Укытучы | Степанова Лилия Тәлгат кызы | ||
Предмет | Татар теле
| ||
Тема | “Мәктәптә Белем бәйрәме” лексик-грамматик материал. | ||
Планлаштырылган нәтиҗәләр
| Шәхескә кагылышлы: Белем бәйрәменең матурлыгын күрә белү.
Метапредмет: Танып-белү УУГ: укучының һәм укытучының уртак эше буенча нәтиҗәләр ясау. Коммуникатив УУГ: башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау, сыйныфташлар белән уртак фикергә килергә кирәклеген аңлау.
Регулятив УУГ: дәрестәге эшнең максатын укытучы ярдәмендә ачыклау.
Предмет буенча: “Белем бәйрәме” темасына караган сүзләрнең эчтәлеген белү, аларны сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллана белү. | ||
Дәреснең тибы | Яңа белемнәрне формалаштыру. | ||
Төп төшенчәләр | Белем, гаҗәп, кояшлы, котлый, хөрмәтле, күңелле | ||
Предметара бәй-ш | Әдәбият дәресе. | ||
Эшне оештыру | Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль | ||
Чыганаклар | Хәйдәрова Р.З. Татар теле. 5 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. – Казан: “Татармультфильм”, 2014. 7 бит.
Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. татар теле 5нче сыйныф Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) дәреслек Е.И. Пассовның коммуникатив технология конөепөиясенә нигезләнә – Казан “Татармультфильм”нәшрияты, 2014.
| ||
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) |
Оештыру Мотивлаштыру (1-2 мин)
| Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра. Дежур укучы белән әңгәмә. Дәрескә әзерләнү. Исәнмесез,укучылар! -Хәерле көн ! -Хәлләрегез ничек? -Кәефләрегез әйбәтме? -Бүген ничәсе? -Атнаның кайсы көне? -Урамда һава торышы нинди? -Анда җылымы,әллә салкынмы? -Хәзер елның кайсы фасылы? Без татар телендә дөрес итеп укырга , язарга, сөйләргә өйрәнергә дип килдек.
| Сыйныф эшкә әзерләнә (укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар) -Хәерле көн ! Һ б.....
|
ШУУГ: Укытучыга һәм сыйныфташларына карата хөрмәт хисе булдыру; РУУГ: Максатны ачыклау, укытучы ярдәмендә эшчәнлекне планлаштыру; КУУГ: Сорауларга җавап бирә белү;
|
Фонетик зарядка
|
Ни-ни-ни Бу минем әни ти-ти-ти Бу минем әти бай-бай-бай Бу минем бабай ңел-ңел-ңел Бу минем сеңел нем-нем-нем Бу минем энем ам- ам-ам Бу минем апам бый-бый-бый Бу минем абый.
| Сүзләрне башта укытучы, аннан хор белән кычкырып укучылар кабатлыйлар
|
ШУУГ: сыйныфташлар белән уңай аралаша белү.
ТБУУГ: үрнәк буенча эшләү.
КУУГ: укытучы һәм башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау, дөрес әйтелеш өстендә эшләү.
РУУГ: үзконтроль
|
Белемнәрне актуальләштерү.
| 1. Бирелгән сүзләр арасында кайсы сүз артык? (суган, кишер, бәрәңге, мәктәп)
| 1. Мәктәп.
| ШУУГ: Җаваплылык хисе булдыру; КУУГ: Күмәк эшли белү, укытучы соравына җавап бирә белү; ТБУУГ: Эш-гамәлләрнең өйрәнелгән төрләрен формалаштырып әйтә белү;
|
Яңа белемнәрне формалаштыру | -Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? (“ Белем бәйрәме” темасына презентация, дәреснең темасын хәбәр итә)
*“Мәктәптә Белем бәйрәме” темасы буенча сүзләр тактада яктыртыла. (гаҗәп, котлый, яңа, күңелсез, кулында, күңелле, кешеләргә)
*Текстны пышылдап укыгыз һәм чылбырлап укыганда бергәләшеп тәрҗемә итәрбез. (7нче бит 5 күнегү.)
*Ә хәзер яңа кергән сүзләрне тексттан табып укып күрсәтегез.
| -Мәктәп турында
Сүзләрне укый, хор белән кабатлата, аерым-аерым әйттерә. Сүзләрнең әйтелеш белән язылышына игътибар иттерә. Сүзлекләргә яздырам.
Укыйлар
Узган ел бу көнне яуды. Мәктәптә күңелле музыка яңгырый. һ б.
| ТБУУГ: чагыштыру, анализлау, үрнәк буенча эшләү, тема буенча срауларга җавап бирә белү КУУГ: үз фикереңне төгәл итеп җиткерә белү, бер-береңне тыңлый белү; башкаларның сөйләмнәрен тыңлый белү һәм аңлау. РУУГ: үзбәя, үзрегуляция, хаталарны табу, төзәтү.
|
Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү | План буенча мәктәптә узган Белем бәйрәме турында диалог төзетәм.
План: 1.Беренче сентябрь 2.Белем бәйрәме. 3.Бәйрәм белән котлау.
*-Яңа сүзләр белән җөмләләр төзегез.
| Диалог төзиләр (парларда эшлиләр). Бер-берсен бәялиләр, уңышлысын сайлыйлар.
Миңа күңелле музыка ошый. Вера Петровна безнең сыйныф җитәкчесе һ б. | ШУУГ: парларда эшли белү. ТБУУГ: схематик формада тәкъдим ителгән информацияне аңлау. КУУГ: диалогта катнаша алу, башкаларны тыңлый һәм аңлый белү. РУУГ: үзбәя, башкаларның эшчәнлеген бәяләү, үз вакытыңны контрольдә тота белү
|
физминут | Син язасың,
Син укыйсың,
Син барасың,
Син чабасың, Син йөзәсең, Син уйныйсың, Син биисең,
| мин язам, (пишут )
мин укыйм(читают)
мин барам, (маршируют) мин чабам, (бегают) мин йөзәм, (плывут) мин уйныйм,(играют) мин биим. (танцуют) | КУУГ: сүзләрне дөрес әйтә белү,; башкаларның сөйләвен тыңлау һәм аңлау. РУУГ: Хаталарны табу һәм төзәтү. |
Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү | Дәреслектәге күнегүләрне эшләтү
* Орфографик сүзлекләр белән эшләтәм. 2нче күнегү 7 нче бит. Исегезгә төшерегез бу сүзләр ничек языла? Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куегыз һәм дәфтәрегезгә языгыз.
Г..җәп. б..ген, табиг...ть, кү...елсез, я...гыр, к...яшлы, ук...чы, б...ел, ук...тучы, сыйн...ф. х...рмәтле. Тактага җаваплар яктыртыла.
*Хәзер без сезнең белән текст өстендә эшләрбез. Сез бирелгән җөмләләрне текст белән чагыштырыгыз һәм җавап бирегез, сез бу раслаулар белән (с утверждениями) килешәсезме, юкмы?
- Беренче сентябрьдә көн күңелле булды.
-Узган елның беренче сентябрьдә ядгыр яуды.
-Укучылар мәктәпкә чәчәкләр алып килгәннәр.
| Күнегүләрне эшлиләр, лексик берәмлекләрне бирелгән ситуацияләрдән чыгып кулланалар.
Гаҗәп. бүген, табигать, күңелсез, яңгыр, кояшлы, укучы, быел, укытучы, сыйныф. хөрмәтле.
-Әйе, мин килешәм. Беренче сентябрьдә көн күңелле булды.
-Юк, килешмим. Узган елның беренче сентябрьдә ядгыр яумады.
-Әйе, килешәм. Укучылар мәктәпкә чәчәкләр алып килгәннәр.
|
КУУГ: башкаларны тыңлый һәм аңлый белү. сыйныфташларының фикерләрен тыңлап , уртак фикергә килү.
РУУГ:Эш нәтиҗәләрен бәяли белү; ТБУУГ: Нәтиҗә чыгара белү; үз фикереңне төгәл, тулы белдерү; |
Монологик сөйләмне камилләштерү
| Төркемнәрдә эш: рәсем буенча, бирелгән яңа сүзләрне кулланып, дәфтәрләрдә белем бәйрәме темасы буенча кроссворд төзетү.
у кучы ү х ң с ө е ы р Белем бәйрәме. а л н ә л е ы т а ф л л е а р
| Төркемдә (3 кеше) кроссворд төзиләр, бер укучы кроссвордны күрсәтә һәм сөйли. (Һәр группа үз кроссвордларын күрсәтә) Балалар, котлый, яңа, кулында, күңелле, укытучы, хөрмәтле һ б сүзләрен кроссводка кертәләр
|
ШУУГ: төркемнәрдә эшли белү.
ТБУУГ: рәсем буенча эшли белү, төп төшенчәләрне аеру.
КУУГ: үз фикереңне төгәл әйтә белү, монологик сөйләм оештыра алу, сыйныфташлар белән уку хезмәттәшлеген оештыру.
|
Өй эше. | Өйгә эш бирү. 4 нче күнегү 7 бит, 1.Бирелгән сүзтемәләр белән җөмләләр төзегез 2. Бирелгән сүзтемәләр белән җөмләләр төзегез һәм җөмләләрнең эчтәлеге буенча сораулар уйлагыз. 3.Үткән тема буенча рәсем ясагыз. | Өй эшен язып алалар, сораулар бирәләр. | ШУГГ:Мөстәкыйль эшчәнлеккә әзер булу; ТБУУГ:Дәреслектән инфромацияне табу, аңлау;
|
Рефлексия | Без бүген нинди тема өстендә эшләдек? Нинди сүзләрнең әйтелеше белән язылышына игътибар иттек? Дәрес, дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя бирәм, билгеләр куям.
|
Үз фикерләрен әйтәләр. |
ШУУГ: үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында аңлау;үзбәя РУУГ:Эш нәтиҗәләрен бәяли белү; ТБУУГ: Нәтиҗә чыгара белү; үз фикереңне төгәл, тулы белдерү;
|