли. Язучы турында белешмә. «Яшәү белән үлем арасында» повесте (өзек). Әсәрдә тоткыннарның яшәүгә омтылышын чагылдыру, фашизмның явызлыгын, ерткычлыгын фаш итү (2 сәгать).

Шамил Рәкыйпов. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Чәчәкләр сөйли белә» повесте (өзек). Барый Шәвәлиевнең бала чагы, мәктәп еллары, яшьлеге. Аның батыр булып формалашуы (1 сәгать).

Атилла Расих. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Ишан оныгы” әсәре(1 сәгать).

Гариф Ахунов. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Идел кызы” әсәре (1 сәгать).

Шәүкәт Галиев. Иҗаты турында белешмә. «Әткәйгә хат» поэмасы (өзек). Бөек Ватан сугышының балаларга китергән фаҗигасе (1 сәгать).

Ринат Мөхәммәдиев. Язучы турында белешмә. «Беренче умырзая» по­весте. Табигатьне ярату, аны саклауга өлеш кертүнең чагылышы (1 сәгать).

Ел фасылларына бәйле милли бәйрәмнәр, йолалар, гореф- гадәтләр. Алар — халыкның рухи байлыгы, халыкны милләт итеп берләштерә торган асыл нигезләрнең берсе. Каз өмәсе. Аны үткәрү тәртибе (1 сәгать).

Ятлау өчен әсәрләр

Муса Җәлил. Җырларым. Имән.

Гомәр Бәширов. Туган ягым — яшел бишек (өзек).

Шәүкәт Галиев. Әткәйгә хат (өзек).

Нәби Дәүли. Яшәү белән үлем арасында (өзек).

Әңгәмә кору өчен якынча темалар

  • Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры.

  • Син батырлыкны ничек аңлыйсың?

  • Туган ягым — яшел бишек. Аны саклауга үз өлешеңне кертү — изге эш.

  • Яраткан әдәби әсәрем.

  • Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен.

  • Кем бурырга, нинди булырга?



Дәрестән тыш уку

Нәби Дәүли. Яшәү белән үлем арасында.

Габдрахман Әпсәләмов. Ак чәчәкләр.

Гомәр Бәширов.Менә сиңа мә!

Атилла Расих. Ишан оныгы.



9нчы сыйныф (68 сәгать)

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү (27 сәгать)

Бәйләнешле сөйләм үстерү (5 сәгать)

Дәрестән тыш уку (2 сәгать)

Халык авыз иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар. «Шәһәр ни өчен Казан дип аталган?» риваяте, «Зөһрә кыз» легендасы. Аларның жанр үзенчәлекләре (1 сәгать).

Шәриф Камал. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Буранда» хикәясе. Анда күтәрелгән төп мәсьәләләр, образларның бирелеше (1 сәгать).

Композитор Хөснулла Вәлиуллин. Иҗаты турында белешмә. «Акчарлаклар» җыры (1 сәгать).

Һади Такташ. Шагыйрьнең татар поэзиясендә тоткан урыны. «Мо- камай» шигыре. Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте (1 сәгать).

Хәсән Туфан. Иҗатына күзәтү. «Туган тел турында җырлар», «Кай­сыгызның кулы җылы?», «Кем сез?» шигырьләре. Аларның темаларын билгеләү, идеясен ачу (1 сәгать).

Мирсәй Әмир. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Агый- дел» повесте (өзек). Әсәрдә 30 нчы еллар башындагы тарихи вакыйгалар сурәтләнеше, шул чор мохитенең яшьләргә ясаган тәэсире. Повестьта табигать күренешенең бирелеше. Пейзаж, аның әһәмияте (2 сәгать).

Җырчы Фәхри Насретдинов. Аның опера сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге(1 сәгать).

Шамил Усманов. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Гает корбаны» хикәясе. Төп образны һәлакәткә китергән сәбәп (1 сәгать).

Театр артистлары Фатыйма Ильская һәм Гөлсем Камская иҗат­лары, аларның театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге (1 сәгать).

Шәриф Еникеев. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Солтангәрәйнең язмышы» повесте (өзек). Әсәрдә тормыштагы авыр­лыкларны җиңүгә омтылышның максатчан сурәтләнеше (3 сәгать).

Самат Шакир. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Үлем­нән көчлерәк» очеркы. Патриот шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй образы һәм аның батырлыгы. Очерк турында төшенчә (2 сәгать).

Аяз Гыйләҗев. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Җом­га көн кич белән» повесте (өзек). Бибинурның изге күңеллелеге, шәф- катьлелеге. Тормыш авырлыгын җиңүгә ярдәм иткән сыйфатлары. Авторның кешеләрдә яхшылык сыйфатлары кими баруына борчылуы (2 сәгать).

Илдар Юзеев. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Га­шыйклар тавы» әсәре. Хезмәткә намуслы караш, мәхәббәтнең көче, аңа тугрылык, табигатьне саклау мәсьәләләре (2 сәгать).

Рәссам Лотфулла Фәттахов. Иҗаты турында белешмә. «Игеннәр өлгерде» картинасы. Анда сурәтләнгән образлар. Төсләрнең бирелеше (1 сәгать).

Фәнис Яруллин. Иҗатына күзәтү. «Иң гүзәл кеше икәнсез», «Ана» шигырьләре, «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте (өзек). Укытучыга соклану хисенең, ана мәхәббәтенең сурәтләнүе. Ихтыяр көче һәм кеше язмышы мәсьәләсенең бергә үрелеп бирелүе. Автобиографик әсәр­ләрнең үзенчәлеге (2 сәгать).

Миргазиян Юныс. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» повесте (өзек). Бөек Ватан сугышы ва­кыйгаларының чагылышы, персонажларның эчке кичерешләре сурәтләнүе, татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолаларының тасвирлануы (2 сәгать).

Мәдинә Маликова.Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Чәчкә балы» повесте. Гаиләдә хезмәтнең роле, яшьләрдә сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү (1 сәгать).

Наҗар Нәҗми. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. «Татар теле» шигыре. Анда туган телнең авыр язмышы һәм бөеклеге чагылу (1 сәгать).

Мәчетләр тарихыннан. Корбан гаете (1 сәгать).


Ятлау өчен әсәрләр

Һади Такташ. Мокамай (өзек).

Хәсән Туфан. Туган тел турында җырлар.

Мирсәй Әмир. Агыйдел (өзек).

Фәнис Яруллин. Ана.

Наҗар Нәҗми. Татар теле.

Әңгәмә кору өчен якынча темалар

  • Икмәк — ил тоткасы.

  • Тел тарихы — халык тарихы.

  • Яшьлек — кеше гомеренең чәчәкле чагы.

  • Батырлыкны син ничек аңлыйсың?

  • Табигать һәм без.

Дәрестән тыш уку

Шәриф Камал. Акчарлаклар.

Фәнис Яруллин. Яши белү.

Төп әдәби-теоретик төшенчәләр

Сүз сәнгате буларак әдәбият. Фольклор һәм язма әдәбият. Халык авыз иҗаты жанрлары. Әдәби төрләр һәм жанрлар. Образлар системасы. Шигырь төзелеше. Автор образы, хикәяләүче образы, лирик герой. Әдәби әсәрдә сурәтләү чаралары. Сәнгать төрләреннән опера.



Төп гомуми белем бирү баскынында (5-9 нчы сыйныфлар] укучылар үзләштерергә тиешле белем, осталык һәм күнекмәләр


Укучылар үзләштерергә тиешле күнекмәләр:

  • төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм сәнгатьле уку, аларга карата мөстәкыйль мөнәсәбәтеңне булдыру;

  • әдәби әсәрне сюжет-композия, тел-стиль ягыннан анализлау;

—шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне яттан сөйләү;

  • сайлап алып яки тәкъдим ителгән язучының тормыш юлын, иҗа­тын үз карашыңа нигезләнеп сөйләү;

  • фольклор әсәреләренең төрен, жанрын билгеләү һәм аларда үт­кәрелгән төп фикерне исбатлау;

  • әсәр буенча план төзү һәм алар турында бәяләмә сочинение яки изложение язу;

  • әдәби әсәрләр буенча иҗади инша (сочинение) язу;

  • татар, тугандаш халыклар һәм рус әдәбиятындагы тематик яктан якын әсәрләрне чагыштырып өйрәнү, милли үзенчәлекләрне ачыклау;

  • рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә татар телендәгеләрен рус теленә тәрҗемә итү.

Төп белем бирү баскычында укучылар үзләштерергә тиешле мәгълүмат:

  • өстәмә белем чыганакларыннан язучыларның тормышы һәм иҗаты турында;

  • татар әдәбиятының һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре, алар­ның иҗаты турында;

  • әдәби әсәрне, язучы иҗатын мөмкин кадәр мөстәкыйль анализлау, чор белән бәйләү өчен кирәкле булган тарихи, сәяси һ. б. мәгълүматлар.

Предметара эшчәнлек алып бару юнәлешләре:

  • әдәбиятны музыка, рәсем сәнгате белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү, матурлыкны танырга өйрәтү;

  • әдәбиятны татар тел белеме белән бәйләп, әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стиле кебек төшенчәләрне җиткерү;

  • татар әдәбиятын рус әдәбияты, башка халыклар әдәбиятлары белән бәйләп укытып, әдәбиятлар арасындагы уртак проблемаларны, уртак кыйммәтләрне күрсәтү аша дөнья культурасы, кешелек тарихы төшенчәләрен үзләштерүләре;

  • әдәбиятны тарих, җәмгыять белеме, экология предметлары белән бәйләп, дөнья, яшәү, табигать, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.

Укучының шәхси үсеш-үзгәреше:

  • активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл һәм рухи эшчән- леккә өйрәнү, шәхес буларак формалашуның дәвам итүе; үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау;

  • милли горурлык һәм гражданлык хисләре формалашу;

  • әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.


5-9нчы сыйныф укучыларының әдәбияттан белем, осталык һәм күнекмәләренә гомуми таләпләр

Татар халык иҗаты жанрларыннан:

  • әкиятләр, аларның төрләрен, геройларының төп сыйфатларын;

  • язучылар язган әкиятләрнең үзенчәлекләрен;

  • дөнья халыклары әкиятләрен аера белү;

  • мәкальләр, табышмаклар һәм кешенең тапкырлыгын, зирәклеген билгеләүдә аларның ролен аңлау;

  • җырлар һәм аларның төрләрен аера белү;

  • бәетләр, аларда сурәтләнгән чынбарлык вакыйгаларын;

  • риваятьләр һәм легендаларны, аларның жанр үзенчәлекләрен белү таләп ителә.

Әдәбият теориясеннән:

  • хикәя, фантастик хикәя, очерк, повесть, нәсерне аера белү;

  • автобиографик повестьны;

  • шигырь һәм поэманың үзенчәлеген белү;

  • комедия жанры хасиятләрен аңлатып бирү;

  • мәсәл жанрының үзенчәлеген;

  • әдәби әсәрнең сюжетын тотып ала белү;

  • уңай герой, тискәре герой, лирик герой төшенчәләрен белү;

  • әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү сорала.

Татар мәдәниятеннән:

  • татар халкының гаилә-көнкүреш, гореф-гадәт һәм йолаларын аңлата белү;

  • милли орнаментларны аера белү;

  • әдәбиятка бәйле рәвештә балет, опера, сынчы кебек терминнарны аңлата белү сорала.

Сөйләм эшчәнлегенә таләпләр:

  • текстның исеме, андагы таныш сүзләр ярдәмендә укучыларның эчтәлекне аңлаулары;

  • укылган текст буенча әңгәмәдә катнаша алу, сөйләмдә гади һәм җәенке җөмләләрдән файдалана алу;

  • өйрәнелгән язучылар турында сөйләп бирү;

  • укылган текстның эчтәлеген сөйли һәм нәтиҗә ясый белү, аңа үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу;

  • тәкъдим ителгән ситуация, тема яки рәсем буенча 12-14 җөмләләрдән торган текст белән сөйли белү;

  • уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларны саклау;

  • балалар һәм үсмерләр өчен чыккан вакытлы матбугатны уку һәм файдалана алу.





Укучыларның татар теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Укучыларның ана теленнән алган белем сыйфаты даими рәвештә тикшерүгә бәйле. Татар теле дәресләрендә укучы үзе үзләштергән теоретик мәгълүматны гамәлдә куллана алырлык белем, осталык һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш. Тел һәм сөйләм күнекмәләрен дөрес бәяләү укучының тел, аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылыгы, гомуми белем һәм фикерләү дәрәҗәсен дә билгели. Белемне тикше­рү — укытуның аерылгысыз өлеше, чөнки ул укучыларның эшчәнлеген нәтиҗәле итеп оештырырга һәм аларның укуга карата мөнәсәбәтен үзгәртергә, җаваплылыгын арттырырга ярдәм итә. Димәк, укучылар­ның белем, осталык һәм күнекмәләрен дөрес итеп бәяләү телне аралашу коралы буларак үзләштерүне, тел турында системалы белем булдыру­ны күзаллый, шулай ук ул башка милләт телен, мәдәниятен өйрәнү өчен дә мөмкинлекләр ача. Укучыларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен гадел итеп бәяләү — укытучы эшчәнлегенең иң мөһим сыйфаты. Бу таләпләрнең үтәлүе белем бирүнең сыйфатын арттыруга, аны бәяләүгә якын килүне, материалны чама белән тиешле күләмдә тәкъдим итүне тәэмин итә.

Мәктәптә укучыга куела торган билге телне үзләштерү дәрәҗәсен күрсәтеп кенә калмый, бәлки зур тәрбияви әһәмияткә дә ия. Шуңа күрә билгене җәза бирү чарасы буларак файдалану катгый рәвештә тыела. Билгене төшереп яки күтәреп кую да әхлакый тәрбия бирүгә җитди зыян китерә. Бары тик дөрес һәм гадел бәя генә укучыга карата уңай тәрбия чарасы булып санала ала.

Укучыларның белемнәрен тикшерү укытучы тарафыннан даими рәвештә алып барыла һәм укыту эшенең аерылгысыз өлешен тәшкил итә. Ул белем, осталык һәм күнекмәләрнең формалаша баруын белү, ачыклау өчен агымдагы тикшерү, шулай ук уку елы ахырында нәтиҗә ясау максатыннан үткәрелә торган тикшерүләр формасында башкары­ла. Укытучы, укучының телдән һәм язма җавапларын бәяләгәндә, бил­гене аңлатып куярга тиеш.

Укучыларның ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәя­ләгәндә, гамәлдәге программада бирелгән тел белеменә, аралашуга һәм этнокультура өлкәсенә караган мәгълүматлылыклары да искә алына.

  1. Уку тизлеген билгеләү һәм аны бәяләү

Уку — график рәвештә бирелгән текстны телдән сөйләмгә күчерү (кычкырып укыганда) һәм аны мәгънәви берәмлекләргә бүлүне (эч­тән укыганда) үз эченә алучы сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Уку техникасы белән текстны аңлап уку тыгыз бәйләнештә тора, һәм алар бер-берсен тулыландыралар да.

Билгеле булганча, дөрес уку — әдәби әйтелеш кагыйдәләрен саклап, текстны хатасыз итеп уку. Ул балаларның әйтелеш һәм текстны аңлы рәвештә кабул итә алу күнекмәләреннән чыгып бәяләнә. Укучы аваз, иҗек һәм сүзләрне кабатламыйча, аларны төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, грамматик формаларын бозмыйча һәм дөрес әйтелешкә карата куела торган иң төп таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәдә укыганда гына дөрес укый дип әйтә алабыз.

Йөгерек уку — укыганның эчтәлеген аңлы рәвештә зиһенгә алуны тормышка ашырырга ярдәм итүче уку тизлеге. Гадәттә, кычкырып уку тизлегенең сөйләм тизлегенә туры килүе уртача уку тизлеге дип исәпләнә.

Сәнгатьле уку текстның эчтәлеген аңлап, автор әйтергә теләгән фикер, хис-тойгыларны тавыш, басым һәм башка барлык фонетик ча­раларны дөрес кулланып укый алуны белдерә.

Аңлап уку, ягъни текстның төп эчтәлеген аңлау һәм аңа карата үз карашыңны яки мөнәсәбәтеңне белдерә алу сәнгатьле укуга ирешүнең төп шарты булып тора.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының 1 минутта кычкырып уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә:



Сыйныфлар

Иҗекләр саны

Сүзләр саны

5

130—190

70—80

6

140—200

75—85

7

150—210

80—95

8—9

160—220

90—110



Искәрмә. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5—7 нче сыйныфларда 30—40% ка, ә 8—9 нчы сыйныфларда 40—50% ка югарырак була.


Уку күнекмәләре түбәндәгечә бәяләнә:

Укучы билгеләнгән күләмдә сүзләрне дөрес әйтеп һәм җөмләләрне сәнгатьле итеп, тулысынча аңлап укыса, «5» ле куела.

Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә һәм текст эчтәлеге бу­енча укытучы сорауларына җавап бирә алса, әмма уку барышында

  1. 2 әйтелеш хатасы һәм сөйләмнең структур бүленешендә берничә төгәлсезлек җибәрелсә, «4» ле куела.

Уку тизлеге программада каралган таләпләргә туры килмәсә, текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап биргәндә, төгәлсезлекләр җибәрелсә, дөрес әйтелешкә бәйле һәм сөйләмнең төп структур бе­рәмлекләренә бүлгәндә, 3—5 төгәлсезлек күзәтелсә, «3» ле куела.

Уку күнекмәләре тиешле тизлектән шактый түбән булып, текст эчтәлеген өлешчә аңлап, 5—6 дан артык әйтелеш хатасы җибәрелсә, «2» ле куела.

Өйдә әзерләнеп укуны бәяләгәндә, таләпләр югарырак була.

  1. Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү

Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен яки аларның гомуми грамоталылыгын диктант, изложение, сочинение яздырып тикшереп була; сорауларга язма рәвештә җавап алу да уңай нәтиҗә бирә. Сораулар укыган әсәр, аерым текст, рәсем яки караган фильмнар буенча тәкъдим ителә. Бу очракта язма эшнең күләме һәр сыйныфның изложение күләменнән артмый. Укытучы, эшне бәяләгәндә, түбәндәге таләпләрне истә тотарга тиеш: җавапның тулы, төгәл, дөрес булуы, сөйләмнең стилистик яктан камиллеге, орфографик пәм пунк­туацион яктан грамоталылыгы.

Сорауларга җавап язуны бәяләү:

Барлык сорауларга да дөрес җавап бирелсә, «5» ле куела (1 сөйләм хатасы яки 1 пунктуацион хата булырга мөмкин).

Сорауларга дөрес җавап бирелсә, ләкин 2 сөйләм хатасы, 3 ор­фографик, 2 пунктуацион хата яки 2 сорауга җавап язганда, төгәлсезлек җибәрелсә, «4» ле куела.

Язма эштә сорауларга җавап бирә белү күнекмәләре сизелсә, 3 сөй­ләм хатасы, 4 орфографик, 5 пунктуацион хата булса, «3» ле куела.

Җавапларның яртысы дөрес булмаса, сөйләм хаталары 3 тән артса, 5 орфографик, 6 пунктуацион хатасы булса, «2» ле куела.



Язма эшләрнең күләме


Сыйныфлар

Эш төре

Сочинение

Диктант

Изложение

Барлыгы

5

4(1)

6(2)

5(2)

15(5)

6

5(1)

6(2)

5(2)

16(5)

7

6(1)

7(2)

5(2)

18(5)

8

6(1)

7(2)

5(2)

18(5)

9

7(2)

5(2)

2(1)

14(5)



Искәрмә. Җәя эчендә контроль характердагы эшләр саны күрсәтелде.


Татар теле дәресләрендә укытучы укучыларның язу тизлегенә дә игътибар итәргә тиеш. Акрынрак язган укучылар белән аерым эшләргә кирәк. Бу эшне оештыру өчен, сүзләр һәм хәрефләрнең саны түбәндәге­чә тәкъдим ителә.

Сыйныфлар

Сүзләр саны

Хәрефләр саны

5

8—9

50—55

6

10—11

56—61

7

12—13

62—67

8

14—15

68—76

9

16—17

77—87



Диктантларның күләме һәм аларны бәяләү

Диктант — укучының гомуми грамоталылыгын тикшерү өчен уз­дырыла торган язма эшнең бер төре. Диктантлар өйрәтү һәм контроль төрләргә бүленә.

Өйрәтү диктантын бәяләү

Өйрәтү диктантлары берничә төрле була: сүзлек диктанты, искәрт­мәле, аңлатмалы, сайланма, иҗади, күрмә, хәтер, ирекле диктантлар.

Орфографик хатасы булмаса, «5» ле куела (1 пунктуацион хата булырга мөмкин).

  1. орфографик, 1 пунктуацион хатасы булса, «4» ле куела.

  2. орфографик, 2 пунктуацион хатасы булса, «3» ле куела.

5 орфографик, 46 пунктуацион хатасы булса, «2» ле куела. Өйрәтү диктантлары 5—7 нче сыйныфларда ешрак яздырыла.

Сүзлек диктантының күләме


Сыйныфлар

Сүзләр саны

5

16—20

6

18—25

7

22—30

8

26—34

9

30—38



Сүзлек диктантына әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүз­ләр, гарәп-фарсы алынмалары кертелә.

Сүзлек диктантын бәяләү

Пөхтә итеп язылган, хатасы булмаган эшкә «5» ле куела.

1 орфографик хаталы эшкә «4» ле куела.

3 орфографик хаталы эшкә «3» ле куела.

5 орфографик хаталы эшкә «2» ле куела.

Контроль диктантларның күләме һәм аларны бәяләү

Алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү өчен, контроль диктантлар елга ике тапкыр яздырыла.

2 орфографик, 2 пунктуацион яки 1 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә «4» ле куела.

4 орфографик, 4 пунктуацион яки 3 орфографик, 6 пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела.

6 орфографик, 5 пунктуацион яки 5 орфографик, 8 пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела.

Изложениенең күләме һәм аны бәяләү

Изложение яздыру өчен, матур әдәбият әсәрләреннән өзекләр, хи­кәяләр, аерым текстлар алына. Алар эчтәлеге һәм күләме ягыннан тиеш­ле таләпләргә җавап бирергә, тәрбияви максатларны үз эченә алырга һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, камилләштерү юнәлешендә булырга тиеш. Изложение ярдәмендә укучының тема эчтәлеген ача белү осталыгы, лексик байлыгы, орфография, грамматика, пунктуация өлкәсенә караган грамоталылыгы тикшерелә. Бу вакытта яңа сүзләр һәм тәгъбирләрне аңлатырга, аларны тактага язып куярга кирәк.


Изложение текстының күләме


Сыйныф­

лар

Уку елы башы

Уку елы ахыры

Тексттагы сүзләр саны

Язма күләме

Тексттагы сүзләр саны

Язма күләме

5

70—110

55—70

110—140

70—85

6

140—160

85—95

160—190

95—105

7

190—230

105—115

230—270

115—125

8

270—310

125—130

310—350

130—135

9

350—370

135—140

370—390

140—145

Изложениене бәяләгәндә, фикерләрнең логик эзлеклелегенә, эчтә­лекнең тулы, дөрес бирелүенә, язма сөйләм теленең камиллегенә, гра­моталы итеп яза алу дәрәҗәсенә игътибар ителә.

Изложение һәм сочинение өчен ике билге куела: беренчесе—эчтәлек һәм сөйләмне дөрес оештыра алуга, икенчесе — грамоталылыкка.

Изложениене бәяләү

Тема тулысынча ачылган, эчтәлеге һәм стиль бердәмлеге саклан­ган эшкә «5» ле куела (1 орфографик, 2 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булырга мөмкин).

Текстның эчтәлеге темага, нигездә, туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлар җибәрелсә, 1—2 фактик, 1—2 техник хатасы булса, 2 орфографик, 2—3 пунктуацион, 1 грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, 3 фактик, 2—3 техник хатасы булса, 3 орфографик, 4 пунктуацион, 2 грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга ту­ры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик

Контроль диктантның күләме


Сыйныфлар

Сүзләр саны

Уку елы башында

Уку елы ахырында

5

50—55

55—60

6

60—65

65—70

7

70—80

80—90

8

90—100

100—110

9

110—120

120—125

Контроль диктант текстлары үз эченә өйрәнелгән тема яки темалар буенча орфограмма һәм пунктограммаларны (2—3 очрак) ала. Грам­матик биремле диктант булганда, сүз саны киметелә дә ала. Контроль диктантта укучы тарафыннан төзәтүләр күп булса, билге бер баллга төшәргә мөмкин.

Контроль диктантны бәяләү

Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5» ле куела (1 орфографик, 2 пунктуацион хата булырга мөмкин). хаталарның саны 4 тән артса, пунктуацион хаталарның саны 5 тән, грамматик хаталар саны 3 тән артса, «2» ле куела.

Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рә­вештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия.

Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ.б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.

Сочинение план нигезендә языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме түбәндәгечә булырга тиеш: 5 нче сый­ныфта 0,5—1 бит, 6—7 нче сыйныфларда 1 — 2 бит, 8 нче сыйныфта

  1. 2,5 бит, 9 нчы сыйныфта 2,5—3,5 бит, 9 —11 нче сыйныфларда 3,5—6 бит.

Сочинениене бәяләү

Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгыш­лары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела (1 орфографик яисә 2 пунктуацион хата булырга мөмкин).

Язманың эчтәлеге, нигездә, темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлар күзәтелсә, 1 — 2 фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, 2 орфографик, 3 пунктуацион яисә 1—2 сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, 3 орфографик, 4 пунктуацион яисә 34 сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, 5 орфографик, 8 пунктуацион яисә 46 сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.

Татар урта мәктәпләре өчен татар теле программаларында диктант, изложение һәм сочинение яздыруга куелган таләпләр, нигездә, рус мәктәбендә укучы татар балаларына да туры килә.






















КАЛЕНДАРНО – ТЕМАТИЧЕСКОЕ ПЛАНИРОВАНИЕ



на 2017 – 2018 учебный год



по татарской литературе

Класс: 8 ик

Учитель: Гизатуллина Гульнара Идрисовна

Количество часов в неделю _1_______________всего за год __35_______________

из них: теория: _________, практика ___________резерв времени __________ час.

Плановых контрольных работ__2___________________________________________

Практических___________________________________________________________

Лабораторных __________________________________________________________

проектных работ________________________________________________________

Вид программы: типовая; скорректированная; авторская

(нужное подчеркнуть)


Уровень изучения: углубленный; расширенный; базовый

(нужное подчеркнуть)



Планирование составлено на основе: “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият укыту программасы” (Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева). Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2011)



Учебник: Татар әдәбияты. 8 сыйныф, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов, Казан, “Мәгариф” нәрияты, 2011



















2017 – 2018нче уку елына

КАЛЕНДАРЬ – ТЕМАТИК ПЛАН

Дәрес темасы

Сәгатьләр

саны

Үткәрү вакыты

План


Факт

1

Халык авыз иҗаты. Бәетләр

1

1.09-9.09

6/09

2

“Сак-Сок” бәете. “Сөембикә бәете” тарихы. Бәетләр

1

11.09-16.09

13/09

3

Галиәсгар Камалның тормышы һәм иҗаты. Г.Камал “Беренче театр” комедиясе. Татар театры тарихы.

1

18.09-23.09

20.09

4

Б.С.Ү.“Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры”

1

25.09-30.09


5

С. Гыйззәтуллина – Волжская һәм Габдулла Кариев

1

2.10-7.10


6

Гаяз Исхакый. Гаяз Исхакыйның “Сөннәтче бабай” әсәре

1

9.10-14.10


7

Гомәр Бәширов. Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәре.

1

16.10-21.10


8

Г.Бәширов “Җидегән чишмә”

1

23.10-28.10


9

Б.С.Ү. “Туган ягым- яшел бишек”

1

6.11-11.11


10

Д.Т.У. Гомәр Бәширов “Менә сиңа мә!”

1

13.11-18.11


11


Васил Маликов

1

20.11-25.11


12

Кави Нәҗми. Кави Нәҗминең “Миңлебикә кодагыйның кайгысы” әсәре.

1

27.11-2.12


13

Кави Нәҗми “Хәят апа”

1

4.12-9.12


14

Композитор Солтан Габәши

1

11.12-16.12


15

Муса Җәлил. Муса Җәлилнең “Бер үгет”, “Имән” шигырьләре

1

18.12-23.12


16

Муса Җәлилнең “Катыйльгә”, “Җырларым” шигырьләре

1

8.01-13.01


17

Мәрьям Рахманкулова һәм Галия Кайбицкая

1

15.01-20.01


18

Харис Якупов. Х. Якуповның “Хөкем алдыннан” картинасы

1

22.01-27.01


19

Габдрахман Әпсәләмов. Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәре

1

29.01-3.02


20

Габдрахман Әпсәләмов. Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәре

1

5.02-10.02


21

Д.Т.У. Г.Әпсәләмов “Ак чәчәкләр”

1

12.02-17.02


22

Б.С.Ү.“Кем булырга, нинди булырга?”

1

19.02-24.02


23

Нәби Дәүли. Н.Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында” әсәре

1

26.02-3.03


24

Нәби Дәүли. Н.Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында” әсәре

1

5.03-10.03


25

Шамил Рәкыйпов. Шамил Рәкыйповның “Чәчәкләр сөйли белә” әсәре

1

12.03-17.03


26

Б.С.Ү. “ Син батырлыкны ничек күзаллыйсың?”

1

19.03-24.03


27

Атилла Расих. А.Расихның “Ишан оныгы” әсәре

1

2.04-7.04


28

Д.Т.У. Атилла Расих “Ишан оныгы”

1

9.04-14.04


29

Гариф Ахунов. Г.Ахуновның “Идел кызы” әсәре

1

16.04-21.04


30

Арадаш аттестация эше

1

23.04-28.04


31

Б.С.Ү. “Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен”.

1

30.04-5.05


32

Шәүкәт Галиев. Ш.Галиев “Әткәйгә хат” поэмасы

1

7.05-12.05


33

Ринат Мөхәммәдиев. Р. Мөхәммәдиевнең “Беренче умырзая” әсәре

1

14.05-19.05


34

“Татар халкының милли бәйрәмнәре”. Милли йолаларыбыз. “Каз өмәсе” йоласы.

1

21.05-26.05


35

Б.С.Ү. “Яраткан әсәрем”. Йомгаклау дәресе

1

28.05-31.05












34



-75%
Курсы повышения квалификации

Организация и сопровождение олимпиадной деятельности учащихся

Продолжительность 72 часа
Документ: Удостоверение о повышении квалификации
4000 руб.
1000 руб.
Подробнее
Скачать разработку
Сохранить у себя:
Программа по татарской литературе для учащихся-татар 8 класса русскоязычной школы (70.38 KB)

Комментарии 0

Чтобы добавить комментарий зарегистрируйтесь или на сайт