Меню
Разработки
Разработки  /  Начальные классы  /  Уроки  /  4 класс  /  Доклад“Использование групповой работы на уроках татарского языка и литературы”

Доклад“Использование групповой работы на уроках татарского языка и литературы”

“Использование групповой работы на уроках

татарского языка и литературы”

25.05.2017

Содержимое разработки

МКУ «УПРАВЛЕНИЕ ОБРАЗОВАНИЯ ИСПОЛНИТЕЛЬНОГО КОМИТЕТА

ЧИСТОПОЛЬСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН»

МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №4»

Чистопольского муниципального района






Доклад по теме: “Использование групповой работы на уроках

татарского языка и литературы”

Секция: татарский язык и литература









Автор: Гарафутдинова Гульсиня Магзумовна

учитель татарского языка и литературы

первой квалификационной категории




XXI гасыр - фән гасыры, икътисадның һәр тармагында югары инновация һәм технологияләр белән эшләү гасыры. Дәүләтнең мәгариф учреждениеләре алдына куйган мөһим бурычы-..укучыларны хезмәткә, тормышка әзерләү, аларга сыйфатлы белем бирү

Бүгенге көндә яңа буын стандартлары гамәлгә кертелде. Ул безнең алга яңа бурычлар куйды. Моңа кадәр яшәп килгән гадәти дәресләр, тәрбия чаралары белән генә чикләнеп калмыйча, яңача эш итүне таләп итә ул. Укучыларга белем бирүне генә түгел, ә аларны белем алырга, алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтүне төп максат итеп куя. Бу исә бездән белем бирүнең яңа алымнарын һәм методларын кулланып эш итүне, бүгенге көн таләпләренә җавап биргән заманча дәресләр оештыруны таләп итә.

Ә заманча дәрес нәтиҗәле, гамәли, бала, ата-ана, җәмгыять, дәүләт кызыксынуы белән турыдан-туры бәйләнештә булырга тиеш. Биредә беренче урында – кабул ителгән дәрес структурасына (өй эшен тикшерү, яңа теманы аңлату, ныгыту, кабатлау, билгеләр кую, өй эше бирү, дәрескә йомгак ясау) формаль иярү түгел, ә баланың мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру бурычы тора. Укытучы оештыручы, координатор , консультант ролен башкара.

Бүгенге дәрестә нинди таләпләр куела соң? Иң беренче чиратта, ул барлык шартлары булган, заманча җиһазландырылган кабинетта узарга тиеш. Икенчедән, укытучы дәреснең максат һәм бурычларын дөрес билгеләргә, эш төрләрен һәм укытучы укучы эшчәнлеген планлаштырырга тиеш. Өченчедән, дәрес проблемалы һәм укучының үсешенә хезмәт итәргә, укучыларны укытучы белән хезмәттәшлеккә этәрергә тиеш. Дүртенчедән, укытучы укучыларны эзләнергә, актив эшләргә, фикерләргә өйрәтергә тиеш. Бу исә укучыларны үзләре нәтиҗә чыгара белергә, иҗадилыкка ирешергә, укучыларның сәламәтлеген саклауга, укучылар белән кире элемтә урнаштырырга, балаларның мөмкинлекләрен истә тотып, нәтиҗәлелеккә ирешүгә шарт тудыра.

Билгеләнгән позиция заманча дәрес оештыруга гомуми якын килүне формалаштырырга мөмкинлек бирә:

  • Дәреснең коммуникатив юнәлешен көчәйтү: диалогка, төрле уку һәм тормыш ситуацияләрендә яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашуга әзерлек формалаштыру;

  • Дәреснең мәгълүмати өлешен арттыру. Дәреслек, хәтта мини-макс принцибына туры китереп төзелгән булса да, дәрестә бердәнбер мәгълүмат алу чыганагы булып каралмый;

  • Укучыларның уку нәтиҗәләрен бәяләүдә яңа ысуллар кертү;

  • Дәреснең технологик өлешен көчәйтү (нәтиҗәле педагогик технологияләр куллану);

  • Практик күнекмәләр булдыруга юнәлеш бирү, алардан башка укучыларда предметлы компетенцияләр формалаштырып булмый;

  • Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыру.

Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый.

Рус мәктәбендә укучы балаларны туган телгә өйрәтүнең үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Ул укучыларны аралашырга, укырга, язарга өйрәтү аша татар телен фән буларак өйрәтүне максат итеп куя. Башка милләтләрнең телләре һәм үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү, укучыларга туган тел аша кешенең дөньяны танып белү мөмкинлеген төшендерү – татар теле укытучысы алдына куелган бурычларның берсе. Туган тел халыкның мәдәниятен, гореф – гадәтләрен, үткәнен һәм киләчәген саклаучы төп чара булып тора.

Ә бүгенге көн татар теле дәресе нинди булырга тиеш соң? Мәгариф системасы үзгәрешләр кичергән чорда бу сорау һәр татар теле укытучысы өчен актуаль булып тора, чөнки укучылар үз фикерләрен җиткерергә кыенсыналар, сүз байлыгы бик ярлы булганга, алар аралаша алмый. Укучыларга туган телгә мәхәббәт һәм кызыксынуны ничек уятырга соң? Бу мәсьәләне, укытуның нәтиҗәле алымнарын кулланып кызыксындыра белергә һәм эшләргә өйрәтергә кирәк. Дәрес укучы өчен артык катлаулы булмаска, аны эзләнүгә этәрергә тиеш.

Безнең алда бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, укучыларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә.

Фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, рәсемлеме, рәсемсезме, авторы кем, теге, я булмаса бу галимме, барыбер көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк”эләктереп” алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә, күнегүләр эшләү, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә. Шуның өчен дәрес темасын аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк.

“Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы” - дигән мәгърифәтче һәм галим Г.Ибраһимов. Минем фикеремчә, бүгенге көндә заманча технологияләрнең асылын шушы фикер тулысынча тәшкил итә. Чөнки заманча технологияләр кулланып эшләү ул – укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уятуга, аның танып белү активлыгын үстерүгә, укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтүгә зур ярдәм итә.

Мин бу чыгышымда төркемнәрдә эш формаларын куллану тәҗрибәсе белән уртаклашасым килә.

Төркемдә минем укучыларым, бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлап, уртак эш башкаралар. Мондый дәресләр укытучы һәм укучы арасында үзара хезмәттәшлеккә нигезләнә. Укучыларны эшкә этәрү, кызыксындыру максатыннан эш күбрәк төркемнәрдә оештырыла Эш барышында алар бер-берләренә нык бәйләнгәнлекләрен аңлыйлар. Балалар актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Ә бит кеше ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә. Балага үзен шәхес итеп тойдыру, ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә аннан яхшырак эшли алмаячагына төшендерү- минем төп педагогик бурычым. Минем уйлавымча, укытучы укучысының якын дусты булырга тиеш, аның белән бергә шатлансын ул, бергә кайгырсын да.

Мондый дәресләр укытучы һәм укучы арасында үзара хезмәттәшлеккә нигезләнә. Төркемдәге һәр бала үз фикерен әйтә, башкалар фикерен ишетә ала. Дәресләрнең уңай ягы шунда: дәрестә барлык бала да сөйләшә, төркемдәге балаларга үз фикерен җиткерә. Балалар бер-берсен тыңларга, бергәләп карар кабул итәргә өйрәнәләр. Безнең төп максатыбызның берсе – укучыны аралашырга өйрәтү. Шулай булгач, төркемнәрдә эш укучыларны сөйләргә, аралашуга өйрәтүдә бер уңышлы юнәлеш булып тора. Балага үзен шәхес итеп тойдыру, ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә аннан яхшырак эшли алмаячагына төшендерү- минем төп педагогик бурычым.

1.Төркемдә эшнең максаты:

Дәрес материалын үзләштерүдә һәрбер укучының катнашуы


2.Төркемдә эшләүнең принциплары:

-Укучыларның белемне үзләштерүтә мөмкинлекләрен истә тоту

-Төркемнәрнең составын исәпкә алу

-Биремнәрне төркемнәрдә эшләрлек итеп төзү

-Укучылар арасында рольләрне бүлү

-Төркемнәрдәге укучылар эшчәнлегенә бәя бирү


3.Төркемнәргә бүлүнең ысуллары:

- Укучыларның теләге буенча

- Ирекле рәвештә

- Укытучы бүлүе буенча

- Укучыларның белем дәрәҗәсен исәпкә алып

- Лидер сайлавы буенча


4.Төркемнәрдә эш төрләре

  • Парлы эш

  • Акыл штурмы

  • Дәвам ит уены

  • Кар йомгагы

  • Мозаик төркем

  • “Зигзаг “уены

Мин бу эш төрләренең кайберләренә тукталып үтәсем килә.


Акыл штурмы. Төркемдә рольләр бүленә.Вакыт билгеләнә.Һәрбер төркем үз фикере белән уртаклаша.Уртак фикергә киләләр.


Дәвам ит уены.

Төрле биремнәр чылбыр буенча үтәлә.

Мәсәлән, картина буенча хикәя төзегәндә,әдәбят дәресләрендә образга характеристика биргәндә кулланып була


Кар йомгагы

Бирелгән биремне һәрбер укучы мөстәкыйль эшли.Парларда эшлиләр.; Дүртәр укучы төркемнәргә берләшеп эшли.


Зигзаг .

6 укучыдан торган төркем төзелә

Һәрбер укучы үз төркемнәрендә эшли.Экспертлар очраша,үз фикерләре белән уртаклашалар.Үз төркемнәренә кайтып эшләрен дәвам итәләр:башка төркемнән алган мәгълүмат белән уртаклашалар.


Төркемнәрдә эш вакытында укытучының роле

Контроль ясый

Оештыра

эшне бәяли

төркемнәрдә эш вакытында ярдәм итә

укучыларга биремнәрне чишү юлларын күрсәтә

өйрәтүче ролен башкара.


Төркемнәрдә эшләү өчен биремнәр сайлау принциплары:

Биремнәр кызыклы

аңлаешлы

проблемалы булырга тиеш


Төркемнәрдә эшләүнең кагыйдәләре.

-.Дус эшләү,бер-береңә игътибарлы булу,бер-береңә комачауламаска,ярдәм итәргә.

-План буенча эшләргә

-.Биремнәрне үз вакытында үтәргә, вакытны күзәтергә, башлаган эшне ахырына кадәр үтәргә

-.Эшне сыйфатлы башкарырга, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә.

-Төркемдә һәрбер катнашучы уртак фикерләрне яклый белергә тиеш


Төркемнәрдә эшләгән вакытта укытучыга берничә киңәш бирәсе килә

-Төркемдә эшлисе килмәгән балаларны төркемнәргә бүленергә мәҗбүр итәргә ярамый

-Үзе генә \эшлисе килгән укучыга аерым утырырга рөхсәт итәргә кирәк

-Төркемнәрдә эш 1-2 нче сыйныфларда 15-20 минуттан артмаска тиеш, 3-4 нче сыйныфларда 20-30 минуттан артмаска тиеш,5-9 сыйныфларда 30-35 минут булырга мөмкин

-Сыйныфта тынычлык таләп итеп булмый


Төркемдә эшләүнең уңай һәм тискәре яклары.

Уңай яклары:

- Укучыларның уку һәм танып белү эшчәнлеге күтәрелә

- Баланың җавап биргәндә куркуы кими

- Төркемнәрдә укучыларның аңлап-белүе югарырак

- Сыйныфта психологик климат яхшыра


Тискәре яклары

-Төркемдә эшләргә башта укучыларны өйрәтергә кирәк

-Төркемнәрдә эш укытучыдан аерым әзерлек,осталык таләп итә

-Кайбер йомшаграк укучылар көчле укучыларның нәтиҗәләре белән файдалана ала

-Кайбер укучылар төркемнәргә бүленешне авыр кичерәләр


Үземнең чыгышыма нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы - яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Шул ук вакытта аларның бер-берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытмау зарур. Барыннан да элек алар – шәхескә юнәлтелгән булырга тиеш.








-75%
Курсы повышения квалификации

Проективные методы исследования личности. Что можно узнать при помощи рисунка

Продолжительность 72 часа
Документ: Удостоверение о повышении квалификации
4000 руб.
1000 руб.
Подробнее
Скачать разработку
Сохранить у себя:
Доклад“Использование групповой работы на уроках татарского языка и литературы” (35.97 KB)

Комментарии 0

Чтобы добавить комментарий зарегистрируйтесь или на сайт