Меню
Разработки
Разработки  /  Прочее  /  Планирование  /  9 класс  /  9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы (ФКГОС)

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы (ФКГОС)

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы. (Татар мәктәпләренең рус төркемнәре өчен ФКГОС).

13.01.2019

Содержимое разработки

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр


Тыңлап аңлау. Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүматихарактердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу.

Тыңлап аңлау күнегүләренең вакыт ягыннан яңгырау озынлыгы: 1,2 – 1,5 мин.


Диалогик сөйләм

Программа кысаларындагы тематикада диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог – сораштыру, диалог – тәкъдим, диалог – фикер алышу, катнаш диалоглар. Диалог күләме: һәр катнашучы ягыннан кимендә 9 – 10 реплика.


Монологик сөйләм. Программада тәкъдим ителгән темалар кысасында сөйләмнең коммуникатив типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү, эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр итү. Монологик сөйләм күләме: кимендә 8 – 10 –12 фраза . Сөйләмнең вакыт ягыннан дәвамлылыгы – 1,5 – 2 мин.


Уку. Программаның предмет эчтәлегенә туры килгән әдәби, фәнни-популяр, рәсми характердагы текстлар белән танышу барышында, мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу.

Мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү.

Таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу.

Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып алу, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү.

Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау.

Уку өчен текстның күләме: 300 сүзгә кадәр.

Язу. Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза, төрле калыптагы диалоглар, конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү, прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми хатлар, котлаулар һ.б) дөрес яза белү; проблемага карата фикерне язмача җиткерә белү; тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

Язма эшнең күләме: 70 – 80 сүзгә кадәр.







9 нчы сыйныфның рус төркемендә татар әдәбияты буенча планлаштырылган нәтиҗәләр

Өйрәнелә торган бүлек

Укучы өйрәнә

Укучы өйрәнергә мөмкинчелек ала

Метапредмет нәтиҗәсе

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

Без Татарстанда яшибез.

-Татарстан Республикасының мәйданы, табигате, шәһәрләре, анда яшәүче милләтләр; Татарстанның икътисади үсеше, татар музыка сәнгате, татар театр сәнгате, аның тарихы, бүгенге торышы; Татарстанда чыга торган газета-журналларга караган лексик-грамматик материалны кулланырга;

- текстны аңлап һәм сәнгатьле укый белергә;

- әсәрнең эчтәлегенә төшенергә;

- әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә;

- укыган текстка сораулар куя белергә;

- әдәби әсәрне рольләргә бүлеп укырга;

- проза әсәрләрен шигъри әсәрләрдән аера белергә;

- халык авыз иҗатының үзенчәлекләрен танып белергә;

- текстларны, өзекләрне яттан өйрәнергә;

- әсәрләрне анализларга;

- план төзергә;

- геройларга характеристика бирергә, төрле әсәрдәге бер яки берничә герой белән чагыштыра белергә;


-Татарстан Республикасының мәйданы, табигате, шәһәрләре, анда яшәүче милләтләре, Татарстан дәүләтенең символлары, аларның авторлары турында сөйли белергә; Татарстан промышленносте продукцияләре турында әңгәмәгә керә белү;

- татар рәссамы Харис Якупов, музыка сәнгате вәкилләре: Александр Ключарев, София Гобәйдуллина, Салих Сәйдәшев турында әңгәмә кора белү;

- татар театр сәнгате барлыкка килү турында белешмә бирә белү;

-- тормышыбызда театр роле турында фикер алышу;

- Татарстанда чыга торган газета-журналлар турында белешмә бирә белү.

- матур әдәбиятны сәнгатьнең бер төре буларак кабул итү;

- текстагы фактлар ярдәмендә үз фикереңне исбатлау;

- авторның позициясен билгеләргә һәм геройларга карата үз мөнәсәбәтеңне әйтү;

- әсәрнең эчтәлеге буенча иллюстрацияләр ясау;

- әсәр буенча инсценировка, проект, сценарий төзегәндә төркемнәрдә эшләү;

- әдәби текст героеның, авторның позициясен билгеләү;

- әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, тулы яки мини сочинение язу;

Регулятив күнекмә

1. Теләсә нинди эшчәнлектә иң беренче проблеманы аерып ала, аның чишелеш юлларын билгели, аерып алынган проблеманы мөстәкыйль хәл итә, рефлексия ясый, үз эшенә адекват бәя бирә: булган белем нәтиҗәсен анализлау, киләчәк нәтиҗәне планлаштыру; үз проблемаларын тиңләштерә белү, төп проблеманы билгеләү; билгеле проблема нигезендә эшчәнлеккә максат кую, мөмкин булган чишү юлларын билгеләү.

2. Мөстәкыйль рәвештә максатка ирешү юлларын, шулай ук альтернатив юлларын планлаштыра белү: проблеманы чишү планын төзү (проект өстендә эш); уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишкәндә туган потенциаль авырлыкларны билгеләү, аларны бетерү чараларын табу; уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишүнең шартларын, шулай ук бирелгән вариантлардан таба, билгели белү.

3.Үзеңнең чынбарлыкны үзгәртүгә юнәлтелгән адымыңны планлаштырылган нәтиҗәләр белән тиңләштерә белү, нәтиҗәгә ирешү процессында үз эшчәнлегеңә контроль ясый белү: педагог һәм яшьтәшләре белән бергә уку эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын билгели белү; үз эшчәнлеген бәяләү һәм көтелгән нәтиҗәләрнең критерийларын билгеле бер системага салу (шулай ук өстен булганнарын сайлый белү); үз эшчәнлегеңнең бәяләү инструментларын сайлау, тәкъдим ителгән шартлар һәм таләпләр рамкасында эшчәнлегеңә үзконтроль ясау; көтелгән нәтиҗәгә ирешә яки ирешә алмау сәбәпләрен аргументлаштырып, үз эшчәнлегеңә бәя бирү)

4. Уку мәсьәләләренең дөреслегенә, аны чишкәндәге үз мөмкинлекләреңә бәя бирә белү: уку мәсьәләләрен бәяләү критерийларының дөреслеген билгели белү; максаттан чыгып, нәтиҗә һәм гамәл ысулларын аера, эшләнелгән бәя һәм үзбәя критерийларын иркен куллана белү; эшчәнлек максатыннан чыгып, бирелгән яки мөстәкыйль билгеләнгән критерийлар нәтиҗәсендә үз эшчәнлегең продуктына бәя бирә белү.

5. Үзконтроль нигезләрен яхшы белү, уку һәм танып-белү процессында үзбәя, карар кабул итүне аңлы рәвештә сайлый белү: бер-береңне тикшерү процессында үзеңнең, башкаларның уку һәм танып-белү эшчәнлеген күзәтә, анализлый белү; шәхси белем алу эшчәнлегендә көтелгән нәтиҗәләрне реаль нәтиҗәләр белән чагыштыра, нәтиҗәләр чыгара белү; уку ситуацияләрендә карар кабул итә белү һәм җаваплылык хисе тою; мөстәкыйль рәвештә уңышыңның яки уңышсызлыгыңның сәбәпләрен ачыклый белү, уңышсызлык ситуацияләреннән чыгу юлларын таба белү.

Танып-белү күнекмәсе

6.Төшенчәләрне билгели, йомгаклый, аналогияләрне таба, логик фикерләү, дөрес нәтиҗә һәм йомгак ясау күнекмәләре: мөһим һәм аннан бәйле сүзләрдән торган логик чылбыр төзү; ике яки берничә предметның, күренешнең гомуми билгесен табу, аларның охшашлыгын аңлату; аерым билгеләре буенча предмет һәм күренешләрне берләштерү, чагыштыру, классификацияләү, факт һәм күренешләрне гомумиләштерү; фикер йөртүне предметларны һәм күренешләрне чагыштыру һәм гомуми билгеләрне аерып алу нигезендә төзү; алынган мәгълүматны, чишеләсе мәсьәләне контекст эчендә интерпретацияләп аңлатып бирү.

7. Уку һәм танып-белү мәсьәләләрен чишү өчен билге, символ, модель, схемаларны үзгәртү һәм куллана белү күнекмәсе: предмет һәм күренешләрне билге һәм символлар белән билгели; предмет һәм күренешләр арасындагы логик бәйләнешне билгели, аларны билге, схемалар аша күрсәтү; предметның яки күренешнең абстракт, реаль образын тудыру; мәсьәләнең шарты яки чишелү ысулы нигезендә модель, схема төзү; туры, кыек, каршылыклы исбатлау төзү; бирелгән предмет өлкәсен билгеләүче гомуми законнарны ачыклау максатыннан модельләрне үзгәртү.

8. Аңлап уку: үз эшчәнлеге максатларына туры килгән, соралган информацияне тексттан табу; текст эчтәлегендә ориентлашу, текстның тулы мәгънәсен аңлау.

9. Экологик фикерләүне формалаштыру һәм үстерү, аны танып-белү: табигый тирәлеккә үзенең мөнәсәбәтен билгели белү;

экологик белемнәрне тарату, проект эшләр, модельләр, сочинениеләр, рәсемнәр аша табигатькә үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

10. Сүзлекләр, башка эзләнү схемаларын актив куллана белү сәләтен мотивлаштыруны үстерү: кирәкле мөһим эзләнә торган сүзләрне билгеләү; электрон эзләү системалары белән үзара бәйләнеш булдыру; эзләү нәтиҗәләрен үз эшчәнлегең белән чагыштырып карау.

Коммуникатив күнекмә

11. Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра, яшьтәшләре белән төркемгә берләшә, индивидуаль һәм төркемдә эшли белү күнекмәсе булдыру. Дәлилле итеп үз фикерен башкаларга җиткерә белү: бердәм эшчәнлектә мөмкин булган рольләрне билгели белү; бердәм эшчәнлектә билгеле бер рольне башкара белү; әңгәмәдәшеңнең позициясен аңлау һәм кабул итә белү; уку һәм танып-белү процессында позитив мөнәсәбәтләр булдыру; үз фикереңне аргументлар китереп, әдәпле яклый белү; үз фикереңә критик карау, үз хаталарыңны лаеклы рәвештә таный белү һәм аны төзәтә белү; төркемдә уку эшчәнлеген оештыра белү (гомуми максатлар билгели белү, рольләрне бүлешү, бер-берең белән уртак фикергә килү.

12. Үз хисләреңне, фикерләреңне бирү, үз эшчәнлегеңне планлаштыру, язма һәм телдән, монологик һәм контекстсөйләм төрләрен оста файдалана белү: коммуникация бурычларын билгели белү һәм аңа туры килгән сөйләм чараларын сайлап ала белү; башка кешеләр белән коммуникация барышында сөйләм чараларын сайлап ала һәм куллана белү (парлы диалог, кече төркемдә һ.б.); диалог барышында үз фикереңне дәлилләп бирә, партнер фикерен сорый белү, диалог барышында карар кабул итә һәм аны әңгәмәдәшең белән яраштыра белү; тиешле сөйләм чаралары кулланылып төзелгән оригиналь язма текстлар булдыру.

13. Информацион-коммуникатив технологияләр өлкәсендә компетентлыкны формалаштыру һәм үстерү: уку һәм практик мәсьәләләрне чишү өчен кирәкле информацион ресурсларны ИКТ чаралары аша эзләргә һәм максатчан кулланырга; информацион һәм коммуникатив уку мәсьәләләрен чишү өчен, шулай ук: хат язу, сочинение, презентацияләүдә компьютер технологияләрен куллана белү; мәгълүматне этик һәм хокукый нормаларны истә тотып куллана белү.

1. Үзеңне Рәсәй гражданины итеп тою (ватандарлык; Ватанга, күпмилләтле Рәсәй халыкларының үткәненә, бүгенгесенә хөрмәт, Ватаның алдында бурыч һәм җаваплылык хисе, рус теле һәм Рәсәй халыклары телләренең кулланылышта булуының әһәмияте. Үзеңне милләтеңнең вәкиле итеп тану; туган телеңнең, туган төбәгеңнең, милләтеңнең тарихын һәи мәдәни мирасын белү. Рәсәй халыкларының һәм дөнья халыкларының  теленә, диненә, мәдәни мирасына хөрмәт белән карау.

2. Мотивация нигезендә белем алу һәм танып белүнең укучыларның үзлегеннән үсеш, үзлегеннән укып белем алуга әзерлек һәм мөмкинлекләре.

3. Шәхси сайлау нигезендә мораль (әхлакый) проблемаларны чишүдә компетентлык һәм камилләшкән мораль, аң, әхлакый хисләр һәм әхлакый тәртип (үзеңне тоту) , үз гамәлләреңә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру, диннәргә түземлелек, кешеләрнең дини карашларына, хисләренә хөрмәт белән карау. Укуга җаваплы караш, хезмәткә хөрмәтле караш формалаштыру, социаль кирәкле хезмәттә катнашу. Кеше тормышында һәм җәмгыятьтә гаиләнең кирәклелеген аңлау, гаилә әгъзаларына хөрмәт белән караш һәм кайгыртучан мөнәсәбәт.

4. Заманча дөньяның социаль, мәдәни, тел, рухи төрлелеген истә тотып, дөньяга тулы бер караш булдыру .

5. Башка кешегә, аның уй-фикеренә, дөньяга карашына, мәдәниятенә, теленә, диненә карата аңлы, хөрмәтле һәм игелекле караш булдыру. Башка кешеләр белән диалог оештырырга әзер һәм сәләтле булу һәм үзара аңлашуга ирешү: үзеңне аралашуның тигез хокуклы субьекты итеп тою, диалог буенча партнер образын төзүгә әзерлек, мөмкин булган диалог оештыру ысулларын төзүгә әзерлек; кызыксынуларын, эшчәнлекләрен (процедураларын) конверсияләү (үзгәртү) буларак, диалог барышын оештыруга әзерлек; аралашу алып баруга әзерлек һәм сәләтлелек

ешелек нормаларын белү, төркемнәрдә һәм җәмгыятьнең төрле оешмаларында үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерү;

төрле яшь кысаларында укучыларның мәктәп үзидарә эшендә һәм иҗтимагый тормышта катнашу;

яшүсмерләрнең иҗтимагый оешмаларында катнашырга әзер тору; оештыру эшчәнлегендә компетентлык кыйммәтләрен үзләштерү; бердәм башкарыла торган эшчәнлеккә уңай караш тудыру;

анализ ясау, проектлаштыру эшчәнлеген оештыру, шәхесара мөнәсәбәтләрдә отышлы икеяклы хезмәттәшлек алымнарын булдыру;

Үзеңдә лидерлык сыйфатларын тормышка ашыру ысулларын формалаштыру.

7. Сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше кыйммәтләренең формалашуы; кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы (тудыручы) гадәттән тыш хәлләрдә коллектив һәм индивидуаль үз-үзенне тоту, юлларда, транспорта үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыру.

8. Дөнья һәм Рәсәй халыкларының сәнгать мирасын аңлау, эстетик характердагы иҗади эшчәнлекне үзләштерү аша, (төрле этномәдәни гореф-гадәтләрне чыгалдыручы әдәби әсәрләрне аңлау сәләте; гомуми рухи мәдәният, тормышны танып-белүнең үзенчәлекле ысулы һәм аралашуны оештыру чаралары буларак, укучыларда әдәби культура нигезләрен формалаштыру; әйләнә-тирә дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша күзаллау; дөньяны эстетик, эмоциональ кыйммәт аша үзләштерү, үз-үзеңне күрсәтү һәм мәдәниятнең әдәби, әхлакый киңлегендә ориентлаша белү сәләте; кеше матурлыгын аңлау аша, үз илеңнең мәдәният тарихына хөрмәт; әдәби әсәрләрне өйрәнү ихтыяҗы булу; мәгънәви, эстетик һәм шәхескә юнәлтелгән кыйммәт буларак, әдәби мәдәниятнең гореф-гадәтләренә актив мөнәсәбәт формалаштыру).

9. Тормыштагы төрле очракларда экологик ориентлашкан рефлексив бәя бирерлек һәм практик эшчәнлек тәҗрибәсе булырлык, экологик фикер йөртүнең заманча дәрәҗәсенә туры килерлек экологик культура нигезләрен формалаштыру: табигатьне өйрәнергә, авыл хуҗалыгы хезмәте белән шөгыльләнергә, табигатьне эстетик-нәфис итеп чагылдырырга, туризм, шул исәптән экотуризм белән шөгыльләнергә, табигатьне саклау эшчәнлеген тормышка ашырырга әзерлекле булу.

Һөнәр сайлау

- төрле һөнәр ияләренең хезмәте, хезмәт базарындагы ихтыяҗ; яшүсмерләрнең эшкә урнашуы, белем алу һәм тормышта үз урыныңны табу проблемасы; үз гаилә членнарының һөнәрләре; төрле һөнәрләргә хас сыйфатлар, үзеңә ошаган профессия, үзең яшәгән төбәктәге колледжлар, техникумнар, аларда әзерләнә торган һөнәрләргә караган лексик-грамматик материалны кулланырга;

- текстны аңлап һәм сәнгатьле укый белергә;

- әсәрнең эчтәлегенә төшенергә;

- әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә;

- укыган текстка сораулар куя белергә;

- әдәби әсәрне рольләргә бүлеп укырга;

- проза әсәрләрен шигъри әсәрләрдән аера белергә;

- халык авыз иҗатының үзенчәлекләрен танып белергә;

- текстларны, өзекләрне яттан өйрәнергә;

- әсәрләрне анализларга;

- төрле һөнәр ияләренең хезмәте турында әңгәмә кора белү;

- уңышлы һөнәр сайлау шартлары турында әңгәмә кора белү;

- гаилә әгъзаларының һөнәрләре, төрле һөнәрләргәгә хас сыйфатлар турында фикер алышу;

-үзеңә ошаган профессия турында сөйли белү.

- матур әдәбиятны сәнгатьнең бер төре буларак кабул итү;

- текстагы фактлар ярдәмендә үз фикереңне исбатлау;

- авторның позициясен билгеләргә һәм геройларга карата үз мөнәсәбәтеңне әйтү;

- әсәрнең эчтәлеге буенча иллюстрацияләр ясау;

- әсәр буенча инсценировка, проект, сценарий төзегәндә төркемнәрдә эшләү;

- әдәби текст героеның, авторның позициясен билгеләү;

- әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, тулы яки мини сочинение язу;

- өстәмә белем чыганакларыннан мәгълүмат алу;

- план төзү;

- геройларга характеристика бирү, төрле әсәрдәге бер яки берничә герой белән чагыштыра белү;

Сәламәтлек – зур байлык

- сәламәт яшәү рәвеше, спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану, зарарлы гадәтләргә, гаджетоманиягә караган лексик-грамматик материалны кулланырга;- текстны аңлап һәм сәнгатьле укый белергә;

- әсәрнең эчтәлегенә төшенергә;

- әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә;

- укыган текстка сораулар куя белергә;

- әдәби әсәрне рольләргә бүлеп укырга;

- проза әсәрләрен шигъри әсәрләрдән аера белергә;

- халык авыз иҗатының үзенчәлекләрен танып белергә;

- текстларны, өзекләрне яттан өйрәнергә;

- әсәрләрне анализларга;

- план төзергә;

- геройларга характеристика бирергә, төрле әсәрдәге бер яки берничә герой белән чагыштыра белергә;


- сәламәт яшәү кагыйдәләре, сәламәтлекне саклау өчен кирәк булган чаралар, спорт белән шөгыльләнергә кирәклеге турында сөйләшү;

-зарарлы гадәтләр, аларны булдырмау, алардан котылу юллары турында сөйли белү;

- “Зарарлы гадәтләрдән тыш яшәү – заманча яшәүме?” проблемасы буенча әңгәмә кора белү;

-кәрәзле телефон, плеерларны куллану, компьютер уеннары, аларга бәйлелек турында сөйләшү.

- матур әдәбиятны сәнгатьнең бер төре буларак кабул итү;

- текстагы фактлар ярдәмендә үз фикереңне исбатлау;

- авторның позициясен билгеләргә һәм геройларга карата үз мөнәсәбәтеңне әйтү;

- әсәрнең эчтәлеге буенча иллюстрацияләр ясау;

- әсәр буенча инсценировка, проект, сценарий төзегәндә төркемнәрдә эшләү;

- әдәби текст героеның, авторның позициясен билгеләү;

- әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, тулы яки мини сочинение язу;

- өстәмә белем чыганакларыннан мәгълүмат алу;

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый.

- Бөек Ватан сугышы, Татарстанның Советлар Союзы геройлары, Муса Җәлил һәм җәлилчеләр, Бөек Ватан сугышында катнашкан өлкән буын-ветераннарына хөрмәт темасына караган лексик-грамматик материалны кулланырга;

- текстны аңлап һәм сәнгатьле укый белергә;

- әсәрнең эчтәлегенә төшенергә;

- әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә;

- укыган текстка сораулар куя белергә;

- әдәби әсәрне рольләргә бүлеп укырга;

- проза әсәрләрен шигъри әсәрләрдән аера белергә;

- халык авыз иҗатының үзенчәлекләрен танып белергә;

- текстларны, өзекләрне яттан өйрәнергә;

- әсәрләрне анализларга;

- план төзергә;

- геройларга характеристика бирергә, төрле әсәрдәге бер яки берничә герой белән чагыштыра белергә;


- Бөек Ватан сугышы турында белешмә бирү,

- 9нчы Май – Җиңү көне турында сөйли белү;

- Татарстанның Советлар Союзы геройлары: Муса Җәлил, җәлилчеләр, Мәгубә Сыртланова, Газинур Гафиятуллин турында әңгәмә кора белү;

- Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар, аларга хөрмәт күрсәтү турында сөйләшү;

- матур әдәбиятны сәнгатьнең бер төре буларак кабул итәргә;

- текстагы фактлар ярдәмендә үз фикереңне исбатларга;

- авторның позициясен билгеләргә һәм геройларга карата үз мөнәсәбәтеңне әйтергә;

- әсәрнең эчтәлеге буенча иллюстрацияләр ясарга;

- әсәр буенча инсценировка, проект, сценарий төзегәндә төркемнәрдә эшләргә;

- әдәби текст героеның, авторның позициясен билгеләргә;

- әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, тулы яки мини сочинение язарга;

- өстәмә белем чыганакларыннан мәгълүмат алырга;








9 нчы сыйныфның рус төркемендә татар әдәбияты буенча укыту фәненең эчтәлеге


Бүлек исеме

Кыскача эчтәлек

Сәгать саны

Без Татарстанда яшибез.

Ятлау. “Мин яратам, сине Татарстан”. Р.Рәкыйпов. “Татарстан Республикасы” тексты. Диалог. “Татарстан – “кара алтын” республикасы”. Аңлап уку. “Сәнгать дөньясында” тексты. “Александр Ключарев” тексты. Сочинение. Х.Якуповның “Хөкем алдыннан” картинасы буенча. Хаталар өстендә эш. “Якташыбыз Софья Гобәйдуллина”. “Татар театры” тексты. Проект эше. Күренекле драматург. Туфан Миңнуллин.

9

Һөнәр сайлау.

Тыӊлап аӊлау. “Хезмәт базарында нинди кадрлар кирәк?” тексты. Г. Ахуновның “Хәзинә” әсәреннән өзек. “Гомәр һәм һөнәр”. Р.Вәлиева. Монолог. “Хезмәт кодексы” тексты. Ятлау. “Иң гүзәл кеше икәнсез”. Ф.Яруллин. “Килешләр”. В.Хәйруллина. Диалог. “Икмәк тупмы?”

7

Сәламәтлек - зур байлык.

“Сәламәтлек – зур байлык” тексты. “Тәмәке тартуның зарары” тексты. “Аракы кешене нишләтә?” тексты. Монолог. “Сәламәт яшәү кагыйдәләре”. “Ак үлемнән” саклан!” тексты. Сочинение. “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл”. Тыӊлап аӊлау. “Энемнең телефоны”. Гөлназ. “Гаджет” Алия Галиева. “Киенә белү үзе бер һөнәр” тексты. Проект эше. “Зарарлы гадәтләрдән саклан!”

10

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый.

“Беренче герой”. Вакытлы матбугаттан. “Әсирлектә туган дуслык” тексты. Аңлап уку. “Кемнәр соң ул – җәлилчеләр?” Әсир итальян Раниеро Ланфедини сөйләгәннәрдән. “Җәлилчеләрнең үлеме”. Муса Җәлил “Дуска”. “Очучы Мәгүбә Сыртланова”. Ләбибә Ихсанова. “Батырлык” тексты. Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләр.

8

Барлыгы:

Искәрмә: монолог-2, диалог-2, проект-2, аңлап уку -2, тыңлап аңлау-2, ятлау – 4, сочинение - 2.

34







9 нчы сыйныфның рус төркемендә татар әдәбиятыннан календарь-тематик план.


Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Сәг. саны

Үткәрү вакыты:

Уку эшчәнлеге төрләре

Планлаштырылган срок

Фактик

срок

I чирек. 1. Без Татарстанда яшибез. (9 сәг.)

1

“Мин яратам, сине Татарстан” шигырен ятлау. Р.Рәкыйпов.

1



Эчтәлек белән танышу, диалогның төп фикерен аңлату, чылбыр буенча уку. Шигырьне сәнгатьле итеп яттан сөйләү.

2

“Татарстан Республикасы” текстын уку

1



Текстны уку, терәк сораулар буенча анализлау, гомумиләштереп, нәтиҗәләр чыгару.

3

“Татарстан – “кара алтын” республикасы” темасына диалог төзү.

1



Эчтәлек белән танышу, диалогның төп фикерен аңлату, чылбыр буенча уку, диалогик сөйләм үстерү.


4

“Сәнгать дөньясында” текстын уку.

1



Үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап уку. Әңгәмә, образларга бәяләмә, сүзлек эше, анализ, биремнәр эшләү.

5

“Александр Ключарев” текстын уку.

1



“Александр Ключарев” текстының эчтәлеген аңлап уку.

6

Сочинение. Х.Якуповның “Хөкем алдыннан” картинасы буенча.

1



Х. Якупов турында уку, укыганны һәм рәсемне анализлый белү, үз фикереңне дәлилләр табып исбатларга өйрәнү, белемнәрне тикшерү. Рәсем буенча сөйләшү. Иҗади эш.

7

Хаталар өстендә эш. “Якташыбыз Софья Гобәйдуллина”.

1



Хаталар өстендә эшэшләү. Әңгәмә, сәнгатьле уку. Бирелгән билгеләмәләргә нигезләнеп, нәтиҗә ясау. Ситуатив күнегүләр эшләү

8

“Татар театры” текстын уку.

1



Хикәяне аңлау, төп детальләргә игътибар итеп, аның эчтәлеген сөйләтү, нәтиҗә ясау

9

Проект эше. Күренекле драматург. Туфан Миңнуллин.

1



Командалап эшләү, китапчыклар, буклетлар яки плакатлар ясау, аларны тәкъдим итү. Язучы, драматург турында презентация ясау, аның турында сөйли белү.

2 чирек. 2. Һөнәр сайлау. (7 сәг.)

10

Тыӊлап аӊлау. “Хезмәт базарында нинди кадрлар кирәк?” тексты.

1



Тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү. Хикәяне аңлау, төп детальләргә игътибар итеп, аның эчтәлеге туенча тест сорауларына җавап бирү, нәтиҗә ясау.

11

Г. Ахуновның “Хәзинә” әсәреннән өзекне уку.

1



Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга дөрес җавап бирү. Дәреслек белән эш итә белү, төп фикерне аеру.

12

“Гомәр һәм һөнәр”. Р.Вәлиева.

1



Шигырьне сәнгатьле уку. Лексиканы сөйләм телендә дөрес куллану, сорауларга төгәл җавап бирү.

13

“Хезмәт кодексы” текстын сөйләү.

1



Тема буенча лексиканы кулланып сөйләү, чыгыш ясау, тыңлау, фикерләрен әйтү һәм сөйләүчегә өстәмә сораулар бирү. Укытучының соравына җавап бирү. Үзбәя кую.

14

Ф.Яруллин. “Иң гүзәл кеше икәнсез” шигырен ятлау.

1



Шигырьнең эчтәлеген аңлау. Шигырьне яттан сәнгатьле уку. Укытучының соравына җавап бирү. Дәрестә үз эшчәнлекләренә нәтиҗә ясау. Үзбәя кую.

15

“Килешләр”. В.Хәйруллина.

1



Текстны чылбыр буенча уку, чылбыр буенча сөйләү, җөмләләр төзү, укып, нәтиҗә ясау. Килешләрне кабатлау, хәтерләп калу.

16

“Икмәк тупмы?” темасына диалог төзү

1



Диалог төзегәндә Р. Миңнуллинның. “Ипи кирәк!” шигыреннән файдалану. Үз фикереңне дәлилләр өчен интернеттагы материаллар белән файдалану.

III чирек. Сәламәтлек – зур байлык. (10 сәг.)

17

“Сәламәтлек – зур байлык” текстын уку.

1



Лексиканы хәтерләп калу: агулы матдә, баш әйләнү, һуштан язу, яман шеш, бозыла, томалый, агулана, татып карау, укол кадау, күнегә, яхшырта, туклану, кыздырылган. “Сәламәтлек- үзе бер бәхет” дигән фикерне аңлау. Дәреслек белән эш итү.

18

“Тәмәке тартуның зарары” текстын уку.

1



Текстның исеменнән чыгып яисә таныш лексикага таянып, текстның эчтәлеген аңлату.

19

“Аракы кешене нишләтә?” тексты.

1



Текстны аңлап уку, тәрҗемә итү. Сорауларга җавап бирү, киңәшләр бирү.

20

“Сәламәт яшәү кагыйдәләре” турында сөйләшү.

1



Лексиканы сөйләм телендә кулланып, сәламәт яшәү кагыйдәләре турында сөйләү. Сəламəт булу өчен, бе­ренче чиратта ... Дөрес туклану организм өчен бик файдалы, чөнки .. кебек сөйләм үрнәкләреннән файдалану.

21

“Ак үлемнән” саклан!” тексты.

1



Үзеңнең фикереңне формалаштырып әйтү. Лексикны дөрес куллану. Ситуатив биремнәрне аңлау.

22

Сочинение. “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл”.

1



Язма эштә эзлеклелекне саклау, план төзи белү. Сөйләм үрнәкләрен язма эштә куллану. Үз фикереңне дәлилләү.

23

Тыӊлап аӊлау. “Энемнең телефоны”. Гөлназ.

1



Сорауларга җавап бирү, киңәшләр бирү. Тәкъдим ителгәнтекстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

24

“Гаджет” Алия Галиева.

1



Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр булдыру.

25

“Киенә белү үзе бер һөнәр” текстын уку.

1



Кызлар — булачак əнилəр, шуның өчен ... . Ничек уйлыйсың, кием сайлаганда, иң беренче чиратта нəрсəгə игътибар итəбез? Киемне матур булып күренү өчен генə киялəрме əллə ... ” кебек сөйләм үрнәкләре.

26

Проект эше. “Зарарлы гадәтләрдән саклан!”

1



Проект эшен яклау. Проект эшенең эчтәлеген монологик формада сөйли белү.

IV чирек. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый. (8 сәг.)

27

“Беренче герой”. Вакытлы матбугаттан.

1



Текстны уку,терәк сораулар буенча анализлау, гомумиләштереп, нәтиҗәләр чыгару. Лексикны дөрес куллану. Ситуатив биремнәрне аңлау.

28

“Әсирлектә туган дуслык” тексты.

1



Эчтәлек белән танышу, диалогның төп фикерен аңлату, чылбыр буенча уку, диалогик сөйләм үстерү. Әсәрләр турында фикереңне исбатларга өйрәнү, кеше фикерен аңлап, анализлау.

29

“Кемнәр соң ул – җәлилчеләр?” Әсир итальян Раниеро Ланфедини сөйләгәннәрдән.

1



Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау. Үзеңнең фикереңне формалаштырып әйтү. Тест сорауларына җавап бирү.

30

“Җәлилчеләрнең үлеме” текстын уку.

1



Текст белән эшләү. Хикәяне аңлау, төп детальләргә игътибар итеп, аның эчтәлеген сөйләү, нәтиҗә ясау.

31

Муса Җәлил “Моабит дәфтәре”

1



Муса Җәлилнең ошаган шигырен сәнгатьле уку. Парлап яки күмәк сөйләшү барышында, үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп ачыклый белү.

32

“Очучы Мәгүбә Сыртланова”. Ләбибә Ихсанова.

1



Бирелгән билгеләмәләргә нигезләнеп, нәтиҗә ясау. Ситуатив күнегүләр эшләү

33

“Батырлык” тексты.

1



Текстта уңай һәм тискәре образларны табу, аларга хас сыйфатларны билгели белү.

34

Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләр.

1



Сугыштагы геройлар турында сөйләшү. Туган илне ничек сакларга?, батырлык нәрсә ул? дигән сорауларга җавап бирү.



















9 нчы сыйныфларның рус төркемнәре өчен татар әдәбиятыннан

укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары



Эш төрләре


Сыйныфлар

5

6

7

8

9

1

Тыңлап аңлау (минутларда)

0,5-0,7

минут

0,8-0,9

минут

1 минут

1,2 минут

1,5 минут

2

Диалогик сөйләм

5-6 реплика

6-7 реплика

7-8 реплика

9-10 реплика

11-12 реплика

3

Монологик сөйләм

7-8 фраза

8-10 фраза

8-10 фраза

10-12 фраза

10-12 фраза

4

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

4

4

4

4

4

5

Уку

55-60 сүз

60-70 сүз

70-80 сүз

80-90 сүз

90-95 сүз

6

Язу:







сочинение

5-7 җөмлә

7-8 җөмлә

8-9 җөмлә

9-10 җөмлә

10-12 җөмлә



Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.



1. Тыңлап аңлау – 1,5 минут. Тыңлаган татар сөйләмен дөрес аңлап, сөйли алганда “5”ле; аңлап, якынча дөрес сөйли алганда”4”ле; аңлап, өлешчә генә сөйли алганда”3”ле; эчтәлеген тулаем аңламаганда “2”ле куела.

2. Диалогик сөйләм - 11-12 реплика. Бирелгән ситуация, өйрәнелгән тема буенча сораулар төзи, җавап бирә, әйтелеш һәм грамматик яктан дөрес диалогик ссөйләм төзегәндә “5”ле; әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3хата җибәрсә “4”ле; өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә корганда, 4-6 хата җибәреп,эчтәлеген бозып диалог ик сөйләм төзегәндә”3”ле; сораулар төзи, җавап бирә алмаганда”2”ле куела.

3. Монологик сөйләм – 10-12 фраза. Тема буенча әйтелеше, гр. төзелеше ягыннан дөрес, эзлекле булган м/с өчен”5”ле; аерым сүзләрнең әйтелешендә, гр-к формасында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган м/с гә”4”ле; тема буенча эзлекле төзелмәгән ,4-6 хатасы булган м/с өчен “3”ле; м/с төзи алмаганда”2”ле куела.

4. Уку- Бирелгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда ”5”ле; әмма тупас булмаган 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонаияне сакламау) укыганда”4”ле куела; эчтәлекне өлешчә аңлап, 4-6 орфоэпик хата белән, һәм уку тизлеге акрын булганда”3”ле; аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлеге акрын булганда”2”ле куела.























-75%
Курсы повышения квалификации

Журналист и его профессия

Продолжительность 72 часа
Документ: Удостоверение о повышении квалификации
4000 руб.
1000 руб.
Подробнее
Скачать разработку
Сохранить у себя:
9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы (ФКГОС) (188.5 KB)

Комментарии 0

Чтобы добавить комментарий зарегистрируйтесь или на сайт